«Гадел» мәчетендә Рамазан гаете: «24 ел элек Фердинанд җомгага 6 кеше килсә дә сөенә иде»
Казан шәһәренең Идел буе районында урнашкан «Гадел» мәчете 2000 елда ачылды. Быел бирегә Ураза гаете намазына килүчеләр саны 800 кеше тәшкил итте. Аларның 400-450се иман йортының 1 һәм 2 катында гыйбадәт кылса, калганнары исә ихатада вәгазь тыңлады, намаз укыды. Мәчет каршында эшләүче мәдрәсә дә янәшәдәге бинада урнашкан.
Гаетләрдә 25 ел буена пылау, 3 ел рәттән коймак белән сыйлыйлар
«Мәчетебездә ризык әзерләп кунакларны сыйлау Ураза гаетендә дә, Корбан гаетендә дә бер традициягә әйләнде. 25 ел дәвамында бара бу гамәл. Ковид елында гына булмады, тукталып торды. Мәхәллә ир-егетләре ел саен бу эшне үз теләкләре белән башкаралар. Коймак пешерү – безнең мәчеттә бер гореф-гадәткә әйләнде. Халык коймак пешерер өчен авыл йомыркасын, ондыр, иттер алып килә. Ни өчен гаеткә коймак пешерәләләр? Чөнки электән үк иң аз продуктлар, ингридиентлар кирәккән ризык бит ул. Өчпомак, кабартма пешерергә күбрәк вакыт кирәк, мәшәкате дә күбрәк. Ә элек, ачлык заманнарында, иң гади һәм тәмле коймак булгандыр ул. Таба исе дә тиз чыга бит аңардан. Ә хатын-кызлар электән үк ирләре гает намазыннан кайтуга «таба исе» чыгарырга тырышканнар», – дип сөйләде «Гадел» мәчете имам-хатыйбы ярдәмчесе Илназ хәзрәт Гасыймов.
Аңа тумышы белән Арча районы ягынннан булган, әлегесе көн Казанда гомер иткән Гүзәл апа Нигъмәтуллина кушылды:
«Кечкенәдән үк әнинең гаеткә коймак пешерүләре истә. Ул мине дә өйрәтте. Үзем дә гомер буена пешердем. 2013 елда намаз укый башладым. Уразаны яшүсмер чакларымнан ук тотам, Советлар Союзы заманнарыннан ук. Ул чакта бу хакта сөйләргә дә ярамый иде. Әти-әниемнән күреп ураза тота башлаган идем. Әбием догалар өйрәтте, тәһарәт алу тәртипләренә төшендерде. Гает намазына килгән халыкны 3 ел рәттән инде коймак белән сыйлыйбыз. Тәмле булсын өчен бисмилланы әйтәм дә изге теләкләр теләп пешерәм».
Мәчетләргә кешеләрне төрле-төрле юллар илтә, диләр... Дин кардәшләр белән аралашканда, аларның яшәешләре хакында сорашканда чынннан да шулай икәненә инанасың…
«Гадел» мәчетендәге Ураза гаете бәйрәмендә төрле тәкъдирле мөселманнар очрады, аларның характерлары да, һөнәрләре дә төрле. Әмма аларны ислам дине берләштерә, күрештерә.
Депутат, хәйрияче салдырган Аллаһ йорты икән
Әлеге мәчет агачтан салынган. Аны тумышы белән Әтнә районы Мәрҗән авылыннан булган игелекле милләтәшебез, меценат Фәрит-Фердинанд Әхмәтҗанов салдырган. Мәчет аның вакытсыз вафат булган абыйсы хөрмәтенә «Гадел» дип аталган. Идел буе районында Фәрит-Фердинанд ага бик танылган шәхес булган.
«Тормыш иптәшемнең рухын сөендереп, мәчеткә ярдәмләшеп яшәргә тырышабыз. Әлбәттә, мәчетне салдыра башлаганда әллә ни зур ярдәмем булмагандыр... Әмма мин каршы булмадым. Фердинанд үзе генә төзеде, дип әйтү дә дөрес булмас. Аңа күпсанлы якыннары, дуслары ярдәм кулы сузды. 2000 еллар башында әле төзелеш материалларын да табулар, алулар бик җиңел түгел иде», – дип истәлекләре белән уртаклаша Рәүфия ханым Әхмәтҗанова.
Фәрит-Фердинанд ага ниндирәк кеше иде?
