«Алтын мөнбәр»: ябылу (тантаналы ябылу һәм халыктан «ябылу»)

«Алтын мөнбәр» XXI Казан халыкара кинофестивалендә кайда ачылды – шунда ябылды: Камал театрының «алтын» эчле яңа бинасында. Яңалыгы шул – кызыл келәмсез. Әйе, «йолдызлар» да, «йолдызлары» кабынып өлгермәгәннәр дә бер үк ишектән урамга ук чыгып тезелгән каравыл аша үттеләр.
Шулай итеп, өченче дистәсен ваклаган кинофестивальнең халык өчен бәйрәм булып калган соңгы өлеше дә юкка чыкты: кызыл келәм аша узган «йолдызларны» тамаша кылу мөмкинлеге бетте. Дөресрәге, тамашачы бу «мөмкинлек» өчен «аншлаглап» җыелмый да башлаган иде – һәрхәлдә калын катлам тезелми иде. Шулай итеп, «ноунейм» булып кына кинофестивальнең бер кисәге була алмыйсың: кинога 1 сум булса да цифрлы акчаңны түләп керәсең, ачылу-ябылу тамашаларына да билет алып, яки чакырылып киләсең.
Кинофестиваль кунаклары Камал театрының «алтынланган» фойесына җыелганда, бинаның төп хуҗалары – Камал театры артистлары – Татарстан урамындагы бина белән хушлашырга киткән иде. Алар анда соңгы спектакльләрен күрсәттеләр.
Фойеда «Мирас» инструменталь ансамбле, сәхнәдә – «Казан нуры» оркестры. Шушы ике музыкаль төркем фестивальнең музыкаль ягын тәэмин итте. Алып баручылар – актриса, педагог Гүзәл Сибгатуллина һәм актер Ратмир Гарифуллин.
Кинофестиваль кунакларына Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов сәламнәрен һәм Татарстан Республикасы Рәисенең «Кино сәнгатендә гуманлылык» призын тапшыру вазифасы ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтовка йөкләнгән иде. Ул аны Һиндстанның «История кукольного театра» фильмына тапшырды.
Марат Әхмәтов: «Татарстан һәрвакыт Көнчыгыш һәм Көнбатышның кадерле очрашу урыны булды. Татарстан һәрвакыт милли мәдәниятләрнең аралашу урыны булды. Фестиваль казанышларны күрсәтү урыны гына түгел, безне бер-беребезгә якынайта да, бер-беребезгә карата мәрхәмәтлерәк итә. Бүгенге катлаулы вазгыятьтә бу – бигрәк тә кирәк. Фестиваль безне иҗади актив итә. Без бер-беребездән өйрәнеп, иҗади яктан үсәбез. Мин барлык катнашучыларны сәламлим. Бу зур масштаблы эш безне алга таба да бергәләп иҗат итәргә этәрә».
Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин исеменнән сәламнәрне аның урынбасары, кинофестивальнең сайлап алу комиссиясе әгъзасы Рушан Аббясов җиткерде. Марокко режиссеры Ләйлә Трикига, «Высеченные ветром» фильмы өчен, жюриның махсус призын да ул тапшырды.
Рушан Аббясов: «Хөрмәтле кунаклар! Сезне кинофестиваль президенты, мөфти шәех Равил Гайнетдин исеменнән сәламләү – минем өчен зур дәрәҗә. Бу – зур вакыйга: чөнки без халыклар арасында дуслыкны күрсәтүче әлеге уникаль кинофестивальгә нәтиҗә ясыйбыз. Иң мөһиме – бер-беребезнең мәдәниятен һәм традицияләрен тану. Чөнки Аллаһ безне төрле халыклар итеп яраткан һәм бер-беребезне танырга чакырган. Бүгенге катлаулы чорда без рухи-әхлакый традицияләрне, гаилә кыйммәтләрен дә таратырга тиешбез. Безнең кинофестиваль дә шушы кыйммәтләрне чагылдыра, аның девизы да бер-беребезнең мәдәниятен һәм традицияләрен танырга чакыра. Мин кинофестивальгә катнашкан режиссерларга бик рәхмәтле. Сез иҗат итәсез һәм иң мөһиме – шәфкатьле һәм әхлакый кино барлыкка китерәсез».
Казан шәһәре мэры Илсур Метшин сәламнәрен Казан шәһәре башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов тапшырды һәм режиссер Бай Хәйруллинның «Казан җөе» фильмына махсус приз бирде.
