«Әниләр һәм бәбиләр» кинога әверелде: безнең татар кешесе азагы яхшы беткәнне ярата

«Алтын мөнбәр» Казан халыкара кинофестивале кысаларында аншлаг белән Туфан Миңнуллин пьесасы нигезендә куелган «Әниләр һәм бәбиләр» фильмы премьерасы үтте һәм шушы фильм «Милли конкурс» кысаларында «Иң яхшы фильм» дип танылды.
Фильм премьера алдыннан Мәскәүдә Татарстан көннәре программасы кысаларында күрсәтелде. Мәскәү тамашачысы бик яратып кабул иткән. Бу хакта «Алтын мөнбәр» Казан халыкара кинофестиваленең матбугат конференциясендә сайлап алу комиссиясе рәисе Нина Кочеляева да әйтте, Ирек Хафизов үзе дә әйткән иде.
«Рәхмәт – елаттыгыз, димәк, әйбәт. Минем уйлавымча, бу залда еламыйча калган кеше булмагандыр, булса да, сирәктер. Әти әсәренең рухын саклагансыз – рәхмәт. Миңа калса, бик уңышлы, матур фильм», – диде Әлфия Миңнуллина, фильмны карагач. Тамашачы да елый-елый рәхмәт әйтте – үзем күрдем. Ирек Хафизовны коллегалары Илдар Ягъфәров, Рамил Төхфәтуллиннар котлады.
Әлеге өч абзацтагы фактлар аша фильмның профессионаллар тарафыннан югары бәяләнүе һәм варис тарафыннан танылуы күрсәтелә. Алга таба бераз гына үземнең уйлануларымны язарга да җөрьәт итәм, гафу үтенәм: алар алда язылганнар белән тәңгәл килмәскә дә мөмкин.
Киноны карап чыккач туган беренче уй: хәзер безнең татар киносы яхшы белән иң яхшының каршылыгына калдымы соң әллә? Яхшы булып бетеп җитмәгәне яхшы белән каршылыкка керә дә, яхшы булып бетмәгәне яхшырып, яхшысы тагын да яхшыракка әйләнеп, бөтен дөнья яхшырып һәм яктырып тәмамлана.
ххх
«Әниләр һәм бәбиләр» пьесасы буенча төшерелгән фильмның режиссеры – Ирек Хафизов, икенче режиссер – Юлия Захарова. Продюсер – Миләүшә Айтуганова. Киносценарий авторы – Айгөл Әхмәтгалиева.
Кинода палатадагы «дүртлек» ролендә Миләүшә Шәйхетдинова (Гөлфинә), Әдилә Хәсәнова (Дилемма), Кадрия Вәлиева (Алтынчәч), Юлия Маширова (Валентина) һәм бала таба алмый торган исемсез хатын ролендә Мәдинә Гайнуллина төшкән.
ххх
Әйе, тамашачы бу фильмны караячак. Тик тамашачының бу мөнәсәбәте Туфан абыйның әсәренә ностальгия генә түгелме икән, дигән сорау кала. Хәер, фильмны иҗат итүче команда шуңа өметләнгән дә бугай – текстка бик сак кагылганнар, дөресрәге, кагылмаганнар. Камал театры спектакле заманында ничек яңгыраган – шул сүзләр тулысынча сакланган. Үзгәреш артистларда гына: Нәҗибә Ихсанова әйткән сүзләрне Миләүшә кабатлый, Алсу Гайнуллина әйткәнне – Юлия Маширова, Фирдәвес Әхтәмованың Алтынчәче өчен Кадрия Вәлиева табылган, Илсөяр Фазылҗанованың Дилеммасы – Әдилә Хәсәнова. Фирдәвес Хәйруллина уйнаган баласыз хатынны Мәдинә Гайнуллина башкара. Вакыйгалар да шулай ук палатада һәм баш врач кабинетында бара.
