Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Галимә Флера Ганиева: «Милли университет булмыйча калды, чөнки база оешып җитмәгән иде»

Татар дәүләт гуманитар институтын оештыручыларның берсе, аның ректор урынбасары булган, әдәбият галиме, профессор Флера Ганиева белән аның туган йортсыз балачагы, фән-мәгърифәттәге уңышлар һәм уңышсызлыклар, институтның гөрләп эшли башлавы һәм ни өчен аны саклап калып булмавы турында сөйләштек.

news_top_970_100
Галимә Флера Ганиева: «Милли университет булмыйча калды, чөнки база оешып җитмәгән иде»
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Туган авылым, туган йортым юк...»

– Флера Әкрамовна, бүгенге көндә Сез – татар әдәбияты фәнен тирәнтен белгән, аны өйрәнгән галимнәрнең берсе. Татар әдәбиятын сайлау балачак хыялыгыз идеме?

Гадәттә, кешенең биографиясендә туган җире, туган йорты турында мәгълүмат була. Минем туган авылым, туган йортым юк. Бабай (әнинең әтисе) хәзерге Кукмара районы Ядегәр авылында туып, шунда яшәгән. Авыр заманда аны 12 яшендә самавырчы малай буларак Свердловскига җибәргәннәр. Ул якта татарлар бик күп. Бабам үсеп җитеп, егет булган, аны татар кызына өйләндергәннәр. Дүрт бала табып үстергәннәр, әнием – шул 4 баланың берсе.

Әнием Мәймүнә Свердловскида укыган, белем алган. Әнием – укытучы, әтием – журналист. Өйләнешкәннәр дә, Свердловск татарлары арасында яшәп карагач, Казан татарлары арасында да яшәп карыйсылары килгән. 1938 елда әни белән әти Казанга күчеп килгәннәр. Монда аларны көтеп торучы булмаган, әлбәттә. Мәгариф министрлыгына баргач та: «Монда сезгә урын юк шул әле», – дигәннәр. Казанга якын дип, Арчага җибәргәннәр. Арчадан элекке Кызыл юл районы үзәге Кенәргә, Кенәрдән Шурага җибәрәләр (Шура авылыннан Марий Элга 3 чакрым гына). Шура авылы паспортта туган авылым дип язылган. Менә шундый кызыклы язмыш.

Бөек Ватан сугышы башлангач, әти сугышка киткән, әнине Кенәргә, районның башкарма комитетына алганнар. Кызганыч, әтием Бөек Ватан сугышы кырларында җан биргән, югалганнар исемлегендә ул. Әниемнең русчасы да камил, татарчасы да әйбәт иде.

Шулай итеп, 3 яшемә кадәр Шура авылында яшәдем. Шул 3 яшьлек чактагы эпизодларны хәтерлим. Миннән 2 яшь өлкән Альфред абыем арбага утыртып, тартып йөри иде. Үрелеп карыйм, җир шулкадәр ерак булып тоела! Арба бик биек. Аннан, сәке такталарын алып куеп, тау итеп ясап шуа идек.

Йорт хуҗаларын «абый», «апа» дип йөрттек. Апаның итәгенә ябышып, чык өстенә басып коега суга барганымны хәтерлим. Апа да, әни дә бу хәлләрне белә. Бүген күргәндәй хәтерлим. Кешедәге хәтер, эмоцияләр – гаҗәп бер байлык.

Без бертуган абыем белән үстек. Аның гаиләсе Мәскәүдә яши. Абыем да, аның улы да инде исән түгел. Тормыш иптәше Флера һәм кызы белән хәбәрләшеп торабыз. Шөкер, нәселебез дәвам итә.

Бөек Ватан сугышы тәмамлангач, әни районның башкарма комитетында калырга теләмәвен әйтеп: «Укытырга яратам», – дигән. Шуннан аны Ашытбашка җибәргәннәр. Җидееллык мәктәптә эшләде әни, мин дә шул мәктәпне тәмамладым. Унъеллык мәктәп Кенәрдә генә иде, ә ул безгә ераграк. Кырлайдагы җидееллык мәктәпне унъеллык иттеләр дә, абыем белән Кырлай мәктәбен тәмамладык. Мәктәп елларында Ашытбашта яшәдем. Шуңа күрә, мин – авыл кызы, дим.

