Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

77 миллион сум җыйганнар: манарасы ауганнан соң, мәчетне төзекләндерү башланды

«Күпме акча җыелды, дип сорыйлар, тагын күпме кирәк, дип, кем дә сорамый», – ди Биектау районы имам-мөхтәсибе Тәлгать хәзрәт Гайфуллин.

news_top_970_100
77 миллион сум җыйганнар: манарасы ауганнан соң, мәчетне төзекләндерү башланды

1937 елда – манаралы клуб,
2022 елда – манарасыз мәчет

Биектау районында Айбаш исемле бер авыл бар. Анда 1864 елдан бирле эшләп торган агач мәчет урнашкан. 1937 елда, гыйбадәт кылуны тыеп, аны «манаралы клуб» итәләр. Тарихи гаделлек кайткач, 1994 елда ул янәдән мәчет булып ачыла. Әмма 2022 елда аның манарасы авып төшә. Ремонт эшләрен 2024 елда башлыйлар. Бүгенге көндә дә мәчетне төзекләндерү дәвам итә. Бу процессны журналистларга күрсәтү максатыннан, матбугат туры оештырылды.

Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан

«Азан әйтергә менгәндә манара селкенеп тора иде, «моның белән үзем дә төшеп китмәсәм ярый» дип уйлана идем», ди Айбаш мәчете имам-хатыйбы Дамир хәзрәт Хәбибуллин.

Айбаш мәчете имам-хатыйбы Дамир хәзрәт Хәбибуллин
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Төзекләндерү эшен башлап йөрүчеләр мәрхүм. Алар моңа 2016-2017 елларда тотынган. Тик омтылуларына карамастан, теләкләре чынга ашмый. 2022 елда мәчет манарасы авып төшкәч кенә бу хәлгә игътибар итәләр.

«Аллаһ Тәгаләдән мәчетне яңартырга ярдәм сорый идек. Менә Аллаһ Тәгалә бер көнне манараны төшергәч, эшләр тизләнеп китте», – ди Дамир хәзрәт.

Мәчетнең икенче катында

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Җимерергә түгел, ә төзекләндерергә!

Архитекторлар бу мәчетне чын татар авыллары архитектурасының «энҗесе» дип атый. Шунлыктан, искесен мөмкин кадәр саклап, төзекләндерергә телиләр.

«Яңадан төзү җиңелрәк булыр иде, ләкин бу бит тарих! Без аны киләсе буыннарга калдырырга тиеш!» – дип саный проектның баш архитекторы Анна Миронова.

«150 елдан бирле торган бүрәнәләр 2 сантиметр тайпылыш та бирмәгәнлеге ачыкланды», – ди авыл советы рәисе Равил Сафиуллин. Шуңа күрә мәчетнең тәрәзә һәм ишекләрен элеккеге үлчәмнәргә туры китереп урнаштыралар. Диварлары һәм түбәсе агач бүрәнәләрдән төзелә. Моннан тыш, тарихи ике маршлы баскычны да, аның югалган киртәләрен дә яңадан торгызырга ниятлиләр.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Шул ук вакытта мәчетнең агачтан ясалуы аркасында төрле кыенлыклар да бар. «Агач мәчетләрдә янгын очраклары да, су ташулары да булгалый. Шуңа күрә без тәһарәтханә һәм газ белән бәйле әйберләрне тышкы якка чыгарабыз», – ди Татарстанның мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин.

«Күпме акча җыелды, дип сорыйлар, тагын күпме кирәк, дип, кем дә сорамый», ди Биектау районы имам-мөхтәсибе Тәлгать хәзрәт Гайфуллин.

Биектау районы имам-мөхтәсибе Тәлгать хәзрәт Гайфуллин

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Реставрация эшен тәмамлау өчен 90 миллион сум акча кирәк. Әлеге вакытта Татарстан Республикасы Диния Нәзарәте тарафыннан 77 миллион сумнан артык акча җыелган, шулай ук авыл халкы үз көче белән 500 мең сумнан артык акча туплаган.

Намаз уку өчен вакытлыча махсус корылма

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Реставрация якынча июнь аенда тәмамланыр, дип көтелә. Ремонт эшләре тәмамланганчы, авыл халкы намазларын махсус корылмада укырга мәҗбүр.

Айбаш авылы мәхәлләсенә ярдәм итү өчен түбәндәге реквизитларны куллана аласыз:

ИНН – 1616006731
КПП – 161601001
Расчетный счет – 40703810745900000063
Банк получателя: ПАО «АК БАРС»БАНК
БИК – 049205805
Корр. счет – 30101810000000000805
Назначение платежа: На восстановление мечети

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 5 март 2025
    Исемсез
    акча салсам булпмы
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100