«Илһам» сериалы төшерелә башлый: Илһам Шакиров ролендә кем төшәчәге 90 процентка билгеле
Декабрь аенда легендар Илһам Шакировка багышлап «Илһам» сериалы төшерелә башлаячак – кастинглар башланды. 3 продюсер, 2 режиссер, 2 сценарист һәм 1 консультанттан торган команда кичә Тинчурин театрында фильм өчен артистлар сайлады.
- Фильмны Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә «ТНВ» каналының «Ватан» кинокомпаниясе төшерә.
Моннан 1 ай чамасы элек мин бу кино турында мәгълүматны бөртекләп чүпләп йөрсәм, хәзер инде «ТНВ» журналистларны үзе җыйган иде. Ярый, хуш, килдек, күрик. Мин кергәндә, Гөлчәчәк белән Ирек Хафизовлар «үзләрен күрсәтеп» торалар иде. Караучылар күп: кинокомпаниянең башкарма директоры Алина Сөләйманова һәм тагын 2 продюсер, 2 сценарий авторы – Рөстәм Галиуллин һәм Илдар Кыямов (диалоглар буенча), 2 режиссер – Олег Кондрашов һәм Рамил Гәрәев, 1 консультант – зур хөрмәткә лаек Илһам Хаҗиев.
Бераз сәер инде: нигә кирәк монда 3 продюсер?

Артистлар берәм-берәм керә-чыга торды. Ә мин үз эшемне башкардым: түрдәгеләрдән берәм-берәм (алып чыгып) проектны шәрехләттем.
Илһам Шакировның ярдәмчесе булган Илһам Хаҗиев:
Бу фильм төшерелә башлауга бик шатмын. Чөнки алар дөрес юлдан бармаган булсалар, миңа мөрәҗәгать итмәгән булырлар иде. Алар иң элек миңа мөрәҗәгать иттеләр, бер карасаң, хәзерге вакытта мин бит инде бер кеше түгел. Алар Илһам абыйның чынбарлыкта ничек булганын, гадәтләрен, һәр мимикасына кадәр миннән сорадылар: концертка ничек әзерләнүе, музыкантларга мөнәсәбәтләре, таләпләре... Вакытлы матбугатта артистлар бер-берсен мактап кына торсалар, чынбарлыкта кемнәрдер кемнедер хөрмәт итеп тә бетермәгәндер. Сценарий буенча да минем белән гел киңәшеп тордылар. Минемчә, фильм максималь дәрәҗәдә чынбарлыкка туры килергә тиеш.

Иҗади коллектив та тупланган, һәм барысы да тырышып эшли. Режиссер Олег Кондрашов – рус милләтеннән, минемчә, ул – бик талантлы егет.
Кинода Илһам абыйның яшьрәк чагы гына булачак, ди. Ягъни, сезнең персонаж булмаячак, әйеме?
– Кинода 1935 елдан башлап аның иҗатының «алтын чоры»на – 70 нче еллар ахырына кадәрге вакыт алынган. Ул вакытта Илһам абый Казанның Николаев урамында торган бит инде. Әйе, минем образ юк.
Кеше фәрештә түгел, кимчелекләре бар. Алар күрсәтеләчәкме?
– Тумышыннан алып 50 нче елларга кадәрге бала чагында – кешенең изге җанлы чагы. Ә артист чорында – һәр кешенең үз холкы. Кимчелекле якларны мин күрсәтмәү ягында.
Илһам абый ролен башкаручы кешене ничек күз алдына китерәсез?
– Минемчә, ул актерлык белеме алган кеше булырга тиеш. Йөз кыяфәте охшаш булган матур гәүдәле артист булырга тиеш. Ул танылган кеше булмасын иде, шушы роленнән соң танылсын иде.
«Уйлап кына кара: совет социалистик илендә Илһам Шакиров яшәп ята, һәм капиталистик илдә татар кызы Рәхилә яши»
Язучы, Татарстан китап нәшрияты директоры Рөстәм Галиуллин:
Илһам абыйны белмәгән татар юк. Мин дә аның җырларында үскән. Бүгенге җырчыларны тыңлагач та Илһам абыйны тыңлап куя торган гадәтем бар. Илһам абыйның элек авылга килеп җырлаганы булды, «Татар җыры»нда бер сөйләшкән идек, башкача күрешкән юк иде. Бу сценарийга алынгач югалып калдым, гәрчә биографиясе белән кызыксынганым булса да. Илһам абыйга кагылышлы бөтен китаплар белән дә таныш идем.

