Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Атналык күзәтү: Кираметдинов өмете, Рифат-Зәлилә бәхәсе, ат рәнҗеше, QR-кодлар

Бу атнада чыккан иң кызыклы, иң кайнар, иң шәп язмаларга күзәтү.

news_top_970_100
Атналык күзәтү: Кираметдинов өмете, Рифат-Зәлилә бәхәсе, ат рәнҗеше, QR-кодлар

«Җомга намазы вакытында чиста диңгездә батып үлде»

24 яшьлек Татарстан егете Айдар Якуповны Төркиядә диңгез дулкыны йотып харап итте.

Айдар Якупов — «Сәләт» хәрәкәте лидерларының берсе иде. Быел Кама Тамагындагы «Аргамак» аланын җитәкләгән. Дуслары белән быел беренче тапкыр Төркиягә сәяхәткә чыккан, 17 ноябрьдә Истанбулга сәяхәт кылган, аннары Аланиягә очканнар, тик анда үлеме сагалап торыр дип кемнәр уйлаган?!

Айдарның үлеме алдыннан булган вакыйгалар турында Инстаграмда туганы Азалия бик тәфсилләп язган һәм Айдарның үлеменә кала санаулы минутлар гына алдан төшерелгән видео урнаштырган.

— Айдар Истанбулда ләззәтләнеп йөргән, яңа кием дә алган, хәтта чәчен дә алдырган.

19 ноябрьдә якынча 10да безгә Аланиягә кунакка килделәр. Без ирем Булат белән арендага автомобиль алып, Мәхмүтләр бистәсеннән Газипаши аэропортына аларны алырга киттек. Айдар мине күрүгә шулкадәр шат иде, аның кысып кочаклавын җилкәләрем һаман тоя, тик мин аны ярты гына сәгать күреп калырга өлгердем шул…

Без вакыт әрәм итмичә, шундук матур урыннарны күрсәтергә керештек. Беренче һәм инде соңгы туктаган урыныбыз Кизилин бич булды. Биек таулары, мәгарәләре белән, бик чиста сулы матур пляж ул. Пейзажга исләре китте, Төркиядә булгач инде су коенып та алырга уйладылар. Бераз дулкыннар да бар иде. Мин үзем кермәдем. Беркем алкоголь эчмәде, шаярыштык, көлештек, рәхәтлек иде. Алар кереп, бер 3-5 минут узгач, әллә нинди зур дулкыннар күтәрелде. Аларны дулкыннар төрле яклап бәрә башлады. Булат Х. (Азалиянең ире — ТИ искәрмәсе): «Айдар бата, коткаручылар кирәк», — дип кычкыра башлады. Әле юньләп берни аңлашылмый иде. Мин пляждагы ресторанга ярдәм сорап йөгердем.

Яңадан ярга чаптым — күз алдымда диңгез Тимурны чыгарып атты, сулыш алырга да өлгермичә, дулкын аны кабат каплады, ул көч-хәл белән беренче чыкты, аның артыннан тезләнеп Айдарның дусты Булат В. чыкты. Ә Айдар һәм Булат Х.ны диңгез тирәнгәрәк алып кереп китте. Булат ташка ябышты, Айдар — Булатка. Айдарның хәле дә беткән иде. Икәүләшеп эләгеп тору авыр булуын, юкса, икәүләшеп батачакларын аңлапмы, Айдар Булатны ычкындырган. Үлем алдында торса да, ул хафага бирелмәгән, башка кеше гомере турында уйлаган. Никадәр миһербанлык Айдарда! Айдар тирәнгәрәк кереп, дулкыннардан мәгарәгә кереп качып торган булса кирәк…

Булат чыгып, йоткан суларын косып чыгара башлады. Болар барысы да өч минут эчендә…

Пляж сезоны ябык булгач, коткаручы да булмады. Айдар әле мәгарәдә, әле сулый. Булат ресторанга йөгереп, бөтен булган әйберләрен — бау, жилетларын алып килде. Тимур 911 номерына шалтыратты. Без Булат белән Айдар безнең тавышны ишетсен дип кычкырдык. Диңгездә катер күренде. Ләкин барысы да уңышсыз… Без Айдар янына барып җитә алмадык.

Безгә төенләнеп беткән бау бирделәр. Аны сүткәнче вакыт узды. Бу вакытта берничә көчле дулкын мәгарәгә керә һәм миксердагы кебек күренеш булды. Шул мәгарә эчендә дулкын аны төрле яклап чайкаган да, ул аңын югалткан, күрәсең… Ул инде йөзеп чыкканда суга йөзтүбән капланган иде. Диңгез дә шактый тынычланды.