1957 елда гаиләбез белән Казанга күченеп килдек. Казан дәүләт университетына укырга кердем, Мирфатыйх Зәкиевның шәкерте идем, диплом эшен татар теленнән яздым. Югары уку йортын 1962 елда тәмамладым. «Апирантурага калырсың, килерсең», – диде Мирфатыйх Зәкиевич. Әнием – татар теле, әдәбияты укытучысы, 27 ел авылда укытып, стаж буенча пенсиягә чыгып, Казанга килде дә тагын 27 ел педагогия институтында Мирфатыйх Зәкиевның сәркатибе булып эшләде.

Ул вакытта аспирантурага керергә 2 ел стаж кирәк иде. Хатыйп абый Госман: «Флера, 2 елыңны бездә эшлә. Әниең синең өчен Казанга килде, алай бик тиз китеп барма», – диде. Мине әдәбият кафедрасына лаборант итеп алып калдылар, Нил абый Юзеев тема бирде. Аспирантурада калып, Мәхмүт Галәү иҗаты буенча диссертация яздым. Ул вакытта архивлар бик ачык түгел иде: материал да юк, тәҗрибәм дә җитеп бетмәде. Кандидатлык диссертациясен яклап, фәндә бурычым үтәлде дип, докторлык диссертациясенә тотынмадым. Иң яраткан эшем – укыту. Укыту программалары, лекцияләр, махсус курслар әзерләп, шулай итеп, 50 ел гомеремне университеттан аерылмыйча эшләдем.

«Һәр көннең матурлыгын күрә беләм»

– Флера апа, Сезне чолгап алган дөнья нинди ул?

– Мин берүзем яшим, әмма ялгыз түгел. Яратуымны бирә алырлык туганнарым, хезмәттәшләрем, укучыларым, шәкертләрем бар минем. Кызларга-егетләргә рәхмәт, мөнәсәбәтләр, Аллаһка шөкер. Алар хөрмәт итеп, син кирәк бит әле, дип кенә тора.

Безнең әңгәмәгә Флера Ганиеваның шәкерте, КФУның татар теле белеме кафедрасы доценты, татар теле дәреслекләре авторы Рамилә Сәгъдиева да кушылды.

Рамилә Сәгъдиева:

– Флера Әкрамовна үзеңне кабул итә икән, димәк, бөтен гаиләң белән кабул итә. Шуңа күрә аның кечкенә генә кочагына тулы гаиләң: бөтен туганнарың, апаларың, сеңелләрең, ирең, хатының, балаларың, оныкларың – тулаем кереп утыра.

Флера Әкрамовна – Татар дәүләт гуманитар институтта укыган һәр студентны, аның якыннарын үз туганнары кебек кабул иткән укытучы. Ул – безнең даирәдә иң кечкенә буйлы кеше, күбебезнең иягеннән генә, ләкин үзеннән 1-2 баш озын укучыларына, хезмәттәшләренә, күңеленә якын кешеләргә яратып, якын итеп, «нәнием», «тәтием» дип әйтә. Флера Әкрамовна ялгызы түгел, аның «нәнием», «тәтием»нәре бик күп (елмая).

Ул һәр көнне физик күнегүләр ясый. Сәламәт яшәү рәвешен алып барырга тырыша. Аның беркайчан да зарланганын ишеткәнем булмады. Аның алдында зарланып утыру һәрберебез өчен оят. Шуңа күрә без зарланмаска өйрәндек. Безне, яшьләрне дә шулай позитив фикерләргә өйрәтә, шуңа да аның күңеле яшь, картаймый. Ул һәр көннең матурлыгын күрә белә.

Өенә керсәң, аның пәрдәсе беркайчан да ябылмый. Ул ябылган пәрдәне яратмый. «Тәрәзә ачык булырга тиеш», – дип кабатларга ярата. Дөньяның матурлыгын күреп яши. Без кешеләрдән капланабыз, ә аның тәрәзәсе – шушы матур дөньяны күрү өчен.

