«Казахстанда кемне генә очратсам да, татарга барып тоташмаган кешене күргән юк әле»
Үзем язучылар остазы һәм журналист гаиләсендә, әдәби мохиттә үскәнгәме – күренекле әдипләребез белән очрашулар миңа һәрчак тансык. Әле менә күптән түгел генә Татарстан Язучылар берлегендә казах язучылары антологиясен тәкъдим итү тамашасында булдым.