Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Яңа татар пьесасы”: татар драматургиясендә бөек депрессия яки Гүзәл Сәгыйтованың зәңгәр бабае

Камал театрының Кече залында өч көн дәвамында “Яңа татар пьесасы” конкурсы кысаларында I Яшь татар драматурглары лабораториясендә катнашып драматургия жанрында текстлар язган иҗатчыларның әсәрләре укылды.

news_top_970_100
“Яңа татар пьесасы”: татар драматургиясендә бөек депрессия яки Гүзәл Сәгыйтованың зәңгәр бабае

Балалык дөньясыннан чыга алмаган хатынны ире ташлап китә; хатын Даун синдромлы бала тәрбияли, җитмәсә ире дә ташлап китә – авырлыкка түзә алмый; үз-үзендә казынып, үзен табарга маташкан хатын иренең хыянәте турында ишеткәч, баласын үтерә; ә бер ханымны бөтенләй айлар дәвамында капсулага утыртып куялар... Болар барысы да яшь драматурглар фантазиясендә туган сюжетлар һәм аларны безнең драматургиянең киләчәге дип кабул итергә мөмкин.

Камал театрының Кече залында өч көн дәвамында “Яңа татар пьесасы” конкурсы кысаларында I Яшь татар драматурглары лабораториясендә катнашып, драматургия жанрында текстлар язган иҗатчыларның әсәрләре укылды.

Конкурста 16 кеше катнаша башлап, 11е финалга килеп җитә алган. Шуларның җидесенең иҗади эше конкурсның “Пьесалар уку” (Читки) этабына үткән. Җиде авторның алтысы - хатын-кыз, берсе - ир-ат. Әмма пьесаларның җидесе дә хатын-кыз күңелендә казыну, аның проблемаларында актаруга багышланган. Аеруча, ир кеше – музыкант һәм журналист Рәдиф Кашапов язганы: автор хатын-кыз психологиясен, аның ялгызлыгын ачып бирү юнәлешендә зур адым атлаган – Алия исемле хатынны сынаулар уздыру өчен капсулага утыртып куйганнар...

Җиде пьесаның һәрберсен режиссер әзерләгән. Пьеса укуда Казан дәүләт мәдәният институты студентларыннан башлап, Татартсанның һәм Россиянең халык артисты Әзһәр Шакировка кадәр катнашты. Һәр пьесага укылу өчен бер сәгать вакыт бирелгән, укылып беткән саен 15-20 минут вакыт фикер алышуга бирелде. Процедураның иң күңелле мизгеле – авторга грамота һәм пакетка салынган бүләкләр тапшыру. Пакетта авторларга алдагы иҗатында кирәкле китаплар дип аңладым. Пьеса уку тамашасында I Яшь татар драматурглары лабораториясе укытычылары – Мәскәү драматурглары Евгений Казачков, Юлия Тупикина, Татар әдәбияты белгечләре Миләүшә Хабетдинова һәм Әлфәт Закирҗанов катнашты. Проектның координаторы - театр белгече Нияз Игъламов.

Әлеге “Пьесалар уку” тамашасына социаль челтәр аша карарга теләк белдергән тамашачылар исемлек буенча кертелде. 160 урынлы зал шыгрым тулы булмаса да, яшь иҗатчыларның әсәрләре белән кызыксынып килүчеләр күп иде. Тамаша залында артистлар да бар иде.

Пьесалар буенча шактый кызу фикер алышулар барды. Бер күңелле мизгел – Энҗе Гыйззәтованың “Ишекләр” әсәре эшкәртелеп бетү шарты белән “Любимовка” драматургия фестиваленә тәкъдим ителде. Чөнки “Любимовка” драматургия фестиваленең арт-директоры Евгений Казачков үзе Лаборатория педагогы иде.

Пьесаларга карата фикернең төрлесе булды – уңае да, киресе дә; сорауларның да төрлесе яңгырады.

Искәндәр Хәйруллин: "Хатын-кыз дөньясыннан да зуррак дөнья бар"

Ә теге өч көн дәвамында җиде пьесада уралып йөргән хатын-кыз проблемасы темасына әйләнеп кайтсак... Ике көн дәвамында "Пьесалар уку"да катнашкан, вакыты-вакыты белән ирониясен яшерә алмаган Татарстанның халык артисты Искәндәр Хәйруллин түзмәде – фикерен әйтте. “Без инде өченче көн хатын-кызлар проблемасын хәл итәбез. Аларга психологик ярдәм кирәк, аларны аңламыйлар, аларга кыен... Кайбер пьесалар бер үк автор язган беренче-икенче серия кебек тоела башлады. Ә бит хатын-кыз дөньясы гына түгел, хатын-кыз дөньясыннан да зуррак дөнья бар”, - диде ул.

