Татар кинематографиясе-2025: быел Далматов кына эшләдеме соң әллә? Башкалар кайда?
Татарстан киносындагы быелгы яңалыкларны барлыйк.
Килүчеләр (булса) – рәхим итегез!
Татарстан киносының административ яңалыгыннан башласак, «Татаркино» дәүләт бюджет оешмасын Ильяс Гафаров җитәкләячәк, дигән мәгълүмат таралса да, әлегә рәсми белдерүләр булмады.
Ел режиссеры – Александр Далматов

Бер ел эчендә Александр Далматов 1 нәфис фильм («Кырык дүртнең май аенда»), 1 документаль фильм («Мансур Җәләлетдин. Беренчеләрдән»), 2 телесериал («Кеше китә – җыры кала», «Ай булмаса, йолдыз бар») чыгарды. Тагын 1 документаль фильм (фильмның төп герое – репрессияләнгән күренекле трагик актер Мохтар Мутин) буенча эш башлаган. Съемкалар арасында актриса Гөлшат Әбделмановага (хәзер Далматова) өйләнеп, Илгиз Зәйниев белән туганлашырга да өлгерде.
«Кырык дүртнең май аенда» тулы метражлы нәфис фильмының рәсми бюджеты – 10 млн 400 мең сум (фильм өчен бик нык аз сумма). Уңышларына килгәндә, «Алтын мөнбәр» кинофестиваленең ачылыш фильмы булды, «Казан – Ислам дөньясы» программасында күрсәтелде. Фильм «Миллиард татар» порталы рейтингы буенча «Ел фильмы» дип танылды. Шушы көннәрдә фильм рус телендә тавышландырылган.
Мөхәммәт Мәһдиевның «Кеше китә – җыры кала» повесте буенча төшерелгән телесериал «Алтын мөнбәр» кинофестиваленең Милли конкурсында «Кыска метражлы нәфис фильм» номинациясендә (!) җиңү яулады.
Быел Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында Татарстанның халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиевне искә алу кичәсендә галим Хатыйп Миңнегулов телесериалны, Тукай премиясенә лаек әсәр, дип бәяләде һәм дәүләт премиясенә тәкъдим итәргә кирәклеген әйтте. «Фильм бик җитди, җәмәгать: режиссер һәм артистлар аның өстә ятканына гына сукырларча иярмичә, яңа якларын да калкытып өйрәнгән. Шул рәвешле, заманга туры килгән кинофильм барлыкка килгән. Мин анда артистларның классик уйнауларына сөенеп тордым. Бу – фильм безнең рухи тормышыбызда зур вакыйга», – диде ул.
Мөхәммәт Мәһдиевнең кызы Гәүһәр Хәсәнова да Хатыйп Миңнегулов фикеренә кушылды. «Бу фильм бик күп кешенең көче кергән, үткән буыннарга мәдхия җырлаган әсәр булды. Әлеге сериалда халык рухы, гаилә рухы шәп күрсәтелгән. Әллә бу киноны Тукай премиясенә тәкъдим итеп карыйкмы?» – диде ул.
Татарлар Бохарада кино төшерә. Үзләре генә түгел
Фото: © «Татаркино»ның матбугат үзәге
26 декабрьдә Бохарада күренекле дин галиме һәм мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗани турында нәфис фильм төшерелә башлады. Фильмның режиссеры Рамил Төхфәтуллин. Төп рольне Кариев театры артисты Булат Гатауллин башкара. «Булат Гатауллин кандидатурасына Миләүшә Ләбибовна белән киңәшеп тукталдык. Аны камера ярата. Икенчедән, тыңлый белә, күзләрендә мәгънә бар. «Гашыйклар тавы»нда уйнаганын да карадым – миңа ошады. Мәрҗани образын тудырганда артистның эчке куәтенә басым ясарга исәп. Җитез хәрәкәтләр, үтәли карый торган кискен күз карашы. Минем өчен актерның фикерләү сәләте әһәмиятле», – диде режиссер Рамил Төхвәтуллин.
«Мәрҗани, русча әйткәндә, «Богом поцелованный» кеше. Акылы, фикере, дөньяга карашы белән башкалардан берничә баш өстен шәхес», – дигән иде Булат Гатауллин Мәрҗани турында.
«Илһам»
Декабрьдә 3 сериядән торган «Илһам» сериалы төшерелә башлады. Режиссерлары – Олег Кондрашов һәм Рамил Гәрәев. Илһам Шакиров ролендә Чаллы театры артисты Марсель Мөсәвиров төшәчәк.
- Фильмны Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә «ТНВ» каналының «Ватан» кинокомпаниясе төшерә.
«Бу фильм төшерелә башлауга бик шатмын. Чөнки алар дөрес юлдан бармаган булсалар, миңа мөрәҗәгать итмәгән булырлар иде. Алар иң элек миңа мөрәҗәгать иттеләр, бер карасаң, хәзерге вакытта мин бит инде бер кеше түгел. Алар Илһам абыйның чынбарлыкта ничек булганын, гадәтләрен, һәр мимикасына кадәр миннән сорадылар: концертка ничек әзерләнүе, музыкантларга мөнәсәбәтләре, таләпләре...» – дип сөйләде озак еллар Илһам Шакировның ярдәмчесе булган Илһам Хаҗиев.
Фильмның продюсеры Алина Сөләйманованың шәхси каналындагы фотоларга караганда, кайбер күренешләр «Кеше китә – җыры кала» телесериалы локацияләрендә төшерелә. Әлеге локацияләрне рәссамнар Булат Гыйльфанов һәм Сәлимә Аскарова әзерләгән. «Әйе, Арча районының Гөберчәк авылында без эшләгән йорт дип аңладым. Рәкыя апа Латыйпова йорты бу. Без анда Миңниса белән Зөлфия йортын ясаган идек. Миңниса – Хәкимулланың беренче хатыны, Зөлфия – аның кызы һәм Хәкимулла улы Нәриманның хатыны. «Кеше китә – җыры кала» сериалының башка проектларга да юл ачуына һәм ярдәмгә килүенә шатланып туя алмыйм», – дип искә төшерде «Кеше китә – җыры кала» телесериалының режиссеры Александр Далматов.
Туфан Миңнуллинның ике пьесасы буенча кино төшерелде

