Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Үргәагар авылы: СССР чорында Хаҗга барган Рәхмәтулла бабай һәм ябылмаган мәчет

Бер кеше язмышы — үзе үк роман язарлык тарих ул. Үргәагар авылында яшәгән Рәхмәтулла Яруллинның да язмышы сикәлтәле юллардан тора. Берничә тапкыр атарга алып баралар аны. Бөек Ватан сугышында финнарга әсир төшә, ачлыктан исән кала һәм авылындагы Совет чоры заманында ябылмыйча калган мәчеттә мулла булып хезмәт итә…

news_top_970_100
Үргәагар авылы: СССР чорында Хаҗга барган Рәхмәтулла бабай һәм ябылмаган мәчет
Зилә Мөбәрәкшина

Гаҗәп бу дөнья. Я утта яндыра, я суга батыра. Башыбызга кайгы килсә, тәмам йомшыйбыз, ахыр чиктә сыгылабыз да төшәбез. Әйе, түземле, көчле рухлы булырга өйрәтәләр безне. Язмамның төп герое Рәхмәтулла Яруллин да ап-аяз көнне «сугышка барырмын», «фин лагерьләрендә ачлыкта эшләрмен», «мылтык астыннан исән калып кайтырмын» дип бер дә уйламагандыр…

Авылга кайтканда трасса Әлки районы Үргәагар авылы аша үтә. Юл калкулыкта булганга, авылның урам буйлап тезелеп киткән йортлары, мәктәбе, һәм мәчете күзгә чалына. Тирә-як авыл халкы әлеге мәчет манарасының Совет заманында киселмичә калганын бик яхшы белә. Язмамның герое белән мәчетне нәрсә бәйли? Ничек итеп Рәхмәтулла бабай Совет чорында хаҗ кылырга бара алган? «Татар-информ» журналисты Үргәагар авылында Рәхмәтулла бабай гаиләсе белән танышты һәм 115 ел элек төзелгән мәчеттә булып кайтты.

«Әти бөтен авылны дингә кертергә җан талашты»

Үргәагарның бердәнбер асфальт юлы бормаланып авыл эченә алып кереп китә. Юл буйлап төшкән арада авылның төрле төстәге йортлары, күле, мал-туары сине «хуш килдең» дигән төсле, сәламләгән була. Кая алып чыгар икән бу юл дип төшәсең-төшәсең дә, туп-туры мәчеткә барып чыгасың. Мин иң элек мәчеттән өч адымда урнашкан өйгә — Ярулиннар гаиләсенә кердем.

«Әти өйдә укыган, әтисе галим кеше иде», — дип башлады сүзен Рәхмәтулла бабайның кызы Хәдичә апа.

Әти 1912 елда Үргәагарда дини гаиләдә туа. Мин белгәндә дә ул берничә тапкыр Уфага һәм Казанга барып, укып кайтты. Костюмнарын киеп, чалмаларын ясап чыгып китә иде. Әти бөтен авылны дингә кертергә җан талашты. Телгә дә оста булды.

Мәчет янында бердәнбер кибет бар иде. Әти капка төбенә эшләпәсен киеп чыгып утыра иде дә, хатын-кызларның яланаяк барганнарын күреп, орышмыйча, шул ук вакытта каты да бәрелмичә, сеңдереп кенә: «Мәчет яныннан узасыз, аякларыгызга киеп йөрегез», — ди иде. Бер кеше дә аның яныннан туктамыйча үтеп китми иде, ул төрле яшьтәге кеше белән сөйләшергә уртак тел тапты. Кешене күбрәк вәгазьләргә тырыша иде.

Совет чорында хаҗ кылу: бер кеше башына өчәр шымчы

Әтине Казанга Министрлар Советына чакыртып алдылар. Шундагы Әхмәтшин дигән кеше: «Сине законлы рәвештә хаҗга җибәрәбез», — дип әйткән.

