«Аның киләчәге матур булачак»: Рүзәл Минһаҗев иҗатын яратучыларны юбилеена җыйды
Мөслим районы Метрәй авылы егете Рүзәл Минһаҗев исеме күпләргә таныштыр. Махсус хәрби операция зонасындагы егетләргә даими ярдәм илтеп торучы яшь шагыйрь ул. Ә күптән түгел Рүзәл абый зурлап 35 яшьлек юбилеен үткәрде.

Юбилей уңаеннан Казанның «Сәйдәш» залында шагыйрьнең иҗатына һәм тормышына багышланган концерт тамашасы булды.
Язып үткәнемчә, Рүзәл Минһаҗев – махсус хәрби операция зонасындагы якташларга ярдәм итүдә актив катнашуы белән билгеле шәхес. Ул патриотик рухтагы шигырьләр яза, махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә ярдәм йөзеннән хәйрия концертлары да оештыра. Аның сәләте һәм актив гражданлык позициясе күпләрне рухландыра, үз артыннан ияртә.
Концертта да махсус хәрби операция зонасында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдык. Ә һәлак булган каһарманнарның, бүгенге көнгәчә алгы сызыклардагы хәрбиләрнең әти-әниләре, газиз якыннары сәхнәгә менде. Аларның һәркайсының сагыш һәм кайгы тулы күзләрендә яшь тамчысы иде. Мин бу вакытларда Рүзәл абыйның һәркайсына игътибарлы булуын күрдем, сокландым! Менә нинди олы йөрәкле зат бит ул! Чын ир-егет!
«Батыр яуда беленер», – диләр. Шундый авыр һәм четерекле заманда ул – солдатларга да, аларның якын кешеләренә дә ныклы терәк булган, изге калебле шәхес!
«Мин тормышның яшим тәмен табып, шөкер итеп һәркөн Раббыма»
«Мин тормышның яшим тәмен табып» дигән сүзләрне Рүзәл Минһаҗев концертына чакыруда күреп алдым. Ул чыннан да шундый бит, дип уйлап куйдым.
Мөслим якларыннан кайнар сәлам алып килдек. Бүгенге матур концертыбызны алып барачакбыз без – гөле дә, назы да булган Гөлназ Гайсина һәм Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Хәсәнов. Кич дәвамында без сезнең белән Рүзәл Минһаҗевның ихлас йөрәктән чыккан шигырьләрен, матур җырларын тыңлап узачакбыз. Милли җанлылык, ватанпәрвәрлек – Рүзәл өчен беренче чираттагы төшенчәләр! Аны өлкәннәр дә, яшь буын егет-кызлары да бик нык ихтирам итә, – дип башладылар концерт тамашасын алып баручылар.
Иң беренче булып, Рүзәл абыйның фикердәше, Татарстанның атказанган артисты, шулай ук махсус хәрби операциядәге якташларга ярдәм илтеп торучы Фирдүс Тямаев чыгыш ясады һәм юбилярга бик кызыклы бүләк бирде. Ул аңа шаян сүзләр әйтеп, гастрольләргә йөрү өчен тәгәрмәчле чемодан бүләк итте. Эченә салынган кирәк-яракларны да әле сатира-юмор белән күрсәтеп узды.
Концерт Рүзәл Минһаҗевның шигырьләренә язылган җырлар, шигырьләр белән үрелеп барды. Әйтергә кирәк, шигырьләре аның гади авыл кешеләренең, көнне-төнгә ялгап эшләгән хезмәтчәннәренең дә күңел түренә ирешә торган. Гади генә проблемалар, һәркемгә якын булган тойгылар һәм кичерешләр тасвирлануы белән дә игътибарны җәлеп итә. Аннары аның шигырь структурасы халыкчан һәм җиңел. Көнүзәк, фәлсәфи һәм матур иҗаты белән танылган ул.
Тамашаның беренче минутларыннан ук кызлар, апалар һәм әбиләр Рүзәл Минһаҗевны котларга ашыкты. Бер-бер артлы сәхнә түренә юнәлделәр.