Бу вакытта полиция, телевидение, соңрак табиблар килеп җитте. Гади бер балыкчы үз катерында йөзгәнен күрдек. Ул Айдар янына йөзеп килеп, аны судан тартып алырга хәле җитмәде. Аннары яхшы йөзә торган бер ир катер янына йөзеп барып, Айдарны судан чыгарырга булышты. Аны причалга китереп, ярдәм күрсәтергә тырыштылар. Без дога кылып ялварып тордык, тик яхшы хәбәр ишетмәдек. Айдарны — моргка, безне полициягә алып киттеләр. Аннары туганы буларак мине һәм төрек телен белгән Тимурны моргка алып киттеләр. Мәетне танырга закон буенча туганы керергә тиеш иде. Шул мизгел иң куркынычы булды…

Аннан безне сораштырдылар, Айдарның чемоданын, телефонын, әйберләрен алдылар. Аннары Россиягә кайтару процессы җиңелләрдән булмавын аңлаттылар. Чыгымнары да гаять күп, шуңа ярдәм җыюны оештырдык.

Айдар җомга намазы вакытында мөселман илендә кристалл кебек чиста диңгездә (аның күңеле дә шундый чиста иде) батып үлде… 

Руслан Кираметдинов: «Минем беркемгә дә кул күтәргәнем юк»

Җырчы Руслан Кираметдинов «Интертат»ка интервью бирде. Тормышында булган авырлыкларга карамастан, Руслан бирешмәгән — яңа җырлар иҗат итә, концертлар куярга әзерләнә.

Руслан, яңа мөнәсәбәтләргә ачыкмы син дип сорыйсы идем, гаиләңә кире кайтырга өметләнгәч, сорамыйм инде.  

Юк. Мин өметләнәм генә түгел, мин шулай булачагын төгәл беләм. Бу аерылышу безгә кирәк булгандыр. Хатын-кыз бит инде ул ир-ат үзгәрсен дип тырыша. Бәлки Ильмира да мин үзгәрсен өчен баргандыр бу адымга. Бер чиккә килеп җиткәндер. Барысы да җайланыр, дим. Бәлки киләсе җәйләргә…. Балалар да сагынып торалар. Килеп керүгә: «Әти, кайчан алып китәсең?» — дип муенга сарылалар. Анда кайткач та йөрәк әрни. Барыбер өйгә кайтасы килә, тырышып эшләп, икәүләп корган оя бит инде ул безнең. 

Балаларны ялларга әбиләренә үзем белән алып китәм. Ильмира каршы түгел, аралашуыбызга бик риза. 

Син нинди әти?

Әти тәрбиясе булырга тиеш инде, аеруча малай кешегә. Ә Ясминәгә менә кыз кеше булгач, артык тавыш та күтәрә алмыйм. Күбесенчә тыныч кына аңлатырга тырышам. Дин буенча да бала-чагага кычкырырга ярамый. 

Кул күтәрергә дә ярамый. 

Минем беркемгә дә кул күтәргәнем юк. Безнең әти дә беркайчан да әнигә кул күтәрмәде. Гаиләбездә андый нәрсә юк.

Дингә керү күңелеңә җиңеллек китердеме? 

Бераз. Әмма, әйтәм бит, тулысынча кереп бетә алмыйм әле. Аның өчен үзеңне җиңәргә кирәк. Менә бит әлегә җырлап та йөрим. Ул да бит Исламда зур гөнаһ булып санала. Диндә музыка да тыңларга ярамый. 

Шушы арада гына салып та йөргәнең булды. Диндәге кеше алай йөри аламы ул? 

Минем хәзер салганым юк бит. Мине ул вакытта шулай эчкече дип чыгардылар гына. Дөрес әйбер булмады ул.

Элек ничек эчтең? 

Бөтен кеше кебек. Дуслар белән очрашканда, ялларда эчә ала идем. Менә гел шулай даими эчеп йөргән кешегә охшаганмы мин? Алай итеп эчсәң, тавыш та утыра, кеше тышкы кыяфәте белән дә икенче төрлегә әйләнә. 

Оныта алмый йөри торган рәнҗүләрең бармы?