Әтинең хаҗга барачагы билгеле булгач, безгә ике кеше кайтты. Берьюлы түгел, чиратлап-чиратлап. Берсе ир-ат иде, икенчесе чегән булып киенгән хатын-кыз. Нинди гаилә икәнлекне белештеләр. Кунарга сорап, үзләрен юлчы дип таныштырып, өйгә керделәр. Икешәр көн кундылар. Хатын-кызның көз көне килгәне хәтердә. Ул озак тормады.

Ә ир-ат әтине өченче көн йокысыз утыртмакчы булды. Ике тәүлек йоклама әле син! «Мин карт бит инде», — диде аңа әти. Үзләре белән пистолетлары да бар иде. Өйдә нәрсә турында һәм ничек сөйләшәбез, үз-үзебезне ничек тотабыз — барысын да күзәттеләр.

Бу сынауларны үткәннән соң, хаҗ киемнәре тектерергә дип, Казанга юл тоттык.

Шуннан соң 1976 елның кышында ирем Наил белән әтине хаҗга Казаннан Мәскәүгә очкычка утыртып озаттык. Аннан ул икенче очкычта Мәккәгә очты. Хаҗда әти бер айга якын булды.

«Әтиегез үлгән икән…»

Татарстаннан әти берүзе барды. Әтидән кала, Россиядән башка кешеләр дә бар иде. Бер кеше башына өчәр шымчы, дип сөйләде әти. Хаҗда кеше нәрсә сөйли, кем белән очраша — барысын карап, күзәтеп йөргәннәр.

Әти хаҗда Кәгбәтуллаһ тирәли җиде тапкыр әйләнгән. «Авыр булса да, эшли алдым. Халык күп иде. Абынып егылсаң, тора алмыйсың, таптап китәләр», — диде әти. Үзбәкләр, кара халыклар күп булганын әйтте. Зәм-зәм сулары, келәм, тәсбихләр алып кайтты. Әти алып кайткан келәм бүгенге көндә дә мәчет диварында эленеп тора.

Мәккәдә вакытта әти яшәгән палаткада янгын чыга. Хаҗ кылучыларны җыеп, икенче җиргә алып киткәннәр. Алар урынына икенче кешеләр килеп урнашкан. Шулчак газ баллоны шартлый һәм кешеләр үлә.

Ә бу вакытта авылга «әтиегез үлгән», дигән хәбәр кайтып ирешә. Ирем Наил Әхмәтшин белән телефоннан сөйләшеп тора икән. Бервакыт мин өйдә булганда өй телефоны шалтырады. Наил алды. «Әти исәнме?» — дип сорады. «Әтиең исән», — дигән Әхмәтшин аңа. Мин янгын турында хәбәрдар түгел идем.

Әлеге хәбәрнең Мәккәдән Үргәагарга ни рәвешле кайтып ишетелүе сер булып калды. Ул вакытта кесә телефоны да, Интернет та юк, ә хәбәр кайткан! Кайдан килгән? Бу бит 1976 ел…

«Аллаһка шөкер, дәү әти исән-сау кайтып җитте. Ул алдынгы кеше иде, радио тыңлады, бөтен дөнья белән хәбәрдар булды», — дип кушылды Рәхмәтулла бабайның оныгы Гаптерәхим абый.

«Бер сукканда йөзәр камчы сугалар иде» — әсирлектәге тормыш

Әти безгә ачы сугыш хатирәләрен дә сөйләп утыргалый иде. Ул Бөек Ватан сугышында 2 ел сугышкан, 5 ел әсирлектә булган. «Бер сукканда йөзәр камчы сугалар иде», — дип ачынып искә ала иде.

Әсир төшкәч, аңа бер укол кадаганнар. «Авыз ачылып калды, тын ала алмыйм ятам. Уколны кадаган кешеләр чыгып китте. Берзаман җыештыручы хатын керде һәм минем сулап җибәргәнемне күрде. Ул шаккатты. Минем янга килде дә: „Син бу уколдан соң үләргә тиеш идең, ничек исән калдың?“ — диде һәм чыгып, минем исән булуымны теге кешеләргә әйткән. Тыңлап ятам, үзем сөйләшә алмыйм. Барысы да минем янга керделәр. Нишләргә белмичә карап тордылар. Аннары киемнәр бирделәр, ашаттылар», — дип искә алып сөйләгән иде әти.

