Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тинчурин театрында татар драматургиясе ярминкәсе: Хөснияр кирәкме, Ркаилме - алыгыз!

Тинчурин театрында оештырылган Татар драматургиясе үзәге үзенең беренче зур мәдәни чарасын үткәрде - театрда «Алкыш» Милли драматургия һәм театр журналистикасы буенча I коллаборацион театраль лаборатория-семинары үтте.

news_top_970_100
Тинчурин театрында татар драматургиясе ярминкәсе: Хөснияр кирәкме, Ркаилме - алыгыз!
Салават Камалетдинов

Быел Татарстан Президенты грантлары алучы мәдәният учреждениеләре исемлегенә Тинчурин театры да керде. Бу театр ТР Дәүләт Җыр һәм бию ансамбле, ТР Дәүләт симфоник оркестры, «Бәрмәнчек» керәшен дәүләт фольклор ансамбле, «Татаркино» оешмасы, Тукай исемендәге дәүләт филармониясе, Камал театры, Качалов театры, Җәлил исемендәге Опера һәм балет театры белән беррәттән грантка ия булды. Рәсми булмаган мәгълүматларга караганда, театрга 10 миллион сум чамасы грант бирелгән, ди.

Мин театр өчен шат. Театрга үсеш китерә торган акчалар булсын. 

Шунысы игътибарга лаек — Тинчурин театры өлешчә үзенең бу грантын татар драматургиясен үстерү өчен тотты. Театрда «Алкыш» Милли драматургия һәм театр журналистикасы буенча I коллаборацион театраль лаборатория-семинары үтте.

Әлеге катлаулы исемле мәдәни-мәгърифәти чараның асылында, беренчедән, биш татар драматургының пьесалары буенча эскиз әзерләү һәм аларны чакырылган тәнкыйтьчеләр тарафыннан бәяләтү, икенчедән, театраль журналистлар өчен укулар, ягъни, әлеге тәнкыйтьчеләр һәм җирле педагогларның лекцияләре ята.

Тинчурин театры иҗади лаборатория өчен биш язучының — бүгенге көндә дә исән-сау иҗат итә торган өлкәнәеп барган драматургларның әсәрләрен алган. Болар — Ркаил Зәйдулла, Мансур Гыйләҗев, Зиннур Хөснияр, Зөлфәт Хәким, Салават Юзеев.

Өчесе — Ркаил Зәйдулла, Зиннур Хөснияр, Зөлфәт Хәким чиста татарча иҗат итә торган драматурглар. Ике язучы баласының тел мәсьәләсендә азрак проблемалары бар. Аяз Гыйләҗевның улы Мансур Гыйләҗев текстларының беренчел варианты русча булса да, ул үзен татарча иҗат итә торган татар драматургы дип саный һәм татар театрларын күздә тотып иҗат итә. Илдар Юзеевның улы Салават Юзеев үзенең рус телендә иҗат итүен яшерми — аның әсәрләре кирәк булган очракта татарчага тәрҗемә ителә.

Лаборатория өчен сайланган әсәрләр барысы да театрда ачылган милли драматургия үзәгендә укылып, артистларның уңай бәясен алган. Ягъни әлеге иҗат лабораториясен читкаларның логик дәвамы дип карарга мөмкин.

Бер киңәш: ачык аудиториягә укылган пьесаларның исемлеген һәм әлеге пьесаларның «портфолио» сын бирергә кирәк иде — без нинди әсәрләр укылуын күзаллаган булыр идек. Чөнки арада өр-яңа язылганнары да, китапта басылганнары да, халык театрында куелганнары да — төрлесе бар. Ни өчен нәкъ менә бу әсәрләр сайлап алынган — мөгаен, читкаларда иң уңай бәя алганнары дип уйлыйк. Һәрхәлдә, төрли лобби белән эләккән әсәрләр юктыр.

Әлеге пьесалардан эскиз әзерләргә яшь иҗатчылардан команда тупланган.

  • Режиссёр Искәндәр Нуриҗанов, композитор Алсу Сөнгатуллина һәм сценограф Анастасия Малых белән бергә Ркаил Зәйдулланың «Ашина» драмасы буенча эскиз куйган.
  • Режиссёр Лилия Нурель композитор Лилия Таһирова һәм Юлия Олейник белән бергә Зиннур Хөсниярның «Балам-багалмам» мелодрамасы буенча эскиз ясаган.
  • Режиссёр Регина Саттарова композитор Гөлнара Тимербулатова һәм сценограф Ләйсән Хөсәенова белән бергә Салават Юзеевның «Кияү урлау» комедиясе буенча эскиз әзерләгән.
  • Режиссёр Лилия Әхмәтова композитор Гөлназ Закирова һәм Илгиз Останин Мансур Гыйләҗевның «Соңгы мираж» романтик кыйссасы буенча эскиз эшләгән.
  • Режиссёр Булат Минкин композитор Алсу Абдуллина һәм сценограф Екатерина Горшкова белән бергә Зөлфәт Хәкимнең «Янгын» драмасына алынган.