Юк, мин үпкәне тиз онытам. Беркемгә дә рәнҗү сакламыйм. Үчле кеше түгел мин. «Русланның үпкәләтсәң дә, ике-өч сәгать эчендә барысын да оныта», — дип, Ильмираның да интервьюларында әйткәне бар.

Ильмира бер тапкыр да ял итәргә барганыбыз юк дип сөйләде. Ул вакыт җитмәү белән бәйле идеме, финанс кыенлыклары беләнме?

Минем салым инспекциясе белән проблемаларым бар иде. Менә алар февральдә хәл ителергә тиеш. Кемнең булмый инде ул проблемалары. Акча мәсьәләсендә кыенлыклар булмады, әмма мине чик аша үткәрмәсләр иде. Мин аңа әйткән идем, югыйсә, аз гына көт, әле диңгездән кайтып та кермәбез, туеп бетәрсең дип. 

Ихтыяр көчең бармы? 

Бар. Сүземдә торам мин. 

Үлемнән куркасыңмы?

 Юк, курыкмыйм. Дин буенча аннан куркырга кирәк түгел. Ахирәткә ышанам. 

Ничек яшәргә телисең? 

Кешечә итеп. Мин артык байлыкларга, дәрәҗәләргә кызыкмыйм. Ничек бар, шулай дип, булганына шөкер итеп, буласына өмет итеп яшим. Иң мөһиме — мин гаиләмне, балаларымны яратам һәм гомер буе яратачакмын.

Ильмирага карата да хисләрем бик нык һәм алар беркайчан да сүнмәс. Бер-беребезне аңлап, хаталарыбызны төзәтеп, киләчәктә кавышып китәрбез, Аллаһы теләсә. Чөнки беренче ир дә, беренче хатын да ул Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелә.

Нинди генә авырлыклар алдында да бирешмичә, ул гаиләне саклау өчен барысын да эшләргә кирәк. Безнең арадагы бу проблемалар алдан язылган булгандыр инде. Шуңа да арабызда бер пауза ясау кирәк булды. Барысын да чиста биттән башлап, үткәннәрне онытып, матур гаилә булып, бөтенесен көнләштереп яшәргә иде…

«Әни юынып чыккач, әтинең кочагында җан бирде»

Журналист Зилә Мөбәрәкшина әниләрен иртә югалаткан кызлар белән сөйләште, аларның язмышлары турында язды. Әлеге язманы күз яшьләреннән башка укып булмый. Менә аның бер өзеге.

Киров өлкәсе Нократ Аланы районы Иске Пенәгәр авылыннан Гүзәл Идиатуллина әнисен 11 ел элек югалткан. 2010 ел, июль башы. Гүзәлгә августта 12 яшь тула. Әниләре дә янында. Туган көнне бергәләп үткәрергә хыяллана алар. Әтиләре Гүзәлнең туган көненә бергәләшеп бәлеш пешерергә ниятли. Дөрес, әниләре авырый, яман шеш белән көрәшә. Әмма хәле булмаса да, кырыйдан өйрәтеп торыр әле, диләр. Тик әниләренең хәле авырлашканнан-авырлаша бара.

— Әни сөйләшә алмады, саташа башлады, үз аңында түгел иде.

28 июльдә иртәнге 4.30да безне әти уятты. «Әниегезнең юынасы килә, мунчага алып барыгыз әле», — диде. Мунча өйдә урнашкан. Юындыра башладык. Юындырганда ни өчендер башын гел уң якка борып торды. Юындырганнан соң, 5.20 сәгатьтә әти әнине мунчадан күтәреп алып чыкты.

Үзләренең караватларына яткыруы булды, әти: «Әниегез китте», — диде. Юынып чыккач, тәне чиста килеш, әтинең кочагында җан бирде.

Аннан соң туганнар килде, юындыра башладылар. Хәтерлим, җеназасын ишегалдыннан алып чыгып киткәндә, Тукайның «Исемдә калганнар» әсәрендәге кебек мин дә шулай: «Алып китмәгез аны!» — дип, әнием артыннан чаптым. Дәү әни белән әти миңа зиратка барырга рөхсәт итмәде.

Аннан соң әнинең 3, 7, 40 узды… Янымда әтием, абыем, апам булганга бәхетледер мин. Апам өйдә әни урынына калды. Казанда укыган чагы, ул вакытта әле кер юу машиналары юк, шимбә кич кенә кайта иде, мунча кереп чыкканнан соң, керләрне төнлә юа иде. Мин дә булыша идем. Икенче көнне тагын Казанга китә иде.