«Хәбәр килде, Яруллинны атмагыз!»

Әсирлектә булганда гына да 5 тапкыр атудан калган ул. «Бервакыт мине атарга бастырдылар, эчемнән догалар укыйм, Аллаһы Тәгаләдән сорыйм, үләсемне беләм инде. Атарга тиешле кеше пистолетын терәп тора. Старшина чабып керде дә: „Хәбәр килде, Яруллинны атмагыз“, — диде», — дип сөйләгән иде.

Әтинең аркасында, кулында, күкрәгендә яралары бар иде. Әсирлектә булганда әти качып китә алган һәм, нәтиҗәдә, санитар частькә эләккән. Атарга китергәндә кеше яраланган яисә шешенгән булса, хастаханәгә сала торган булганнар. Дәвалаганнар, ашатканнар, соңыннан гына атканнар. Законы шундый булган.

Финнар әтине санитар частьтән эзләп тапкан, ә санитар частьтә әсирләр булган. «Финнар ач әсирләр алдында казылыкны майда кыздырып ашый иде», — дип әйтә иде әти. Әсирләрне бик каты кыйный торган булганнар.

«Бер төнне мине санитар частьтән берсе атарга дип алып чыкты», — ди. Дәү әти ач булса да, көрәш алымнарын кулланып, атарга җыенган финның өстенә сикерә һәм кача. «Фин кешесе атарга өлгерде, пуля кул аша чыгып китте», — дигән иде.

Шуннан, ул сазлыклар аша бара торгач, икенче лагерьга килеп чыккан. Әти гел үлән белән тукланган, шуңа күрә үлмәгән», — диде Хәдичә апа.

Гаптерәхим абый Рәхмәтулла бабайның әсирлектә вакытта кәрзин үргәнен сөйләде: «17-18 метрлы агачның тамырыннан кәрзин үргән. «Иң мөһиме — кәрзиннең төбен үрергә, калганы тиз үрелә», — дип әйткән иде. Бервакыт кәрзин үргән вакытта рәшәткә аша кешеләрнең эшкә барганын күргән. Сакчы күрмәгәндә берьюлы ике кәрзин үрә торган булган. Сызгырган да, шул кәрзинен кешеләргә аткан. Тотып алган кеше килеп тәмәке ыргыткан. Аннан соң ипи бирә башлаганнар.

«Ике орденым бар. Архивтан эзләгез», — диде. Нигә бирмәделәр соң, дигәч: «Әсирлектә булганга», — дигән иде».

Әлки районында Совет чорындагы бердәнбер киселмичә калган мәчет тарихы

Әти Үргәагар мәчетен саклап калу өчен бик каты тырышты. Мәчеткә халык йөри иде, сеңлем. Кеше печән өстендә булганда әти кайгыра, кечкенә малайлар мәчеткә керсә, күңеле була иде. Әти мәчеттә җомга вәгазьләрен сөйли иде.

Авыл халкы сүзләренчә, Яңа Авылда ике мәчет булган, икесенең дә манараларын кискәннәр. Ә Иске Үргәагар мәчетен хаҗи абыйлар, авыл картлары җыелышып, «кистермибез», диләр. Кисәргә җыенган кешеләр — авыл кешеләре. «Каты торалар. Аллаһы Тәгалә булыша аларга», — дип сөйләде Хәдичә апа.

Рәхмәтулла бабай нигезеннән өч адым атлауга күркәм мәчет күренеп тора. Үргәагар мәчете нарат бүрәнәләрдән корылган. Алар әле дә шул заманнан бирле тора, мәчет бары тик тышланган гына. Тәһарәт алып, мәчеткә — өйлә намазына ашыктым.

