Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Равил Сабыр юбилей үткәрде: «Ул кая гына керсә дә, ишекне тибеп ачып керә ала»

Драматург Равил Сабыр үзенең 50 яшьлек юбилеен Әлмәт театрында «Фәхрине үтереп ташладылар» киноспектакле белән үткәрде. Әлеге репортажда юбилейның кайбер мизгелләрен яктыртырга тырышып карыйм.

news_top_970_100
Равил Сабыр юбилей үткәрде: «Ул кая гына керсә дә, ишекне тибеп ачып керә ала»
фото: Әтнә дәүләт театрының матбугат үзәге, Татьяна Афонина фотолары

Равил Сабыр – юбилеена әзерләнүгә профессиональ якын килгән язучы, ягъни, эш урыныннан китеп, юбилеен үткәрү белән махсус шөгыльләнде. Ул «Татнефть»нең мәгълүмати сәясәт идарәсенең эчке багланышлар бүлеге җитәкчесе иде.

Башта Әлмәт театрына, бер микроавтобуска төялеп, Ркаил Зәйдулла җитәкчелегендә, берәмләп һәм парлап, язучылар һәм журналистлар төркеме килеп төште. Туксанынчы еллардагы рухи күтәрелешне яхшы хәтерләгән Газинур Морат үзе генә, язучы һәм «Таис» җитәкчесе Хәбир Ибраһим, «Матбугат.ру» порталы җитәкчесе Данил Сәфәровлар «энәдән-җептән киенгән» хатыннары белән иде, драматург Александр Далматов, үзенә пар итеп, композитор Миләүшә Хәйруллинаны алып килгән. Аннары берәмләп һәм парлап килгән җитәкчеләр күренде. Кемдер хатынын алып килгәндә, Фирдүс Гыймалтдинов молодец – юбилейның рәсми өлешен төшереп сюжет әзерләргә оператор белән корреспондент алып килгән. Хатын да әйбәт, әлбәттә, ләкин оператор файдалырак. Хатын Равилнең үзендә дә бар.

Кунаклар театрның уникаль мәйданчыгы – арт-пространство белән танышкан арада, тамашачы да килә башлады.

Равил Сабырның юбилее уңаеннан театр 2 мәйданчыгын драматургка багышлаган: арт-пространствода «Фәхрине үтереп ташладылар» киноспектакле турында мәгълүмат һәм кинода төшкән экспонатларны – мәсәлән, яшьлек дусларының фотосын һәм «Кадыйр язган китап» тышлыгын күрергә мөмкин. Ә инде тамашачы залга керә-чыга торган ишек янындагы цифрлы фортепиано урнаштырылган фойеда Равил Сабырның гомер юлы күрсәтелгән фото һәм текстлы мәгълүмат тезелеп киткән.

Кунаклар әлеге 2 мәйданчыкта Равил Сабыр иҗатын күзәткән арада, ә Равил Сабыр үзе телевидениеләр журналистларына интервьюлар биргән арада, Ркаил Зәйдулла үзенең бу театрда куелып яткан «Игезәк» спектакленең репетициясенә дә күз салырга теләде. Театрның кызыл залында Казахстаннан чакырылган режиссер Алибәк Омирбекуглы репетицияләр ясый иде. Ул чакырылмаган кунакларны кертергә атлыгып тормаса да (аңлашыла инде – әле бит спектакль өлгермәгән), автор һәм аңа ияргән журналистларны (берсе «Татар-информ» журналисты, әлбәттә) чыгарып җибәрә алмады. Без берничә минут репетициягә күз салдык. Әмма әле анда аңлаешлы бернәрсә дә юк иде, автор һәм аның артыннан 2 журналист чыгып киттек. Ркаил Зәйдулла Бирдебәк хан һәм башкаларны кем уйнаячагы буенча өстәмә мәгълүмат алырга тырышса да, җавап ала алмады. Әлегә автор өчен бил-ге-сез-лек!

Залга уздык. Спектакль алдыннан юбилярны котлау өлеше иде. Башта сәхнәгә 2 алып баручы – Мәдинә Гайнуллина белән Илсур Хәертдинов чыгып, гыйнвар азагында туган Равил Сабырның юбилей кичәсенең нигә апрельдә генә булуын аңлаттылар. Сәбәбе бик гади: Равил вакытыннан алда – 7 айлык булып туган икән. Димәк, табигать законнары буенча туса, язда гына үткәрелгән булыр иде. Әле март Рамазан аена туры килде – ифтарларда котлашып утырып булмый бит инде. Шулай итеп, апрельнең матур бер шимбәсендә Равил Сабырның юбилеена җыелдык.