Башта «ни өчен мин» дигән сорау туса да, команда белән танышкач, Олег Кондрашовның фикерләре бик ошады. Фильм биография белән генә чикләнмичә, аның шәхес буларак формалашуына тәэсир иткән вакыйгаларга нигезләнгәнен аңлагач, мин ризалаштым. Аны белгән кешеләр белән аралаштым, Рабит Батулла, Илһам Хаҗиев белән киңәштем.
Хәзер ул сериал булып бара, мин аның киләчәктә нәфис фильм булуын теләр идем.
Беренче вариантта Илһам абыйның туганыннан алып вафатына кадәр бик озын синопсис эшләдем: ким дигәндә 20 серияле сюжет булгандыр. Режиссер белән сөйләшә торгач, аның иң матур чагы һәм бөеклеккә җиткергән вакыйгалар буенча эшләргә булдык. Илһам Шакировның Илһам Шакиров булып җитешүен эзләү бара. Искиткеч биография! Илһам Шакиров 1935 елда Яңа Бүләк авылында туган. Бу – 1927 елда гына оешкан яңа авыл. Шундый исемле авыл татар халкына Илһам Шакировны бүләк иткән. Тормышында Тукай белән параллельләр бар.
Фильмга кереп бетә алмаган кызыклы әйберләр күп. Илһам абыйның холкын ачыклауда Илһам Хаҗиевның ярдәме зур булды. Сәхнәдә ул бер Илһам Шакиров булса, тормышта үз сүзен әйтә алган чын ир-ат. Аның ничек тикшерелгәнлеге турында бик кызыклы документлар таптык. Ул детальләр дә кереп китте. Сценарийны эшләгәннән соң, бу шәхескә тагын да мәхәббәтем артты.
Мәхәббәт дигәннән, ул линия бармы?
– Бар. «Әфләтүн мәхәббәте» дип тә әйтергә мөмкиндер. Финляндия татары Рәхилә белән 1968 елларда таныша да берничә тапкыр очрашалар. Уйлап кына кара: совет социалистик илендә Илһам Шакиров яшәп ята, һәм капиталистик илдә татар кызы Рәхилә яши. Берсе янына берсе бара алмый. Илһам Шакировка анда калу тәкъдимнәре күп булган. Ләкин ул үзенең бу дөньяга нинди миссия белән килгәнен аңлап эш иткән.
Безгә аның беренче мәхәббәте дә, беренче мәхәббәтенең хыянәте дә билгеле. Ләкин без ул линиягә зур әһәмият бирмәдек.
Минем өчен, бу киносценарийны язганда, «сәхнә артын» белгән кешенең катнашуы мөһим иде: Илдар абый Кыямовка рәхмәт – диалоглар язу аның җаваплылыгында. Мәсәлән, гармунчылар, гитарачыларның үзара аралашуларын ул белеп эшләде.
Мин Якутиядән кайтканнан бирле шушы теманы уйлап йөрим: татар дөньясын кузгатып җибәрү өчен фильмнар, сериаллар бик кирәк – моңа басым ясарга кирәк. Илһам абый турында 100 фильм төшерелсә дә ярый.
«Минем миссиям шуннан гыйбарәт: диалоглар белән фильмга җан өрү»

Тележурналист, артист, нәфис сүз остасы, язучы Илдар Кыямов:
Кино бит ул – сценарий да, актерлар да, костюмнар гына да түгел. Кинода иң мөһим әйбер – ул сүзләр һәм диалог. Минем бу яктан тәҗрибәм бар: «Кеше китә – җыры кала» сериалында да киносценарий язуда катнашкан идем, аннан алда да тәҗрибәм бар иде. Киноның мөһим өлеше, органикасы шушы диалогларда чагыла. Хәтта ки мин үз миссиямне зуррак та күрәм әле: сценарийның барышы, вакыйгаларның логикасы, эпизодларның бәйләнеше. Фактологик дөреслек мәсьәләсе дә килеп керә. Бер җирдә «Илһам абый баян уйный» дип язылган, мин белештем – ул гомерендә дә баян уйнамаган. Йә булмаса, автобуста авариягә эләгә язалар да, үтеп киткәч җырлый, сикерә башлыйлар, дип язылган. Мин 2 авария кичергән кеше буларак шуны беләм – аннан соң кеше шок хәлендә утыра: аның җырлыйсы килми әле, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт әйтә. Шундый әйберләрне без хаталы итеп җибәрсәк, тамашачы моны күрәчәк, «чүп яздыгыз» диячәк. Минем миссиям шуннан гыйбарәт: диалоглар белән фильмга җан өрү. Без кышкы сәхнәләрне язып чыккач, режиссер да: «Сценарий заиграл», – диде. Диалоглар өстәлгәч кенә киносценарий барлыкка килә, шулай икәне мәгълүм инде: телсез кеше белән җан турында сөйләшеп булмый бит.
