«Авторны үтерү яхшырак» дигән Равил Сабырга җавап хаты
Равил Сабырның «Авторны үтерү яхшырак» мәкаләсе темасын Рузилә Мөхәммәтова дәвам итә.

Драматург, прозаик һәм журналист Равил Сабырның Язучылар берлегенең Әлмәт бүлекчәсен җитәкли башлагач беренче «зур мөрәҗәгате» – драматургларны яклаган «Авторны үтерү яхшырак» мәкаләсе. Язма Әлмәт театрында драматурглар өчен семинар-интенсив башланган көнне «Интертат»та басылып чыкты, аннары аны, ТР Мәдәният министрлыгына мөрәҗәгать өлешен кыскартып, «Мәдәни җомга» газетасы бастырды, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында рус телендә дә дөнья күрде.
Бу мәкаләсе белән Равил Сабыр «драматурглар профсоюзы» вазифасын үз өстенә алды дияргә мөмкин. Татарстан Язучылар берлеге корылтаеның Драматурглар секциясе өчен менә дигән әзер текст – монысы минем фикер түгел, анысын Равилнең социаль челтәрләрдәге фикердәшләре әйткән, бу фикергә кушылам.
Белгәнегезчә, «Интертат»та драматурглар темасы гел яктыртылып торды.
Утыз драматург һәм тугыз театр: Ирада Әюпова татар драматургиясен татар театрына кайтара алырмы?
Драматурглар — театрларга: «Эзләнәсез дә эзләнәсез, егерме елда нидер таптыгызмы?»
Драматурглар семинары: «Вакыт булса, пьесалар тыңлап, ике-өч көн кунача ятар идем»
Битаманда драматурглар семинары: «Ашау байдан, үлем Ходайдан»
«Яңа татар пьесасы»: драматурглар иҗатында милли код булачак
«Яңа татар пьесасы»: татар драматургиясендә бөек депрессия яки Гүзәл Сәгыйтованың зәңгәр бабае
Тинчурин театрында татар драматургиясе ярминкәсе: Хөснияр кирәкме, Ркаилме - алыгыз!
Теманы дәвам итеп, бу язмада Равил Сабыр белән күп очракта килешкән хәлдә, аның белән бераз бәхәс куертып алмакчы да булам.
Равил Сабырның театрларда драматург штаты булмауга борчылуыннан башлыйк. «Менә карагыз, театрдагы кайсы гына һөнәрне алсак та – режиссер, актер, рәссам һ.б. – аларның барысын да бу эшкә укыталар, өйрәтәләр. Һәрберсенең штат расписаниесенә кертелгән хезмәт урыны, вазифасы, хезмәт хакы һ.б. бар. Ә драматургныкы – юк. Ягъни, аннан кала барысы да үз эшләре белән профессиональ дәрәҗәдә шөгыльләнә, бары тик пьеса язу гына һәвәскәрлек дәрәҗәсендә дигән сүз», – дип яза Равил. Хәтерем ялгышмаса, ул бу фикерне гел әйтә.
Әйе, юк андый штат, ләкин бит бездә «Драматургия теориясе» укып, дипломында «Драматург» дип язылган кеше дә юк түгелме соң? Әйтик, дәүләт театрында андый штат барлыкка килсә, анда кемне алырга? Татарстандагы татар язучылары арасыннан, мин белгәннәрдән, «Драматургия теориясе» буенча зачет биргән кеше – ул халык шагыйре Марсель Галиев. Чөнки заманында Мәскәүдә Әдәбият институтында укыган. Белгәнегезчә, күренекле шагыйрь, прозаик һәм тәрҗемәче Марсель абый Галиев татар әдәбияты һәм театры тарихына драматург булып кереп калган шәхес түгел, гәрчә үз гомеренә берничә генә булса да пьеса язган кеше булса да.
Дипломлы драматург буласы килгән кеше Мәскәүгә Әдәбият институтына бара ала. Ни кызганыч, Татарстаннан укучыларны махсус әзерләп, республика хисабыннан укытулар каралмаган, гәрчә берничә ел элек Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла Татарстаннан 4 яшь кешене укырга җибәрүне оештырды, дөрес, алар Татарстан бюджеты хисабыннан максатчан җибәрелгән егетләр-кызлар түгел, димәк, аларның кайту-кайтмавы да, кайтсалар кирәк булу-булмавы да – «галиҗәнап очраклылык» эше. Кызганыч, әлбәттә.
Үткән ел ГИТИС беренче мәртәбә драматургия төркеме җыйды. Студентлар исемлеген карап чыктым – бер татар фамилиясе дә күрмәдем. Әлбәттә, уку түләүле, ләкин берәр кеше, һичьюгы, Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла янына яки мәдәният министры Ирада Әюпова янына килдеме икән: «Минем драматургия буенча укыйсым килә – югары белемле профессиональ драматург булып республикага хезмәт итәр идем – ярдәм итегез», – дип. Юк шул, димәк, безнекеләрнең укымыйча гына «мулла» буласы килә.