Азат Абзалов: «Барыгызны да кинофестиваль белән котлыйм. Бу зур вакыйга – саннар сокландыра. Аның кинематография үсешенә ясаган уңай йогынтысын алдагы елларда да күрербез әле. Барыгызга да – оештыручыларга да, катнашучыларга да – уңышлар телим һәм Казан мэры Илсур Метшин исеменнән сәламнәр җиткерәм».
Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев исеменнән Бөтендөнья татар конгрессының махсус призын һәм 250 мең сум акчаны конгрессның башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Фәрит Фарисовның «Дом» фильмына тапшырды.
«Бу фильм «Дом» дип аталса да һәм татар мәдәнияте үзәге турында булса да, ул – бина турында гына түгел. Ул – милләт язмышы өчен җанатып йөргән һәм гомерләрен багышлаган каһарманнарыбыз Муса Җәлил, Муса Гәрәев турында, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучылар турындагы фильм. Аларны йортларында көтәләр. Бу тирән мәгънәгә ия фильм», – диде соңыннан Данис Шакиров, ни өчен нәкъ шушы фильмны сайлавын аңлатып. Фильм рус телендә төшерелгән иде.
«Россия-Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме җитәкчесе урынбасары Марат Гатин «Ислам дөньясында мәдәниятләр диалогы» махсус призларын тапшырды: «Все для Рааны» (Иран) һәм «Махтумкули Фирогий» (Үзбәкстан -Төрекмәнстан).
Махсус призлар байтак иде. Мәсәлән, «Война и мир. Новые территории» конкурстан тыш программа өчен махсус хәрби операция ветераны Рузил Гиниатуллинга приз тапшырылды.
Кино белгечләренең махсус призы Радик Кудояровның «Кара урман» фильмына тапшырылды. Кино белгечләренең махсус дипломы «Мәңгелек мизгелләре» документаль фильмы өчен үзбәк режиссеры Навроза Бийназовага тапшырылды.
«Тамашачы мәхәббәте» призы «Авантюристлар» фильмы өчен Ренат Сайгага бирелде. Аны кинофестивальнең башкарма директоры, кинопродюсер Миләүшә Айтуганова үзе тапшырды.
NETPAC жюрие призы Ираннан «Шәрык күзләре» («Глаза Востока») фильмы өчен Ибраһим Әминига тапшырылды, ә жюриның махсус искәртүе дипломына Александр Далматовның «Кырык дүртнең май аенда» фильмы ия булды.
Александр Далматовның «Кырык дүртнең май аенда» фильмы күрсәтелгәч, NETPAC жюри әгъзасы Мансур Гыйләҗев: «Кырык дүртнең май аенда» кинокартинасы – кинофестивальнең иң яхшы фильмнарының берсе. Әгәр дә фильм төп призларның берсен алмый икән, бу – бары тик Татарстанның кунакчыллыгына бәйле була ала: премия кунакларга бирелергә мөмкин. Мин бу фильмның гомере озын булачагына ышанам», – дип чыгыш ясаган иде.
Милли конкурста Зөфәр Бохараев исемендәге приз «Карга буяу» фильмы өчен режиссерлар Ренат Абянов һәм Әмир Аббясовка тапшырылды. Призны Зөфәр Бохараевның кызы Светлана Бохараева тапшырды.
Тагын бер кызыклы призны һәм әлеге приз тапшыру эпизодын китерәм дә төп призларга күчәм.
Татарстан кинематографистлары призын Илдар Ягъфәров Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Равил Шәрәфиевка тапшырды. «Театр призын тапшырганда, мин аны күптән көтүемне әйткән идем. Ә кино призын, чыннан да, көтмәгән идем – зур рәхмәт!» – диде Равил Шәрәфиев, кабул итеп алганда.
– Равил абый, безнең «Беренче театр» телефильмы төшерелгәнгә 57 ел үткән. Безнең профессиональ кинематограф кайчан була соң? – дип сорады Илдар Ягъфәров Равил Шәрәфиевтан.
– Башланмадымыни әле ул? Заманында булды бит инде ул. Без автоном республика булгач, Совет вакытында безгә ул вакытта кино тәтемәде. Хәзер без кино эшли башладык – Алланың биргәненә шөкер! Кино әле үсәр, зураер. Ленин бабай нәрсә дигән: «Из всех искусств для нас важнейшим является кино», – дигән. «Это дорогая штука», – дип әйтмәгән. Кино өчен күп акча да кирәк. Кемнеңдер ул акчаны бирүе кирәк. Бирсеннәр өчен, акчаны сорый белергә кирәк. Татарда әйткәннәр: «Сорый белеп сорасаң, бирүче тәкать тоталмый». Если умеем просить – и с удовольствием».