Аның хакында бик күп итеп сөйли алам. Ул бик туры сүзле булды, гаделлекне яратты. Әби-бабайларга, балаларга карата мөнәсәбәте бик яхшы иде. Вөҗданлы кеше иде. Ул үзе ятим үскән, 2 яшьтә әнисе вафат, 14 яшьтә әтисе үлгән, абыйсы белән генә торып кала.. Барлык кешеләргә ярдәм итәргә тырышып яшәде. Гел җаваплы вазифаларда эшләде, Идел буе районы Советында депутат булды. Бу инде аның икенче иман йорты булды, беренчесен туган авылында – Әтнә районының Мәрҗән авылында салдырган иде.
Димәк, тормыш иптәшегез ныклап хәйриячелек эшләре белән шөгыльләнгән, Рәүфия апа?
Әйе, бу – хак. Яшерен-батырын түгел, хөкүмәтебезнең дә төрле чаклары булды. Дәүләт карамагындагы, социаль әһәмиятле оешмаларда кирәк-яраклар җитеп бетмәгән вакытлар булды. 18нче шәһәр хастаханәсенең ташландык балалар бүлегенә дә ярдәм иттек заманында. Шуннан соң балалар йортларына да хәйриячелек оештырдык. Бу – 1990-2000 еллар – ил өчен иң авыр чорлар иде. Тормыш иптәшем белән 3 бала үстердек. Берсе инде гаиләле, икесе әле янымда. Балаларым да, әтиләренең изге эшләрен дәвам итеп, миңа терәк булып яшиләр.
Бу мәчеткә ачылудан башлап кешеләр шулай күп йөрдеме?
– Иң башта җомга намазына 6 кеше җыелса да, ирем шатланып кайтып керә иде. Мин әйтә идем инде көлеп, «җүләр, нәрсә инде, күпмени инде ул?!» дип... Ә «кайбер мәчетләргә җомга намазына бөтенләй бер кеше дә килгәне юк...» – ди торган иде. Фердинандка карап, үрнәк алыпмы, туганнары һәм дуслары да мәчеткә йөри башлады. Исән чакта ул бик күп Коръән ашлары уздыра иде. Һәм мәчеткә йөргән егетләрнең һәрберсеннән берәр аять булса да укыта иде.
Гомумән, дингә тормыш иптәшегез кайчан ныклап килде?
Безнең икебезне дә авылда абыстайлар үстерде. Аларны әниләре үлү сәбәпле, әтиләренең апалары үстерде. Бик мөхтәрәмә абыстай, Әтнә районында бик танылган иде ул. Көчле, коры характерлы булды. Бөек Ватан сугышы вакытларында да уразаларны калдырмаган, Коръән ашлары уздырган абыстай. Шуңа күрә, Фердинанд догаларны яшьтән үк белеп үскән. Быел инде сөекле тормыш иптәшем вафат булганына 18 ел була... Аны онытып та булмый, аның изге эшләрен дәвам итәргә тырышабыз. Начар кеше булса, әллә кайчан оныткан булыр идек. Үлгәчтең, бер тапкыр гына төшемә керде, миңа кайгырмаска кушты, булышып торачагын әйтте. Һәм башкача төшкә кермәде. Шуңа күрә, риза булып ятадыр, дим...
«Банкир» позывнойлы яугир капитан Альберт Зәйнуллин: «Догалар рухи яктан анда да ярдәм итә»
«Махсус хәрби операция зонасында ураза тоту мөмкинлеге төрлечә... Хәлгә карап. Заданиегә китсәк, тотып булмый! Мин, мәсәлән, гел юлда булгач, тота алмадым. 2022 елда мобилизация белән җибәрелгән идем, МХОда батальон командирының хәрби-сәяси бүлек буенча урынбасары булып хезмәт итәм. Херсон якларындамын. Хәзер анда барлык җирдә дә «кайнар нокталар», – ди батыр ватандашабыз Альберт Зәйнуллин.
МХОга киткәнче дә хәрби булгансыздыр, Альберт ага?
2000 елда Казан шәһәрендә Югары танк училищесын тәмамлаган идем. 2016 елда Эчке эшләр министрлыгыннан пенсиягә чыктым. Барлык тормыш юлым хәрбилектә, погоннарда үтте кебек... Үзем Казан шәһәрендә туып-үстем.
Күп кенә яугирләр догалар ярдәм итүе хакында ассызыклый, сезнең фикер нинди?
