Туфан Миңнуллин истәлегенә: «Әлмәндәр картныкы кебек гомер насыйп булган булса...»
Камал театрының зур залында Татарстанның халык язучысы, күренекле драматург һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинның 90 еллыгына багышланган хәтер кичәсе булды. Әдәби-мәдәни кичәдә журналист Юлай Низаев, фотохәбәрче Салават Камалетдинов һәм оператор Руслан Гафиятуллиннан торган иҗат төркемебез дә эшләп кайтты.
Театр фойесында Туфан Миңнуллинның пьесалары буенча куелган спектакльләрнең афишаларыннан күргәзмә ясалган иде. Кичә программасында спектакльләрдән өзекләр, видеоөзекләр, шигырьләр уку һәм танылган артистлардан музыкаль номерлар булды. Алар тамашачыларга күренекле язучының иҗаты һәм тормышы белән тирәнрәк танышырга мөмкинлек бирде.

Исеме үк «көч-куәт», «давыл» дигәнне аңлаткан Туфан ага – татар театрының аерым бер чорына нигез ташлары салган, милләтебезнең нинди авыр елларында да, ай булмаса, йолдыз барлыгына ышандырган шәхес! Милләтебезнең сөекле улы иде. Драматург, җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның халык язучысы, Станиславский һәм Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләкләре иясе, Почет билгесе ордены лауреаты, Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Данил Сираҗиев һәм Муса Җәлил исемендәге премияләре лауреаты һәм башка кип мактаулы исемнәрен санап тормыйча, гап-гади итеп Туфан абый Миңнуллинны искә алырга җыелдык, дисәк аның рухы үпкәләмәс, мөгаен. Чөнки аның үзенең дә әйткәне бар: «Туфан Миңнуллин» дигән исем бернинди өстәмәләрсез дә танырлык язучы булсын», – дип башлап җибәрделәр кичәне алып баручылар ТР халык артисты Искәндәр Хәйруллин һәм ТР атказанган артисты Ришат Әхмәдуллин.

Туфан Миңнуллин биографиясенә нигезләнеп нәфис кинофильм төшерергә тәкъдим иттеләр
Чара барышында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары, ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов та чыгыш ясады.
Туфан аганың безнең арабыздан киткәненә дә хәйран вакыт узган. Әмма һәр сүзе, сынаулы җитди карашы һәрберебезнең күз алдында. Ул безгә йөзьяшәрлек Әлмәндәрен, һәркайсы васыять булырлык әсәрләрен, гыйбрәт булырлык дистәләгән чыгышларын тәрбия китабы итеп калдырып китте. Әгәр дә аңа Әлмәндәр картныкы кебек гомер насыйп булган булса, Туфан ага шушы матур яңа театр бинасына да ничек сөенер иде?! Һәм әле күпме игелекле гамәлләр белән ил-көнебезне, халкыбыз һәм милләтебезне куандырыр иде. Үзебезнең арада булмаса да – аның бер генә сүзенең дә, бер генә язган әсәренең дә рухи кыйммәте әле дә кимемәде.
Үз чорында, моннан бик күп еллар элек республикабызның беренче Президенты Минтимер Шәймиев болай дигән булган: «Туфан үзенең искиткеч мәгънәле әсәрләрен коеп кына тора». Безнең күз алдыбызда Туфан абый – туган тел, халкыбыз язмышы һәм яшәеше өчен җанын фида кылып, яшьнәп яшәгән шәхес. Кыюлык, ихласлык, үз кыйбласына мәңгегә тугрылык һәм халкын бик ярату кебек сыйфатлар аңа хас иде, – дип бәян итте ул, әдип һәм драматургны искә алып.

Җитәкче шулай ук Туфан Миңнулин биографиясенә нигезләнеп нәфис кинофильм төшерергә тәкъдим итте һәм ярдәм булачагын белдерде.
Туфан Миңнуллин – язучы булуы белән беррәттән, бик тынгысыз яшәгән артист та. Заманында Камал театрының баш режиссеры Марсель Сәлимҗанов шундый сүзләр әйткән: «Әгәр Туфан булмаса – татар театры ятим булыр иде». Инде безнең Туган телләрне саклау комиссиясе дә, Туфан аганың иҗатын гомерлек итү максатыннан, аның «Әлдермештән Әлмәндәр» пьесасы буенча 1-2 ел элек тулы метражлы анимацион фильм төшерде. Татарстанда Туфан ага Миңнуллин биографиясе буенча нәфис фильм төшерергә кыюлыгы булган режиссерлар һәм сценаристлар бар икән, без комиссия исеменнән бу мөрәҗәгатьне кабул итеп тормышка ашырырга әзер, – диде ул.
Әхмәтов, «Әлдермештән Әлмәндәр» – яшь буынны тәрбияләү өчен дә кирәкле һәм фәлсәфи әсәр булуын билгеләп үтте. Аннары ул шушы көннәрдә «Ай булмаса, йолдыз бар» пьесасы буенча «Татарстан – Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе белән берлектә 16 серияле телевизион сериалны тәмамлап килүләре турында әйтте. Сериалны ел азагында тамашачы карамагына чыгарырга ниятлиләр һәм кинода Туфан Миңнуллин образы булуын да билгеләделәр.
Туфан Миңнуллин үзе дә – халкын яраткан шәхес, ә халкы аны – үзенең улын – бөек итте. Республика Рәисе Рөстәм Миңнехановның да әле күптән түгел Туфан абый турында әйткән шундый сүзләре бар. «Туфан аганың әйткән бер җөмләсе – үзе бер тулы китап эчтәлеге кадәр».
Туфан Миңнуллин катнашында узган бик күп очрашу, чараларда җитди мәсьәләләрне караганда, Туфан абый бу хакта нәрсә әйтер иде икән, дип көтеп тора идек. Аның чыннан да шәхси үз фикерен кыю итеп, бәлки бик күпләргә ошамый торганны да әйтә белә торган иде. Туфан ага Миңнуллинны гомер буе сагынып, аның иҗаты белән рухланып һәм васыятьләренә тугры булып яшәргә язсын. Ә ул безгә һәрчак хәер-догада булыр, – дип йомгаклады нотыгын Марат Әхмәтов.

