Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Уфада банк хезмәткәре иминият полислары ярдәмендә 70 миллион сум урлаган

Банк хезмәткәре берничә ел дәвамында килешүләр төзи, тик акчаны кассага салмый.

news_top_970_100
Уфада банк хезмәткәре иминият полислары ярдәмендә 70 миллион сум урлаган
https://pixabay.com

Уфадагы банкта эшләгән хатынга карата җинаять эшен Уфаның Калинин районы судына тапшырганнар Банк хезмәткәре «акча сарыф итүдә» һәм «мошенниклыкта» гаепләнә. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, 2016-2019 елларда Уфадагы банкларның берсендә сату төркеме менеджеры булып эшләүче хатын-кыз өстәмә офис идарәчесе һәм өлкән кассир белән килешеп, берничә махинация ясый.

Банк менеджеры клиентларның гомерен иминиятләштерү килешүләре төзи, иминият полисы һәм касса ордерларын рәсмиләштерә, ләкин ул акчаны кассага салмый.

Шуннан соң бу хатын-кыз полислар һәм килешүләр төзегән өчен түләүләр ала.

Банкка килгән матди зыян 70 миллион сумнан артык дип бәяләнә. Хатын-кыз гаебен тулысынча таный, ул тикшерү белән хезмәттәшлек итә, дип сөйләгәннәр Башкортстан судларының берләштерелгән матбугат хезмәтендә.

Берничә ел элек Башкортстанда банктан 20 миллионнан артык акча урлаган Луиза Хәйруллина турында язган идек. Хәзер Луиза да, аның ире дә ирегеннән мәхрүм ителде.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100