Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Идел» журналының шигырь кичәсе: Яшьләрдә шигъри халәт – һәркайсында бәхетсез мәхәббәт...

Күптән түгел «Идел» республика яшьләре журналы Казан шәһәренең Милли китапханәсендә ифрат кызыклы кичә үткәрде. Биредә татар блогерлары һәм шагыйрьләре җыелды. Әлеге «әдәби микслы» кичәдә «Интертат» журналисты да булып кайтты.

news_top_970_100
«Идел» журналының шигырь кичәсе: Яшьләрдә шигъри халәт – һәркайсында бәхетсез мәхәббәт...
Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

Блогерлар белән шагыйрьләр рухташ?

Алып баручы Рүзәл Әхмәдиев, «Идел» журналының шигъри әдәби-мәдәни кичәсен ачканда, биредә иҗатчылар һәм шигърияткә битараф булмаганнар җыелганын билгеләп үтте. «Шигырь булган, шигырь яңгыраган җирдә һәрчак бәйрәм рухы була», – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Идел» республика яшьләре журналы баш мөхәррире Рәмзия Галимова чарага килүчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде, мондый формат кичәнең әлегә иҗади эксперимент булуын әйтте.

«Бу кадәр күп халык җыелыр дип уйламаган идем. Килүегезгә рәхмәт! Хәзер яңа медиа форматлар өйрәнәбез. Русча һәм татарча сөйләм белән барган чаралар трендта. Шулай ук ул чарада журналның яшь авторлары катнаша. Чараның максаты – татарның иҗади яшьләрен берләштерү, аларны таныту булып тора», – дип ассызыклады ул.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Чара «Инсайт Люди» блогерлар үзәге белән берлектә оештырылган иде. Әйтергә кирәк, узган елдан «Идел» журналына яңа баш мөхәррир Рәмзия Галимова җитәкчелек итә башлавы белән, басма шактый яшьләрчә үзгәрешләр кичерде. Ничектер яшьләр даирәсенә якынлашты кебек тоела. Өлкән яшьтәге иҗат әһелләренең әсәрләре хакимлеге дә күренми.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Иң гаҗәпләндергәне, блогерлар һәм шагыйрьләр рухташмы? Әллә инде бу ике өлкә вәкилләрен берәр әйбер берләштерәме? Билгеле ки, бүгенге көндә миллионлаган караулар җыйган бер блогерның да шигырь укып утырганын күргән юк! Булса, әйтегезче, шигырь уку, сөйләү белән бихисап язылучылар туплаган блогерны күрсәтербез!

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Танылган блогерлардан Рәфис Атаказны, Татарстанның халык артисты Җәвит Шакировның улы Искәндәрне күрдем. Рәфис әфәнде, шәхси сәбәпләре буенча, вакыты тар булганга, кичәне бик аз тамаша кылды. Тагы берничә блог алып баручы да күренде. Әлбәттә, татар дөньясында поэтикадан шактый ерак торган блогерлар күбрәктер ул…

Яшьләрдә шигъри халәт: Һәркайсында бәхетсез мәхәббәт... Ә кемдәдер дини тәгълимат!

Яшьләр даирәсендә шигырь иҗат итүчеләр арта. Әлбәттә, бу – куанычлы күренеш. Әле берничә ел элек, татар телендә иҗат итүче яшьләр бик юк, дип оран салсалар... Хәзер инде алар күп кебек. Шулай ук үзләренең шигърияте белән киң җәмәгатьчелекне таныштырырга теләүчеләр дә шактый. Әдәби аренада танылу яулаган каләмдәшләр Ренат Галиәскар һәм Гөлинә Шәйхи иҗади шигърият дуэты форматында да чыгыш ясады. Гомумән, дуэт итеп шигырьләр ишеттерүчеләр гаять күп күренде. Араларында чын-чыннан мәхәббәт уйнаганнары да бар икән. Хәтта кайсылары импровизацияләр белән тәкъдим итте. Шигъри юллары язылган кәгазь битләрен укый бардылар, аннан аларны, йомарлапап, идәнгә атып бәрделәр. Бер чыгыш ясаучы – Айзат Вахитов хәтта яндырып карарга да маташты.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Яшьлек булгач, шигырьләр гел сөйгән ярга мәхәббәт, гашыйк булу темасына багышланган инде. Туган як, ватанпәрвәрлек темасына ник бер шигырь яңгырасын... Мөмкинлек булганда, әдәби кичәләргә еш йөрим. Һәм яшьләр шигъриятендә шуны күзәтәм: күпчелек яшьләрнең шигырьләрендә сөйгәннәре белән аерылып тәмамланган җавапсыз мәхәббәт тасвирлана. Бәхетсез мәхәббәт чагылыш таба... Һәр шигырьдә диярлек каһвә, каһвәханә сүзе урын ала. Шундый уй туа: әллә инде яшьләрнең танышу, кавышу урыннары хәзер каһвәханә генәме икән?