«Тәнкыйтьләп кенә калмый иде»
Кичә вакытында шулай ук ТР халык язучысы Марсель Галиевның чыгышы белән видеофрагмент күрсәтелде. Ул анда хатирәләрен яңартып, истәлекләрен барлады.
Туфан Миңнуллинга шалтыратып сөйләшәсе, киңәшләшәсе килгән чаклар булгалый. Ләкин ул юклыгы искә төшеп китә дә, күңел төшә. Аның туры һәм кыю сүзләре җитми. Ул бит тәнкыйтьләп кенә калмый иде. Ә шушы вакыйганың асылына төшеп, аннан чыгу юлларын да күрсәтә торган иде. Ул юл күрсәтүче булды. Язучылар берлеге идарәсе рәисе итеп билгеләнгәч, рәискә шикаять белән йөрүчеләр туктады. Чөнки, һәрвакыт ишеге ачык, ә сөйләшкәндә, тавышы урамга кадәр ишетелеп тора. Син пышылдап кына керсәң дә, аның тавышы бөтен дөньяга ишетелеп тора, – дип хатирәләргә бирелде ул.
Шулай ук ул Туфан Миңнуллинның әдәби калып үзенчәлекләре турында сөйләп алды.
Туфан Миңнуллин фаҗигане булдырмыйча калдыра. Ул: «Мин тамашачыны уйлыйм, безнең буын күп авырлык кичергән. Тамашачыларны тагын да ныграк борчуга салырга теләгем юк», – дип әйтә иде. Аннары аның робагыйлары бик уңышлы булды, чөнки алар артында образ тора. Әлдермеш образы, мәсәлән, – диде язучы.
Алга таба Миңнуллинның робагыйлары яңгырады. Хәтер кичәсе барышында танылган драматург иҗат иткән сәхнә әсәрләреннән өзекләр дә тәкъдим ителде.
Яхшылардан якты эз кала
Авыл – минем рухымның ниндидер бер таяну ноктасы. Анда мин еш кайтам, һәм кайткан саен язарга, эшләргә көчем, дәртем арта, – дип Туфан абый сөйләгән видеоязма да экранда күрсәтелде.
Әйтергә кирәк, Туфан Миңнуллиның кайсы гына әсәрен алып карасак та, аларның күпчелегендә – авыл геройлары. Һәм анда аның авылдашларының эш-гамәлләре, хәл-вакыйгалары прототиплар аша тасвирлана, ә якташлары әдәби әсәр героена әверелә. Әле алай гына да түгел, берзаман язучы Кама Тамагы районындагы Олы Мәрәтхуҗа кайткач, бер авылдашы: «Кара әле, Туфан, син без сөйләгәнне тыңлап торасың да, шуны китап итеп бастырып акча аласың икән! Давай, гонорарларыңнан түлә бурычыңны», – дип әйтеп салган икән.
Кичәне алып баручылар, Туфан Миңнуллин газиз туган ягына булган бурычларын түләгәндер дә, дип ярымшаяртып алдылар. Шулай да аның туган авылына шома асфальт юллар салдыруын, мәчет төзетүен, үзенең туган йортын мәктәпкә тапшыруын, чишмәләрне торгызуны санап китсәк – әлбәттә, күпме изгелекле гамәлләр кылган якташлары өчен.

– Туфан Миңнуллин үзенең кече Ватаны – Мәрәтхуҗаны, авылны, табигатьне бик ярата иде. Шәһәрдә яшәсә дә, чын авыл кешесе иде, – дип тә искә ала каләмдәшләре турында ТР Язучылар берлегенең элекке рәисе, драматург Данил Салихов.

Кичә ахырында Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла чыгыш ясады һәм Туфан Миңнуллинның кызы – журналист, Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре Әлфия ханым Минңнуллина-Юнысовага чәчәк бәйләме бүләк итте.
Туфан абый Миңнуллинның 90 еллыгына багышланган хәтер кичәсен тамаша кылгач, күңелдә бер генә фикер туды: язганнары бүген дә актуаль, тирән фикерле, кабатланмас сурәтләү чараларына ия. Әдәбият мәйданына омтылганнарга лаеклы үрнәк. Ул – бөек язучы һәм драматург кына түгел, ә чын рухи юл күрсәтүче. Аның әсәрләре тормыш мәгънәсе, бәхет һәм югалтулар турында уйланырга мәҗбүр итә. Аның поэзиясе укучыларның йөрәкләрендә яшәвен дәвам итә, аларны уйларга һәм иҗатка рухландыра.
Язманы исә Туфан Миңнуллинның «әгәр дә милләтне көчле итеп, бөек итеп күрәсең килә икән, иң беренче булып аның көчен таны, шул милләтнең баласы булуың белән горурлан», – дигән тирән фәлсәфи мәгънәле фикере белән тәмамлыйсым килә.