«Аның соңгы сулыш алуы әле дә күз алдымнан китми» - әниләрен иртә югалтучылар язмышы | intertat.tatar

«Аның соңгы сулыш алуы әле дә күз алдымнан китми» - әниләрен иртә югалтучылар язмышы

Ноябрьнең соңгы көннәре дә якынлаша. Бу көнне дөньядагы иң якын, иң газиз кешебез — әнине котларга ашыгабыз. Тырыша-тырмаша аңа бүләкнең иң яхшысын, сүзләрнең иң назлысын сайлыйбыз, чәчкәләрнең иң матурын бүләк итәбез. Ләкин әниләрен иртә югалтучылар гына бу көнне әниләренә бүләкнең иң кадерлесен бирә алмый…

Әле дә ярый җил-яңгырдан, салкын бураннан саклаучы якын кешебез — әниебез бар, дибез. Нинди генә бәлагә юлыкма, нинди генә аянычлы хәлгә калма — без һәрчак әни янына чабабыз, әни киңәшен, әни сүзен ишетергә омтылабыз. Эштән арып-талып кайтуга да без иң элек әнинең җылы куенына чумабыз. Менә никадәр якын икән безгә әни!

Ә көннәрдән бер көнне ул юк булса, нишләрбез? Без бу турыда уйларга түгел, әйтергә дә куркабыз. Әнисез дөньябыз асты-өскә әйләнер, тормыш мәгънәсе югалыр төсле. Ләкин бу дөньяда әниләрен иртә югалтканнар да бар шул. Алар да әниләренең тиз арада яшьли китеп барыр дип бер дә уйламагандыр. Әмма күрәчәгеңә каршы килеп буламыни?..

Әнине югалту ачысы — ничек ул? Әниләрен югалткан кызлар үзләренең тарихларын сөйләде. Әнисе иртә киткән кешеләргә бу язма бәлки күңелне бушату, яшәү өчен көч һәм этәргеч табу булыр дип ышанам.

«Әниемнең үләсен бер ай алдан аңладым»

Актаныш районы Яңа Кормаш авылыннан Фирүзә Закирҗанова әнисен 21 яшендә югалткан. Кояш кебек янып, балкып торган әнисе кыз баласының күз алдында акрынлап-акрынлап сүнә барган. Кыз әнисенең соңгы сулышына кадәр янында булган. Аның ничек җан биргәнен дә күз алларында күрә…

— Әнием 2019 елның 18 октябрендә бакыйлыкка күчте, — дип искә ала Фирүзә. — Аның китүе бик авыр булды, әнием бик интегеп китеп барды. Миңа ул вакытта 21 яшь иде.

Әнинең китәсен бер ай кала аңладым. Рухи яктан үземне аның китүенә әзерләдем дип әйтсәң дә була. Әни 2018 елның августыннан бирле авырды. Ул башта бик озак хастаханәгә бармый торды, үзен сакламады, сәер симптомнар барлыкка килә башлагач та, куркыныч әйбер түгелдер әле дип, табибка баруны гел кичектерде. Абыемның туе белән мәшәкате күп иде аның. Авыруын белгәч, бездән яшермәде, әйтте. Аның кәефен төшермәс өчен, кәефем булмаганны аңа бик күрсәтмәскә тырыша идем. «Барысы да әйбәт булачак, син тереләчәксең», — дип, аны да, үземне дә юаттым.

Әнинең авыруына башта ышанасы килмәде. Нинди гөнаһларыбыз өчен шундый сынау бирде икән Аллаһы Тәгалә дип уйлап, елап йөргәннәрем истә. Әлбәттә, барыбыз да әнинең тереләчәгенә ышандык, менә-менә ниндидер могҗиза булыр да, әнием, алтын-бөртегем безне тәмле сыйлары, җылы назлы сүзләре, төпле киңәшләре белән сөендереп торыр әле дип хыялландык.

Ләкин ул үзе тереләчәгенә бер дә ышанмады, пессимист иде ул. Химиядән кайткан вакытларында аның инде үзенең дә яшисе килми иде, бик авыр иде аңа. Әнием миңа теләкләрен соңгы яшәү сәгатендә әйтте, бернигә карамыйча яшәргә, ул киткәнгә күп еламаска кушты.