Беренчесе. «Алтын мөнбәр» Казан халыкара кинофестивале кысаларында аншлаг белән Туфан Миңнуллин пьесасы нигезендә куелган «Әниләр һәм бәбиләр» фильмы премьерасы үтте һәм шушы фильм «Милли конкурс» кысаларында «Иң яхшы фильм» дип танылды. «Әниләр һәм бәбиләр» пьесасы буенча төшерелгән фильмның режиссеры – Ирек Хафизов, икенче режиссер – Юлия Захарова. Продюсер – Миләүшә Айтуганова. Киносценарий авторы – Айгөл Әхмәтгалиева. Кинода палатадагы «дүртлек» ролендә Миләүшә Шәйхетдинова (Гөлфинә), Әдилә Хәсәнова (Дилемма), Кадрия Вәлиева (Алтынчәч), Юлия Маширова (Валентина) һәм бала таба алмый торган исемсез хатын ролендә Мәдинә Гайнуллина төшкән.
«Рәхмәт – елаттыгыз, димәк, әйбәт. Минем уйлавымча, бу залда еламыйча калган кеше булмагандыр, булса да, сирәктер. Әти әсәренең рухын саклагансыз – рәхмәт. Миңа калса, бик уңышлы, матур фильм», – диде драматургның кызы Әлфия Миңнуллина, фильмны карагач.
Икенчесе. Казанда һәм республиканың Яшел Үзән, Әтнә, Теләче, Чистай һәм башка районнарында «Ай булмаса, йолдыз бар» телесериалы төшерелде. Режиссер – Александр Далматов. Оператор – Максим Самсонов. Рәссамнар – Сәлимә Аскарова һәм Фирүзә Зиннәтуллина. Киносценарийны Алсу Хәбибуллина белән Александр Далматов үзе язган.
Яңа ел башында ул «ТНВ» каналында күрсәтеләчәк.
- Телесериалны Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә «Ватан 21 гасыр» кинокомпаниясе төшерә.
«Алтын мөнбәр» Казан халыкара кинофестиваленең яңартылган концепциясе тәкъдим ителде