Ркаил Зәйдулла Равилгә Язучылар берлеге медален такты. «Яңа гасыр» телекомпаниясе генераль директоры, Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Илшат Әминов кайчандыр Равил Сабырны Казан дәүләт университетында укытуын искә төшерде. Әмма медаль такмады, чөнки Татарстан Журналистлар берелегенең андый медале юк, күрәсең. Равил Сабырны шулай ук сәхнәдән «Татнефть» акционерлык җәмгыятенең Мәгълүмати сәясәт идарәсенең баш белгече Илшат Миңгәрәев, Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе урынбасары Ирек Шәрипов котлады – ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев имзалаган котлау сүзләрен да укыды. Котлауга өстәп, гаилә белән мул табыннарда чәй эчәргә ак чәй сервизы бирде.

Менә котлаулардан кайбер юллар.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе, дәүләт депутаты Ркаил Зәйдулла: «Равил Сабырның иҗат кичәсе – әдәбиятны сөюче милли җанлы кешеләр өчен бәйрәм. Сабырсызланып, 7 айдан дөньяга килгән, 16сы да тулмаган килеш университетка укырга кергән ул. «Идел» журналына хикәя тотып килгән иде. Юмор, образлы фикерләү булган хикәяне япь-яшь кенә малай язганга хәйран калдык. Мин – сабырсыз кеше, сабыррак булмаммы икән дип, Сабыр исемен алып иҗат итә. Чыннан да, исем тәэсир итә икән, зурайды, юанайды һәм роман язды. Ул олы конкурста җиңү яулады, драматургиядә уңышка ирешеп, Туфан Миңнуллин исемендәге премияне алды».

«Яңа гасыр» телекомпаниясе генераль директоры, Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Илшат Әминов: «Монда чакырылгач, мин – гади журналист, син – зур драматург, нәрсә эшләп йөрермен, дип уйлаган идем, «без бит – сезнең студентлар» ди. Минем укучым зур драматуг булган икән, миңа да дан бит инде, димәк, әйбәт укытканмын, дөрес юнәлеш биргәнмен – язып киткән. Журналист белән язучының бер аермасы бар: журналист, күбәләк сыман, көн проблемалары белән 1 көн яши, драматург мәңгелек белән сөйләшә, безгә тормышның киләчәген күрсәтә. Мин сиңа иҗат чишмәләрең кипмәсен дип телим. Дөрес эшләгәнсең – эшне ташлагансың. Хәзер язасың да язасың. Алдагы юбилейларыңда да очрашырбыз дип өметләнеп калам».

«Татнефть» акционерлык җәмгыятенең Мәгълүмати сәясәт идарәсенең баш белгече Илшат Миңгәрәев: «Без Равил Сабыр белән 8 ел дәвамында күрше өстәлләр артында утырып бергә эшләдек. Без бер-беребезгә «абый» диешә башладык. Юбилеегыз белән сезне! Иҗат чишмәгез саекмасын! Эш тә иҗатыгызга комачауламасын! Зур күләмле, зур милләт проблемасын күтәреп торган, яшәеш проблемаларын күтәрә торган әсәрләр иҗат итергә насыйп булсын! Равил Сабыр кайда гына барып керсә дә үз кеше була ала, ишекне «тибеп ачып» керә ала. Ул кайда гына эшләмәгән, диделәр, иң мөһиме – үзеңнән соң нинди эз калдыруда. Кайда гына эшләсә дә, үзеннән соң эз калдырып, җанын-тәнен биреп, намус белән, ак йөз белән эшләде».

Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе урынбасары Ирек Шәрипов: «Без һәрвакыт милләтебез киләчәге турында сөйләшәбез: кайгырырлык әйберләр дә бар, әмма киләчәккә өмет белән карарга сәбәп бирүче әйберләр дә җитәрлек. Ул да булса көн саен әдәби әсәрләр туып тора, зал тутырып, тамашачы театрга йөри. Бу атнаның иң зур вакыйгасы – Равил әфәнденең юбилее. Мин иң элек ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиевның котлау сүзләрен укырга телим. «Мөхтәрәм Равил Рәсим ул! Милләтебез алдындагы олы хезмәтләрегезне исәпкә алып, татар әдәбиятын, сәнгатен үстерүгә юнәлдерелгән күркәм һәм киңкырлы иҗатыгызны югары бәяләп, Бөтендөнья татар конгрессы Сезгә зур рәхмәтен белдерә. Сез драматургия белән журналистиканы берләштерә алган һәм җәмәгать эшчәнлегендә актив кайнаучы милләтпәрвәр язучы. Үзегезнең әсәрләрегез аша илебезнең төрле чорын бизәкләмичә яки каралтмыйча, ничек бар – шулай күрсәтеп бирә белә торган талантлы каләм иясе. Кайсы өлкәдә хезмәт куйсагыз да, без Сезне катлаулы чорыбызның гадел елъязмасын алып баручы күренекле замандашыбыз буларак күрәбез. Киләчәктә дә журналистика, язучылык өлкәсендә халкыбыз мәнфәгатьләренә, аларның рухи һәм әхлакый ихтыяҗларына туры килерлек яңадан-яңа язмаларыгыз белән сөендерерсез дип ышанып калабыз».