Флера Ганиева:

– Кешене якын итәсең икән, ничек инде аның янындагыларын да якын итмисең, ди?! Авылдан килгән балаларга «балакайларым» дип дәшә идек. Күңел тартуы бар бит. «Менә бу кешене якын итим әле», – дип, берничек якын итеп булмый.

«Татар дәүләт гуманитар институты – «татар» исеме булган бердәнбер югары уку йорты иде»

– Фәнни тикшеренүләрнең күп дистә еллар дәвамында оешкан бердәм Совет дәүләт системасы таркалганнан соң, 1990 елларда Татарстанда күп кенә фәнни-тикшеренү институтларының, лабораторияләренең эшчәнлеге туктатылды. Татарстан фәнен үстерү өчен әлеге авыр шартларда республика җитәкчелеге берничә хәлиткеч карар кабул итте. Алар арасында – Татар дәүләт гуманитар институтын ачып җибәрү. Ничек булды бу процесс? Аның эшчәнлеге, формалашуы турында сөйләп китсәгез иде.

– 1990 елларда укытучылар җитми башлады. 1992 елда Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән, Татар дәүләт көллияте ачылды, 1995 елда ул Татар дәүләт гуманитар институты булып үзгәртелде. Казанда «татар» исеме белән башланган бердәнбер югары уку йорты иде ул.

Татар дәүләт гуманитар институты ачылгач, Казан дәүләт университетының татар факультеты базасына яраклаштырып, уку планын төзедек. Әмма без Мәскәүгә ул кадәр буйсынмый идек.

Сүз уңаеннан: 1 нче класс укытучысыннан шулкадәр күп нәрсә тора. Мине 1 нче сыйныфта укыткан укытучым гаҗәп матур яза, сөйли иде. Әле дә язуым укый алырлык. Шуңа да институтта иң элек матур язу дәресен керттек, аны Нәҗип Нәккаш укытты. Гарәп, латин, кириллицаны дисеңме... Ул, рәссам дәрәҗәсенә җиткереп, студентларны профессиональ дәрәҗәдә язарга өйрәтте. Казан театр училищесыннан Рәүф Нуриевны чакырдык, ул матур сөйләм буенча дәресләр алып барды. Сәнгать белән бәйле махсус курсларны күп керттек. Авыл мәктәбендәге балага нәрсә җитеп бетми – шуны бирергә тырыштык.

Укучылар, студентлар, укытучылар белән күңелле итеп, шул дәрәҗәдә бердәм коллектив булып, мәктәп рухын саклап, 13 ел эшләп калдык. 13 ел узгач, күмәкләштерү чоры китте: 2005 елны безне, матур гына итеп, педагогия институтына кушып куйдылар. Әмма уку йортының исеме, безнекенә яраклаштырылып, Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты дип үзгәртелде. Бераздан соң аны Казан дәүләт университетына куштылар. Шулай итеп, туган авылымны, йортымны эзләп йөргән кебек, мин вуздан вузга күчеп йөрдем.

Ректор итеп башта Илдус Заһидуллин билгеләнде, соңыннан Татарстанның мәгариф һәм фән министры булып эшләгән Васил Гайфуллинны куйдылар. Ул җитәкче булып килгәч, мөмкинлекләр артты. Яшь укытучыларга фатирлар алып бирде. Институтның 5 еллыгын, аннары 10 еллыгын Камал театрында үткәрдек. Институтта барлыгы 3 факультет ачылды: татар теле һәм әдәбияты, тарих факультеты, чит телләр факультеты һәм урта белемле һөнәри белгечләр әзерләү факультеты. Һәр факультетта укучы студентларга татар теле һәм әдәбияты югары дәрәҗәдә укытылды. Шулай итеп, без мәгариф өлкәсендә шактый кызыклы тарих кичердек.

72 яшемдә пенсиягә чыктым. Чөнки сәгатьләр кыскарды, укытучылар ярты ставкага калдылар. Эштән китүем бик вакытлы булды.

