Бер кеше язмышы — үзе үк роман язарлык тарих ул. Үргәагар авылында яшәгән Рәхмәтулла Яруллинның да язмышы сикәлтәле юллардан тора. Берничә тапкыр атарга алып баралар аны. Бөек Ватан сугышында финнарга әсир төшә, ачлыктан исән кала һәм авылындагы Совет чоры заманында ябылмыйча калган мәчеттә мулла булып хезмәт итә…