«Минем пьесаны һичшиксез куярга кирәк! Чөнки...» яки 3 көн эчендә пьеса язу тарихы
Хәбәрчебез Рузилә Мөхәммәтова пьеса язарга өйрәнүчеләрне күзәтте – Әлмәттән репортаж.

Өч көн эчендә пьеса язып буламы? Әлмәтләр «була» диделәр. «Ышанмасаң, килеп кара», – диделәр. Килдем. Күрдем. Күзәттем. Булачак пьесаларның каркасын күреп, алдагы 10 көн эчендә язып бетерәчәкләренә дә ышандым.
Семинар башланасы көнне «Интертат»та Равил Сабырның «Авторны үтерү яхшырак» дип аталган мәкаләсе басылып чыкты. «Әгәр драма әсәрләренең авторлары өчен бу эш – төп һөнәр түгел, ә бары тик ниндидер бер хобби, энтузиазм чагылышы гына икән, аларга артык югары таләпләр кую дөресме соң?» – ди автор. Дәүләт учреждениесендә төп эшең драматург булсын өчен дипломыңда «Драматургия теориясе»ннән «зачет» торуы кирәкмиме икәнни, дип уйлап куйдым. Әйе, «Драматургия төп эш булырлык белемең бармы соң?» дип сорасалар, ни диярсең, драматург? Әдәбият институты яки берәр иҗади «вуз»ның сценаристлар остаханәсе дипломы ук булмаса да, 2 февральдән башлап Әлмәт төбәгендә яшәп каләм тибрәтүче 14 кешенең 3 көнлек семинар-интенсив сертификаты бар. Сертификатка Башкортстанның заманча драматургия һәм режиссура үзәгенең сәнгать җитәкчесе Зиннур Сөләйманов имзасы куелган. Укуларны да ул уздырды.
ххх
Укулар Әлмәт театрының Кызыл залында узды. Үзәктә Зиннур Сөләйманов утыра, һәм аны, ярым әйләнә ясап, катнашучылар әйләндереп алган. Бу – икәүдән-икәү, күзгә – күз форматы түгел, «бары – бергә, югы – уртак» дигәндәй, һәр идеяне уртага салып сөйләштеләр-киңәштеләр.
Әлбәттә, минем максат әлеге залда яңгыраган идеяләр-темалар-сюжетларны монда чыгарып селкү түгел. Бер генә сюжетка да спойлер бирергә җыенмыйм. Зиннур Сөләймановның кереш лекциясен дә бирегә урнаштырмыйм. Шулай да күпмедер дәрәҗәдә семинар атмосферасын бирергә тырышам.
Семинарның тарихы болайрак: Әлмәт театрына Башкортстанның заманча драматургия һәм режиссура үзәгенең сәнгать җитәкчесе, режиссер Зиннур Сөләйманов спектакль куярга килгән. Зиннур әфәнденең драматургия буенча курслары бар икән – курсларда язылган пьесалар театрларда куелган да. «Ә нишләп бу алымны бездә дә кулланып карамаска» дигән фикергә килгән театр җитәкчелеге. Әле бит соңгы 1 елда театрда аның «Фәхрине үтереп ташладылар» романы буенча «Бер хыянәт тарихы» спектакле куела башлаганнан бирле театрның үз кешесенә әверелеп бетә язган, ә 15 ноябрьдән бирле Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеген җитәкләве сәбәпле театр белән мөнәсәбәтләре тагын да активлашкан һәм драматург профессиясен дәүләт тарафыннан танытуны намус эше итеп санаган Равил Сабыр да бар. Һәм, әлбәттә, Әлмәт шәһәренең мәдәни тормышы өчен җаваплылык тойган «Татнефть» компаниясе бар. Шушы теләк-омтылышлар бер ноктага төйнәлгән дә, Әлмәт театрында семинар дип атылган очкынга әверелгән (пафослы итеп әйтсәк).
Хәерле сәгатьтә!
Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева: «Бу семинарны мин театраль җәмәгатьчелек өчен һәм драматургия өчен зур мәдәни вакыйга дип саныйм. Язарга хыялланганнар белән бергә мин «йолдыз» дип санаганнар да утырса да, биредә барыгыз да бертигез – сез укырга килгәнсез. Нәрсәдер белсәгез дә, димәк, белгәнегезне системалаштырырга, осталыгыгызны чарларга телисез. Мин инициаторга рәхмәтле – Зиннур Сөләйманов спектакль куярга килгәч, семинар үткәрү тәкъдиме белән чыкты. Зиннур Сөләймановның безнең театрда Фәтхи Бурнашның «Яшь йөрәкләр» һәм Рәмзия Габделхакованың «Адашкан ир» спектакльләрен чыгарганы бар. Хәзер өченче уртак эшебезне башладык. Аның драматургия курслары тәкъдиме бик рәхәтләнеп кабул ителде. Һәрвакыттагыча, безнең тәкъдимнәр белән «Татнефть»нең хәйрия фонды кызыксына. Уртак проектларыбыз да бар – «Рухият» китапларына презентация ясыйбыз; Саҗидә Сөләйманова премиясен тапшыру тантанасын бергә эшлибез. Равил Сабыр «Татнефть»кә мөрәҗәгать итүгә, алар идеяне күтәреп алды – рәхмәт аларга! Эшебез нәтиҗәле булсын! Театр бу 3 көндә сезнеке. Үзегезне тулысынча сәнгатькә багышлагыз!»
Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе, драматург Равил Сабыр: «Мин дә сүземне рәхмәттән башламакчы булам. Рәхмәт чакыруга җавап итеп килүегез өчен! Рәхмәт сезгә иҗат юлында булганыгыз өчен! Рәхмәт сезгә үсәргә теләгәнегез өчен! Семинарны оештыручыларга рәхмәт! Мин ни өчен бу идеяне эләктереп алдыммы? Мин бу фикеремне гел кабатлап киләм. Театрда бөтен кеше бар – директор, режиссер, рәссам... – кем генә юк! Әмма штатлар расписаниесендә драматург юк. Ул каядыр туарга, ничектер үсәргә тиеш тә, даһи әсәр язып, театрга алып килеп бирергә тиеш. Аны кем үстерергә тиеш? Шуңа да пьеса язарга теләгән кешеләрне җыеп, адымлап аларны язарга өйрәтү идеясен, әлбәттә, күтәреп алдым. Шунысын да әйтим: бу бина 1960 елда ачылганда, әле театр бинасы булмаган, «Татнефть» цехы саналган. Шул вакыттан язучылар бу бинада эшләгән, һәм алар һәрвакыт «Татнефть» белән тыгыз элемтәдә булган. Бу традицияләр алга таба да дәвам итәр, дигән ышаныч белдерәсе килә.
Бу семинар безнең «Әдәби атнакич» очрашулар циклы кысаларында үтә. Хәерле сәгатьтә! 3 көн тырышып эшләп, бер-беребезгә мәңгелек мәхәббәтләр вәгъдә итеп аерылышырлык булсын!»
«Татнефть» хәйрия фонды директоры Эльмира Газизова: «Сезне «Татнефть» компаниясе һәм аның хәйрия фонды исеменнән сәламлим. «Татнефть», бик күп социаль проектлары белән, безнең төбәк биредә яшәүчеләр өчен уңайлы булсын, дип тырыша. Бүгенге семинар бик уңышлы һәм файдалы булыр, дип уйлыйм. Без язучылар, шагыйрьләр белән дә очрашулар уздырып торабыз, бүгенге чара бераз башкачарак форматта. Мин әлеге семинар бик җылы хисләр белән төгәлләнер, дип ышанам. Һәр катнашучы үзенә кирәк белемне алыр. Сезнең битараф булмавыгызга бик шатмын. Безнең башка проектларыбызга да катнашыгыз. Уңышлар сезгә!»
Пьеса язучылар – алар 14 иде
Сүзне Зиннур Сөләймановка биргәнче, катнашучылар белән таныштырыйм. Семинарда 19дан алып 57 яшькә кадәр 15 кеше катнашырга теләк белдергән. Араларында Кариев театрында «Куркак батыр» инсценировкасы куелган билгеле шагыйрә Лилия Гыйбадуллина, 2 сезон рәттән «Яңа татар пьесасы» бәйгесе лауреаты булган Артур Ибраһимов, байтак пьесасы куелган Равил Сабыр үзе һәм пьеса язып карарга хыялланып йөргән яшьләр бар. Болар – Нефть югары мәктәбе студентлары, нефть сәнәгате предприятиеләрендә эшләүчеләр... Менә – «Татнефть» оештырган «Аулак» театраль мәйданчыгы җитәкчесе Эльвира Галиева, Әлмәт театрының 2 «каләмле» артисты – Гөлнара Кәшипова һәм Резеда Хәертдинова, театрның СММ-белгече Юлия Исмәгыйлева, шагыйрь һәм журналист Рифкать Шаһиев, Түбән Камада яшәүче язучы Айдар Нуриев, Әлмәт язучысы Айдар Ризванов... Камал театрында һәм Чаллы театрында пьесалары куелган Артур Шәйдуллин да киләсе булган, авырып китеп, ул килә алмады.