«Әнинең соңгы сулыш алуы әле дә күз алдымнан китми»

«Үскән кызлар еламыйлар», — дип күпме генә әйтсәләр дә, күңелгә әмер биреп булмый икән ул. Фирүзә дә әнисе янында үзен кулга алырга тырыша, күңелен төшермим дип, күз яшьләрен чыгармый. Тик…

— Күбрәк үз бүлмәмә кереп, үкерә-үкерә елый идем. Аның күңелен күрер өчен тәмле ризыклар пешерә идем, янына ятып кочаклый идем.

Әнинең соңгы минутларын мин мәңге онытмаячакмын, бик авыр булды миңа, соңгы сулыш алуы әле дә күз алдымнан китми. Әни мәңгелеккә күзләрен йомгач, үкереп елап җибәрдем. Мине икенче бүлмәгә алып чыгып киттеләр, тынычландыра торган дару каптырдылар.

Минем өчен әнисез тору — ул үзеңне һәрвакыт ялгыз итеп хис итү, бөтен уй-кичерешләрне беркемгә дә сөйләп булмау, терәк сизмәү. Өйгә авылга кайткач, беркем дә сине тәмле әйберләр пешереп көтеп тормый, бу бик авыр.

Әнием төшемә керми, борчымыйм дидер инде… Күзәтеп торамы, юкмы икән, белмим анысын да… Бу Аллаһ сынавы, һәр көннән ямь табып, юк-барга игътибар бирмичә яшәргә өйрәтә шундый сынау.

Әни киткәч берничә көн үтүгә Казанга киттем. Анда мине беркем дә тынычландырмады бугай, дусларым гына бераз ярдәм иттеләр айнырга. Депрессиядән чыгарга миңа фотография белән шөгыльләнә башлау булышты, октябрьдә әни китте, ә ноябрьдә мин беренче фотоаппаратымны алдым. Күптән хыяллана идем фотограф булырга. Шундый хәлдән соң бу хыялымны тиз арада чынга ашырырга кирәк дип уйладым һәм тәвәккәлләдем.

Мин һәрвакыт оптимист идем, минем натурам шундый. Ни булса да тормыш дәвам итә, алга барырга кирәк дип уйладым һәм хәзер дә шулай уйлыйм.

Мондый хәлдә калганнарга, әлбәттә, сабырлык, көч һәм яннарында якын кешеләр булуын телим!

«Әниемне фотосурәтләрдән генә беләм»

Чаллы шәһәреннән Динараның да язмышы гадиләрдән түгел. Исән булган әниеңне күрмичә яшәүләре ничек бирелгәндер аңа? Ә инде бер дә күрмәгән әнисенең үлгәнен ишетү… Әбисендә генә үскән кыз бала үзен бер дә кызгандыртмый. Казанда туган ул, бүгенге көндә Чаллы шәһәрендә рус теле һәм рус әдәбияты укытучысы булып эшли.

— Мин 1998 елда Казанда гаиләдә беренче булып туганмын, миннән кала бертуган энем бар. Әниемне хәтерләмим. Казанда торганда ул мине балалар бакчасына илтә иде. Кышын чанага утыртып алып барганы хәтердә. Аннан соң әни белән әти Чаллыга әби белән бабай янына күченгән. Әни белән әти арасында нәрсәдер булган. Миңа моны тәгаенләп аңлатып бирүче кеше булмады. Һәм алар аерылышканнар. Әни Казанга кайтып киткән.

2011 елга кадәр мин әни турында бернәрсә дә белмәдем. Аның үлгәне турындагы хәбәр ишеткәнчегә кадәр… Аның вафаты турында миңа әти 2011 елның августында әйтте. Әнием мартта ук җан биргән. Белмим, миңа әйтүне кирәк дип уйламаганнармы яки курыкканнармы…

Әнинең кем икәнен белмәсәм дә, аны хәтерләмәсәм дә, үлүе турындагы хәбәрне ишетү авыр булды. Әниемне фотосурәтләрдән генә беләм. 30 фотосурәт кергән фотоальбомны кечкенә чакта үзебездә бер киштәдә таптым. Ул яшереп, башка фотоальбомнардан аерым бер җиргә куелган иде. Фотога мине ике айлык чагымнан бирле төшергәннәр.

Әнинең мине төгәл кайчан калдырып киткәне истә түгел. Казан белән Чаллы арасында ике арада йөрдем бугай. Әбигә авылга еш кунакка кайта идек. Авылдагы йорт исе хәтергә сеңеп калган, — ди Динара.