Казан федераль университетына килгәч, Рәдиф Җамалетдинов методик комиссия оештырды. Анда 25-30га якын кеше бар иде. Россиянең кайсы мәктәпләрендә татар теле, әдәбияты укытыла, шуннан вәкилне чакырып китереп, килешү төзеп, 6-7 ел шул эшне эшләдек. Мәскәүгә барып йөреп, андагы министрлык белән танышып, мәгариф эшенең мәктәбеннән алып министрлыгына кадәр аралашып, алар белән хезмәттәшлек итү насыйп булды. Бик кызыклы дөнья иде ул.

«Минтимер Шәймиев институтны милли университет буларак күрде, әмма хөкүмәт аны саклап калмады»

– Бүген Казанның үзендә генә дә төрле университетлар бихисап. Әмма Татар дәүләт гуманитар институтының гомере генә озын булмады, нибары 13 ел. Ничек уйлыйсыз, аның эшчәнлеген туктату хата булмаган микән? Аны торгызып булыр идеме?

– Татар дәүләт гуманитар институты бинасын ачкан вакытта, урам ягында ярым түгәрәк булып тезелеп бастык. Ул вакытта Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев институт ректоры Васил Габдулловичка: «Менә бу милли университет булачак, шуңа дип төзелгән бина, шулай дип кабул итегез», – диде.

Күз алдына китерегез, нинди мөмкинлекләр, теләкләр бар иде, әмма мөмкинлекнең килеп җитмәгән бер ягы бар иде: милли университетның нигезен салырлык укытучылар коллективы, базасы оешып җитмәгән иде.

Никадәр журналистлар белән тырышып, мәкаләләр язып, яклап карадык, әмма реаль нигез – татар телендә яшьләргә белем бирә алырлык галимнәр – кадрлар кирәк иде. Университет булгач, ул татар теле, әдәбиятыныкы гына була алмый иде бит. Кадрлар ягыннан университетның статусын якларлык реаль әзерлек булмады. Бу – минем карашым. Бәлки, белем бирерлек кадрлар белем ягыннан әзер дә булганнардыр, шул белгечләрне бергә туплап эшкә җигүче олы шәхес кирәк булгандыр.

– Бәлки шушы 13 ел эчендә ул белгечләрне сез әзерләп чыгарган булыр идегез дә, институтның эшчәнлеге тагын да киңәеп китәр иде?

– Аның өчен бик күп вакыт кирәк иде. Вакыт бик тиз бара, вакытка өлгереп булмый: Җир шары тизрәк әйләнә.

– Ләкин шушы 13 ел эшчәнлек дәверендә институт безнең республикага нәрсә бирде?

– Без тәрбияләгән шәкертләр төрле якларга таралды. Һәм алар укытучылык эшчәнлеген дәвам итеп, безнең баскычны киңәйтеп, үзләре яшь буынны тәрбияли башлады. Урамда очраган укучыларым: «Ул елларны шулкадәр сагынабыз! Балаларыбызны да шулай тәрбияләргә тырышабыз», – дип, әллә каян исәнләшеп, хәлләремне белеп китәләр.

– Татар дәүләт гуманитар институтын саклап калырга була идеме?

– Әгәр хөкүмәт бу эшкә тотынса, саклап калып була иде. Алынмадылар бит.

– Диалог корып карадыгызмы?

– Ул вакытта Туфан Миңнуллинга бик үпкәләп йөрдем. «Татар теле» дип сөйләшәсез. Әгәр трибунага чыгып, Гуманитар институтны һичьюгы институт буларак кына да саклап калуны син сөйләгән булсаң, Туфан, бу мәсьәлә кузгалган булыр иде», – дидем. Кызганыч, шул дәрәҗәдә кузгатылмады. «Без яшик әле, безне үстерегез әле», – дип чакыру гына җитми. Ул – хөкүмәт вазыйфасы, аның бурычы. Без үз бурычыбызны бик теләп дәвам итәр идек. Әле берзаман югарырак дәрәҗәдә бу фикергә кире кайтылыр, дип уйлыйм. Технологлар берзаман гуманитар белем кирәк икәнен аңлар. Телефонга, компьютерга тагылып утырудан туярлар әле. Әлеге гамәлләр яшьләрне үз эчләренә бикли.

Күз алдына китереп карасак, әгәр әлеге институт бүгенге көндә дә эшләсә, ул ничегрәк булыр иде икән?