Аннары сүз драматургның үзенә бирелде.

Равил Сабыр: «Бу залда минем бөтен республикадан килгән дусларым-коллегаларым бар. Барыгызга да зур рәхмәт! Драматургның җавап сүзенә килгәндә, ул үз сүзен пьесасында әйтә. Әйдәгез, татар театры сәнгатендә беренче тапкыр куелган киноспектакль жанрындагы «Фәхрине үтереп ташладылар» әсәрен карыйк».

Юбилей кичәсе «Фәхрине үтереп ташладылар» киноспектакле премьерасы белән дәвам итте.

Спектакль Равил Сабырның Ябык әдәби конкурсның «Роман» номинациясендә III урын алган «Фәхрине үтереп ташладылар» романы нигезендә куелган. Режиссерлар – Александр Далматов, Динар Хөснетдинов. Рәссамнар – Сәлимә Аскарова, Булат Ибраһимов.

Роман китап булып басылып чыкты – сатуда бар. Рус теленә дә тәрҗемә ителә. Тәрҗемәче – Галина Зәйнуллина. Романның спектакль форматына күчү тарихын театр директоры Фәридә Исмәгыйлева сөйләде. Алгарак китеп, ул бәян иткән тарихны бирәм.

Фәридә Исмәгыйлева: «Равил бүген бик бәхетле. Шушы шатлыкны уртаклашуда без кимен куймыйбыз. Беренчедән, шушында мәртәбәле кунаклар чакыруы өчен Равилгә рәхмәт – Әлмәт Казаннан шактый ерак, һәм без һәрвакыт кунаклар чакырып китереп җиткерә алмыйбыз, кызганычка. Бүген Равил хөрмәтенә җыелгансыз. Сез бүген урау юллар белән чыккан спектакльне карадыгыз. Без аны ел ярым элек башладыкмы икән, 2 ел чамасымы...

Аны башка режиссер куярга тиеш иде, ул 7-8 ай сөйләшүләр алып барды. Бүтән артистлар сайланган иде, онлайн репетицияләр башлана башлаган иде. Әмма ләкин вакыйгалар бөтенләй башка борылыш алып куйды. Пьеса булып башланып, романга әйләнеп, яңадан пьесага әйләндерелгән әйберне сәхнә кысаларына сыйдырып бетерергә кирәк бит. Уйлый торгач, Равил белән режиссерлардан кемнәрне генә барлап чыкмадык. Дөньяда «очраклылык» дигән нәрсә бар. Журналистлар Казанга «Ат карагы» спектаклен карап кайтканда, мин дә алар белән Казанга киттем.

Янәшәмдә Александр Далматов утырып бара. Шул көннәрдә Рузилә Мөхәммәтованың Саша белән интервьюсы чыккан иде. Андагы «туксанынчы еллар» дигән бер сүз миңа эләгеп калды һәм мин Саша белән киңәшеп, аңа тәкъдим итеп карадым. Мин аның киносы чыгып килгәнен дә белә идем. Сүз дә юк, ул шунда ук ризалык бирмәде. Чөнки бу «риск» дип аталуын барыгыз беләсез. Ничек булса да булды, без спектакльне сезнең хөкемгә тапшырдык.

Равил Сабыр Әлмәткә күченеп килгәч, без аның белән нык аралаштык. Ләкин бу аралашу башта мин теләгәнчә булмады. Равил «Татнефть»кә эшкә килә дигәч, мин күкләргә сикерә яздым. Әлмәт нефтьчеләр башкаласы булуына карамастан, бәләкәй шәһәр, 160 мең кешесе булган шәһәр инде ул. Монда театр тирәсендәге кешеләр җитми. Шуның өчен безгә алтын бәясенә тиң театрга мөнәсәбәтле кешеләр. Без Равилне шуңа күрә колач җәеп каршы алырга тырыштык, ләкин ул бер премьера да юк, икенчесендә юк, өченчесендә юк... Ул сирәк килә.