«Яңа татар пьесасы» драматургия бәйгесе кысаларында уздырылган драматурглар дәресләре, Кариев театрын җитәкләгәндә Луиза Янсуар уздырган «Караш» инсценировка курслары, яңа гына Әлмәттә узган семинар-интенсив, әлбәттә, барысы да ниндидер этәргеч бирә һәм күпмедер дәрәҗәдә теория өйрәтә торган чаралар. Ләкин болар, әлбәттә, аяк терәп: «Миңа драматург штаты бирегез!» – дип таләп итәргә хокук бирә торган чаралар түгел. Аларда укып (һәм бөтенләй укымыйча да) даһи пьеса язып була, әмма профессиональ драматург булып дәүләт учреждениесендә эшләп булмыйдыр.
Әйе, театрларга драматурглар кирәк, әйе, аның штаты юк – Равил Сабыр мең кат хаклы. Әмма театрларда, драматург штаты булмауга карамастан, драматурглар бар, гәрчә аларның хезмәт вазифасы драматург дип аталмаса да. Чөнки һәр театрда каләмле артистлар бар, кайберләрендә каләмле әдәби бүлек мөхәррирләре бар.
Саныйммы?
- Камал театрында бик күп кичәләргә инсценировкалар язучы, пьесаларны татарчага тәрҗемә итүче Илтөзәр Мөхәммәтгалиев бар. 2024 елда «Алтын битлек» театр премиясе алган «Болганчык еллар. Мөһаҗирләр» спектакленең инсценировка авторы да Илтөзәр Мөхәммәтгалиев икәнен белә идегезме?
- СССРның халык артисты Габдулла Шамуковның да язучы, тәрҗемәче булганын беләсездер. Татарстанның халык артисты Хәлим Җәләй берничә балалар китабы чыгарган һәм әкияте театрда куелган әкиятче-драматург һәм бик яхшы тәрҗемәче иде.
- Тинчурин театрының легендар артисткасы Исламия Мәхмүтованың үзе язган пьесалары буенча куелган спектакльләр театрның иң популяр әсәрләреннән саналды һәм санала.
- Театрның үз драматургы Шамил Фәрхетдиновның төп профессиясе – драма артисты. Югары белем алу өчен, Казан театр училищесыннан соң Казан дәүләт университетының филология бүлегендә укыган. Заманында Рәшит Заһидуллин куйган байтак спектакльләрнең дә, Туфан Имаметдинов куйган «Ай былбылым» пьесасының да авторы ул. Инсценировкалар да ясый, тәрҗемә дә итә. Хәзерге вакытта ул – театрның сәнгать бүлеге мөхәррире.
- Әлмәт театры артисты Резеда Хәертдинова «Хәят» дип аталган шигырьләр китабын чыгарды, театрда аның «Киңәш кирәк» дип аталган спектакле бара, театр директоры Фәридә Исмәгыйлева аның турында, горурланып, «каләмле актрисабыз» ди.
- Фәридә Исмәгыйлева үзе дә «каләмле» – театр репертуарында аның тәрҗемәсендә куелган спектакльләр бар.
- Түбән Кама театры директоры, режиссер Рөстәм Галиев та «каләмле» – яза да, тәрҗемә дә итә, инсценировка да ясый.
- Минзәлә театрында Татарстанның халык артисты Рәзилә Муллина бар. Театрдагы гына түгел, шәһәрдәге чаралар өчен инсценировкалар язарга да Рәзилә апа кирәк. Сәхнәдәшләре турында җылы истәлекләр дә аның каләменнән тамып төшә.
- Әтнә театрында Татарстанның атказанган артисты Марат Хәбибуллин эшли. Театрның тәрҗемә эше, язу-сызуга кагылышлы башка эшләрен дә башкарып куя ала. Чөнки театрга килгәнче район газетасында эшләгән – яза белә.
- Инде килеп Әтнә театрының үз шагыйрәсе һәм драматургы – театр директоры урынбасары Гөлүсә Батталова бар.
- Чаллы театрында язучы һәм драматург Айгөл Әхмәтгалиева эшли.
Русларда «Голь на выдумки хитра» дигән әйтем бар: театрлар шуның кебек – булганы белән эшлиләр. Театрга драматург алып куюның кирәге юк аның: чөнки драматург илһам килгәндә умырып эшләргә, эшләмәгәндә «тоткасыз чемодан»га әйләнергә мөмкин. Ә театр артисты язса – «два в одном» – яза да, уйный да, дөресрәге, уйнамаганда яза, язмаганда уйный.