Әнием төшкә кергәли, ләкин иртә белән уянгач инде онытам.

Нигә әни янында күбрәк тормадым, күбрәк сөйләшмәдем икән дип үкенәм, нигә ул белгән бар нәрсәне сорап калмадым икән? Ләкин үзем дә бала-чага идем шул, үләчәгенә дә ышанмадым, бөтен нәрсәне, тормыш турында киңәшләрне ничек сорап бетерәсең ди, — дип сөйләде Гүзәл.

Язманың тулы вариантын сылтама буенча кереп укырга була.

«Табиблар минем исән калу мөмкинлегем 70% диделәр»

Павел Шмаков — Казандагы «СОлНЦе» мәктәбенең директоры, кыю фикерле шәхес. Татар теле дәресләренә 2017 елда һөҗүм башлангач, Павел Анатольевич моңа каршы чыккан, прокуратура сукмагын таптаган бердәнбер мәктәп директоры булды. Аның белән әңгәмәнең бер өлеше:

Финляндиядә ун елдан артык укыткансыз, анда да зур дәрәҗәләргә ирешкәнсез. Европаны, гаиләгезне ташлап, ничек кире Казанга кайтырга булдыгыз?

Казанның мэры Илсур Метшин булгач, ул мине яңадан Казанга чакыра башлады. «Мине Казаннан бер мәртәбә куып җибәрделәр инде. Башта республика президентыгыз белән сөйләшеп карагыз, мине чакырганыгыз өчен шәхсән сезнең проблемаларыгыз башлануы бар», — дип җавап бирдем Метшинга. Шуннан соң да Илсур Рәисович ныклап чакыргач, 2011 елда тәвәккәлләдем. Әмма барысы да мин әйткәнчә булды, мине 2013 елда тагын эшемнән кудылар…

Анысының сәбәпләре?

Мине Казандагы Лобачевский исемендәге лицейга директор итеп куйдылар. Ә андагы укучыларның 30 проценттан артыгы «блат» буенча кабул ителә иде. 

Шушы урында туктап, Павел Анатольевич яшерелгән җирдән бер журнал тартып чыгарды. Актара башладык. Аның битләре берничә баганага бүленгән. Беренче баганасында — мәктәп укучысының исеме, икенчесендә кемнең, нинди вазыйфа биләүченең аны лицейга алырга боерык бирүе язылган. Исем-фамилия янына визиткалар да беркетелгән, болары шушы боерык бирүченеке инде. Ашыга-ашыга укырга керештем… Арада бүген министр кәнәфиендә утыручылар да, башка таныш фамилияләр дә очрады. Төрле юнәлеш кешеләре. Бер ел эчендә йөзләгән баланың лицейга «блат» буенча эләгүен күрсәтә иде бу. Шаккаттым — ул уку йортына ничек сыеп беткәннәр!

Павел Шмаков дәвам итте:

Мин лицейга директор итеп билгеләнгәч, әлеге кенәгәне гамәлдән чыгардым. Укучыларны «блат» буенча кабул итүне туктаттым. Шуннан соң мэрның эшлекле партнерлары белән проблемалары чыга башлады. Чөнки мин аларның балаларын кабул итмәдем. Ә мэр миңа: «Бу синең мәктәбең. Ничек дөрес дип саныйсың, шулай эшлә», — дип әйтеп куйды. Мэрның проблемалары бигрәк тә артып киткәч, без мәктәпне ябарга булдык. Шуннан соң миңа кечкенә бина бирделәр. Бары тик президент ярдәме белән без исән калдык. Бу очракта мэрның үзенә генә авыр иде, шактый зур түрәләр аны мәктәпне ябарга мәҗбүр иттеләр. Ул вакытта Президент безгә терәк булды.

Павел Анатольевич, президентның сезгә ярдәме бармы?

Бар. Мин татар телен яклагач, президент Рөстәм Миңнеханов безгә дүрт катлы бина төзеп бирде. «Бу сезгә татар телен яклаган өчен!» — дип үзе атап әйтте ул. Мин моның белән бик горурланам. Ул вакытта бөтен дәүләт советын тавыш бирергә мәҗбүр иттеләр, ә мине мәҗбүр итеп булмый.

Сезнең Татарстанга кирәк икәнегезне җиткерәләрме, әйтәләрме?

Әйе. Президент безгә теләктәшлек күрсәтә, тик бөтен хөкүмәт безгә яхшы мөнәсәбәттә дип әйтә алмыйм.

Кем белән мөнәсәбәтләрегез начар?