Рүзәл! Концертның беренче минутларыннан ук рәхмәт әйтәсем килә, түзеп утыра алмадым. Артист буларак түгел, гап-гади тамашачы һәм авыл кызы исеменнән иң олуг рәхмәтләремне җиткерәсем килә. Июнь айларында Рүзәлебез, хөрмәт итеп, үзенең командасына җырларга чакырды. Никадәр чиста күңелле, олы йөрәкле ул һәм шулкадәр тирән мәгънәле шигырьләр язуына көннән-көн инанабыз. Эш-гамәлләре дә ихлас соклану хисләре уята. 35 яшьлек кенә егет булуга карамастан, белмим, нинди генә сүзләр әйтсәм дә аз булыр кебек, – диде җырчы Сөмбелә Яркәева.
Күптән түгел Рүзәл абый махсус операциядәге егетләргә багышлап, туган авылы Метрәйдә «Егет без» дигән чишмә ачкан иде. Әлеге изге эштә аңа авылдашлары һәм фикердәшләре дә ярдәм кулы сузды.
Миңа Рүзәл «Егет без» чишмәсен күрсәтте, ул яклар белән таныштырды. Мин өмәдә катнашырга теләк белдердем. Белсәгез, изге урыннарның берседер ул. Шундый яңгырлы, эссе көн булса да, без анда бардык. Ниндидер психологик алым яки уен булдымы, яисә тормыш белән көрәш булдымы – мин аннан яңадан тормышның якасына ябышып яшисе килеп, бик күп җан азыгы алып кайттым. Бүгенге көндә безнең Исламыбызга зур ярдәм кирәк, һәм мин, бик озак кына уйланулардан соң, Рүзәл белән киңшләштем. Һәм, ниһаять, менә безнең сбор ябылды, – дип ташып торган хис-кичерешләрен уртаклашты Сөмбелә.
Авылларга яки авылдагы кешеләргә нинди дә булса кушамат бирү модасын беләсездер, мөгаен. Ә менә Рүзәл абыйның туган авылы Метрәйнең кушаматы – «Кара каргалар» икән. Бу турыда әйтелгәннән соң, авылга багышланган җыр да яңгырады.
Рүзәл абый әле туган якларында спартакиада да үткәргән. Хәбәрдар булуыбызча, анда авылдашлары да, көндәлек мәшәкатьләреннән арынып, бик актив катнашкан.
«Алар – барысы да үзебезнекеләр»
Рүзәл абый инде ничәмә мәртәбә яу кырындагы батыр рухлы якташларыбыз янына да барып, гуманитар ярдәмнәр илтеп кайтты. Беренче бару нияте ничек туган?
Хәйрия концертларының берсеннән соң, махсус операция зонасыннан кайткан ир-егетләр белән аралашып алгач, Рүзәл Минһаҗев, Фирдүс Тямаев һәм тагын берничә егет куркыныч яу кырына юл тоталар. Шул вакыттан «Егет без» дип аталган волонтерлык төркеме төзиләр. Бүгенге көнгә 28 тапкыр махсус хәрби операциядәге ватандашлар янына барып, 64 машина, 6 мобиль мунча, 48 мотоцикл, тепловизорлар, квадрокоптерлар, маскировка челтәрләре, окоп шәмнәре һәм балалар язган хатларны егетләрнең кулларына тапшыралар. «Мөһим түгел, кем кайсы яктан, нинди төбәктән – алар барысы да үзебезнекеләр», – дип эш итә Рүзәл Минһаҗев командасы.
Аннары Рүзәл абыйның «Игелеккә бер адым» төркеме турында да сүз булды. Юл һәлакәтеннән соң инвалидлыкка дучар булган Актаныш кызы Гөлгенә Сафинага зур ярдәм күрсәтүен дә күпләребез яхшы хәтерлидер, мөгаен.
Шәмсия Җиһангирова: «Мин синең йөзеңдә тагы бер энекәшемне таптым»
Рүзәл абый, шигъри тәлгәшләрен туплап, 2 китап та нәшер итә. Әле икенче китабы күптән түгел генә чыккан икән. Анда 70тән артык җырының сүзләре, 400дән күбрәк шигырьләре тупланган.
Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия лауреаты, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Шәмсия Җиһангирова:
Хәерле кич, газиз хөрмәтле милләттәшләрем! Бу залда инде күпчелек Мөслим ягы кешеләре, Мөслим килен-кияүләре һәм Рүзәлне якын итүчеләр җыелгандыр, дип уйлыйм. Мин сәхнәгә үземне мактарга чыктым әле (көлеп-елмаеп). Рүзәлне мактадык! Әйттеләр бит инде, Рүзәл беренче китабын чыгарганда, шагыйрь икәнен дә белмәгәндер. Анда кергән шигырьләрне әдәби калыпларга туры китерү, китап рәвешен чыгару минем өстә булды. Рүзәл белән мин очраклы рәвештә генә Мөслимгә язучылар белән кайткач танышып киттем. Ул вакытта авылда калган Рүзәлне һәм аның фикердәш егетләрен күреп, болар кайчанга кадәр авыл җиренә түзәрләр дә, кайсы вакытта шәһәрләргә таралып бетәрләр икән, дигән идем. Ялгышкан булганмын икән, гафу үтенәм. Шул вакытта Рүзәлнең каләм тибрәтүен белдем, үзе сорагач, шигырьләрен карап чыгарга булдым.
Ул вакытта әле шигырьләрендәге тыныш билгеләрен – нокталарын, өтерләрен әйтеп тә тормыйм. Ритм, рифмаларын аннары… Ул чакта, эх нигә бу эшкә алындым, дип уйлап куйгалаганым да булды. Рүзәл интернет аша җибәреп торды иҗатын. Гомумән, миңа күп кеше «шигырь яздым» дип җибәрә….
Рүзәлнең тәүге китабы уңышлы гына типографиядә басылып чыкты, ул шул 500 данә булырга тиеш иде, ләкин аннан соң 3 мең данә итеп нәшер ителде. Менә шулай итеп, якташ егетебезнең чын шагыйрь буларак формалашуында минем өлешем дә зур булды. Хәзер ул чыннан рифма, ритмнарны тоя башлады, чын мәгънәдә шагыйрь булып җитлекте. Аның киләчәге матур булачак, тагын калын-калын китаплары да дөнья күрәчәк. Мин үзем шигырьләр яза башлаганда да гел орышалар иде. Нишләп син гел зурлар темаларына язасың, дип… Менә шул каләмемне «төшерә дә җибәрә» иде. Мин Рүзәлгә гел әйтеп киләм: яз! Киңәшләрне, үгет-нәсыйхәт сүзләрен тотып ала торган булып чыкты ул, – дип ассызыклады Шәмсия апа.
Шәмсия апа болай дип тә куйды: «Рүзәл, мин синең йөзеңдә тагын бер энекәшемне таптым. Сине һәрчак үземнең якын туганым, дустым һәм кадерле кешем итеп кабул итәм. Шактый шагыйрьләрне кеше иткәнем, танытканым булды, исемнәрен әйтеп тормыйм… Ләкин алар, шигърият юлына үзләрен алып килгән кеше итеп, Тукай премиясе лауреатларын атарга әвәсрәк. Әмма, син алай булмассың, дип ышанам. Күңелең киң! Менә залда утыручы улым Илдар, киленем Резидә һәм оныгым Мәликә исеменнән дә сиңа ихластан гаилә иминлеге, балалар шатлыгы телим. Аллаһы Тәгалә бәрәкәтле гомер насыйп итсен», – диде.
Мөслим шагыйре исеме зур-зур әдәби ареналарда да яңгырар әле
Яхшылыкны бурычка эшләмәүче, ә изгелек кылудан ямь табын яшәүче Мөслим шагыйре Рүзәл абыйны беренче тапкыр былтыр, Мөслимдәге әдәбият һәм сәнгать көннәренә Татарстан Язучылар берлеге десанты белән командировкага кайткач күргән идем. Мөслим районы редакциясе каршында каләм тибрәтүчеләрне, һәвәскәр язучыларны туплаган әдәби берләшмә дә эшләп килә. Бүгенге көндә дә җирлектә көнүзәк шигырьләр иҗат итүчеләр дә, башка жанрда каләм чарлаучы иптәшләр дә бар. Шуларның берсе булган үзешчән шагыйрь көн кадагына суккан шигырьләрен укып ишеттергән иде.

Мөслимнең «Мизгел» яшьләр үзәгендә. Былтыр Әдәбият һәм сәнгать көннәрендә төшереп алынды.
Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев
Киләчәктә Рүзәл исемле талантлы шагыйрьнең исеме тагын ешрак телгә алыныр, халык аның шигырьләрен тагын да ныграк яратып укыр, белер, дигән өмет-ышанычта нокта куям.