Театрның үз драматургы булу өчен, бары тик драматург булган өчен генә, анда кабинет һәм кәнәфи биләү мәҗбүри түгел. Театрга ешрак килеп, театр дөньясында кайнау да җитә. Мәсәлән, Равил Сабырны еллар дәвамында театрда көтүләре турында «Без Равилне шуңа күрә колач җәеп каршы алырга тырыштык, ләкин ул бер премьерада юк, икенчесендә юк, өченчесендә юк... Ул сирәк килә», – дип, Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлеваның кат-кат әйткәне бар. Килеп йөрсәң, банк картасының театр бухгалтериясенә бәйләнеп куюы да мөмкин – пьесаң куелса, әлбәттә. Һәр килгәнең өчен түләмиләр инде, әйе.
Гонорарны кайчан түлиләр?
Равил Сабыр гонорар темасын да күтәргән. «Күптән түгел бер яңалык ишетеп шаккаттым. ТР Мәдәният министрлыгы театрларда 2020 елда чыккан (5 ел элек!) спектакль авторларына гонорар түли башлаган икән. Бурычларын каплап бетергәч, башка бу максатларга акча бүлеп бирмәячәк, ди, театрлар үз бюджетларыннан түләргә тиеш булачак. Ягъни драматург каяндыр килеп чыгып, көндез хөкүмәткә эшләп, төнлә даһи пьеса язып, аны театрга алып килеп бирергә тиеш, тик аңа хезмәте өчен еллар буе түләмәсәң дә була, дигән сүзме инде бу?» – дип яза ул.
Ярар, Министрлык түләмәячәк, ди. Ләкин бит ТАИС аша яки турыдан-туры килешү төзеп алына торган авторлык процентлары үз көчендә кала. Миңа «кара исәп» белән генә калькуляторга баскалап күрсәттеләр. Спектакльгә 500 сумлык билет сатылып, 500 урынлык залда аншлаг белән күрсәтелсә, авторга 20 мең сумга якын керә, дигән сүз (минус – ТАИС процентлары). Аена 2 күрсәтелсә – 40 мең. Шундый темпларда 30 тапкыр уйналса, менә сиңа – 597600 сум. Бу – 2007 елда Равил Сабыр «Хәят» пьесасы өчен алган гонорар бәясе.
Әлбәттә, бу – максималь процентлар булган очрак. Дебют булган очракта яки театр уңышка ышанып бетмәгәндә, процентлар азрак була ала.
Министрлык аша бер тапкыр түләү гамәлдән чыга икән, димәк, шунысы белән канәгатьләнергә туры киләчәк. Мин болай дөрес, тегеләй дөрес димим, бары тик акча түләнми дип зарлангач, мәкаләне укучы кеше, драматург бөтенләй бер тиенсезгә яза икән, дип уйламасын өчен аңлатып кына үтәм. Мин драматургларга гонорар түләнүенә каршы түгел. Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкче Равил Сабыр, режиссер Зиннур Сөләйманов һәм Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева иницитаивасы һәм «Татнефть» булышлыгы белән үткәрелгән семинар-интенсивны 3 көн тыңлаганнан соң, драматург эшенең никадәр авырлыгын күреп, аңа алынган кешеләргә хөрмәтем тагын да артты. Яхшы әсәргә түләнергә тиеш, һәм яхшы әсәр язган драматург бай яшәргә тиеш.
Дөрес, театр репертуарында куелып, уйналмый яткан спектакльләр дә була. Шифоньерда киелми эленеп торган күлмәк кебек – алганда матур кебек иде дә, нигәдер киелми.
«Менә, мәсәлән, 2024 елның 24 маенда Минзәлә татар дәүләт драма театрында минем пьеса буенча «Син генә җитмәгән идең!» комедиясенең премьерасы булып узды (режиссеры – Булат Бәдриев). Миңа әсәрем өчен гонорар алырга кайчан чират җитәр икән? Кем түләр икән аны? Бу сорауларга миндә бүген җавап юк, гәрчә Минзәлә театрына да, Мәдәният министрлыгына да берничә мәртәбә мөрәҗәгать итеп карасам да. «Син генә җитмәгән идең!» – дип кенә җавап бирәләр», – дип яза Равил Сабыр. Премьерадан соң ул ничә тапкыр уйналды һәм, гомумән, уйналдымы? Акча сораганчы, бәлки, шуны ачыкларгадыр. Минзәлә театры директоры урынбасары Ильяс Закировның пьесасы буенча Ильяс Закиров үзе куйган мелодрама, әнә, күрсәтелеп кенә тора. Чөнки гастрольләрне директор урынбасары Ильяс Закиров үзе оештыра. Мин моны һич кенә дә кемнедер гаепләп язмыйм. Молодец, тамашачы арасында йөргәч, аңа нәрсә кирәген тойган һәм шундый әсәр язган. Тамашачы сорый икән, заллар тулы икән, әлбәттә, театр аны йөртә.