– Институт хәзер табыш китермәс, «нерентабельный» булыр иде. Аның каравы, безнең бик әйбәт орлыклар салынды, аның яктылыгы, кирәклеге бик күпләрдә калды. Безнең шәкертләр, укытучылар бар вакытта, бу рух, аның кирәклеге сакланачак.

«Тәрбияле кеше белемле кешегә караганда да көчлерәк»

– Рамилә Камиловна, Татар дәүләт гуманитар институтында укыткан дәвер сезгә нинди булып истә калды?

Рамилә Сәгъдиева:

– Татар дәүләт гуманитар институтына бер бала килә икән, күпчелек очракта үзенең артыннан сеңлесен, энесен ияртеп килә иде. Шушы кечкенә генә дөньяга килеп кергән яшьләрнең аннан тиз генә очып чыгып китәселәре килми иде. Шул чорда Татар дәүләт гуманитар институты гади татар авыл балаларына югары белем алырга, диплом алып чыгарга һәм зур кеше булырга мөмкинлек бирде.

Флера Ганиева:

– Семестр саен ата-аналар җыелышын үткәрә идек. Авыллардан киләләр, ректор яисә минем кабинетыма ишек төбендә аяк киемнәрен салып керә иделәр. Авыл гадәте. Студентларга без: «Хәтерегезгә, күңелегезгә салыгыз әле: тәрбияле кеше белемне гомер буе җыя, үз-үзен үстерә, тәрбияли», – дип әйтә идек. Тәрбияле кеше белемле кешегә караганда да көчлерәк, рухи яктан баерак. 5 нче сыйныф дәреслегенең кереш сүзенә: «Мәктәптә укыта торган предметлар, фәннәр арасында ике фән бар – тел һәм әдәбият. Нинди генә һөнәрне сайласа да, кешегә ул гомер буена кирәк булачак», – дип яздым.

Рамилә Сәгъдиева:

– Соңгы елларда «Ел укытучысы» бәйгеләре уза. Җиңүчеләр һәм призер булган укытучыларның күбесе гуманитар институтны тәмамлаган. Аларны шушы бәйгедә күреп, алар белән горурланып утырам мин. Бу инде күп нәрсә турында сөйли. Татар дәүләт гуманитар институты шуның белән кадерле. Күп шәкертләребез балаларны, мәктәпне яратып эшлиләр, алар белән гел элемтәдә торабыз.

Татар дәүләт гуманитар институтында дәрескә соңга калу, лекцияләрдән качу күренешләре булмады. Хәтта идән юучы, вахтада утыручы абый-апалар да һәр студентны тәрбияли иде. Без дә, яшь мөгаллимнәр, бик таләпчән идек, әлбәттә. Һәр сессия вакытында, имтиханнарны биргәндә идән юучы, аш пешерүче апалар һәр студент өчен кайгырып утырганы хәтеремдә. Чыгарылыш кичәсендә студентлар аларга кочак-кочак чәчәк бәйләмнәре бүләк итеп чыгып китә иделәр. Остазмы син, гап-гади идән юучымы, вахтада утыручымы, урам себерүчеме – студентлар бертөрле хөрмәт, ярату белән карыйлар иде үзләреннән өлкән кешеләргә.

Ректор Васил Габдуллович, проректор Флера Әкрамовна безгә, яшь укытучыларга: «Абитуриентларга «2»ле, «3»ле куясыз икән, алар сезгә рәхмәт әйтеп чыгып китәрлек булсыннар», – дип әйтә иделәр. Чыннан да, үз белем дәрәҗәләрен аңлап, алга таба үзләренә максат-бурычлар билгеләп, безгә рәхмәт әйтеп чыгып китеп, икенче, өченче елга килеп, кабат имтихан биреп, барыбер Татар дәүләт гуманитар институтына укырга керәләр иде.

Флера Ганиева:

– Гомуми мохит бер иде. Хәтта бергә укыган студентларыбыз гаиләләр корып, матур гына яшәп яталар.

«Күңелдә үкенеч калды...»

– Педагогика университеты белән берләштереп, Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты булып оешкач, нинди үзгәрешләр булды?

