Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Архитектор Айвар Саттаров: «Җәмигъ мәчетенә Нух пәйгамбәр көймәсе образын салдым»

«Җәмигъ мәчете рәсемдә генә тәбәнәк күренә. Чынлыкта ул биек булачак. Ун катлы йорттан да биегрәк», - ди мәчетнең архитекторы. Аның эче дә әкияти могҗиза булырга тиеш. Айвар Саттаров «Интертат»ка ни өчен биналарны хайтек стилендә салырга кирәклеген дә аңлатты.

news_top_970_100
Архитектор Айвар Саттаров: «Җәмигъ мәчетенә Нух пәйгамбәр көймәсе образын салдым»
Айвар Саттаров
Рамил Гали

Казанның Җәмигъ мәчете Айвар Саттаров эскизлары буенча салыначак. Ул Колшәриф мәчете проекты авторы да. «Интертат» хәбәрчесе архитектор белән мәчет һәм заманча архитектура турында сөйләште.

Айвар Гомәрович, социаль челтәрләрдә мәчетне матур, ләкин тәбәнәк дип язалар. Фотоларда ул агач биеклегендә генә булып күренә. Тәбәнәк түгелме?

Җәмигъ мәчете рәсемдә генә тәбәнәк күренә. Чынлыкта ул стилобат өстенә күтәртелеп эшләнәчәк - биек булачак. Ленин дамбасы су өстеннән 58 метр биеклектә булса, стилобатны алтмыш метр күтәрәбез, ягъни мәчетнең нигезе күпердән ике метрга биегрәк булачак. Шушы ноктадан мәчет яңадан 52 метрга, ә иң биек манарасы 77 метрга күтәреләчәк. Абсолют биеклек диңгез өстеннән 132 метрны тәшкил итәчәк.

  • Чагыштыру өчен: ун катлы йортның биеклеге кырык метр чамасы була.

Колшәриф мәчете дә чокырлы урында стилобатка утыртылып төзелде. Шуңа күрә ул тау өстенә салынган кебек тоела. Колшәриф астындагы чокырда Казан ханлыгы өчен көрәштә һәлак булган кешеләр җирләнгән.

  • Стилобат – бина, конструкция өчен нигез итеп файдалана торган конструкция, аерым бер бина дип тә әйтергә була.

Абсолют биеклектән карасак, Җәмигъ мәчете Колшәриф мәчетеннән биегрәк буламы?

Кремль тау башында торгач, Колшәриф биектәрәк булачак. Борынгы бабаларыбыз шәһәр салу урынын белеп сайлаган. Җәмигъ мәчете урыны түбәнлектә урнашкан. Бу тирәдә элек сазлык булган. Аны күпме генә күтәрсәң дә, Колшәрифтән биектәрәк салып булмый.

Як-яклары нинди зурлыкта була?

Буе – 120 метр, иңе – 60 метр. Йомырка формасында булачак ул.

Мәчетнең проектына нигез итеп нәрсәне алдыгыз? Шушындый идея каян килде?

Мәчет елга буенда булгач, күңелгә Нух пәйгамбәр көймәсе килде дә, проектны көймә стилендә ясарга булдым. Нух пәйгамбәр кешелекне коткарган кебек, дин дә милләтне саклар дип уйлыйм. Балаларыбыз, оныкларыбыз шул мәчетне күреп, тамырларыбызны искә төшерсеннәр иде дип телим.

Фото: © Салават Камалетдинов

Эчке күренешләре нинди булачак?

Әлегә үзем дә белмим. Бу әле үзем өчен дә табышмак. Аның эче әкияти могҗиза булырга тиеш. Колшәриф тә тыштан ак, ә эчендә үзеңне әкияткә эләккән кебек хис итәсең.

Интерьерын кайчан уйлап табачаксыз?

Яңа өйләнешкән яшьләрдән: «Кайчан бала табасыз?» – дип сораган кебек булды бу. Күренеш Аллаһтан килүгә уйлап табачакмын. Команда буенча бала табып булмаган кебек, команда буенча иҗат итеп тә булмый.

Җәмигъ мәчетенең беренче эскизлары. 1 апрель, 2022 ел

Фото: © Айвар Саттаровның аккаунтыннан

Сез ясаган проектны төзүчеләр үзгәртмәсме?

Бу мәңгелек көрәш. Алар һәрвакыт проектны җиңеләйтергә, арзанайтырга тели. Аларга төзелеш тизрәк барсын да, очсызгарак төшсен, башлары катмасын. Әлбәттә, без проектны җиренә җиткерү өчен көрәшәчәкбез. Гадәттә, архитектор төзелешкә килә дә, прораб белән мастерлар тегесен-монысын үзгәртергә кирәк, проект буенча төзеп булмый, дип үгетли башлый. Шул вакытта архитектор үзен сугыш кырында дошманга каршы торучы ялгыз сугышчы итеп хис итә. Иң мөһиме – чигенмәскә кирәк.