Илһам абый белән күпмедер аралашкан кеше бит син, әйеме?
– Аны бит инде үзебезнең бала вакыттан бирле экраннан күреп беләбез – якын кешебез шикелле. 2003-2004 елларда Рифкать Гомәров турында китап язганда, Илһам абыйны филармониядән эзләп табып, интервью алдым – беренче чын күрешү булды. Пәйгамбәр янына баруга тиң булды инде ул минем өчен. 2000 елларда Әлфия апа һәм Илһам абыйлар белән Себердә гастрольләрдә йөрдек. Без яшьләр идек әле, алар безгә «улым», «кызым» дип дәшәләр иде. Филармониядә аның 70, 75 яшьлек юбилей концертларын алып бардым. Себердә йөргәндә аның тирәсенәрәк эләгергә тырыша идем. Журналист буларак тынгысыз халык бит инде, юлда сөйләштереп барам да кызыклы фикерләрне, сүзләрне блокнотка язып куям. Минем «Себер дәфтәре» дигән дәфтәрем бар – Илһам абый белән сөйләшкәннәр барысы да шунда. Ул дәфтәрне хәзер кат-кат карадым. Аның белән ярыйсы дәрәҗәдә аралашып калган дип саныйм үземне.
Бу сериалда кешенең уңай булмаган якларын күрсәтүгә ничек карыйсың?
– Белгән кеше белә, әмма барысын да экранга чыгарып селкү – дөрес түгел. Чөнки Илһам абый – халыкның бер каһарманы. Илһам абый белән Әлфия апа – татарның күз өстендәге кашы кебек. Шуңа күрә без андый әйберләрне кертмәү ягында. Шәхсән мин үзем шулай уйлыйм, иҗади төркем дә шундый ук фикердә. Без аның «алтын чоры»н, аның үр менгән, балкыган, гөрләгән чорын күрсәтәбез. Бала чагына сәяхәт ясап алабыз. Халык бит андый геройларын начар итеп күрсәтергә яратмый, Сөембикәне дә манарадан сикергән дип сөйли, ә бит без аның кайчан үлгәнен дә белмибез. Халык үз героен ялган юл белән булса да шулай итеп күрсәткән – риваятькә кертеп калдырган.
«Без аның 1960 елдан 1982 елга кадәрге иң якты чорын күрсәтәбез»

Олег Кондрашов:
Без Илһам Шакиров белән таныш түгел идек, беркайчан да күрешмәдек, әмма бер кызганыч момент бар. Язмыш шулай китереп куйды: мин Илһам Шакиров белән хушлашу мәрасименең туры трансляциясе режиссеры идем. Бу ниндидер билгеме-юкмы – әмма шулай килеп чыкты. Илһам Шакировның тормыш юлы һәм иҗаты белән сценарий язылу процессында таныштык, аның якыннары белән аралаштык.
Беркем дә аннан «идол» һәм «икона» ясарга теләми – безнең алда андый иҗади максат тормый. Без эчке фаҗигасе булган, үз ялгызлыгы, үз куркулары булган кешене тасвирлыйбыз.
Төп герой нинди критерийлар буенча сайлана, һәм аңа нинди таләпләр куела?
– Безнең бу рольгә кандидат бар инде – мин аның кем икәнен әле әйтә алмыйм, әмма ул булачагына 90 процент ышанычым бар. Әлегә без аны карамадык. Илһам Шакировны уйнаячак артист аның эчке дөньясын тоярга тиеш. Бу – бик авыр бурыч. Чөнки Илһам Шакиров белән аралашкан кешеләрнең әйтүе буенча, аның гаҗәеп энергетикасы булган – бу энергетиканы бирүе бик катлаулы.
