Галимҗан Гыйльманов яңа китабын тәкъдим итте: «Бөек Тукайны яңадан ачабыз»
Быел Габдулла Тукайга 140 ел.
«Татмедиа» бинасындагы «Әдәби кафе»ның ишекләре киң итеп ачылган иде. Халык танылган язучы, мифология белгече, драматург Галимҗан Гыйльмановның «Тукайның мең сере» дигән китабын тәкъдим итү чарасына җыелды. Әдип белән очрашуга каләмдәшләре, иҗатташ дуслары да килгән иде. Алар арасында Нәбирә Гыйматдинова, Зиннур Мансуров, Люция Әблиева кебек билгеле язучылар да күренде. Эстрада йолдызы Нурзадә дә монда иде.
- Китап Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән. Басма әдәби-публицистик жанрда язылган. Парчалар кечкенә форматта, ярты һәм бер бит күләмнәрендә тәкъдим ителә. Тукай текстларын да укырга мөмкин.
«Тукай темасы – мәңгелек»
Иң башта сүзне автор үзе алды:
Минем өстәлдә мең парча бар, шуның 450се кергән. Алар бик күп һәм бөтенесен биреп бетереп тә булмый. Мине бөек Тукайда аптыратканы, сокландырганы һәм гаҗәпләндергәне – уңышлы образлар һәм геройлары аша мәсьәләләрне оста итеп бирә. Парчалар жанры – фәнни эш тә, хикәяләү жанры да түгел. Ул нинди дә булса хәлгә мөнәсәбәтне белдерү, эчке халәтне нинди булса да темага көйләү, ә аннары аны укучыга игълан итү. Китапта Тукай тормышына һәм иҗатына кагылышлы гади генә фактларга да урын бирелде. Китапны басмага әзерләгәндә бары тик ике чыганак файдаланылды: Габдулла Тукай әсәрләреннән торган томнар һәм 1986нчы елда галим Ибраһим Нуруллин бастырган истәлекләр, – дип сөйләде автор.
Язучы шулай ук нәшриятка рәхмәтләрен әйтте.
Мин бу эшне мәңге дә башкарып чыга алмамын төсле иде. Әмма Татарстан китап нәшрияты проектка тиз-тиз генә алынды һәм бу миңа бер бүләк кебек тоелды. Китапта нинди дә булса төгәлсезлекләр дә бардыр, алары киләчәктә төзәтелер ул, – дип йомгаклады сүзен Галимҗан Гыйльманов.
Татарстанның халык шагыйре Зиннур Мансуров:
Тукай темасы – мәңгелек. Әгәр дә рәссам төшергән бер портретны күз алдына китерсәк, әлеге сурәтнең ак таплары бик күп. Бөек һәм даһи шәхесләребезнең дөньясын ачып бетерер өчен бер генә дә гомер җитми. Аларның мирасы иксез-чиксез даланы хәтерләтә. Тукайны без ахырзаман җиткәнче ачарбыз әле, ә ул заман мәңге булмасын. Минем истә: университетта укыганда, курсыбыз җитәкчесе – атаклы галим, тукайчы Ибраһим Нуруллин иде. Ул Тукай иҗаты буенча авыр темалар бирде. Мисал итеп китерәм, Тукай иҗатында салкынлык образлары. Ә бу хезмәткә килгәндә – әһәмияте югары, бөек әдипне шәхес буларак та ныграк ача. Әлеге китап – фәнни нигездә корылган хезмәт, – дип сөйләп үтте ул.
«Кеше бу китапка «кереп китә» икән – аерыла алмаячак»
Тукай үзе «Китап – юл күрсәтүче йолдызым» дип язып калдырган булган. Әлеге хакыйкать бүгенгесе көнне дә актуаль булып каламы? Дөрес, саллы-саллы китаплар, басмалар ел саен чыгып тора. Ә аларны укучы бармы? Кайвакыт китаплар белән сәүдә иткән кибетләргә керсәң, үзеңне китапханә уртасына юлыккан кебек тоясың… Ә шулай да, бар ул китап укучы иптәшләр дигәнне раслаган кебек, елның-елында зур бер хәрәкәткә әйләнгән дөньякүләм «Әдәби марафон» үткәрелә килә.
Галимҗан абыйның китабын тәүге битеннән алып ахырына кадәр популяр шагыйрә, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Люция Әблиева укып чыккан икән.
Галимҗан Ибраһимов язган «Тукайның мең сере» китабын тулысынча укып чыктым. Һәм әлеге китаптан өзекләр белән «Әдәби марафон» проекты кысаларында да социаль челтәрләрдә уртаклашып бардым. Ул болай да кыска-кыска гына парчалардан гына тора. Ә мин аларның бөтенләй иң игътибарны җәлеп итәрлек, кызыклы урыннарын сайлап, бер, кайчак ике җөмлә белән генә куйдым. Халыкта кызыксыну уянды. «Кара әле, без Тукайны бөтенләй белмәгәнбез», – дип язучылар булды. 140 еллыгы уңаеннан бөек Тукайны яңадан ачабыз. Ә бер уйлаганда бит, бөтен яшәеше билгеле язучы. Ә юк, без белмәгәннәр әдәбиятта күп, халыкка ачып салырлык мәгълүмат җитәрлек, – дип фикерләре белән уртаклашты ул.
Люция Әблиева әйтүенчә, әлеге китап – яшь буынны да кызыктыра алырлык.
Бу китапны уку – җиңел дә, авыр да. Чөнки анда билгесез әйберләр дә бар. Тукайның ул чордагы әдәби тел белән язганнары бирелә. Укучыга аларны аңлау катлаулы. Ләкин кеше бу китапка «кереп китә» икән – аерыла алмаячак. Мин үзем бер тапкыр укып чыктым да, хәзер эчтәлегеннән карап алам да, кайсыбер бүлекләренә яңадан мөрәҗәгать итәм. Әлеге басманы фәнни хезмәткә дә тиңләп була. Кыска һәм оста итеп язылган китап яшьләрне дә җәлеп итәр, чөнки бик тиз укыла – диде ул.
Алга таба «Тукайның мең сере»н тәкъдим итү чарасы балалар чыгышлары белән дәвам итте. Очрашу азагында халык Галимҗан Гыйльмановка сорауларын бирә алды, автограф-сессия булды.