Кемнең баласын бу мәктәпкә алмаганбыз — шуның белән мөнәсәбәтләр начар. Бервакыт миңа бер район прокуроры шалтырата. «Дача буенча күршебезнең улын укырга ал әле, ул акыллы», — ди бу миңа. «Ярар, баланы алып килсеннәр», — мин әйтәм. «Нигә? Мин бит сезгә кем икәнемне әйттем», — ди. Имеш, ул бер район прокуроры икән! Казанның прокуроры урынбасары да, үз баласын безнең мәктәпкә урнаштыра алмагач, безгә бер күч тикшерү оештырды. Әмма, Аллага шөкер, безне президент белән мэр яклап, куәтләп тора. Бәлки мин санап киткән кешеләр үз өлкәсендә яхшы белгечләрдер. Үзләре яхшы белгеч булгач, монда да баласын урнаштырырга хокуклары бар дип саныйлар.

Башка мәктәпләрдә дә балаларын шулай «блат» буенча урнаштыручылар күпме?

Әлбәттә. Бөтен мәктәптә шул хәл… Казандагы яхшы мәктәпләр арасында без алдан сөйләшү буенча кабул итмәүче бердәнбер белем йорты.

Сезне авырый дип ишеткән идем. Хәзер хәлләрегез ничек?

Әйе, бөеремдә яман шеш таптылар. Әмма вакытында кисеп алдылар. Бөердә яман шеш булганда, метастазалар китми икән. Әгәр үсеп киткәнче күреп өлгерсәләр, әлбәттә. Табиблар исән калу мөмкинлеге 70 процент кына дигәч, эч пошты инде. Бу диагнозны җәй көне куйдылар, бик яхшы табиб табып бирделәр, Мәскәүгә операциягә бардым. Дүрт ай больничныйда булдым, хәзер дә тикшеренеп торам. Барысы да яхшы булсын иде инде.

Гаиләгез?

Икенче хатыныма Финляндиядә өйләндем, кызым Настя туды. Настяның әнисе яртылаш рус, яртылаш фин иде. Ә өченче хатыным рус, аннан тагын ике кызым туды. Мин монда кайткач, олы кызым Настя да Казан белән Хельсинки арасында йөрде. Анда да, монда да мәктәптә укыды, ике илдә имтихан тапшырды. Аннан рус егетенә кияүгә чыкты, хәзер Финляндиядә торалар, Настя математика укытучысы булырга укый. Кечкенә кызларым швед мәктәбендә белем алалар. Балаларны бик сагынам, Финляндиядә еш булам, әле менә кечесенең туган көненә җыенам, билетларым алынган…

Интервьюның тулы вариантын сылтама буенча кереп укый аласыз.

QR-кодлы тормыш: кемгә ошый, кемгә юк?

22 ноябрьдән Татарстанда җәмәгать транспортына QR-коды булган кешеләрне генә кертә башладылар. Рәсми мәгълүматлар буенча, яңа кагыйдәләр кергән беренче көнне Казанда 2,8 мең кешене җәмәгать транспортына кертмәгәннәр, яисә үз тукталышларына кадәр үк алдан чыгарганнар. Массакүләм мәгълүмат чаралары автобусларда QR-кодсыз кешеләр аркасында чыккан гаугаларны да күрсәтте.

Яңа кагыйдәләр гамәлгә керүнең өченче көнендә «Интертат» хәбәрчесе халыкның кәефен белү максатыннан, төш вакытында җәмәгать транспортында йөреп кайтты.

«Метродан чыккач, «Кольцо», «Республика», «ГУМ» сәүдә үзәкләренә кереп, кибетләрне күзәтеп йөрдем, — дип яза Рифат Каюмов. — «Республика» белән «ГУМ»да бөтенләй кеше юк диярлек. «Кольцо»да бераз халык бар, ләкин элеккечә түгел. Сәгатьләр сатыла торган кибеттә кибетче керемнең туксан процентка кимегәнен әйтте. Аның хезмәт хакы сатылган товар күләменә карап исәпләнә икән. Бу айда күпме акча аласын уйларга да курка.

Аяк киемнәре, өс киемнәре кибетләрендә дә касса тирәсендә товар алучылар күренмәде. Бер кафега кергәч, заказлар кабул итүче кыз керүчеләр саны алтмыш процентка кимегәнен әйтте. Төшке аш вакытында залда өч кеше ашап утыра иде.