Әнисе исән вакытта кызчыгы белән ни өчендер аралашмый. Үзе теләмәде микән? Эх, без зурларның мөнәсәбәтенә кысылып, нидер хәл итә алсак икән!.. Әнисенең үлемен белгәндә Динарага нибары 13 яшь була.

— Әниемнең исән икәнен белсәм дә, ул минем белән аралашмады. Әни җылысы, әни киңәше, әни белән сөйләшү мәктәп елларыннан ук минем өчен четерекле тема булды. Балалар бакчасында Әниләр көненә төрле открыткалар, эшләнмәләр ясый идек, ә минем әниемә багышлап ясаганым булмады. Тәрбиячеләргә никадәр авыр икәнен белә идем.

Мәктәптә Әниләр көненә «Әниемнең җылы куллары» дип, хикәяләр яза идек. Хикәя язган саен елый идем. Ләкин үсә барган саен син үзең дә зурларча уйлый, аңлый башлыйсың. Кечкенә вакыттагы бала уйларыма кайтам да, хәзер шуны әйтә алам: барыбер синең яныңда мәрхәмәтле кешеләр бар ул, аларга ачылырга авыр да булырга мөмкин.

Хикәяләремдә әнием турында яза алмагач, әбием турында яза идем. Әниләргә багышланган концерт-бәйрәмнәр уздырганда башкаларның әниләре килсә, алар янында минем әбием балкып утырып тора иде. Минем җырлаганны, шигырьләр сөйләгәнне шатланып тыңлады. Әбием булганга (ә ул әлегәчә исән) Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтлемен.

«Аның кайда җирләнгәнен белсәм дә, кабере янына барырга көч таба алмыйм»

Динараның катлаулы язмышында сораулар бик күп. Әмма ничек кенә булмасын, ул үзе белгәнне генә сөйләде. Чөнки үзенең дә бу сорауларга җавап тапканы юк. Кем белә, әнисе белән аралашып яшәсә, бәлкем, икесенең дә тормышы бүгенге көндә 180 градуска үзгәрер, бөтенләй башкача булыр иде…

— Әниемнең кайда җирләнгәнен белсәм дә, әлегәчә кабере янына барырга үземдә көч таба алмыйм. Хисләрем белән җыелып бетә алмыйм.

Әни кечкенә вакытта төшкә кермәде, ләкин быел ирем белән аерылышканда әнием миңа җылы, якты йөз белән төшемә керде.

Минем беркайчан да әни дип дәшкәнем булмады. Ләкин мин әбием белән яшәдем, шуңа күрә аңа «әнием» дип әйтә алам. Мине кайгырткан, үстергән бит ул. Әбием булганга җиңелрәктер дип уйлыйм.

Мин беркайчан да татарча сөйләшмәгәнмен. Күрәсең, әнием минем белән русча аралашкан. Татарча сөйләмем әби белән яшәгәндә генә ачылды.

Әнием ягыннан туганнар белән шулай ук аралашмыйбыз. Дөрес, әниемнең әнисе — әбием әле дә исән. Ул Казанда яши. Аның белән күрешкәнем булды. Безнең арада җылы аралашу булмады.

Әтием мин мәктәптә укый башлагач Казанга күченде. Ул яңадан өйләнде, икенче гаиләсе бар. Без нормаль мөнәсәбәттә. Кабул итмәү хисе булмады. Киресенчә, мин әти өчен шат, әтием белән еш аралашып торабыз. Ләкин йөрәктә «минем әнием юк», дигән җөмлә һәрчак яңгырап тора.

«Мин үземне яратуга лаек түгел дип саный идем»

Динара быел кияүгә чыга. Һәм үз гомерендә беренче тапкыр «әни» дигән сүзне әйтә:

— Быел кияүгә чыктым. Иремнең әнисенә «әни» дип дәштем. Кызганыч, гаиләбезне саклап калып булмады. Ирем белән аерылыштык. Аерылышканда, каенанам белән соңгы тапкыр сөйләшкәндә мин аны кочаклап еладым. Авыр булды.

Үземне кимсетелгән итеп хис иткән вакытлар күп булды. Ләкин үземне мондый ситуациядә булганыма гаепләмәдем. Үз-үземнән гел: «Нишләп мин? Ни өчен?» — дип сорый идем. Аерылышканда да әнием исән булса, аның белән киңәшләшер идем, дип күп тапкырлар уйладым. Хатын-кыз сүзе, хатын-кыз киңәше җитмәде, терәк булмады. Әни кеше кечкенә чакта гына түгел, үскәч тә, гомумән, гел кирәк.

