Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Путин Пригожин үлеме турында әйткән вакытта аның хаталарын да искә алды

news_top_970_100

Россия Президенты Владимир Путин Тверь өлкәсендә һәлакәткә юлыккан Embraer бизнес-джетында һәлак булучыларның гаиләләренең һәм якыннарының кайгысын уртаклашты. Бу турыда ул Донецк Халык Республикасы башлыгы Денис Пушилин белән очрашуда сөйләште.

«Бу һәрвакыт фаҗига. <...> Шуны билгеләп үтәсем килә, бу кешеләр – Украинадагы неонацист режимына каршы уртак көрәшебез эшенә зур өлеш кертүчеләр. Без бу хакта истән чыгармыйбыз, беләбез һәм онытмаячакбыз»,– дип яза Путинның сүзләрен Кремль матбугат хезмәте.

Путин «Вагнер» төркеменә нигез салган Евгений Пригожинны 90нчы еллардан ук белүен билгеләп үтте һәм аны «катлаулы язмышлы талантлы бизнесмен» дип атады.

«Пригожинны мин күптән, 90нчы еллар башыннан ук белә идем. Ул катлаулы язмышлы кеше иде. Һәм хаталары да аның тормышта җитди булды... һәм мин, шушы соңгы айлардагы кебек, гомуми эш өчен сораган вакытта да, ул үзе өчен кирәкле нәтиҗәләргә иреште. Ул талантлы кеше, талантлы бизнесмен иде, безнең илдә генә түгел, чит илдә дә, аерым алганда, Африкада эшләде. Нефть, газ, кыйммәтле металлар, ташлар белән шөгыльләнде... – диде Путин ДНР башлыгы Денис Пушилин белән очрашуда.

«Тикшерү комитеты Пригожин самолеты белән һәлакәтне тикшерә башлады, ул ахырына җиткереләчәк», – дип белдерде Путин.

Ул өстәп әйткәнчә, Пригожин Африкадан кичә генә кайткан, Россиядә рәсми затлар белән очрашкан.

Исегезгә төшерәбез, Тверь өлкәсендә самолет шартлавы турында кичә кич билгеле булды. Росавиация бортта 10 кеше булуын раслады, алар арасында «Вагнер» хосусый компаниясенә нигез салган Евгений Пригожинның булуы да әйтелде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100