Театр директоры Фәридә Исмәгыйлева, театр директорының театрның үсеше буенча урынбасары һәм әдәбият бүлеге мөдире Ләйләгөл Минаева һәм мин тыңлап кына утыручылар идек.
Зиннур Сөләйманов: «Пьесаны тема һәм идеядән башларга кирәк»
Зиннур Сөләйманов: «Без театр кулуарларында һәрвакыт милли драматургия аз булуы турында сөйләшәбез, һәм ул сүздән дә ерак китми. Бервакыт без партнерым Алия Яхина белән Заманча драматургия үзәге төзергә булдык – сүздән эшкә күчтек. 2014 елда Башкортстан Мәдәният министрлыгы ярдәме белән беренче 3 этаплы семинарны уздырдык һәм алга таба шушы 10 ел эчендә, грантлар таба-таба, төрле семинарлар уздырып килдек. Без һәрвакыт пьеса язган кешеләр белән эшли идек – алар алып килә, театр белгечләре бәяли. Ягъни, кеше инде фикерен формалаштырып пьесасын язган, алга таба ул аны төрлечә әйләндерә генә. Кайчакта нәрсәдер килеп чыга, кайчагында чыкмый – төрлечә була. Әмма әзер текст белән нидер эшлисе кыенрак, өр-яңадан башлау җиңелрәк. Семинарларның икенче-өченче этабында кат-кат эшләнсә дә, пьесаның яхшырмавын күрәсең, ул буталчыкланган, чөнки төрле яктан төрле фикер килеп торгач, драматургның башында барысы да бергә буталган була. Без нинди генә танылган драматургларны чакырмадык – алар нинди генә схемалар ясамадылар! Нәтиҗәләр да булды – пьесаларны җыентык итеп тә чыгардык.
Равил Рәсимович (Равил Сабыр) театрларда драматург штаты булмау турында әйтте, театрларда әдәби бүлек кенә бар. Европа театрларында шеф-драматург дигән вазифа бар. Алар, мәсәлән, Шекспирны алалар да үзләренчә язалар, шуннан яңа спектакль чыгаралар. Безнең беренче карлыгачларның берсе – Ангиза Ишбулдина Айрат Абушахманов янәшәсендә шеф-драматург – мәсәлән, инсценировкалар эшли – ягъни, Гафури исемендәге Башкорт академия театрында шеф-драматург барлыкка килде, гәрчә вазифасында алай билгеләнмәсә дә.
Безнең семинар – диалог. Драматурглар ниндидер вакыйга, әзер сюжет белән килә. Яза башлыйлар – пьесага җитми, сюжеты 3 бит языла да бетә. Чөнки кешеләр пьесаның конструкциясен булдыра алмыйлар. Драматургия минем өчен югары математика – башта барысын да санап чыгарга кирәк. Барысын да «киштәләргә урнаштырып» чыккач кына эшкә керешергә кирәк. Югыйсә, пьесада нәрсәдер бар да кебек, ә анда күпме сүз, күпме «литературщина», барысы да буталган. Ә бит драматургка язганы кадерле, алып ташлатасы килми.
Шуңа да игътибар иттем: заманча милли драматургиядә тематика бик тар. Гап-гади сериал тарихлары, характерлар юк. Бер кулисадан чыгып икенчесенә кереп китәләр. Андый ширпотреб пьесалар бик күп, милли драматургиягә карата мондый сүз куллануым өчен гафу үтенәм. Әлбәттә, үз эшенә намуслы караучылар да бар. Мәсәлән, казах драматургы Олжас Жанайдаров, 1 елга 1 пьеса язам, ди. Ә ничек яза! Аның драматургиясенә төрлечә мөнәсәбәт булырга мөмкин, ләкин ул укырга кызык. Ә безнең кайбер пьесаларны өченче битендә ташлыйсы килә башлый. Театр бит ул – хәрәкәт.
Режиссер пьесаны икенче, өченче битендә ташламасын өчен, сез аны «эләктереп алырга» тиеш. Беренче сүзләре әһәмиятле. Безнең урта буын драматургларның берсе Мөнир Кунафин шушы идеяне эләктереп алып бик оста куллана башлады. Мәсәлән, кыз керә дә: «Мин сезне туебызга чакырам», – ди. «Кемгә кияүгә чыгасың?» – дип колхоз председателе. «Имәнгә кияүгә чыгам», – ди. Кызык бит! Эләктереп алды. Менә тагын берсе – ике дус очраша да: «Ярар, мин дустыбызны үтерергә риза», – ди.