Менә инде икенче ел укытучы булып эшлим. Миңа охшаш ситуацияләргә очраган балалар бар. Аларга бик игътибар итәм. Башка күз белән карыйм. Кимсетеп, түбәнсетеп түгел, киресенчә.

Әни — сине дөньяда иң каты ярата торган кеше. Аның кебек башка кеше сине ярата алмыйдыр. Мин үземне яратуга лаек түгел дип саный идем. Ләкин син барыбер үсәсең, күп әйбергә карашың да үзгәрә.

Дусларым иң ныклы терәгем булдылар. Гел миңа ярдәм итәләр иде, якладылар. Малайлар кыерсытсалар, дусларым мине үпкәләтергә бирмәде.

Шулай, без мәктәптә укыганда классташымның әнисе вафат булды. Ул минем якын дустым иде. Бергәләп кочаклашып елаганны хәтерлим. Өченче дустыбызның әнисе ул көнне безнең янда иде. «Кызлар, хәзер сез икегез дә ятим», — дип, үзе дә елап җибәрде. Дустым белән бергә 9нчы сыйныфка кадәр укыдык, елый-елый хикәяләр яздык, — дип сөйләде Динара.

«Ходай сезгә миндәге кебек авыруны бирә күрмәсен!»

Киров өлкәсе Нократ Аланы районы Иске Пенәгәр авылыннан Гүзәл Идиатуллина әнисен 11 ел элек югалткан. 12 яшьлек сабый әнисенең чәчләренең коелуын да, тал чыбыгы кебек ябыкканын да, белер-белмәс саташуын күрә. Бу мизгелләрне искә алганда да хәтерендә уелып калган вакыйгаларны йөрәге аша яңадан кичереп, күз яшьләре белән сөйләде ул.

— Әнине 2010 елның 28 июлендә югалттык.

2008 ел. Ул вакытта абыем Казанда укый, апа 11 класста, мин 3 нче класска күчкән идем. Әнинең генә Яңа еллардан соң эче авырта башлады. Әле аңарчы да: «Нигәдер мин хәлсез, төшке аштан соң гел йокыга тарта, ялкаулык баса, нинди хәлдер!» — дип үз-үзен ачуланды.

Район хастаханәсенә төшеп китте. Нәрсә икәнен әйтә алмадылар. Анализлар биреп йөрде. Бер ай үтеп, тагын бер анализ биргәч, «подозрение на онкологию», — диделәр. Мин әле ул вакытта бу чирнең нәрсә икәнен дә белмим. Анализлар килде. Нәтиҗәләр начар.

Киров хастаханәсенә юллама бирделәр. Табибтан юлга кәгазь алыр өчен әни район хастаханәсенә төшеп китте. Чират, кеше күп, керерлек түгел… Автобуска да соңга калмаска кирәк, районнан авылга төштән соң бер автобус йөри, район белән авыл арасы — 12 чакрым. Район хастаханәсендә безнең туган апа эшли иде. Әни аның аркылы гына белешеп карады. Шунда кергәндә бер таза гына хатын эт кебек ябышты, ди. Әни бер сүз әйтмәгән, бары тик: «Ходай сезгә миндәге кебек авыруны бирә күрмәсен!» — дип киткән.

Аннан соң әнине Кировка озаттык. Химия терапиясен алды, чәчләре коелды. Өч айдан соң гына өйгә кайтты. Иң бәхетле көнем иде ул! Менә бит, ничек рәхәт — өйдә әнием бар, дип уйладым мин. Хәзер мәктәпкә озатырга кеше барлыгын белеп, сөенеп-шатланып туя алмадым.

Әни ябыгып китте, ләкин бервакытта да зарланмады, борчылганын күрсәтмәде, кәефе гел күтәренке иде, төшенкелеккә бирелмәде, — диде Гүзәл.

Шулай бер ел үтеп китә. Гүзәлнең әнисе химия терапиясенең файдасын күрә башлый. Түгәрәкләнеп, тазарып китә, матурлана. Ләкин озакка түгел. Аңа тагын бер операция була. Әнисе хастаханәдә ятканда кечкенә Гүзәл пешерергә өйрәнә.

— Яз көне беренче чәчәкләр ата башлаган төсле әни дә чәчәк атты. Чәчләре матур куе булып, бөдрәләнеп үсте. Шулай Киров хастаханәсенә барып-кайтып йөрүен дәвам итте ул.