Сүз уңаеннан, бәлки, Равил Рәсимович, ярдәм итәрсең туган ягың театрына – оештыр да берничә гастроль, акчасын «умырып алырсың». Драматурглар арасында андый очраклар булгалаганын беләм.
- Равил Сабырның гонорар мәсьәләсен күтәреп чыгуына – афәрин! Драматург үзен үзе якларга тиеш!
Язманың драматург белән режиссер мөнәсәбәтләре бүлеген укып үткәндә бер реплика гына ташлыйм: теге, чырайга бәреп, «Мин үлгән драматургларны гына яратам!» – дигән режиссер драматургларның хатыны, балалары һәм оныклары барлыгын беләме? Әллә ул драматургларның нәсел калдырырга сәләтсез булуын хуп күрәме? Чөнки варислар статусына ия булган хөрмәтле кешеләр автор үлгәч 70 ел дәвамында процент көтеп утыралар. Быел ул режиссер абзый 1955 елда үлгән авторларга тотына ала.
Хөрмәт тә тиеш
Азактан Равил Сабырның «Театрлар, ТВ, радио үз репертуарының, эфирының кимендә фәлән хәтлесен хәзер яшәп иҗат итүче драматурглар әсәрләренә нигезләнеп куелган спектакль һәм фильмнар исәбенә корырга тиеш, мәсәлән. Телиләрме, теләмиләрме, аларда драматурглар белән хезмәттәшлек итәргә, пьесалар язарга заказ бирергә, яшь талантларны укытуга кызыксыну уяначак. Алдарак әйткәнемчә, сан барыбер ахыр чиктә сыйфатка әйләнәчәк», – дигән абсурд жанрында язылган фикеренә тукталасым килә.
Театр өстенә эленгән «тиеш»ләр шулкадәр күбәйде. Театр дәүләт планын да үтәргә тиеш, «Пушкин картасы» планын да үтәргә тиеш, театр труппасының күп өлешен алып торган өлкән яшьтәге актрисаларга эш табып та бетерергә тиеш, театр яшь артистларны да ничектер кызыксындырып торырга тиеш, театр теге темага куярга тиеш, бу темага куярга тиеш, аккаунтларында шул кадәр яңалык эленгән булырга тиеш, тиеш тә тиеш, тиеш тә тиеш... Инде шуңа өстәп, менә сиңа Равил Сабыр тәкъдиме белән тагын бер «тиеш».
Иш янына куш булсын, дигәндәй, мин дә тагын бер «тиеш» өстимме? Театрлар драматургларны элементарно хөрмәт итәргә тиеш. Равил үз язмасында Марсель Сәлимҗановның: «Без театрда көн саен, берәр драматург даһи пьеса алып килер, дигән өмет белән яшибез», – дигән сүзләрен китергән. Әйе, алар һаман да шул өмет белән яшидер дә, өметкә өстәп, драматургка хөрмәт белән дә яшәсен иде театр.
Чөнки кулыма Тинчурин театрының, үзенең 90 еллыгына булса кирәк, чыгарган буклеты килеп эләкте. Ниндидер сәер буклет ул. Анда театр репертуарындагы кайбер спектакльдән фотолар, ике телдә спектакльнең исеме, рус телендә аның жанры һәм режиссерның исем-фамилиясе (рус телендә) куелган. Шуның белән шул! Шулай ярыймыни?
Буклетка Нәкый Исәнбәт туплаган дастаннан Туфан Имаметдинов инсценировкасы буенча куелган «Идегәй» спектакле, Карло Гоцци әсәре буенча Кәрим Тинчурин пьесасы нигезендә куелган «Хан кызы Турандык» әсәре, Илгиз Зәйниев пьесасы буенча «Флешка, рэп һәм мәхәббәт» хип-хоперасы, Кәрим Тинчуринның «Җилкәнсезләр» пьесасы буенча куелган интерактив спектакль, Айрат Бик-Булатов, Миләүшә Гафурова, Энҗе Дусаева, Йолдыз Миңнуллина авторлыгында язылган «Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе» спектакле, Ркаил Зәйдулла пьесасы мотивлары буенча куелган «Ашина» мистик драмасы кергән. Әйтерсең лә бу спектакльләрне режиссер уйлап тапкан – зур гына шрифт белән бары тик режиссерлар фамилиясе язылган. Бу буклетны әлеге спектакльләр өчен пьеса язган драматурглар күрдеме икән? Күрсә, нигә ул драматургларның берсе дә каршы чыкмаган?
Азактан иң мөһим теләк: тамашачы безнең исән драматургларның әсәрләре буенча куелган спектакльләрне билет алып карасын да, драматурглар театрдан килгән процентлар белән булса да баесыннар иде!