«Акча кирәк түгел, кораллар белән үзегез килегез» – Түбән Шүләнгердә мәчет тышлыйлар
Җәй көне авыл җирендә эш тынмый: авыл халкы бакча, кырларда гына тырышмый, мәчетләрен дә матурлый. Мамадыш районының Түбән Шүләнгер авылында җәй ахырында нәкъ шул эш алып барылды.
Түбән Шүләнгер авылында әбием туып үскән, монда ул йөргән сукмаклардан йөрергә, туганнар белән күрешергә дип кайтам. Бу кайтуымда авыл халкы өмәгә чыккан иде – мәчетнең тышын матурлыйлар. Бу, әлбәттә, гаҗәп хәл түгел, биналар искереп тора, аларны яңарталар. Иң мөһиме, яңартып, матурлап торучылар бар бит! Шуларның берсе – Рифнур Зәйнәгытдинов. Ул Алабугада яши, тик, тора-бара, яшәргә авылга күченергә уйлый. «Монда яңа өй салдым бит, кайтасы инде», – ди ул.
Ә Җөри авылы мәктәбендә физкультура дәресләрен укытучы Илнар Иванов Шүләнгердә яши, авыл халкы аны бик мактап: «Өмәләрнең берсеннән дә калмый», – диеште.
«Материалны сәдака акчасына сатып алдык»
Мәчетнең тышын яңартуны имам Амур Гатин тәкъдим иткән. «Быел гает намазында авыл халкына, мәчетебезнең тышкы ягы ямьсезләнде, буяулары купты, әйдәгез, күмәк көч белән, мәчетне калай белән әйләндереп алыйк әле, дип мөрәҗәгать иттем. Яшьләр үзләре бер-берсен чакырып, бөтенесе җыйналып, менә шушындый эш башкаралар, материалны килгән сәдака акчасына сатып алдык, авыл халкы һәрвакыт ярдәм итеп тора. Җитәкчеләребез бик әйбәт, алар да ярдәменнән ташламый. Авыл халкына да, җитәкчеләргә дә безне шушылай зурлап, санлап, авыл булсын, яшәсен, дип тырышканнары өчен, Аллаһның рәхмәтләре яусын», – дип сөйләде Амур Гатин.
Имам, «җитәкчелек» дип әйткәндә, тумышлары белән Түбән Шүләнгердән булган Мамадыш муниципаль районы Совет Аппараты җитәкчесе Вәзир Фәизов һәм Мамадыш муниципаль район Советы рәисе урынбасары Ришат Сәмигуллин турында әйтүен аңлатты. «Мәчетнең документларын эшләргә дә шуларга бардым», – ди ул.
Мәчетнең тышын төрү эше күбесенчә ялларда башкарыла
Мәчет имамы белән сөйләшеп торган арада, хатын-кызлар, җил-җил кереп, савыт-саба шалтыратырга тотынды. Төшке аш вакыты җиткән икән. Өчпочмакларны ашатып кына бетерделәр, карабодайны ашатырга кайчан алып килергә, дип план кора башладылар. Эшчеләрне тәмле җылы ризык белән сыйлап торалар үзләре. «Монда бик күп без, пешерүчеләр», – диеште алар.
Эш тагын күпмегә сузылыр икән, дип сораштым. «Болай тәмле ашатсалар, бер айга да сузып була», – дип шаярдылар мәчетне матурлаучылар.
Аларның күбесе шәһәрдә яши, мәчетне тышларга дип, Түбән Шүләнгергә Мамадыш, Чаллы, Алабуга, Казаннан кайтканнар. Шуңа күрә мәчетнең тышын төрү эше күбесенчә ялларда башкарыла.
«Телефоннан сөйләшеп, берсен берсе чакырып, оештырдылар», – диде Гөлфинур Гатина. «Аллага шөкер, бердәм инде халык», – дип кушылды Сәрия Закирова.
«Бәйрәм мәҗлесләрен мәчеттә үткәреп торабыз, Корбан ашлары, ифтарлар, Мәүлет бәйрәме. Мәчеткә балалар да килә, җирле «Ак калфак» оешмасы вәкилләре дә – мәчеткә даими килүчеләр», – дип куанып сөйләде Гөлфинур апа белән Сәрия апа.
«Балалар ата-аналарын ташламыйлар инде»
Ирләр эшләргә чыгып киткәч, апалар белән бергәләп утырып чәй эчтек. Алар яшьләрнең авылда калмаганнарын сөйләде. Шулай да алар яшьләрнең, ике атнага бер булса да, кайтып йөргәннәренә сөенә. Шәһәргә китүчеләр авылга аеруча эш вакытында: печәнгә, бәрәңге утыртырга һәм алырга, шулай ук Сабантуйга, Питрауга кайтканын әйтте. Ел да үткәрелә торган республикакүләм «Питрау» керәшен мәдәнияте бәйрәме Түбән Шүләнгернең күрше авылы Җөридә уза. «Балалар ата-аналарын ташламыйлар инде», – диеште апалар.