8 март көне дә якынлашты. Мәктәптә җыр-биюле концерт оештырдылар. Классташлар әниләрен чакырганда мин әнинең апасын, бертуган апамны чакыра идем. Репетиция вакытында «Пусть мама услышит, пусть мама придет» җыры яңгыраганда елап җибәрдем. Кызлар аңламады. «Әнием әллә кайда Кировта, сезнең әниләрегез монда. Бәйрәмгә минем әнием килә алмаячак бит», — дидем. «Терелеп кайта бит ул», — дип юаттылар.

2009 елның җәендә әнигә операция ясадылар. Ураза гаете иде ул. «Таба исен чыгарырга кирәктер инде, кызым», — диде әти. Ул вакытта миңа 11 яшь, пешерә белмим. Апага шалтыратып сорап, әти белән коймак пешердек.

Июль башында әнигә тагын бер операция булды. Ул аны бер атна алдан ук белгәндер, ләкин безгә көнендә генә шалтыратып әйтте. Апамның чыгарылыш кичәсе иде, аңа берни әйтмәдек. Әни дә әйтмәскә кушты. Апам кичәгә чәчләрен ясатты, бизәнде, матур күлмәк киде. Икенче көнне таң аттырып кайткач, апама әйттек. Ул елап җибәрде.

Операциядән соң әни янына бардык. Табиблар операцияне «уңышлы үтте», диде. Операциядән соң инде әни рәтләнә алмады.

2010 елда Яңа елдан соң әнине хастаханәдә сакларга дип, бертуган апасының кызы барды. Икетуган апам табибтан әни турында тереләчәктер бит, дип сораган. Табиб: «Аның эчендә шеш шулкадәр үсеп беткән. Ул инде терелмәячәк», — дигән. Апам әнигә әйтмәсә дә, әни үзе сизенгән булган. Миңа бу хакта әйтмәделәр, — дип сөйләде Гүзәл.

«Әни үзенең китәсен белеп елап җибәрде»

Шулай да, ул вакытта Гүзәл бер дә өметсезләнми, могҗиза булачагына ышана. Әнисе авырый, аннары терелер һәм барысы да яхшы булыр, дип уйлый. «Ничек инде әни үлә ала? Ничек ул әнисез кала ала? Юк, юк, кинодагы кебек хэппи энд була», — дип өметен өзми ул. Ләкин…

— Табиблар әнине кайтарып җибәрде, — ди Гүзәл. — Хастаханәгә башка килмәскә куштылар. «Килеп йөрмә» дигән сүз — килүнең башка мәгънәсе калмаган дигәнне аңлата. Әни моны үзенчә аңлагандыр инде. Хастаханәдән чыкканда әни палатадашлары белән саубуллашкан, табибларга рәхмәт әйткән. «Менә күрерсез, терелеп, сезнең янга хәлегезне белергә килермен әле. Химия терапиясе белән булмады, халык медицинасы белән дәваланачакмын», — дигән әни көләч йөзе белән.

Әнигә табиблар 3 айга җитәрлек дару биреп чыгардылар. «Шуны эчегез әле, аннан соң карарбыз», — дигәннәр. Дару шул өч айга гына җитте дә, башка барып йөрисе булмады.

…Соңгы айда әни үз аңында иде. Өйгә кайтканда ул хәлсезрәк булды, тагын да ябыкты. Ул исән чагында нәрсә дә булса кирәк булган вакытта кереп җитә торган күршеләр, дуслар — әни хасталанган вакытта берсе бер килмәде. Сәбәбен белмибез. Бәлки, алар бу чирне һава аркылы йога дип уйлагандыр.

Әни ишегалдындагы атына торган креслога утырып, безнең бакчада казынганны карарга яратты. Хәтерлим, апам телефоныннан «Кайтабыз да китәбез» дигән җыр куйды. Шунда беренче тапкыр әнинең елаганын күрдем. Ул үзенең чарасызлыгыннан, китәсен белеп елаган инде… Мин аны юатырга тырыштым, ләкин юата алмадым, — ди Гүзәл.