Әйе. Анда да догалар белү ярдәм итте. Мин яу кырына киткән чакта, хатыным әбисеннән калган догаларын бирде. Монда кайткан чакларда, тыныч тормышта намазларны калдырмаска тырышам. Җомга көн мәчеткә йөрим. Казанда туып-үссәм дә, догаларны әби белән бабаем өйрәттеләр. Курсант чакта ураза тота башладым, 18-19 яшьләрдә.
Ставропольдә булырга туры килде. Анда манарасыз икән мәчетләр. Бәлки, бу күренеш андагы хөкүмәт белән бәйледер Ростовта төзелеп бетмәгән Аллаһ йортын күрү туры килде. Ул бик зур, ләкин төзелеп бетмәгән, бер залы гына әле вакытлыча ачылган. Тулысынча кешеләр хәйрия акчаларына салына икән, – диде ул.
Шулай ук кыска гына әңгәмебездән соң Альберт әфәнде үзен кызыксындырган сорау белән «Гадел» мәчетенең имам-хатыйбы ярдәмчесе булган Илназ хәзрәт Гасыймовка мөрәҗәгать итте. Дин әһеле тарафыннан бирелгән җаваплар белән «Интертат» укучыларын да таныштыру зыянлы булмас, мөгаен...
Намаз вакыты кергәч, автомобильчеләрнең юл чатларында намаз укыганнарын күргән бар. Аны соңыннан, гыйбадәтханәгә барып җиткәч кенә дә укып була бит?
Аллаһ Тәгалә әйтә бит «бөтен дөнья мәчет бит» дип. Табигатьтә укып була. Вакыт чыкканчы укып өлгерү мөмкинлеге булса, гыйбадәт кылыгыз. Поездда барган чаклар булуы да ихтимал, анда тамбурда да укып була. Поездда, самолётта кыйбла шарты кичектерелә.
Мәскәүдән Руслан Әхмәтвәлиев: «Балаларымны милли мохиттә тәрбияләргә теләдем»
«Чыгышым, әти-әниләремнең туган-ягы – Балык Бистәсе районыннан. Күңелем һәрчак Татарстанга тартты. Гаиләле булгач, хатыным да Әлмәт ягыннан, Казанда төпләнергә булдык. 2018 елда күченеп кайттык. Балаларымны татар мохитендә тәрбиялисе килде», – дип сүзен башлады Руслан Әхмәтвәлиев.
Мәскәүдә уразалар ничек үтә иде, мәчеткә йөри идегезме? Руслар мохите хакимлеге күбрәк тоела бит анда.
Әйе, әлбәттә, бара идек. Мәскәдә дә яхшы мәчетләр, татарлар күп. Дин кардәшләр белән бердәм яшәдек. Үскән чакларымда ук әби-бабайларым мәчеткә йөрергә, догалар өйрәттеләр.
Балаларны милли мохиттә тәрбияләү теләген әйттегез. Аларга дин сабаклары бирәсезме?
Балаларым әле берникадәр бәләкәйрәк. Әмма алар беләләр изге җомга көнне әтиләре мәчеткә барасын. Җомга намазларын беркайчан да калдырырга тырышмыйм. Юлымда нинди мәчет туры килә, керәм.
Намазга кайчан бастыгыз?
Намазга басуым Мәскәүдә үк башланды. Әлбәттә, теләсәң, тәвәккәлләсәң, була ул. Җомга намазына мәчеткә кермәсәң, куллар юылмаган шикелле тоела миңа. Шундый хис хәтта. Ниндидер яхшылык булмаган, нәрсәдер эшләмәгәнсең кебек тоела. Күрәм, бүген күпләр дингә килә.
Быел «Гадел»дә ифтар оештыруыгыз турында да хәбәрдармын.
Ифтарны олылардан үрнәк алып үткәрергә булдым. Күңел кушты.
Татарстанның халык артисты ИлСаф: «Диндә, намазда булу юлга чыкканда да комачауламый»
«Дингә мин тормыш сынаулары аркылы килдем. Тормышым бик күңелле генә хәлләрдән тормады. Аның барысын да әйтеп бетермим. Тамашачылар ул хакта белә дә инде. Ләкин сынауларны көтеп тормыйча килсәң, әйбәтрәк. Шатлык белән килү хәерлерәк. Бер 20 еллап намаз укый башлаганыма һәм шул ук вакыт әкренләп уразага тота башлаганыма. Башта 1-2, 10 көн тота идем. Хәзер калдырмыйча тотарга тырышам. Артист, иҗат кешесе күпчелек юлда. Ләкин мин бу очракта да уразаны калдырырлык сәбәпләр сизмим. Дин, киресенчә, ярдәм генә итә күп очракта. Бу мәчеткә гел йөрим. Шушы мәхәллә кешесемен, дип саныйм үземне. Нуры якын миңа бу мәчетнең. Озак еллар дәвамында йөрим. Чит илләрдән килгән: Урта Азия, Мисырдан килгән студентлар белән ифтарлар вакытында берара дуслашып та беттек», – дип бәян итте Илсаф.