– Укытучылар коллективы бер-берсен белә иде. Төрле югары уку йортларында эшләсәк тә, төрле бәйгеләрдә, чараларда очрашып, аралашып яши идек. Студентлар да бер татар мохитеннән икенче татар мохитенә генә килеп керделәр. Анда да шул ук җылы атмосфера сизелеп тора иде. Әлбәттә, кечкенә генә коллективтан зур оешмага килеп кергәндә күңелдә курку да, шикләнү дә, көрәш чаткылары да булмый калмагандыр.

– Күңелдә үкенеч калмадымы?

– Үкенеч калды. Әмма «әзер түгел идек» дигән фикер белән юанам. Шуңа күрә мин кемгәдер үпкәләп түгел, ярый әле 13 ел шулай эшләп калдык, дим. «Ярый әле» дигәнне еш әйтәм.

Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының элекке бинасы

Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан

Дәресләрнең сәгате кимүе турында: «Хөкүмәт дәрәҗәсендә мәсьәләне куеп, мәктәпләрне коткарып калырга кирәк»

– Флера апа, мәктәпләрдә татар әдәбияты фәнен укыту сәгатьләре кыскартылды. Нибары 1 сәгатькә генә калды. Ничек уйлыйсыз, шушы шартларда балага 1000 еллык тарихы булган татар әдәбиятын, телен укытып, аңлатып була микән? Ничек бәяләр идегез бу хәлне?

– Бу – реаль хәл. Мәктәпләр нәрсәне югалтты да нәрсәне саклап кала алды? Традицияләр югала бара, технологияләр керә бара. Табигый. Менә боларны да үлчәү тәлинкәсендә югалтып бетермичә саклап калырга кирәк иде. Традицияләрне югалтырга үзебез дә рөхсәт бирдек. Шәп мәктәп директорлары бар: сәгатьләрне саклыйлар, яңа технологияләрне дә кертәләр.

Әмма мәктәпнең исеме югалуга шаккатам. Хәзер бит оешма, мәктәп түгел. Үзебездән генә торган югалтулар бик күп. Хәзер укытучыларга, бигрәк тә авылларда мөнәсәбәт ни дәрәҗәдә? Казаннан башланды: әти-әниләр үз кулларына алды – балага «2»ле куйсалар, авыр сүз әйтсәләр, укытучыны судка бирәләр. Ачулану турында сүз дә бармый. Укучылар укытучыга кул күтәрә! Әти-әниләр бу заманда шушы дәрәҗәдәге тәрбиясезлеккә юл куя. Барысы да өй тәрбиясеннән башлана. Авылда безнең әни завуч иде. «Мәймүнә Закировна шулай дип әйтә әле менә», – дип сөйләшә иделәр. Әти-әниләр кемнең белемле, тәрбияле икәнен белә иде. Ә хәзер юк, амбиция чире таралды. Ул – шулкадәр куркыныч чир.

Дәреслекләр язган вакытта, амбицияләрне бик сиздек. Төзелгән стандартның бер хәрефен дә үзгәртергә ярамый. Төзелгән уку планында бер әсәрне бер класстан икенчесенә күчерергә ярамый. Мин шаккатам. Бөтен яхшы әдәби әсәрне дәреслеккә кертү мөмкин түгел. Иң яхшыларын гына сайлап анализлый, аңлый белергә өйрәтергә кирәк.

Узган ел урта мәктәп сыйныфларына (5-9 сыйныфлар) 5 дәреслек яздык. Мәскәүдән кайткан стандарт буенча бер автор төзегән уку планы буенча дәреслекләр язу бурычын йөкләделәр. Интегә-интегә яраклашырга туры килде. Белем дә бирәсе килә, бәйләнешсез терминнар да бик күп керә. Стандартка хәзер терминнар килеп керде. Дәреслеккә кертергә таләп ителә. Мин инде, татар әдәбиятына хас сыйфат түгел бу, аның закончалыгы түгел, димен. Дөнья әдәбиятыннан алынган. Әмма кертергә мәҗбүрбез. Дәреслекләр төзү менә нинди шартларга куелды! Бу – зарлану да түгел, мәгълүм хәлләрне санап чыгу. Чөнки мин шушы проблемалар, катлаулы мәсьәләләр арасында яшәдем. Шунысы куандыра: һәр дәреслекне язуда 2 автор катнашты. Аның берсе – вуз укытучысы, икенчесе – мәктәп укытучысы. Мәктәп укытучысы методиканы, укучыларга ничек өйрәтергә кирәк икәнлеген әйбәт белә, вуз укытучысы теорияне белә.