Аның «Татнефть»тә эшләвен аңларга кирәк иде. Мин башта аңларга тырышмаганмындыр. Аннары ул «Сигезле бию»не күтәреп килде. Ул спектакль куелды, ләкин бармады. Аннары ул бездә Туфан Имаметдинов белән «Тынлыкта гына урын бар» спектаклен чыгарды. Равил, залда утырып, Туфан белән бергә иҗат итте. Ул спектакль гаҗәп күренеш иде, «Алтын битлек»кә эләкте. Рузилә Мөхәммәтова аны «Әлмәт театры баш миен шартлатырлык спектакль чыгарды» дип язды. Күпмедер вакыттан Равил театрга килеп, юбилее җитүен искә төшерде. Ул вакыт романы конкурста җиңгән иде. Мин башта шунда ук «сикереп төшмәдем», чөнки роман кую... үзегез беләсез... «Уйларга кирәк», – дидем... Ниһаять, без ул юлны үттек һәм сезнең каршыгызда басып торабыз».

Монысы – спектакль тарихын эченә алган котлау сүзләре иде. Спектакльнең үзенә килгәндә, ул бер тында үтте. Артистлар ничектер аеруча шәп уйнады кебек тоелды. Персонажларның берсе Хамис хәрәкәтләрендә Равил Сабырның үз йөрешләре, Европадан кайткан Илгизәр сөйләмендә Германиядән кайткан язучы һәм режиссер Нәсүр Юрушбаев сөйләме, татар теле укытучысы Галимҗанның сүз әйтү рәвешендә Ленар Шәех чалымнары чагылып китте кебек.

Артистлар молодец – тирә-ягыбыздан таныш образлар тапканнар һәм менә дигән итеп сәхнәгә күчереп бирделәр. Туксанынчы еллар студентлары бу киноспектакльдә тагын бик күп параллельләр таба аладыр, кино өлешен карап, күп шәхесләребезне искә төшерә алачактыр. Сүз уңаеннан, Ирек Шәрипов һәм ул укыган 1382нче төркем (1993 елда журфакны тәмамлаган төркем) бу киноспектакльнең кино өлешендә күпмедер дәрәҗәдә консультант булган.

Равилнең vip-кунаклары – яшьлеге 90нчы елларда үткән Ркаил Зәйдулла, Илшат Әминов, Ирек Шәриповларның реакцияләре кызык иде – алар игътибарны читкә юнәлтмичә ихластан карадылар, чын күңелдән көлделәр дә, бер-берсенә репликалар әйтештереп куйдылар. Спектакль тәмамлангач, Илшат Әминов: «Мин бу егеткә ышанам – ул безнең киноны куеп чыгачак», – диде. Монысы Равил Сабырга түгел, Александр Далматовка кагылышлы сүз булды. Чөнки Саша шушы көннәрдә ТНВ өчен Мөхәммәт Мәһдиев әсәре буенча телесериал төшерә башлаячак, кастингларны үткәрде. Сүз уңаеннан, төп рольләргә кемнәрне алды, дисәгез, Әлмәт артистларын, әлбәттә.

Равил үзе дә юбилей тантанасы барышыннан канәгать күренде – кунакларын җыеп, банкетка алып китте. Банкет залында тамада урынында кызыл костюмлы Фаил Сафиуллинны күрү бераз өркетеп тә куйды. Чөнки киноспектакльдә Фаилнең персонажы Санчо-Зөлмәт, милләткә һәм идеалларга хыянәт иткән өчен дип, элеккеге дусларга суд ясаучы иде. Безне дә Равил «Акчарлак» ресторанына җыйды һәм алдыбызга шул ук костюмыннан Фаилне чыгарып бастырды.

Беренче мизгелләрдә күпләребез яшьлегебезгә туры килгән рухи күтәрелеш, милли күтәрелеш еллары турында уйлап алгандыр, бәлки, яшьлектәге ялкынлы чакларын бүгенгесе белән чагыштыргандыр. Әмма Равил Фаил-Зөлмәт куллары белән суд ясамады һәм хөкем карары чыгармады, әлбәттә. Чөнки Равил Сабырның якын кешеләре буларак аның 50 яшьлеген үткәрергә җыелучыларның һәрбарчасы шушы идеаллар белән яшәүчеләр дип ышанасы килә. Ә шкафларында «скелетлар» булганнарга, булса инде, Әлмәт театрының «Фәхрине үтереп ташладылар» телеспектакле уйланырга азык бирде.