Күптән түгел булган мисалны китерәм. Чаллыда Җәмигъ мәчете салына. Төзүчеләр керү порталын үзләренчә ясап куйганнар да, миңа проектны үзгәртергә кушалар. Мин ризалашмадым – сүтеп, яңадан төзергә кирәк дидем. Болар бөтен чыгымнарны исәпли башладылар. Шәһәр җитәкчелегенә миннән зарландылар. Бераздан документларга кул куяр вакыт җитте. Мин проекттан тайпылып эшләнгән эшкә кул куймаячагымны аңлаттым. Нәтиҗәдә, бинаның бер өлешен сүтеп, тиешенчә эшләделәр. Соңыннан, матуррак килеп чыккан эшне күреп, үзләре дә сөенде.

Айвар Саттаров

Фото: © Рамил Гали

Ни өчен сезнең проект бәйгедә җиңеп чыкты дип уйлыйсыз? Колшәриф мәчетен башкарып чыккан тәҗрибәгез роль уйнадымы икән?

Әлбәттә, булышкандыр инде. Заманында Колшәриф мәчете бик матур проект иде. Ул Казан Кремле архитектурасына килешеп тора. Яңа шәһәрдә салыначак мәчет бөтенләй башка төрле, заманча булырга тиеш. Замана үзгәрү белән архитектура да үзгәрә.

26 ел элек хайтек стиле дөньякүләм киң таралмаган иде. Традицияләргә тугры илләр дә хәзер хайтек биналар ясый. Япония дә, Кытай да, Согуд Гарәбстаны да хайтекка күчте. Татарлар кай җирләре белән башкалардан ким соң? Дөньяда барган глобализация архитектурада да чагыла. Бу гомумцивилизация эстетикасы. Без хәзер борынгы заман стилендәге әйберләр ясап куя алмыйбыз.

«Француз абсолютизмы мәетен казып чыгару»

Күптән түгел бер журналда Мәскәү белгеченең Игенчеләр сарае турында: «Француз абсолютизмы мәетен казып чыгару», - дип язган фикерен укыдым. Французлар борынгы заманда шулай төзегән булган. Нигә аны хәзер кулланырга? Без бит борынгы яулык бөркәнеп, чабата киеп йөрмибез. Барыбыз да заманча киенергә тырыша. Архитектурада да шулай булырга тиеш. Ник без архитектурада замана тәмен тоймыйча, иске-москы стилистикасын кулланабыз?

Дөресен әйткәндә, Игенчеләр сарае да, ул тирәдә салынган йортлар да ачуымны китерә. Ленин дамбасыннан үзәккә таба барганда мин сул якка борылып карыйсым да килми. Ул Россиядә бик сирәк калган Кремльләрнең берсенең панорамасын боза. Бу бездә шәһәр төзелеше сәясәтенең булмавы нәтиҗәсе инде.

Айвар Саттаров

Фото: © Рамил Гали

Кайберәүләр Кырлай паркы җирен җенле урын дип куркыталар. Андый җирдә мәчет салу куркыныч түгелме?

Урынның рухы булырга тиеш дигән фикер белән килешәм. Юкка гына ата-бабаларыбыз зиратта йорт салмаган. Зират урыны да, мәчет урыны да, яшәү урыны да аерым булырга тиеш. Шушы гармонияне бозучыларга Аллаһ җәзасын бирә. Мәсәлән, коммунистлар Мәскәүдәге Коткаручы Христос храмын шартлатып, аның урынына Ленинга йөз метр биеклектәге һәйкәл белән Советлар сарае төзергә теләде. Беренчедән, ул тәүге омтылудан ишелмәде. Аны берничә мәртәбә шартлаттылар. Икенчедән, анда сарай төзергә Бөек Ватан сугышы комачаулады. Сугыш беткәч тә эш барып чыкмады. Ахыр чиктә, анда бассейн ясап куйдылар. Советлар Союзы таркалгач, Мәскәүдә иң беренче төзелгән зур объект – яңадан төзекләндерелгән Коткаручы Христос храмы булды. Димәк, Аллаһ тарафыннан шушы урында храм булырга тиеш дип билгеләнгән.

Кырлай паркы урынына килсәк, Казан ханлыгы өчен соңгы көрәш шунда булган. Ул безнең өчен изге җир. Анда мәчет салу бик табигый.

Хай-тек (инглизчә high-tech) — 1970 елларда архитектурада киң кулланылыш тапкан агым. Ул проектлаштыруда югары технологияләрне куллану, туры линия, формалар файдалану, функциональ элементларны (баскыч, лифт һ.б.) бинаның тышына чыгаруны, бинаның зурлыгын күрсәтү максатыннан яктыруту куллануны, бинаның дизайны файдасының функцияләрен корбан итмәүне күз алдында тота.

Айвар Гомәр улы Саттаров 1956 елның 5 маенда Төмән өлкәсенең Тобольск шәһәрендә филология фәннәре докторы Гомәр Фәиз улы Саттаров гаиләсендә дөньяга килә. Әтисе тумышы белән Татарстанның Яшел Үзән районы Мулла Иле авылыннан була.

Айвар Саттаров 1973 елда Казан инженер-төзелеш институтының архитектура факультетына укырга керә, ә 1975 елда укуындагы уңышлары өчен Мәскәү архитектура институтына күчерелә. 1985 елда кандидатлык диссертациясен яклап архитектура кандидаты була. 1990-1991 елларда Италиядә «Сапиенца» университетының архитектура факультетында стажировка үтә.

Колшәриф мәчете архитектурасы өчен 2012 елда Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә лаек була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100