«Калай заманы»
Амур Гатин, яшьләрне эшкә җыярга дип, Рифнур Зәйнәгытдиновка әйткән. «Телефон номерлары буенча төркем ясадык, шунда языштык. Акча белән ярдәм итәргә теләүчеләр булды. Акча кирәк түгел, кораллар белән үзегез килегез, дип яздым», – ди Рифнур абый. Ул үзе төзүче булып эшли икән, шуңа күрә бөтен материалларны да ул сайлап йөргән.
Ирләрдән мәчетне нәрсә белән тышлаулары турында сораша башлагач, бертавыштан: «Калай заманы», – дип җавап бирделәр. Сары төстәге калайны сайлаганнар.
«Яшел, зәңгәргә эшлисе килмәде, мәчет аерым күренеп торсын, дидек. Сары төс ерактан балкып тора. Амур абый белән сөйләштек тә, сарыны алырга булдык», – дип аңлатты Рифнур Зәйнәгытдинов.
«Яшьләргә, авылда калып та эшләп була, дип әйтә алам»
Рифнур абый, эссе җәй көннәрендә, ни өчен, ризалашып, бу эшкә алынуы турында да сөйләде.
«Савап бит инде ул, эшләргә кирәк. Өйдәге эшне теләсә кайсы вакытта да эшләп була. Бу – безгә каласы мәчет. Әтиләр, абыйлар картая, авылда кеше әзәя», – ди ул. Югарыда язылганча, ул авылда яшәүне кулайрак күрә, киләчәктә кайтып торырга яңа өй дә салып куйган.
«Апалар Казанда тора, алар бөкеләрдә Казанның бер башыннан икенчесенә йөри, мин монда Мамадышка ун минутта барып җитәм дә кире кайтам. Яшьләргә, авылда калып та эшләп була, дип әйтә алам. Мин үзем башта, берәр айга китеп йөреп, 8 ел Себердә эшләдем. Авылда торып та эшләп була, кайтып-китеп йөреп тә була. Алабугада ике көн эшлим, ике көн ял – авылга кайтам, шәһәрдә ятмыйм. Әниләр дә олыгая, аларга булыша алганда булышырга кирәк», – дип сөйләде Рифнур Зәйнәгытдинов.
Артистка Галимә Ибраһимованың әтисе җитәкчелек иткән мәхәллә
Түбән Шүләнгер мәчете имамы Амур Гатин мәчет турында истәлекләр белән бүлеште. Биргән белешмәләр буенча, 1917 елгы революциягә кадәр 200 хуҗалыклы Түбән Шүләнгерне авыл уртасыннан аккан чишмә уң як һәм сул як мәхәлләләргә бүлеп торган. Мәчет уң як мәхәлләдә генә булган. Аның белән Вафа Ибраһимов җитәкчелек иткән.
1905-1907 беренче рус революциясеннән соңгы елларда Түбән Шүләнгер авылының Шәйдулла исемле кешесе Казаннан Вафа Ибраһимов исемле мулланы алып кайта. Шәйдулла абый балаларын укымышлы итәргә омтыла, мулланы гаиләсе белән бергә үзләрендә бер ел яшәтә. Вафа Ибраһимов җәдитче була, балаларны яңа имла, гарәп әлифбасы нигезендә укыта. Авыл халкы аны «мишәр мулла» дип йөртә, чөнки ул Чистай районы Каргалы авылыннан була. Аның җитәкчелегендә 1910 елда хәзерге Совет урамында мәчет салына. Соңыннан мәчет ишек алдында мәктәп тә төзелә. 1928 елгы зур янгын вакытында мәчет тә, мәктәп тә яна.
Бу вакыйгага кадәр Вафа Ибраһимовны Солтангалиевчелектә гаепләп кулга алалар, гаиләсен авылдан куалар. Вафа Ибраһимовның 1907 елда туган кызы Галимәтелбанат (Галимә Ибраһимова) – Татарстанның һәм Россиянең халык артисткасы.
Вафа Ибраһимовның укучылары аның эшен дәвам иткән, һәм алар арасында минем бабам Миңнехан Закиров та бар. Миңнехан бабай Дусай авылы мәдрәсәсендә белем алган.
Үзгәреш чорыннан соң, Түбән Шүләнгер авылында яңа мәчет төзелә. Бу эшне Ибраһим Исмәгыйлев башлап йөри. 1998 елның 28 июнендә яңа мәчет ачыла. Авыл халкы мәчетне «Ибраһим» мәчете дип атарга тәкъдим итә.
Иске мәчет янганнан соң, аның урыны буш килеш сакланып тора, һәм яңа мәчет нәкъ шул урынга салына.
«Алга таба һәммә авылдашларга исәнлек-саулык, гаиләләрендә тынычлык, эшләрендә уңышлар, балалар хәсрәте күрмичә, бөтен авылыбыз белән шушылай матур итеп яшәргә язсын», – дип теләде Амур Гатин. Амин, шулай булсын, авылларга кайтучылар булсын, авылларыбыз яшәсен һәм матурланып торсын.