Юбилейның табынлы өлешендә дә котладык, әлбәттә. Чаллы театры һәм Язучылар берлегенең Чаллы бүлекчәсе бер делегация булып килгән: Факил Сафин, Лилия Гыйбадуллина, Фаил Ибраһимов һәм Рафил Сәгъдуллиннар. Равил, драматург буларак, Чаллы театрында ачылган кеше ләбаса. Минзәлә театры директоры Илнур Гайниев белән режиссеры Булат Бәдриев та биредә. Минзәлә театры хәзер Равил Сабыр әсәрен сәхнәләштереп ята. Түбән Кама театры җитәкчесе Рөстәм Галиев та килгән.

Равил Сәгъдуллин чыгышын, әлбәттә, Равил Сабырны 2 мәртәбә Тукай премиясенә кандидат иткән «Абага алмасы ачы була» спектаклен искә төшерүдән башлады. «Шул спектакль өчен рәхмәт сиңа! Гадәттә Равил Сабыр пьесасы буенча куелган спектакльдә уйнаса, артист өчен уңышлы була. Мин аның спектакльләрендә уйнап 2 тапкыр «Тантана» премиясен алдым. Равил, өченче тапкыр аласы килә башлады. Бүгенге спектаклегез искиткеч. Минем күптән инде шундый ипле, кычкыруларсыз спектакль караганым булмады», – диде Рафил Сәгъдуллин.

Факил Сафин: «Мәйдан» журналында эшләгәндә «син – минем әтием кебек, киңәш кирәк иде» дип килеп керә иде. Үзенең пьесаларын алып килә иде, мин аларны бер дә яратмый идем. Чөнки ул бер дигән проза әсәрләре язала иде, менә дигән проза булырлык әсәрләрне пьеса итеп әрәм итә, дип саный идем. Үзенә дә әйтә идем: «Их сабакы, нинди шәп әсәрне юкка чыгаргансың», – дия идем. Режиссер Фаил Ибраһимов сүзенә карап... Фаил башта «куям» ди, аннары «артистлар юк бит» ди. Чаллыда язучылар бердәм. Без Равилнең зур әсәрләр тудыруына сөенәбез. «Фәхрине үтереп ташладылар» романын мин жюрида булып үзем укыдым. Хәзер шушы әсәр буенча спектакльне карадым да: «Чукынып кит инде, яз шул пьесаларыңны», – дип уйлап куйдым».

Шунысы игътибарга лаек, Равил Сабыр үзе дә – ипиен журналистика белән табучы булгач, журналистлар биредә башкалар сөйләгәнне яктыртучы гына түгел, үзләре дә кадерле кунак иде: «Татар-информ»ның баш мөхәррире Ринат Билалов та, алда әйтелгәнчә, «Матбугат.ру» порталы җитәкчесе Данил Сәфәров та биредә, «Бизнес-онлайн» да бар, мин дә кунак идем, ветеран журналист Нәсимә Садыйкова да биредә. Бик матур котлаганга, тагын бер кат Илшат Әминов сүзләрен китерәм: «Яхшы булды – дулкынландырдың, хисләндердең, уйландырдың... Без инде милләт өчен дә йөрибез, тәнкыйть сүзләрен дә ишеттек – рәхмәт! Анысын да аңладым. Юбилееңны матур итеп зур әсәр, әйбәт куелыш белән үткәрәсең – бу беренчесе. Сиңа булышкан кешеләргә – режиссерлар башлап барысына да, артистларга чын күңелдән рәхмәт! Минем өчен бер камертон бар – артистны күрмим, геройны гына күрәм. Бу спектакль вакытында мин артист турында оныттым, мин кереп киттем һәм геройны гына күрдем. Бу спектакльне кую өчен кыюлык кирәк. Бу әсәрне язар өчен батырлык кирәк. Бу спектакльне төшереп телевизордан күрсәтсәк шәп булыр иде. Шундый тәкъдим бар».

Язманы «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының баш мөхәррире Ринат Билаловның «50 яшьлекләр арасына керүе» белән котлавы һәм Фәридә Исмәгыйлеваның: «Равил, син Әлмәттә яшә, эштән китсәң китәрсең, синең кебек егеткә эш бетмәс! Әлмәттә яшәвеңне дәвам ит! Башка драматургның сүзләрен кулланам – Илгиз Зәйниевның бездә куелган «Мәхәббәт элмәге» комедиясендә шундый сүзләр бар: «Син яз! Яз! Туктама!». Синең сәләтең дә бар, куәтең дә бар, дусларың да бар, тормышка карашың да бар, үзенчәлекле иҗатың да бар», – дигән сүзләре белән тәмамлыйм.

Спектакльне чыгаручы төркем

Фото: © Татьяна Афонина

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100