Нияз Мөбарәкҗан рэп форматында, берникадәр үзенчәлекле карашлы, көнүзәк шигырьләрен укыды.

Үзе язган «Мин – мөселман» шигырен яңгыраткан Айзат Вахитов катнашучыларның берсен дә битараф калдырмагандыр, мөгаен. Залда утыручыларның барысыда елмаеп, ирония тойгылары аша тыңлады ул шигырьне:

«Мин – мөселман, гомеремдә дуңгыз ите ашамам,

«Сөбханалла» диеп, тәмәкемне кабызам.

Башкалардан үрнәк алып бәби тәпие юам,

Юк, дуңгыз ите ашамыйм, сез нәрсә? Мин – мөселман!

Безнең диндә, чучка ите хәрам, дип саналган.

Яхшы әйттең моны, иптәш, шул хөрмәткә йөз г(ы)рамм,

Һәркөн мунчага йөримен, тәһарәтемне бозмам.

Мунчадан чыккач тартабыз егетләр белән кальян!

Азан әйткәндә эшләмим, бар эшемне туктатам,

Үҗәтләнеп үстергән сакалымны сыпырам.

Ураза да тотканым юк, ашказанымны бозмам,

Мин болай да гөнаһсыз, тотсын гөнаһы булган!

Елга бер тапкыр йөримен якын булган мәчеткә,

Җаным дүрт күзләп, зарыгып килгән җомганы көтә.

Ун аяк белән атлап, бисмилла әйтеп кенә,

Чын мөселман кешесе к(ы)луб эченә керә.

Түбәтәй булса башыңда – син ай астында туган.

Аллаһ сина җәннәттә урын әзерләп куйган.

Уң – кесәмдә тәмәке, пакетта ята сырам,

Әлхәмдүлиллаһ, дуслар, ярый да мин мөселман!»

Автор үзе белән болай таныштырды:

«Сабада туып-үстем, 20 яшьтәмен. КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының филология: татар теле, әдәбият һәм журналистика бүлегендә укыйм. Бәләкәйдән шигырьләр язам. Киләчәктә үземне татар җәмгыяте сулышы белән бәйлисем килә. Ничек һәм кайда – әлегә билгеле түгел. «Ак Барс» хоккей командасы җанатары мин», – дип бәян итте ул.

Күп кенә яшьләр мәхәббәт темасына шигырь яза, укый бит. Нишләп бөтенләй башка теманы сайларга булгансың икән, Айзат?

Беренчедән, мәхәббәт турында шигырьләр язу өчен, ул мәхәббәт минем йөрәктә булырга тиеш, дип саныйм. Кеше мәхәббәте турында гына укып, язып булмый. Икенчедән, Сез үзегез әйтмешли, күп кеше мәхәббәт турында яза, ул тема шигырьләре арасында үзеңнең исемеңне күрсәтер өчен, башка тема кирәктер, дип фикерлим. Һәм өченчедән, бу тема – хәзерге вакытта уңда да, сулда да дигәндәй: үзеңне мөселман дип санау – ул дуңгыз ите ашамау гына түгел шул.

Бу шигырь – сатирик шигырьме? Яки көнүзәкме?

Бу шигырь – көн кадагына суккан, әмма сатирик форматта язылган шигырь, мин үземне «күңелле» кеше дип саныйм. Шуңа шул форматта язарга булдым, бәлки, кешеләр минем шигыремне укып үзгәрерләр, дигән ышанычта калам.

Әдәбияттә остазың дип кемне саныйсың? Татар дөньясында көн кадагына суккан җыр сүзләре белән танылган Илфак Шиһапов иҗаты белән танышмы син?

Әдәбияттә остазым дип санаган авторым юк, болай Һади Такташ белән Муса Җәлилнең шигырьләрен яратып укыйм. Хәзерге замандаш шагыйрьләрдән Фәнил Гыйләҗевның иҗаты бик ошый. Аның иҗаты буенча курс эше дә якларга җыенам. Илфак Шиһаповның иҗаты белән өстән-өстән генә таныш.

Гомумән, КФУда студентлар өчен әдәби түгәрәк бардыр, анда йөрисеңме?