Шулай ук танылган җырчы Ураза гаете табыны вакытында да нотык тотты, берәр куплет җырларын башкарып та дин кардәшләрен куандырды.
Татарстанның артисты Раяз Фасихов: «Дин – кешенең үзе өчен. Күрсәтер өчен түгел»
Эстраданың популяр җырчысы үзе дә ураза тоту хакында социаль челтәрдә фотолар куюны яратканын әйтте. Ләкин ул моны мактанудан түгел, рәхәтлектән башкара икәнен дә билгеләп үтте.
Дин юлына күптәннән бастыгызмы?
«Дингә басу» сүзе – бик дөрес тә түгелдер... Безне кечкенәдән үк, әти-әниләр, әби тәрбиясендә үскәндә, Аллаһны танырга, куркырга өйрәттеләр. Күк күкрәгәндә дә, яшенләп күк күкрәгәндә дә әби безне тәкъбир әйттерә иде. «Җырларга чыкканда да «бисмилла»ны әйтеп, уң аягың белән сәхнәгә чык», – дип өйрәтте ул. Рамазанда шуны аңлыйсың, Аллаһ Тәгалә безне ризыклы иткәнне, мул тормышта яшисең икәнне... Палестинадагы, махсус хәрби операциядәге мөселманнарның хәлләренә кереп, аларның көнкүрешен ныклап аңлыйсың.
Юлда булганда җырчылар ураза тота аламы?
Быел әллә ни юлда булмадым, Аллаһка шөкер. Казанда, шушы тирәләрдә генә булдым. Тәравихләргә йөрергә дә мөмкинлек туды. Ураза тотучы коллегаларым юлларда да тотты, сәгать пояслары үзгәрешләренә дә карамадылар. Туры китереп тоттылар. Мин 2000 елларда, Казанга килгәндә генә әле, өлкәнрәк сәхнәдәшләремнең ураза тотуларын белми дә идем. Алар аны әллә ни күрсәтеп тә йөрми иде. Соңрак кына без аны белә башладык.
Көнкүреше начар, үзе бик ачык күңелле Гүзәлия апа
Гадәттә Ураза гаете намазына ир-атлар йөрсә дә, мәчет янында Гүзәлия исемле әбине очраттым (кызганычка, фамилиясен әйтергә теләмәде). Үзе турында сөйләде.
«Бер колагым гына ишетә. Авариягә юлыгып, 2 төркем инвалид булып калдым. Кияүгә дә чыкмадым, балаларым да булмады... Бу мәчеткә намазларга йөрим, үзем укый алмасам да, җомга вәгазьләрен тыңларга киләм. Намаз укырга сәламәтлегем юк, бик укыр идем дә. Намазым – йөрәгемдә! 13 мең пенсия алам, яшәргә җитеп бетми инде...» – диде ул…
Артистлар да монда, теләгән һәркем дә монда
Сүзнең башы «агач мәчет» төшенчәсе белән башланган иде, ләбаса... Аның тышкы ягы заманча тышланса да, эче агач. Халык сөйләвенчә, анда җәй – җиләс, кыш көне – җылы. Һәм авылча атмосфера хөкем сөрә икәнен дә күпләр билгеләде. Халыкны сыйдыру өчен мәчеттә урын җитәмәгәч, аның икенче каты булдырылган һәм зурайтылган.
«Гадел» мәчетендәге Ураза бәйрәмендә төрле хәлдәге, төрле язмышлы дин кардәшләрне очрау насыйп булды. Язмышлары төрле, әмма аларның барысын да Аллаһ йортына килүләре, изгелеккә омтылулары берләштерә. Мөселман кардәшләр «Корбан гаетендә дә бердәмлектә, иминлектә очрашырга» язсын дигән теләк белән таралыштылар.
Мәчет янында – чегәннәр, балалары белән сырып алганнар… Элегрәк аларны шәһәрләрдәге чиркәүләр янында акча теләнеп торганнарын күргән бар иде… Мәчет янәшәсендә балалары белән иртә таңнан гаеткә баручы халыктан хәер сорыйлар. Башта, юлыңа төшеп, үзләре сорый, аннан соң балаларын да җибәрәләр.