Сәүдә үзәгендә камыр ризыклары сатыла торган ноктада тукталдым.

— Сатулар кимеде инде, энем. Кеше әз йөри, элеккечә түгел. Сатырга тырышабыз инде, яшәргә кирәк бит, — диде сатучы хатын-кыз.

Сәүдә үзәкләрен карап чыкканнан соң, автобус тукталышына юнәлдем. Беренче очраган 29нчы маршрут автобусына утырып киттем. Салон яртылаш тулы иде. Кондуктор минем белән сөйләшергә теләмәде, хәтта QR-код белән акча да сорамады. Яңа кергән пассажирлар үзләре QR-код сузмаса, сорап интектермәде…»

Репортажның тулы вариантын сылтама буенча кереп укыра мөмкин.

Зәлилә продюсер Рифат Фәттаховка 500 мең түләргә тиеш, чиратта — 1 млн сумлык дәгъва

Рәшит Ваһапов исемендәге фонд җитәкчесе, продюсер Рифат Фәттаховның Зәлилә тәхәллүсе белән танылган яшь җырчы Рузилә Бәдретдинованы судка биргәнлеге билгеле булды. Ләкин Рузилә Бәдретдинова суд буласын белмәве, суд турында хат-хәбәр алмавын әйтә. Ул җиде ай элек «Интертат»ка биргән әңгәмәсендә (2 апрель, 2021 ел) продюсеры Рифат Фәттаховка дәгъвалары хакында әйткән иде. Шул вакытта ук Рифат Фәттаховның судка бирү ихтималы турында да билгеле булган иде.

Журналист Гөлназ Хәбибуллина продюсер Рифат Фәттаховка комментарий сорап шалтыраткач, ул «Шәһри Казан» газетасына биргән шәрехләмәсеннән кала өстәп сүз әйтмәде. Продюсер журналистка «Шәһри Казан»га комментарий бирдем. Сезгә шул сөйләгәннәргә өстәп берни дә әйтә алмыйм. Хушыгыз», — диде. Продюсерның «Шәһри Казан» газетасына биргән шәрехләмәсен тәкъдим итәбез:

— Мин Зәлиләнең бездән китәргә теләвен массакүләм мәгълүмат чараларыннан укып белдем. Безнең хакта ямьсез интервьюлар бирә башлады. Мин аңа кат-кат хатлар яздым, судка кадәр рәсми дәгъвалар да белдердем. Ләкин ул игътибар итмәде. Алай гына да түгел, безнең чараларда катнашмады, репетицияләргә килмәде, безнең белән хезмәттәшлектән читләште. Бу — килешүне тупас рәвештә бозу. Нәтиҗәдә без аны судка бирдек һәм җиңдек. Суд карары буенча Зәлилә, продюсерлык килешүен бозган өчен, 500 мең сум штраф түләргә тиеш.

Дөрес, ул суд карарларын, суд утырышларын санга сукмаска маташа бугай. Хәер, бу инде безнең проблема түгел. Суд карары булды, ул үз көченә керде. Хәзер бу эш белән суд приставлары шөгыльләнәчәк.

Икенчедән, килешүдә (ә ул бүгенгәчә үз көчендә!) язылганча, Зәлилә безнең рөхсәттән тыш башка концертларда катнашырга тиеш түгел. Ләкин үзегез дә күргәнсездер, ул кайбер концертларда катнашып йөри. Шуны истә тотып, без аны кабат судка бирдек. Бу юлы инде дәгъваның күләме — 1 млн сум. Юристларыбыз бу эшне дә җиңәрбез дип ышандыра», — дип сөйләгән Рифат Фәттахов.

Рузилә Бәдретдинованың ни өчен судка килмәвен, низагка ноктаның кую-куелмавын һәм аның иҗади планнары белән кызыксындык.

— Рузилә, син суд булачагы турында кайчан, ничек белдең?

— Иртән институтка укырга барырга чыгар алдыннан таныш булмаган бер номер шалтыратты. Журналист кыз үзен «Интертат»тан, Гөлназ Хәбибуллина дип таныштырды. Ул миңа «Шәһри Казан»да чыккан язманы укыганын әйтте. Нинди язма икән дип аптырап калдым. Анда Рифат Фәттахов исеменнән: «Суд карары буенча Зәлилә продюсерлык килешүен бозган өчен 500 мең сум штраф түләргә тиеш», — диелгән һәм тагын бер миллион сумга судка бирелгәне турында язылган, имеш…

Мин бу штраф, суд турында шул журналист сүзләреннән генә белдем. Шундыйрак хәл булырга мөмкинлеген чамалаган идем, әмма суд миннән башка гына узар дип күз алдына да китермәдем. Шул материал чыкканнан соң да миннән «син белгәнсеңдер» дип сораша башладылар. Юк, мин бөтенләй бер нәрсә дә белмәдем, судка чакырулар алмадым. Мөгаен, Рифат Әхмәт улына минем ул  судта булуым кирәкмәгәндер, югыйсә хәбәр итәр иде…

— Суд буласын белгән булсаң, судка барыр идеңме?