Режиссерларга әсәрләрне сайлау хокукы бирелмәгән. Оештыручылар булган Тинчурин театры җитәкчелеге һәм иҗат лабораториясе кураторы Нияз Игъламов нинди әсәрне бирә — шуның буенча эшләгәннәр. Команданың калган әгъзаларын да оештыручылар үзләре беркеткән. Әлбәттә, шобага тотыпмы анда яки санамыш белән бүләләрме — ниндидер табигыйрак юл белән бүленсә, гаделрәк булыр иде. Чөнки әсәрләр жанр буенча гына түгел, сыйфаты ягыннан да нык аерыла. Арада күп еллар куелган Зөлфәт Хәким дә, бик аз куелган Зиннур Хөснияр дә бар. Нинди мантыйк белән бирелгән алар — режиссёрлар монысын белми.

Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов: «Барысы да драматургларны кузгатудан башланды. Алар бераз читтә калган шикелле иде. Беренчедән, без драматургларга үз әсәрләренә читтән карарга мөмкинлек тудырдык. Алар селкенеп киттеләр. Зиннур Хөснияр үз пьесасы буенча эскиз карагач, күзләре очкынланып чыгып китте. Бу лабораторияне күргән драматурглар икенче төрле уйлый башлаячак һәм селкенәчәк. Берничәсе инде язарга да утыргандыр.

Икенчедән, без артистларыбызны да селкеттек. Кыска гына вакыт эчендә аларга яңача ачылу мөмкинлеге тудырылды. Зөфәр абый Харисовны гына алыйк: кичә «Полиционер» спектаклендә бер төрле бабай иде, бүгенге эскизда икенче төрле бабай. Кабатлар инде дигән идем, юк, бөтенләй икенче төрле уйнады. Бик күп артистларның икенче яктан ачылуын күрәм. Артистларның бер-берсе куйган эскизларны шыпырт кына барып карап йөргәнен белсәгез иде!

Өченчедән, миңа эскизларның музыкасы бик ошады. Бездә бит музыка җырлаганда гына куеп алалар иде. Ә биредә музыка озатып бара. Ул сюжет белән бер булып, аны тулылындарып яңгырый — аны сизмисең дә.

Дүртенчедән, яңа сценографларны җәлеп итәсе килгән иде. Алар үткән ел Сергей Скоморохов курсын тәмамлаган яшьләр. Мин аларның эшләрен күреп бик ошаткан идем. Аларның эскизлары яңача — тапталган түгел. Югыйсә, кайсы рәссамның ничек куячагын белеп торабыз. «Әһә, монысы тимер-томыр тутыра инде, эретеп ябышырасы була», дибез. Монда гел яңача чишелешләр күрәбез.

Миңа режиссерларның да, сценографларның да, музыкантларның да эшләре ошады. Шушы көннәр эчендә театр кайнап тора. Гел шулай булсын иде — монысы бишенче максат.

Алтынчыдан, драматургларның бу әсәрләрен, иманым камил — башка театрлар алачак. Без, мөгаен, икесен алырбыз — әлегә кайсылары икәнен әйтмим. Эскизларны театрлар килеп карасыннар — алсыннар.

Башка театр вәкилләре лабораториягә килделәр. Килә алмаганнарына эскизларның видеоязмаларын җибәреп торабыз».

Әлеге эскизлар аша сайлап алынган әсәрләрне шушы ук команда куячакмы — монысы әлегә хәл ителмәгән. Фәнис Мөсәгыйтов анысын театрның сәнгать советы хәл итәчәген әйтә.

Эскиз ясалган пьесаларның берсе буенча театр спектакльне куя да башларга җыена. «11 майларда башлап та җибәрүебез мөмкин», — диде театр директоры.

Әлеге эскизларны куйган режиссерларга гонорар түләнә. Композиторлар белән сценографлар өчен түләнми — лабораториянең шарты шундый. Эскиз нигезендә спектакль туса гына түләнәчәк. Пьеса буенча спектакль кую икенче командага тапшырылып, яшь композитор һәм сценографларның эшен кемдер файдаланып, яшьләрне рәнҗетү кебек күренешләр булмастыр дип уйлыйк.