Бу – билгеле кеше түгел, ләкин аның профессиональ актерлык белеме бар. Аның кинода төшкәне бар.
Без аның 1960 елдан 1982 елга кадәрге иң якты чорын күрсәтәбез. Аның тормышындагы төп вакыйгалар шушы елларга туры килгән. Алар аның язмышына тәэсир иткән. Флешбеклар белән балачагына кайтып киләбез. Катлаулы язмыш...
«Сериалда тарихи персонажлар күп булачак»

Алина Сөләйманова:
Онлайн кастингта Мәскәү артистлары катнашты. Роза Хәйруллина белән очраштык, 1 сәгатьтән артык сөйләштек, бөтен нюансларны барлап чыктык. Аның – бик кыска, ләкин бик әһәмиятле эпизод. Хәзер инде аның нинди роль башкарачагын да әйтергә ярыйдыр: ул Илһам Шакировны бу дөньяга кабул иткән кендек әбисен уйный. Режиссер белән актриса бу эпизод буенча бик озак сөйләштеләр: Аллаһка ышанамы, ролен ничек күрә, нәрсә киячәк... Безнең, Казанда укып, хәзер Мәскәүдә төрле кинопроектларда катнашучы яшьләребез байтак – аларны карадык. Тик бүгенге артистларның йөзләрен үзгәртү проблемасы бар – кабартылган иреннәр, озайтылган керфекләр. Безнең сериалда бу ярамый. Керфекләрне салдыра алсак та, иреннәрне үзгәртә алмыйбыз. Сөенечлесе шул – безнең Казандагы театр студияләрендә йөрүче балалар төшәргә атлыгып тора. Чөнки безнең шул балалар арасыннан нәни Илһамны һәм аның авылдашларын, классташларын сайлап аласыбыз була.
Алдан ук әйтеп куям: бу – тулысынча биографик картина түгел. Чынлыкта аңа 2 яшендә булган вакыйгаларны без 7 яшендә итеп күрсәтәчәкбез.
Безнең Илһам Шакировны уйнаячак актерыбыз җырламаячак, чөнки Илһам Шакиров үзе башкарган җырлар яңгыраячак. Ә нәни Илһам җырлаячак, шуңа күрә безгә җырлый торган бала кирәк була.
Сериалда тарихи персонажлар күп булачак. Мәсәлән, аның иҗади командасы тулысынча күрсәтеләчәк. Әлфия Авзалова да булачак – персонажы да, исеме дә. Иҗади тормышларының бер периодында Илһам Шакиров белән очрашкан, Татарстаннан читтә яшәүче шәхесләр дә булачак.
Бу – байопик буламы инде?
– Әйе. Без сезнең мәкаләгезне укыдык. Иң элек бу идея белән Байбулат Батуллинга мөрәҗәгать иткән идек, ләкин аның федераль проектлары бар. Ярты ел элек сөйләшүләр башладык, ләкин бөтенесенең – үз проектлары, графиклары. Аннары без, фильмографиясе булмаган яшь талантлы режиссер алабыз, дигән карарга килдек. Әмма, куючы оператор итеп, зур фильмографияле кеше алачакбыз, дип сөйләштек. Без берничә кандидатураны карадык, әмма Илһам Шакировка кадерле булган кеше аласыбыз килде: танылган оператор Рафик Галиев – шундый кеше. Аллаһ булышты: федераль проектын төгәлли дә безнекен башлый.
Фильмда, әлбәттә, Илһам Шакировның шәхси тормышы да булачак. Мәсәлән, Әлфия Авзалова белән мөнәсәбәтләре – аның якыннары белән сөйләштек, шул исәптән, кызы Зөлфия ханым белән дә. Тагын бер мәхәббәте – Финляндия татары Рәхилә. Хәзерге вакытта ул рольгә актриса сайлыйбыз...
ххх
Фойеда да, кастинг барган кабинетта да кеше артканнан-арта, театр умарта күче кебек гөжли башлады – киләләр дә киләләр катнашырга теләүчеләр.
Декабрь аенда кышкы съемкалар. Июнь-июль айларында – җәйге съемкалар. Әлегә шулар...