— Барыр идем. Кем белә, бәлки суд бөтенләй башкача хәл иткән булыр иде. Судта ике кеше дә тигез хокукта булырга тиеш. Бер яклы гына узган судны мин аңламыйм. Әлбәттә, үзем булмагач, Рифат Әхмәтович миңа карата булган бар ачуын чыгарып, судьяны ышандыра ала. Китүемнең сәбәпләрен аңлатып дәлилләр китерергә мин үзем юк бит…

— Социаль челтәрләрдә синең әлеге вәзгыятькә кагылышлы төрле комментарийлар укыдым. Син дә укыгансыңдыр. Нәрсә әйтә аласың?

— Комментарийларны күрдем. Рифат Әхмәтович зур фикер иясе, абруйлы кеше санала. Ә мин институтта укый торган студент, дөньяны яңа күрә башлаган кеше, Казанда берүзем яшим, беркемем дә юк — үз мәнфәгатьләремне үземә якларга туры килә. Мин үз сүземне әйткәнгә, яшәү өчен хезмәт хакы сораганга күрә шундый хәл булгандыр дип уйлыйм. Бөтенебезнең дә үз дөреслеге бар…

Рифат Әхмәтович белән мин килешү генә төзедем. Җыелышларда ике айга 3-4 тапкыр күргәнмендер үзен. Ә болай ул минем белән утырып җыр эшләде дип әйтә алмыйм. Мин аның кызы — Айбикә Фәттахова белән эшләдем. Ике елга ике клип һәм концерт вакытында ике сәхнә язмасы төшерделәр. Бу эшләр белән йолдыз кабызып буламы? Ике елга 60 мең сум белән яшәп буламы? Ә башка эшкә урнашырга ярамый — контракт рөхсәт итми.

Без барыбыз да Россия Федерациясе гражданнары һәм Конституция биргән хокукларыбыз бар. Ә минем контракт коллык кебек иде. Тарихны искә төшерсәк, 1861 елның 19 февралендә Россиядә крепостнойлыкны бетерү турында закон чыга. Аңа кадәр крестьяннар хуҗаларыныкы санала. Бу закон буенча, крестьян җиреннән китәсе булса, хуҗасына байтак акча түләргә тиеш була. Минем контрактта да, җырчы китәсе килсә, 5 миллион сум түләргә тиешлеге язылган.

Крестьян беркайчан да үзен сатып ала алмый торган дәрәҗәдә калган. Минем дә шундый ук хәл. Контрактны җырчы өзә алмый, продюсер гына өзә ала. Бу да минем хокукларымны бозу түгелме соң?

— Ләкин контрактка син үзең теләп кул куйгансың бит…

— Контрактка кул куйганда миңа 18 яшь тулган гына иде әле. Рифат Әхмәтович миңа бик күп вәгъдәләр бирде, йолдыз ясаячагын әйтте. Менә шулай сөйләде-сөйләде дә, контрактка кул куйгач, мине кешегә дә санамый башладылар…

Казанга килдем — ни яшәр урын бирмиләр, ни хезмәт хакы түләмиләр, ә контрактны үтәүне таләп итәләр. Шуңа өстәп, контрактта минем конституцион хокукларым да бозылган. Кияүгә чыга алмау, бала таба алмау… Бу бөтенләй бернинди законнарга сыймый торган пункт. Кеше авырга узса, аборт ясарга тиеш буламы? Бу башка сыймый…

— Инде нишләргә уйлыйсың?

— Яшәвемне дәвам итәм. Бу дөнья Рифат Фәттаховтан гына тормый бит әле — янымда яхшы кешеләр дә күп. Аллаһы Тәгалә язмышыма ни язган булса, шулай булыр…

 Ат рәнҗеше төшмәсме: нигә Васил Шәйхразиев вәгъдә иткән Званка кымызы һаман юк?

