Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Пригожин самолеты шартлаудан һәлак булучыларның исемлеге

news_top_970_100
Пригожин самолеты шартлаудан һәлак булучыларның исемлеге
Фото: t.me/grey_zone/

Росавиация Тверь өлкәсендә һәлакәткә очраган бизнес-джет пассажирлары исемлеген чыгарды. Очкычта Евгений Пригожиннан кала, аның 2 урынбасары да булган. 10 кешенең дә мәетен тапканнар. Аларның күбесе янып беткән диярлек.

Һәлак булучылар исемлеген «База» «Телеграм» каналы түбәндәгечә язды:

  1. Евгений Пригожин – «Вагнер» хосусый хәрби компания җитәкчесе.
  1. Дмитрий Уткин – запастагы подполковник, профессиональ хәрби, 2013 елга кадәр Оборона министрлыгы ГРУ спецназының 2нче аерым бригадасының 700нче аерым отряды командиры. «Вагнер төркеме» командиры.
  1. Валерий Чекалов – экс-бизнесмен, Пригожинның бизнес-структуралары белән бәйле кеше. «Вагнер»да Пригожинның урынбасары, хәрби компаниянең иминлек хезмәте эше өчен җаваплы булган, дигән мәгълүмат бар.
  1. Евгений Макарян – ЧВК «Вагнер» хәрбие, Украинаның «Миротворец» дигән сайты исемлегендә тора.
  1. Александр Тотмин – «Вагнер» хәрбие. Суданда хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан, дигән мәгълүмат бар.
  1. Пропустин Сергей – «Вагнер» хәрбие, разведчик-гранатометчы, Украинаның «Миротворец» дигән сайты исемлегендә бар.
  1. Матусеев Николай – аның турында мәгълүмат әлегә юк.
  2. Кристина Распопова, стюардесса. Шартлаган Пригожин самолетындагы бердәнбер хатын-кызның соңгы сүзләре, фотосы чыкты.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100