Бик күп милли пьесаларның примитивлыгын әйттем инде, тагын кабатлыйм. Без халык фәлсәфәсен, кызыклы сүз конструкцияләрен оныттык. Фикер өчәр битлек монологларда гына түгел, хәрәкәт эчендә булсын иде. Вакыйгалар урыны да... гармун да читән. Шәһәр булса – фатир һәм өстән су агызалар да, күрше йөгереп керә. Нишләп шулай тарайдык без? Нишләп тар фикерлибез? Мин моны практик буларак әйтәм. Язганның 80-87 проценты куярга яраклы түгел. Калганы игътибарны җәлеп итә ала, 1-2 проценты тотып алырлык.
Шуны аңладым – сюжеттан башлау нәтиҗәле түгел. Нәрсәдән башларга? Пьесаны тема һәм идеядән башларга кирәк. Без хәзер башланган пьесаларны дәвам итмибез, нульдән башлыйбыз. Сез бөтенегез ак кәгазь булырга тиеш. Беренче – борчыган тема. Сезне тормышта бернәрсә дә борчымый икән – бу зур бәхет. Яшәгез тыныч кына, язарга да алынмагыз! Театрны да, үзегезне дә интектермәгез! Нәрсәдәдер бик каты борчыса гына каләм алыгыз! Борчылу позитив дулкында да булырга мөмкин. Әгәр тема борчый икән, алынырга кирәк...»
ххх
Катнашучылар башта – тема, аннары идея турында сөйләштеләр, аннары – сюжет. Барысы да уртага салынды, семинар җитәкчесе янына килеп чыш-пыш сөйләшү булмады. 2 көн дәвамында иртәдән кичкә кадәр баш мие кайнап чыгарлык эш барды: тема сайланды, идея билгеләнде, сюжетлар әле бер якка, әле икенче якка таба китте, тагын башлангыч ноктасына әйләнеп кайтты да яңа юнәлеш алды. Аннары персонажлар сайланды... шулкадәр каты эшләнде – оештыручыларның һәм катнашучыларның үзара аралашырга да вакыт җитмәде хәтта.
Көндезге дәресләрне тәмамлап, кичке спектакльгә кердек. Ә залда – аншлаг: монда бер, тегендә бер калган билетларны җыештырып, кайсыбыз кайда утырып, спектакль карадык. Беренче көнне – Туфан Миңнуллинның «Ат карагы» (режиссер – Айдар Җаббаров), икенче көнне Илгиз Зәйниевның «Ах, яки Мәхәббәт элмәге».
Өмет бар, тема бер яккарак китсә дә...
Өч көн эчендә, әлбәттә, 35-40 битлек пьеса язылып бетмәде, аның конструкциясе төзелде. Хәзер атна-ун көн эчендә ул язылып бетәргә тиеш һәм семинарның икенче-өченче этапларында (булса) театр белгечләре катнашында укылырга, төзәтелергә һәм куярга эзер хәлгә җиткерелергә тиеш булачак.
«Өмет бармы?» – дип сорадым Зиннур Сөләймановтан. «Кызык әйберләр күп. Мин режиссер буларак куярга алыныр идем, дигән кызыклы темалар бар. Азакка ничек барып җитәр икән, дип көтәм. Әлбәттә, тематика бер яклырак булды, әмма аларны мин көчләп такмадым, катнашучылар шулай тәкъдим иттеләр. Димәк, тенденция шулай. Икейөзлелек, алдашу, мошенниклар темаларының күп булуы уйланырга җирлек бирә. Театрларда сыйфатлы комедияләр җитми, бу яктан театрлар зур кытлык кичерә. Гел әтәк-сәтәк язылган комедияләр тәкъдим ителә. Яхшы сюжетлы, яхшы персонажлы зәвыклы комедияләр кирәк. Биредә комедияләр дә булырга тора. Минем өмет бар», – диде ул.
Семинарның өченче көнендә катнашучылар үз проектларына презентация ясадылар. «Минем пьесаны һичшиксез куярга кирәк», – дип башлады алар сүзен…
Бу көннәрдә алар пьесаларын язу белән шөгыльләнәдер. Эш сәгатеннән соң һәм укулардан соң (студентлар булса), әлбәттә… Сезнең пьеса һичшиксез куелырга тиеш… Язып кына бетерә күрегез...