Питрәч районы Званка авылындагы «Казан» нәселле ат заводының кымыз цехы 2020 елның май аенда «ремонтка» ябылган иде. Шуннан ачылмады. Ел ярым вакыт үтте, хәзер инде ат заводы бөтенләй ябыла, атларны, җирләрне саталар дигән сүзләр йөри. Ул сүзләр дөреслеккә туры киләме-юкмы икәнне ачыкларга тырыштык.

«Казан» нәселле ат заводының элекке директоры Марсель Хәйруллин белән сөйләштек.

Ул бит инде ат заводы түгел — сарык заводы. Программаларны, статистиканы карасак, анда ат калмады диярлек. Мин эшләгәндә алты йөз баш ат бар иде, хәзер 150 баш ат та 150 баш сарык тоталар. Кымыз җитештерү дә бетте инде анда, ул цехны ябып куйдылар. Әлбәттә, эше күп, ат савучы кирәк, цехны эшләтергә, кибеттә сатарга, реклама белән эшләргә, шешә, этикетка, лицензия алырга кирәк. Лицензия беткәч, аны ташладылар бугай инде. Җиңел юл белән баралар. Мин эшләгәндә дә ул бик рентабельле түгел иде, әмма Татарстанда «Казан» ат заводы булды, безнең атлар Мәскәүдә чабышларда катнаша иде. Хәзер аларның атларының бер приз отканы юк.

Ул бит «Татспиртпром»ныкы, бер тонна арыштан 330 литр спирт чыга. Анда акча бар дип әйтүем, бер ат заводын тота алмыймы… Анда хәзер эшләргә кеше дә юк, ун кеше калгандыр инде. Миңа бик кызганыч. Мин ул заводка атларны бөтен Россиядән җыйган идем, ә алар шул яхшы атларны сатты.

Бездә бик зур акчаларга хоккейчыларны, футболчыларны китерәләр, ат заводына игътибар булсын иде, субсидия бирү мөмкинлеге каралса да, әйбәт булыр иде, — диде Марсель Хәйруллин.

Ул шулай ук ат каргышы дигән төшенчәнең булуын да ассызыклады.

Узган елның май аенда кымыз цехы ябылгач, Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, ТР ат асрау һәм ат спорты федерациясе җитәкчесе Васил Шәйхразиев заводны яңадан эшләтү максатын куйган иде.

Нишләп максатына ирешмәгән икән дип, аңа мөрәҗәгать иттем.

Сез бит шундый максат куйган идегез, нишләп ябылу ягына гына бара?

Ябылу ягына бармый. Хәзер ничек итеп нәтиҗәлерәк итәргә, сыйфаты ягыннан ничек яхшыртырга дигән сүз бара. Әле карар кабул ителмәгән, тик сүзләр йөри. Реконструкциягә ябылгач, алар әле ачылмады. Аннан соң анда җитәкче дә үзгәрде. Җитәкче алышынгач, бәлки, имеш-мимешләр йөридер. Киләчәге турында бүгенге көндә әйтә алмыйм, чөнки яңа планнарны әле күрмәдем. Ул бит инде ипподромныкы, ипподромда бүген яңа җитәкче. Ул ипподром һәм Званканың киләчәккә планнарын күрсәтергә тиеш. Шуннан соң инде нидер әйтергә була, әлегә ул планнарны күрмәдем, — диде Васил Шәйхразиев.

Питрәч районындагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең баш зоотехнигы Хәлим абый да аларның атларны сатуын раслады. «Алар безгә баш саны буенча гына хисап тота, аларда 99 ат бар иде дип хәтерлим. Хәзер төгәл мәгълүматны әйтә алмыйм, үзебез дә аларга чыга алмыйбыз», — диде ул.

Беркем белән дә элемтәгә чыкмыйча, качып яталармы икән соң алар? Без капчыкта ятмый инде, үзебезнең чыганаклардан билгеле булганча, хәзерге вакытта ат абзарлары урнашкан җирләр шәхси торак төзелешенә бирелә. Ул инде озакламый анда барысын сүтеп атачаклар дигән сүз.

Монда ике вариант бар кебек. Беренче вариант: җирне, атларны саталар да, «Казан» нәселле ат заводын җир йөзеннән юк итәләр. Икенче вариант: барысын да саталар да, яңа урында яңа завод, кымыз цехы ачалар, дөнья чәчәк ата, күбәләкләр оча, халык шатлана. Тик икенче вариантның тормышка ашачагы бик шикле…

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100