Яшел — исламда киң таралган төс. Карап торышка күңелне дә тынычландыра ул. Мәчет бусагасын атлаганда югарыдагы «1905 елда төзелде» дигән элмә тактага күзем төште. Мәчет эче гадәти түгел. Аяк киемен салганнан соң гына әйләнгеч формада ясалган агач баскычтан менәргә кирәклеген аңладым. Үзең дә сизмәстән, мәчетнең икенче катында буласың. Бер бүлмә, аннан икенчесенә атлап керәсең…

Шушы икенче бүлмә — гыйбадәт кылу урыны булып тора. Баштан азан әйтелде, аннары намаз укылды. Намаздан соң Нурулла хәзрәт янына барып, мәчет турында сораштым.

Рәхмәтулла бабай мәчетнең нигезләрен цемент белән ныгытты, — дип башлады ул сүзен. — Мәчет халык көче белән салынган. Ул вакытта техника булмаган. Авылдан 23 километр ераклыкта урнашкан урманнан үгез, сыерлар белән бүрәнәләр ташыганнар.

Мәчетне төзеп бетерергә акча җитмәгән. Күрше авылда Гатаулла исемле хәллерәк кеше була, аңа акча сорарга барганнар. «Мәчет салынып беткәч, мине мөәзин итеп куйсагыз гына акча бирәм», — дип әйтә ул. Шулай итеп, мәчет төзелеп бетә.

1930 елларда республика буенча күпләп манаралар кисү башлана. Мәчетнең манарасын кистерүдән ничек саклап кала алганнардыр — төгәл әйтә алмыйм. Бер фаразны ишеткәнем бар. Мәчеттән ерак түгел Сибгатулла дигән кешенең малае Казанда КПССның өлкә комитетында эшләгән. Шул кешенең ярдәме белән кистерелмичә калган, дип әйтәләр, — диде Нурулла хәзрәт Фәттахов.

«Кешеләр мәчеткә йөрүдән бервакытта да туктамаган»

1950 елларда сугыштан кайткан бер кешене (исемен әйтмим) мәктәп директоры итеп куйдылар. Мәчеткә, аннан бигрәк, намаз укуга бик каныкты. Берзаман, кешеләр кереп йөрмәсеннәр дип, мәчет ишегалдына ашлык салдырды. Ничек тә мәчетне яптырырга теләде. Шуннан соң, бабайлар икенче каттагы ян тәрәзәне ачып, ишек ясап кереп, намаз укып йөрделәр.

Ул вакытта Диния нәзарәте Уфада иде. Күршедә генә Бикмулла дигән мөәзин бар иде, мәчетне яптырмас өчен рөхсәт сорап, Уфага йөрделәр. 1-2 ел азан әйтелмичә торганы булды, әмма мәчет ябылмады. 2000 елда мин мөәзин булдым, Аллаһны ярдәме белән, кызым ярдәм итеп, хаҗга барып кайттым. 2007 елда, авылда башка булмагач, мине мулла итеп куйдылар.

Сугыш чорымы, Совет заманасымы, кешеләр мәчеткә йөрүдән бервакытта да туктамаган. Халыкны кысрыклаган вакытлар булды, ләкин халык бирешмәде, мәчет бер көн дә ябылып тормады.

Нурулла хәзрәт җомга намазында 17-18 кеше булуын, мәчеткә йөрүчеләр барлыгын әйтте. Хәзер исә хәзрәт үзенең урынына алмаш кеше эзләү белән мәшгуль: «Миңа хәзер 81 яшь, гел болай йөреп булмас, һәр нәрсәнең үз вакыты бар. Берәр кешегә тапшырып калдырырга иде исәбем», — дип сөйләде ул.

Мәчеткә 115 ел. 10 ел элек салынган кебек, ул төп-төз тора. Күпне күргән мәчет, күпне…

Үргәагар мәчетендә мулла булган кешеләр:

(1937 елга кадәр билгесез)

1937 — 1943 елга кадәр указлы мулла булмый. Шулай булса да, мәчеттә гыйбадәт кылу тукталмый.

1947 — 1961 Бикмулла Гыйләҗев

1961 елда (ике ай) Рәхмәтулла Яруллин

1961 — 1969 Фәттахов Нуретдин

1969 — 1986 Рәхмәтулла Яруллин

1986 — 2007 Әнвәр Гыйләҗев

2007 — 2020 Нурулла Фәттахов

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100