Искәндәр Хәйруллин мең кат хаклы. Аның хаклылыгын бераз булса да тасвирлап бирү өчен сайланган пьесаларның эчтәлеген бер-ике җөмлә белән генә язып үтим:

“Хөкем”. Авторы - Алсу Газетдинова, беренче профессиясе буенча юрист, журналистика кафедрасы магистратурасында укый. Пьесаның буеннан-буена табибә өстеннән суд бара һәм ул бөтен нечкәлекләре белән язылган. Гаепсез килеш гаепле дип табылган табибә рәсми хөкемгә түзсә дә, журналистларның саксыз язмаларына түзә алмый – вафат була.  

Пьесаны артистлар Лилия Әхмәтова режиссерлыгында укыдылар.

“Парковка”. Авторы - Сөмбел Гаффарова, 20 ел Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, 10 ел дәвамында “Яңа татар пьесасы” бәйгесендә катнаша. Ике китабы басылып чыккан, әсәре Камал театрында куелган. Пьеса русча язылган, автор үзе үк аны татарчага тәрҗемә иткән. Төп герой – Фатыйма, инфантиль ханым, үз дөньясында яши, берни дә эшли белми, үзенә эш юктан эш ясап шартлы рәвештә иҗтимагый дип атарга мөмкин булган эшләр белән шөгыльләнә. Баласы төшә һәм ул хыялындагы бала белән саташып яши һ.б.

Пьесаны артистлар Лилия Әхмәтова режиссерлыгында укыдылар. Режиссер пьесага, автор ризалыгы белән, үз шәрехләүләрен дә кертүен әйтте.

“Булдырабыз...” Авторы - Алинә Бикмуллина, татар филологиясе факультетын тәмамлаган, төрле әдәби премияләр лауреаты. Үзе дә ислам дине кануннары буенча яшәгән кыз дин темасына басым ясаган. Әсәр язылган вакытта бик актуаль булган банклар яну проблемасы үзәккә куелган. Әсәрдә бөтен кешеләр дә яхшы һәм барысы да әйбәт тәмамлана. Ә “Булдырабыз” ул мәчет исеме.

Режиссер – Нияз Игъламов. Ул соңыннан Алинә пьесасының теленә соклануын белдерде.

“Ишекләр”. Авторы - Энҗе Гыйззәтова, Казан федераль университеты студенты, булачак филолог. Студент кыз Даун синдромлы бала тәрбияләүче ана турында өлешчә вербатимлаштырылган пьеса язган. Биредә ханымның кичерешләре генә түгел, проблемага җәмгыятьнең карашы да сурәтләнгән.

Режиссер – Рамил Гәрәев.

“Томан”. Авторы - Гүзәл Сәгыйтова, филология фәннәре кандидаты, журналист. Төп героиня - Сөмбел Гаффарова язган шул ук типаж. Ире - журналист. Үзе эшсезлектән интегеп йөри. Психология белән шөгыльләнә башлый. Күрше бабайга бәйләнеп, аның серен алып, ул бабайның үлгәнен белгәч, депрессиягә китә. Бала таба. Иренең үзенең ахирәте белән йөрүен белгәч, баласын үтерә. Ә теге күрше бабайның серенә килгәндә – ул "зәңгәр" була һәм шул зәңгәрлек омтылышыннан оялып үз эченә бикләнә.

Режиссер – Әминә Миндиярова. Режиссер урындыкка тезелешеп утырып пьеса уку белән генә чикләнмичә, эксперименталь спектакль ясаган.

“Алия галәмнәре”. Авторы - Рәдиф Кашапов, музыкант, журналист, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары. Пьесасының төп герое - Сөмбел Гаффарова һәм Гүзәл Сәгыйтова язган шул ук типаж, шул бер үк хатын-кыз. Сюжет буенча, Алия исемле хуҗабикә үзен галәмгә очтым дип уйлый. Ә чынлыкта ул кеше өстеннән ясалган бер экспериментка катнаша икән һәм космик корабль рәвешендә ясалган капсулада яши. Ягъни, ул – галимнәрнең “тәҗрибә куяны”. Рәдиф капсулага үз җенесе вәкилен түгел, хатын-кызны утыртуын очраклылык дип саный. “Алия үзен уйлыйм дип уйлый, чынлыкта ул уйламый”, - ди Рәдиф Кашапов.

Режиссер – Йосыф Бикчәнтәев – театрның яшь артисты, баш режиссер Фәрит Бикчәнтәевнең улы.