Биредә әсәрнең сюжетын кабатлап торуның кирәге юктыр, «легендар» категориясенә кергән билгеле әсәр. Гөлфинә һәм Валентина образлары аша – Совет хатынына һәм анага, Алтынчәч образы аша халыклар дуслыгына дан җырлаган әсәр. Баласын ташлап калдыручы Дилемма аша җәмгыятьтә булган проблемаларга төртеп күрсәткән әсәр. Бала табалмаучы Исемсез хатын образы аша аборт ясатуның нинди трагедиягә китерүен күрсәтеп, яшь буынга мораль биргән әсәр. Туфан ага барысын да оста итеп үргән.
Соңрак, бу әсәрдән илһамланып, Илгиз Зәйниев «Көтәм сине» драмасын язды һәм куйды, башкорт режиссеры Илсур Казакбаев «Женская сюита» музыкаль драмасын Гафури театрында һәм Әтнә театрында куйды. Димәк, бу әсәр иҗатчыларга азык биреп тора, уйландыра. Туфан аганың тууына 90 еллык уңаеннан татар кинематографиясенең дә шушы әсәргә алынуы табигый.
Илһамлану, әлбәттә, кабатлап кую түгел, Илгиз һәм Илсур язган/куйган драмаларда Туфан ага пьесасы нигезендә калып, өр-яңа әсәр туган. Ә фильмда өр-яңа әсәр туган да кебек, тумаган да кебек. Бер караганда, шул ук палата, шул ук персонажлар, барлык диалоглар да шул, икенче караганда – башка финал.
Әйе, зур үзгәреш кертелгән – азакта барысы да яхшы бетә: баласыз хатын ире (Ирек Хафизов) белән уртак фикергә килеп, балалар йортыннан бала алалар, Дилемма, кайнанасы белән уртак фикергә килеп, баласын алып чыга. Алтынай янына Оралбае да килсә, дөнья бөтенләй дә түгәрәкләнеп бетәсе иде, әмма анысын ук эшләргә кыймаганнар классик әсәрнең яңа авторлары.
Сорау: спектакльнең видеосы интернет киңлекләрендә бар, һәм аны теләге булган һәр кеше карый ала икән – башка артистлар белән кино форматында кабатлауның мәгънәсе – уңай финал өченме? Без, драматург Туфан Миңнуллин һәм режиссер Марсель Сәлимҗанов 1984 елда куйган проблемаларның 40 ел эчендә чишелеп, дөньяның бәгыре каткан кешеләрдән арынып калганын күрсәтәбезме?
Әлбәттә, киносценарий профессионал эшләнгән – авторлар яхшыруларның нигезен дә күрсәтә алганнар. Әйтик, Дилемманың яхшыруына этәргеч бар: палатадагы хатыннарның мөнәсәбәте аның ачуын гына кабартса, баласыз хатынның бала исе турындагы монологы яшь хатынның күңелен эретә. Димәк, үзен бик белгечкә санаса да, 12 балалы Гөлфинә ханым бик яхшы психолог түгел икән, Дилемманы акылга китерә алмады, табиплар да үзгәртә алмады, ә баласыз хатын, 2 минутлык монологы белән, барысын да әйләндереп атты. Соңыннан әлеге баласыз хатын, ире белән, балалар йортыннан бала алып, бәхетле булалар. Бар да яхшы, бар да түгәрәк.
Кинофестиваль кысаларында үткәрелгән матбугат конференциясендә режиссер Ирек Хафизов минем сорауларыма җавап бирде бирүен. Бәлки/мөгаен, ул хаклыдыр да.
Ирек Хафизов: Күргәнсездер – әсәрдә үзгәрешләр бар. Әсәргә тотынганда, сценарий авторы Айгөл Әхмәтгалиева, продюсер Миләүшә Айтуганова белән уйлаштык-уйлаштык та азагын шулай бетерергә дигән фикергә килдек. Чөнки үзегез беләсез – безнең халык һәр эшнең дә яхшы беткәнен ярата. Дөресен әйткәндә, әсәрнең режиссеры буларак, үземә дә андый финал күбрәк ошады.
Ххх
Тамашачы бу фильмны караячак, әлбәттә. Ностальгия дә үзенекен итәчәк – бүгенге актрисалар артында торган теге буын артистлары сагындырып искә төшәчәк. Икенчедән, бәлкем, тормышта җитеп бетмәгән позитивны шулай кинодан эзлибездер, үзебезнең кинодан.