«Кемнәргәдер мәдәни шок булды» – Илшат Рәхимбай Гонконгта «Микулай» фильмын күрсәткән

Кинорежиссер Илшат Рәхимбайның Мансур Гыйләҗев моноспектакле нигезендә төшерелгән «Микулай» фильмы Гонконг университеты кинозалында эксклюзив күрсәтелгән. Фильмны студентлар һәм укытучылар белән бергә Гонконгта Россиянең генераль консуллыгы дипломатлары да караган.
Ә без бу арада Илшатны «югалткан идек» – тегене төшерә, моны презентацияли, дигән хәбәрләре дә күренми чөнки. Ә ул Кытайда – аның да үзе аерым бер дөнья булган мегаполисында – кино күрсәтеп йөри икән.
Илшат Рәхимбай: «Фильмны Гонконгта күрсәтү шунда яшәүче дусларыбыз Гүзәл белән Әмир Маликовлар идеясе булды. Әмир Гонконг университетында рус теле укыта, алдарак Пекинда эшләгән иде. Алар – татар җанлы кешеләр. Язгөл (Илшатның хатыны, галимә) университетта студентларга инглиз телендә татарлар турында лекция укыды, мин фильмны тәкъдим иттем.
Фильмны Татарстанда төшерелгән фильм дигән контекстта кабул иттеләр. Сөйләшү дә тирән булды – фильмны галимнәр дәрәҗәсендә анализладылар. Анда Россия фильмын беркайчан да карамаган кешеләр дә бар иде. Алар рус телле фильмнар дөньясын «Микулай» аша ачты, һәм бу аларга тирән йогынты ясады – мәдәни шок булды, дип әйтергә мөмкин. Соңыннан озак итеп тәмләп сөйләшеп утырдык, аларның бөтен сорауларына җавап бирергә тырыштым.
Гонконг кызыклы матур шәһәр булып чыкты. Кешеләр ачык, һәм үзеңне бик рәхәт хис итәсең. Барысы да туганнар кебек».

«Микулай» фильмыннан күренеш
Фото: © Фото: © Кино караганда автор төшереп алган кадр
- «Микулай» фильмы Мансур Гыйләҗевның шул исемдәге монопьесасы мотивлары буенча Илшат Рәхимбай командасы тарафыннан төшерелгән иде.

Пьеса авторы Мансур Гыйләҗев белән кинорежиссер Илшат Рәхимбай
Фото: © «Татар-информ»/архив