Мәктәп укучыларын, укытучыларын, дәреслек төзүчеләрне дә аңлыйм, чөнки үзем дә шул казанда кайныйм. Нәтиҗә ясап, хөкүмәт дәрәҗәсендә мәсьәләне куеп, хәл итә барып, мәктәпләрне коткарып калырга кирәк. Технологияләр шулкадәр кызыктыргыч, алар тормышка аша бара. Гуманитарийлар калмады. Безнең заманда физиклар, химиклар әдәбият, сәнгатьне бездән яхшырак белә иде. Тәрбиядән күп нәрсә тора. Казан дәүләт университетын яки Татар дәүләт гуманитар институтын тәмамлаучылар: «Сез шундый тәрбия бирдегез!» – диләр. Белемне интернеттан да алып була, аны гомер буе җыясың. Ә тәрбияне әти-әни, укытучы бирә. Һәр чорда үрнәк кеше – укытучы иде.

«Мәктәпсез җәмгыять була алмый»

– Мәктәпләрне тернәкләндерүнең, абруйлылыгын күтәрүнең нинди юллары бар?

– Районның мәгариф бүлеге бар, алар ни дәрәҗәдә эшли? Авыл советы мәктәпне кайгыртамы? Мәктәпне кайгыртып, ярдәм итеп, мәктәпнең үзен үстерә торган мохит кирәк. Беренчедән, хөкүмәт мәктәптән читләшеп бетте. Хәзер гадәттән тыш шартларда яшибез. Мәктәпсез җәмгыять була алмый. Бу хакыйкатьтән читләшеп тә карыйлар: шәхси мәктәпләр дә төзиләр һ.б. Ләкин бу җәмгыятьтән, шушы илдән чыгып китеп булмый.

Мәктәп – вакытлы күренеш. Бала анда 11 ел укый. Кемдер балачагыннан ук мәктәпне ярата, ә кемдер – юк. Укыйсы килмәгәннәргә мин: «Син әниең белән гомер буе яшисең. Син аны «яратмыйм» дип кенә аерып куя аласыңмы? Юк. Мәктәп тә шулай. Анда мәҗбүрият бар. Уку, белем алу мәҗбүри. Үзең өчен кирәк бит ул», – дим. Менә шушы фикер гомуми булудан туктады.

Татар телен сакларга кирәк, дип, трибунадан чыгып сөйләү кирәк инде ул, әмма ул гына хәл итми. Мәктәп хәл итә. Син укыган мәктәп бит ул, син шуның белән горурланып яшәрлек итеп укы, дип, әти-әниләр гел әйтеп торса иде.

Рамилә Сәгъдиева:

– Мәктәптә белем алучылар арасында хәзер «бу миңа кирәк түгел» дигән фикер модада. «Мин бу фәннән БДИ бирәм, ул кирәк, калганнары кирәк түгел», – диләр. Мәктәп программасы 1-11 класста баланы укырга өйрәтергә тиеш. Тормышта ул сиңа кирәк буламы-юкмы, бала шуннан уку тәмен аңлап чыгып китәргә тиеш. Мәҗбүри программа шуның өчен төзелгән.

  • Флера Әкрам кызы Ганиева – 1940 елның 25 мартында Татарстанның хәзерге Арча районы Шура авылында туа. 1958 елда Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарихы факультетына укырга керә. 1962 елда югары уку йортын тәмамлап, аспирантурада укуын дәвам итә. Казан дәүләт (соңрак федераль) университетында татар әдәбияты профессоры, 1992-2005 елларда Татар дәүләт гуманитар институтында проректор булып эшли.

Аның күпсанлы укучылары, хезмәттәшләре исеменнән без дә Флера Әкрамовнаны чираттагы матур юбилее белән чын күңелебездән тәбрик итәбез. Аңа озын гомер, исәнлек-саулык, методик эшчәнлегендә уңышлар телибез!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100