«Кинофестиваль – тусовка түгел. Кинофестиваль ул – профессиональ коммуникацияләр. Моны безнең десант Мәскәү кинофестиваленә дә барып өйрәнеп кайтты. Быел безнең – бик дәрәҗәле жюри һәм бик көчле картиналар. Беренче 20 елда теләсә кайсы фестиваль исеме өчен эшли – аның системалы булуын раслый. Өченче дистәгә чыккач, исем үзе вакыйга өчен эшли башлый. Быел 60тан артык илдән гариза килүе, минемчә, бик яхшы күренеш. Арадан җиңүче сайлап алыначак материаллар бик сыйфатлы. Миллионнар хисабына «йолдыз»ның кызыл келәмнән үтүе – кинофестиваль дәрәҗәсен билгели торган фактор түгел. Мин кызыл келәмнән акча түләп кеше үткәрүне дөрес дип санамыйм. Кинофестивальнең барлык бюджеты шуңа китү – дөрес түгел», – диде мәдәният министры Ирада Әюпова.
«Алтын мөнбәр» Казан халыкара кинофестивале быел Камал театрының яңа бинасында ачылды һәм ябылды. Алтынланган орнаментлы диварлар «Алтын мөнбәр» исемле кинофестивальгә шулкадәр килешеп торды инде менә.
«Кемнәргәдер мәдәни шок булды» – Илшат Рәхимбай «Микулай» фильмын Гонконгта күрсәткән

Эксклюзив күрсәтелгән фильмны Гонконг университеты кинозалында студентлар һәм укытучылар белән бергә Гонконгта Россиянең генераль консуллыгы дипломатлары да караган. «Фильмны «Татарстанда төшерелгән фильм» дигән контекстта кабул иттеләр. Сөйләшү дә тирән булды – фильмны галимнәр дәрәҗәсендә анализладылар. Анда Россия фильмын беркайчан да карамаган кешеләр дә бар иде. Алар рус телле фильмнар дөньясын «Микулай» аша ачты, һәм бу аларга тирән йогынты ясады – мәдәни шок булды, дип әйтергә мөмкин», – дип сөйләде Илшат Рәхимбай.
«Байдек» һәм «Завклуб»ны нәрсә бәйли?

Марсель Мәхмүтов һәм аның «МАХМ» төркеме Рүзәл Миңнекәев катнашында «Завклуб» кыска метражлы фильмын чыгарды. Ул ябык форматта «үз кешеләр өчен» генә күрсәтелде һәм соңрак түләүле каналга урнаштырылды.
- Рүзәл Миңнекәев Казан театр училищесында Илдар Хәйруллин һәм Марсель Мәхмүтов курсында укыган.
Бу команда Каюм Насыйри әкияте буенча «Байдек» нәфис фильмын да төшерә башлаган иде. Төп рольдә уйнаган Нурсолтан Гайзуллин (Альбина һәм Рөстәм Гайзуллиннарның улы) инде үсеп бетте – Казан театр училищесында укып йөри (Лилия Әхмәтова курсында). Ә кино төшерелеп бетерелмәгән – акча көтәләр булса кирәк.
Десертка Александр Далматов туеннан берничә фото. Алар хәзер Илгиз Зәйниев белән туганнар.