Сценографларның үз эшләрен намус белән башкарганы күренеп тора — макет та ясап китергәннәр, кәгазьгә ясалган эскизлар да бар. Тулы смета да тәкъдим ителгән.

Театраль эскизларны бәяләү өчен Мәскәүдән театр белгече һәм тәнкыйтьчеләр — Татьяна Тихоновец, Юлия Юдина, Ольга Кораблина, Екатерина Рябова чакырылган. Аларга үзебезнекеләр — Нияз Игъламов, Гөлшат Фәттахова Һәм Әлфәт Закирҗановлар кушылды.

Шунысы игътибарга лаек — татар драматургиясен күтәрүне төп максатының берсе итеп куйган лабораториядә «эш теле» булып рус теле калды, чөнки белгечләр рус телле иде.

Шунысы игътибарга лаек — татар драматургиясен күтәрүне төп максатының берсе итеп куйган лабораториядә «эш теле» булып рус теле калды, чөнки белгечләр рус телле иде.

Татарның толерантлыгы, әлбәттә, татарча белгән тәнкыйтьчеләрне дә рус телендә сөйләргә мәҗбүр итте. Ягъни, татар телле Әлфәт Закирҗанов та татар артистына әйтәсе сүзен рус телендә әйтергә мәҗбүр булды.

Тинчурин театры — татар театрлары арасында иң чиста татар теллеләренең берсе. Бу сәхнә артында да бары тик татар телендә сөйләшүче театр.

Хәтерләсәгез, рус телле режиссер Алексей Брайнин рус телендә читкалар ясый башлагач, театр артистлары бу спектакльдән баш тарткан иде.

Тел мәсьәләсендә үзенең ныклы умырткасы булган театр рус телле фикерләшүләргә риза иде — алар файдасына бит. Труппа үз эшчәнлегенә читтән карашны рәхмәтле булып кабул итте, әмма әйтәсе фикерен нык итеп җиткерде: иҗат лабораториясе буенча ясалган видеороликларның видеокүренешләренә милли музыка куелган иде. Ягъни, әйтик, Нияз Игъламов, Гөлшат Фәттахова, Ольга Кораблина һәм башкалар эскизлар турында рус телендә сөйли, әмма видеороликларда аларның тавышы ябылып, татар бию көе куелган. Артистларның бу ролик белән ни әйтергә теләгәне сүзсез дә аңлашыла.

Мөгаен, татар театрында рус телле белгечләр катнашында мәдәни-мәгариф чаралары була икән, аның эскизлары гына түгел, фикер алышу да татар телендә барачагын, рус теллеләр өчен индивидуаль ярдәмчеләр тәкъдим ителәчәген алдан килешеп куярга кирәктер. Бу безнең тел мәсьәләсендә принципиаль булуыбызны күрсәтер иде.

Нәтиҗә

Димәк, лабораториянең татар театры дөньясы өчен файдалы булган асылы — аның татар драматургиясе ярминкәсенә әверелүе. Театр кысаларында Татар драматургиясе үзәге ачылган икән, ул сүздә генә калмыйча, Татарстан театрларына татар драматургиясе әсәрләрен тәкъдим итүче үзәккә әверелү юлында ныклы адым ясалды. Мөгаен, Татар драматургиясе үзәгенең әлеге лабораториясенең вакыты алдан билгеләнеп, барлык татар театрларының эш планына керетп куелырга тиештер. Ягъни, театр үз режиссерларын һәм әдәби бүлек мөдирләрен билгеләгән вакытта Казанга командировкага җибәрергә әзер булып торырга тиешләр.

Ә шулай да, Иҗат лабораториясе өчен апрель ае уңышсызрак вакыт түгелме икән. Милләтебез Тукай туган көнен һәм туган тел көнен билгеләп үткәндә Мансур Гыйләҗев әсәре буенча эскиз күрсәтү һәм театраль журналистлар өчен Нияз Игъламов лекциясе — уңайсызрак вакыт.

Тагын бер күзәтү — Тинчурин театры кысаларында ачылган Татар драматургиясе үзәге татар драматургларын үстерү өчен оештырылса да, әлеге иҗатчыларыбыз лабораториягә йөреп тормадылар. Үз эскизы куелган көнне Зиннур Хөснияр килгән иде дә, лаборатория ябылган көнне Салават Юзеев килде. Әлбәттә, аларның килә алмауларының җитди сәбәрләре дә булгандыр. Тик шулай да, бу зур җавапсызлык, хөрмәтле драматурглар!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100