Инде төп призларга күчик. Милли конкурстан башлыйк. Анда 4 приз каралган: «Иң яхшы фильм», «Иң яхшы кыска метражлы фильм», «Иң яхшы балалар фильмы, «Иң яхшы документаль фильм».
Быел «Милли конкурс», традицион 10 фильм кысаларына сыймыйча, 14 фильмга җиткән иде. Димәк, беренчедән, Равил Шәрәфиев әйтмешли, сорый белеп сораганнар, икенчедән, безнең фильмнар кайберләре үз кинофестивалебездә дә ялтырамаса, кайда ялтырасыннар (гафу итегез).
«Иң яхшы фильм»: Туфан Миңнуллинның «Әниләр һәм бәбиләр» пьесасы буенча төшерелгән шул исемдәге нәфис фильм. Аның режиссеры Ирек Хафизов, икенче режиссер – Юлия Захарова.
Тинчурин театрының иң билгеле артистларының берсе, Татарстанның атказанган артисты Ирек Хафизов кино тирәсендә күптән «әйләнә» (шактый уңышлы әйләнә): без аны кастинг директор буларак та, директор буларак та беләбез, артист булуын әйтеп тә тормыйм, инде икенче мәртәбә ул – режиссер.
«Иң яхшы кыска метражлы фильм»: Мөхәммәт Мәһдиевнең шул исемдәге повесте буенча куелган «Кеше китә – җыры кала» телесерилы. Әйе, телесериал «кыска метражлы фильм» буларак җиңде. 20ләп серияле телесериалның 1 сериясе 24 минут тирәсе иде, ә анда 1 серия күрсәтелде, дип беләм. Кыскамы? Кыска! Әлеге сериалга бәйле «анекдот» моның белән генә бетмәде. Алып баручылар сәхнәгә режиссерны түгел, кинокомпания директоры Алинә Сөләйманованы чакырдылар. Кинофестивальдә продюсер, гадәттә, режиссер булмаган очракта гына чыга, яки режиссер белән бергә. Чөнки кинофестиваль ул, беренче чиратта, – фильм. Әйе аңлыйбыз, фильм ул «иҗат+акча». Әмма фестиваль аның иҗат өлеше түгелме соң? Кинофестивальнең көчлелеге – яхшы фильмнарда. Бу хакта Ирада Әюпова да кат-кат әйтте.
Тагын бер искәрмә: әлеге фильм «Ватан» кинокомпаниясендә Айрат Сибагатуллин эшләгәндә төшерелде. Айрат Миңнемулла улының, Теләче районына килеп, локацияләрне карап йөрүен, төшерү процессын да килеп карап йөрүен тәгаен үзем күрдем – бу аның хезмәт җимеше. Әлеге приз өчен залда алкышлаганда, мин беренче чиратта Айрат Сибагатуллинга алкышладым. Кинофестиваль ябылу тантанасында ул залда булмаса да, шәхсән минем алкышларым аның адресына иде. Алинә ханым Сөләйманова, әлбәттә, Айрат Сибагатуллин эшен лаеклы дәвам итүче – татар фильмнары ышанычлы кулларда булсын дип, дога кылыйк. Шул ук кинокомпания тарафыннан төшерелеп килгән «Ай булмаса, йолдыз бар» сериалы – Алинә ханымның директорлык хезмәте.
Александр Далматов кинофестивальдә 3 фильм белән катнашып, аның берсе кинофестиваль ачылышы фильмы булды, икесе призга лаек булды. Әлегәчә энтузиазм белән эшләп йөргән бу егеткә уңышлар телик!
Сәхнәдән ТР Рәисе карамагындагы мәдәниятне үстерү фонды башкарма директоры Нурия Хашимова һәм ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин тапшырган 100 мең сум кинокомпания бухгалтериясенә кереп яттымы икән, әллә режиссерга булдымы? Миннән сорап тормаслар, әлбәттә, шулай да иҗат кешесенә бирелгән премиядер дип уйлыйм – шулай мантыйкка күбрәк туры килә кебек.
«Иң яхшы балалар фильмы»: «Туган батыр». Әлеге бренд ипләп кенә үз урынын яулый бара. Аның китапларын Зөлфәт Хәким язды, анимацион фильмны Мәскәү студиясе төшерә. Ул төрле телләргә тәрҗемә ителәчәк (әлбәттә, татар теле турында да сүз бара – «Шаян» телеканалында татарча күрсәтеләчәк).