КФУда, аеруча безнең Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында «Әллүки» иҗат берләшмәсе эшләп килә. Атнага 1 тапкыр шунда җыелабыз, шигырьләребез белән уртаклашабыз. Төрле темаларга фикер алышу да була. Түгәрәкнең алып баручысы – Халисә апа Ширмән. Бәлки, остазым дип, аны да атарга буладыр.

Чыннан, Айзатның көнүзәк, социаль проблемаларга багышланган «шигъри тәлгәшләре» тагын да бар. Кем белә, бәлки, яшь егет поэтикада кыю язу адымнарын дәвам итәр дә Илфак Шиһаповлар стилендә язуы белән танылыр.

Гитара кыллары моңландырды, батл әдипләр шигырьләрен яңгыратты

Җырларга килгәндә, автор-башкаручылар хәтсез булды. Гитара аккомпанементы белән башкарылганнары аеруча алкышларга лаек булды. Җырлар, әлбәттә, яшьләрчә стильдә, заманча аранжировкалар белән булды.

Татарча шигырьләр һәм җыр-моң арасында русча шигырьләрне дә тыңладык. Билгеләп үтәргә кирәк, яшьләрдән рус телендәге поэтикада сатира һәм юмор булды. Мәсәлән, бик шаян, кызыклы форматта – склероз белән әңгәмә форматында шигырь яңгыраттылар. Барлык яшь шагыйрьләрнең поэтикасын берләштергәне – кыю итеп язуларыдыр. Һәм укылышлары бертөрлелеге!

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Иң ахырдан сүзне Искәндәр Шакиров алды.

«Беренчедән, монда җыелган барлык кешеләргә рәхмәт әйтәсе килә. Менә шундый кичәләргә килгән, йөргән саен безнең татар рухыбыз, ана телебез яшәячәк!» – диде ул. Искәндәр исә әтисенең китабында нәшер ителгән шигырьне укыды. Ул бу шигырь әтисе белән аның иҗат җимеше булуын да әйтте. «Тормыш бит ул...» шигыре яшәешнең сикәлтәле юлларына багышланган иде, фәлсәфи характердарак.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Гомумән алганда, әдәби-мәдәни кичә 2 өлештән торды. Беренче бүлектә иҗатчылар үзләренең әсәрләре белән таныштырды. «Ирекле микрофон» вакытында барлык катнашучылар чыгыш ясый алды. Икенче бүлектә рус һәм татар классик әдәбияты язучыларының шигырьләре белән поэтик баттл оештырылды.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Сәгать ярым вакыт – заман поэзиясе белән барган кичә өчен бик күп», – диде алып баручы һәм соклануын белдерде.

Алдан чараның игъланында әйтелгәнчә, монда блогерлар һәм профессиональ шагыйрьләрдән шигъри батл, рэп, гитарага җырлар да булды. Бу урында, «Идел» журналы редакциясе очрашуны оештырганда отышлы алым куллануын да билгеләп үтмичә булмый. Әдәби-мәдәни яисә «шигърият кичәсе» дип оештырылса, чарага килүче яшьләр күп булыр идеме икән?! Ә заманча исем белән булгач, яшьләр, кызыксынып, үз теләкләре белән килгән иде.

Алия Нур, Айдар Вәгыйзов (TATARBOY), Гөлинә Шәйхи, Ринат Галиәскәр, Рәдиф Кашапов, Зөләйха Камалова, Миләүшә Гафурова, Айзат Вахитов, Гөлназ Әхмәдиева, Нияз Мөбарәкҗан, Рузалия Шакирова, Руфинә Гафурова, Ранис Гарипов, Тамара Минова – менә алар рус һәм татар шигъриятенең, җыр-моң сәнгатенең балкыячак «йолдызлары», дигән уй туды. Хәтта районнардан махсус шушы кичәгә килүчеләр дә булды.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Әдәби батл вакытында Владимир Маяковский, Сергей Есенин, Һади Такташ кебек күренекле әдипләрнең әсәрләре яңгыратылды. Чара истәлеккә фотога төшүләр, иҗатташларның аралашуы белән тәмамланды.

Дөресен әйткәндә, бу кичәгә барганда, бәлки, «сувенир» чара – милли шигърият ясалмалылыгы күрермен, дигән уй да юк түгел иде. Ә биредә чын-чыннан татар шигъриятенә, татар милләте рухына мөкиббән яшьләрне күрдем. Кайберсенең шигырьләре әлегә шигъри калыпларга да туры килеп бетмидер, әмма алар шигырь язарга омтыла, яза! Әлбәттә, кичәдә катнашучы яшьләргә иҗат дәрте сүрелмәвен, шигърият күгендә якты «йолдыз» булып кабынуларын телибез!

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100