“Юкка түгел...” Авторы - Миләүшә Имамназарова, Казан милли-тикшеренү технология университетын тәмамлаган, туризм өлкәсендә эшли. Пьесада “елак сериалларда” кулланыла торган гап-гади сюжет. Бер-берсен яраткан егет белән кызның аталары шул бер үк кеше булып чыга.

Режиссер – Нияз Игъламов.

Дөресен әйткәндә, алдагы алты пьесаны уку белән төгәлләсәләр дә була иде, әмма оештыручылар тамашачыны “куегыз тәрҗемә әсәре” дип тезләнеп ялынырлык ахыр чиккә җиткерергә теләделәр булса кирәк – җиденчесе дә күрсәтелде.

Шашкан хатын-кыз – бүгенге көннең тенденциясе, әдәби мода

Камал театры яки Татарстандагы башка театрлар бу әсәрләрне репертуарларына алырлармы-юкмы – монысын киләчәк күрсәтер. Безнең татар театрлары режиссерлары кайчакта могҗизага сәләтле. Әмма пьесаларны укыгач та бүгенге татар драматургиясенең торышын, тенденцияләрен чамаларга була.

  • Беренчедән, татар шигъриятендәге кебек үк, прозасындагы кебек үк, драматургия жанрын да хатын-кыз штурмлый.
  • Икенчедән, драматургиягә журналистикада исеме күренгәннәр килә, аларның геройлары да нигездә журналистика тирәсендәгеләр, бу жанрның документальләшүенә китерсә бер хәер, ә менә яшь драматургның көн кадагындагы вакыйга белән мавыгуы гына булып калса... Ягъни, пьеса мәңгелек кыйммәтләрне ачуы белән түгел, телевидениенең төрле каналлары аша яңалыклар караган кеше өчен кызыклы. Монда тел вазгыяте дә, банклар януы да, илнең сәяси тормышына кайбер ишарәләр дә бар. Болар бүген кызыклы, әмма пьеса материалы түгел.
  • Өченчедән, яшь иҗатчыларның "бөек депрессиясе" белән “Калеб”нең “Яңа дулкын” шигърият кичәсендә бер очрашкан идек инде. Бу гомуми тенденция булып, драматургиягә дә бәреп кергән икән ләбаса. Эшсезлектән шашкан хатын-кыз – бүгенге көннең тенденциясе, әдәби мода икән. Югыйсә, татар драматургиясендә бу теманы бөек Туфан Миңнуллин ачып калдырган иде инде. Аның татар театры сәхнәсендә куелган соңгы әсәрендә – Тинчурин театрында Рәшит Заһидуллин чыгарган “Төш” мелодрамасында үзен эзли-эзли төпкә баткан хатын-кыз образы күрсәтелә. У 2012 елда куелган. Биш елдан соң безнең яшь иҗатчыларыбыз күмәкләшеп шушы темага ябырылдылар.

 “Яңа татар пьесасы-2017”: “Читки” шоу-аттракционы

Шулай итеп, Камал театры, “Яңа татар пьесасы-2017” проекты кысаларында, бүгенге драматургиянең нәрсә икәнлеген ачып бирде. Аның өч көнлек бу шоу-аттракционына, кызганыч, “Татар театрлары татар әсәрләрен куярга тиеш”, дип язучы, сөйләүче, зарланучылар килмәгән иде.

Мин татар театры өстендә яшь драматургларны үстерү бурычы ятуын аңлыйм. Татар театры режиссерлары гомер-гомергә бу миссияне башкарган һәм алга таба да башкарырлар. Әмма бу хезмәтнең авырлыгын башкача тамашачыга ачып салырга кирәкмәс. Тамашачы моңа әзер түгел. Ул әзер продуктны күреп өйрәнгән. Аңа драматург әзерләү кухнясын ачып салмагыз, ул театр әзерләп биргән драматургны герой итеп күрсен һәм мактасын. Мескен драматург тексты сәхнәгә куелгач үзенең бөеклегенә ышанып, тамашачы алдында уйный белә ул. 

Ә ул драматургның ясалу процессы – театрның шәхси эше.

Тагын шунысы да бар – театрга алга таба бу миссияне үтәү тагын да кыенлашачак, чөнки театр “ишеген”, автор буларак, рус телле татарлар шакый башлады. Димәк, театр әле, беренчедән, ул әсәрне сәхнәләштерер дәрәҗәгә китерү өстенә, әдәби тәрҗемә белән дә шөгыльләнергә тиеш була. 

Мин бу “Пьеса уку” (“Читки”) дип аталган аттракционнан соң татар театры режиссерына хөрмәтем тагын да артты.

Филологларга бер үтенеч. Татар театрына “Читки” жанры ныклап кереп бара. Әйдәгез, аңа бер сүздән торган матур исем табыйк әле.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100