«Иң яхшы документаль фильм»: «Русалки». Режиссер – Анна Баязитова.
ххх
Инде башка төп номинацияләргә күз салыйк.
«Иң яхшы анимацион фильм»: «По ту сторону». Әлеге 13 минутлык мультфильмның режиссерлары Евгений Головин һәм Александр Афанасьев.
«Иң яхшы документаль фильм»: «Потерянный сезон», Иран. Режиссер – Мәһди Ганавати.
«Иң яхшы кыска метражлы уен фильмы»: «Без гражданства», Иран. Сәет Мохамадхосейн.
«Тулы метражлы нәфис фильмда иң яхшы актриса»: Сетайе Дехган. «Глаза Востока», Иран (Режиссер – Ибраһим Әмини).
«Тулы метражлы нәфис фильмда иң яхшы актер»: Зөлфәт Закиров. «Черный лес»/ «Кара урман». Россия – Германия (Режиссер – Радик Кудояров).
Тинчурин театры актеры, Казан театр училищесы педагогы, артист һәм режиссер Зөлфәт Закировны бу җиңүе белән котлыйм. Зөлфәт – чыннан да яхшы актер, бик профессионал, Татарстан киноматографиясендә бик үк кулланылмаган актер, потенциалы зур актер. Аңа уңышлар!
«Тулы метражлы нәфис фильмда иң яхшы оператор эше»: Джордж Стойлькович. «Оплот стойкости», Черногория. (Режиссер – Никола Вукчевич).
«Тулы метражлы нәфис фильмда иң яхшы сценарий»: Фәрхәт Шәрипов. «Эвакуация». Казахстан (режиссер – Фәрхәт Шәрипов).
«Тулы метражлы нәфис фильмда иң яхшы режиссер эше»: Ибраһим Әмини «Глаза Востока», Иран.
«Иң яхшы нәфис фильм – гран при»: «Оплот стойкости», Черногория. (Режиссер – Никола Вукчевич).
«Кеше китә – җыры кала» телесериалына бүләк тапшырганда, ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин Казан кинофестиваленең гаҗәеп җылы һәм җанлы атмосферасын ассызыклап, аның катнашучылар йөрәген җылытуын әйттте. «Бу хисләрне саклыйк, иртәгәдән без киләсе фестивальгә әзерләнә башлыйбыз», – диде ул.
Ххх
Язманың азагына Ирада Әюпованың журналистлар белән очрашуда кинофестиваль турында әйткән сүзләрен өстим. Чөнки министр ябылу тантанасында үзе була алмады – командировкада иде.
Ирада Әюпова: Кинофестиваль – тусовка түгел. Кинофестиваль ул – профессиональ коммуникацияләр. Моны безнең десант Мәскәү кинофестиваленә дә барып өйрәнеп кайтты. Быел безнең – бик дәрәҗәле жюри һәм бик көчле картиналар. Беренче 20 елда теләсә кайсы фестиваль исеме өчен эшли – аның системалы булуын раслый. Өченче дистәгә чыккач, исем үзе вакыйга өчен эшли башлый. Быел 60тан артык илдән гариза килүе, минемчә, бик яхшы күренеш. Арадан җиңүче сайлап алыначак материаллар бик сыйфатлы.
Миллионнар хисабына «йолдыз»ның кызыл келәмнән үтүе – кинофестиваль дәрәҗәсен билгели торган фактор түгел. Мин кызыл келәмнән акча түләп кеше үткәрүне дөрес дип санамыйм. Кинофестивальнең барлык бюджеты шуңа китү – дөрес түгел.
Россия кинематографиясе артистлары булганда, бәлки, шулайдыр. Броуди яки Катрин Денев булса – бөтенләй башка.
Катрин Деневның безнең кинога ни катнашы бар? Фильм белән килсәләр, сүзем юк. Кызыл келәм өчен килү беренче 20 елда гына әһәмиятле. Акча түләп «йолдыз» үткәрү һәм шуны карарга кешеләр җыю нәрсә бирә? Кинофестивальнең кыйммәте – эчтәлегендә. Кинофестивальдә иң кыйммәтлесе – конкурс. Яхшы фильмнар күп булып, кайсын сайларга белмәсәң – менә монысы лаеклы фестиваль. Гариза күп булып, сайлар әйбер булмаса – авыр.