«Нигә әни янында күбрәк тормадым, күбрәк сөйләшмәдем икән дип үкенәм»

2010 ел, июль башы. Гүзәлгә августта 12 яшь тула. Әниләре дә янында. Туган көнне бергәләп үткәрергә хыяллана алар. Әтиләре Гүзәлнең туган көненә бергәләшеп бәлеш пешерергә ниятли. Дөрес, әниләренең хәле булмаса да, кырыйдан өйрәтеп торыр әле, диләр. Әмма әниләренең хәле авырлашканнан-авырлаша бара:

— Әни сөйләшә алмады, саташа башлады, үз аңында түгел иде.

28 июльдә иртәнге 4.30да безне әти уятты. «Әниегезнең юынасы килә, мунчага алып барыгыз әле», — диде. Мунча өйдә урнашкан. Юындыра башладык. Юындырганда ни өчендер башын гел уң якка борып торды. Юындырганнан соң, 5.20 сәгатьтә әти әнине мунчадан күтәреп алып чыкты.

Үзләренең караватларына яткыруы булды, әти: «Әниегез китте», — диде. Юынып чыккач, тәне чиста килеш, әтинең кочагында җан бирде.

Аннан соң туганнар килде, юындыра башладылар. Хәтерлим, җеназасын ишегалдыннан алып чыгып киткәндә, Тукайның «Исемдә калганнар» әсәрендәге кебек мин дә шулай «Алып китмәгез аны!» — дип, әнием артыннан чаптым. Дәү әни белән әти миңа зиратка барырга рөхсәт итмәде.

Аннан соң әнинең 3, 7, 40 узды… Янымда әтием, абыем, апам булганга бәхетледер мин. Апам өйдә әни урынына калды. Казанда укыган чагы, ул вакытта әле кер юу машиналары юк, шимбә кич кенә кайта иде, мунча кереп чыкканнан соң, керләрне төнлә юа иде. Мин дә булыша идем. Икенче көнне тагын Казанга китә иде.

Әнием төшкә кергәли, ләкин иртә белән уянгач инде онытам.

Нигә әни янында күбрәк тормадым, күбрәк сөйләшмәдем икән дип үкенәм, нигә ул белгән бар нәрсәне сорап калмадым икән? Ләкин үзем дә бала-чага идем шул, үләчәгенә дә ышанмадым, бөтен нәрсәне, тормыш турында киңәшләрне ничек сорап бетерәсең ди…

«Ничек кенә каһәрләсәң дә, язмыштан узмыш юк»

Менә шулай, бер дә уйламаганда бер кешенең гомере өзелә, тормыш китабы ябыла. Әти-әни исән чакта дөньяң түгәрәк, берни кирәкми икән, тыныч кына йөр. Югалткач кына аңлый шул адәм баласы. Синең өчен ул юк-бар проблемалар проблема да түгел:

— Якын кешеңне югалту бик авыр. Моны бары тик тулысынча үзенең башыннан кичергән кешеләр генә аңлый, — дип дәвам итте Гүзәл. — Әни исән булса, бар нәрсә башкача булыр иде.

Бер кешегә дә бала, ата-ана хәсрәте күрергә язмасын. Ә инде башыңа төшсә, яннарыңда туганнар, тугры дуслар булсын иде.

Барыбер язмышка үпкә бар. Нигә кешенеке бар да, минеке юк соң ул дигән сорау бирәсең үзеңә. Ничек кенә каһәрләсәң дә, язмыштан узмыш юк, Ходай кушмаган эш булмас, диләр. Димәк, шулай язган. Бу безнең өчен бер сынау. Аллаһы Тәгалә кешегә үзе күтәрә алмаслык сынау бирми, ди. Бу сынаулар безне көчле итәр өчен бирелгән.

Мәрхүмнәр өчен иң мөһиме — алар рухына дога кылу. Дога кылыйк, җаннары тыныч ятсын, онытмыйк.

Алар инде бу дөньядан китсә дә, үзләреннән соң балалар кала. Син аның дәвамы, көзгедәге шәүләсе. Аның җаныннан яралган бер җан. Аңа лаек булыр өчен, кулыңнан ни килсә, шуны эшләргә кирәк. Төшенкелеккә бирелмәскә. Башка кешеләрнеке бүтәнчә, синеке алай булмаганга ачу сакламаска, — ди Гүзәл.

«Әни үлгәннән соң, әти безгә аның каберен дә күрсәтмәде»

Казаннан Алия апа әнисен бик юксынып, сагынып искә алды. Әнисе вафат булып, ул апасы һәм сеңлесе белән үги ана тәрбиясендә үсә. Могҗиза белән кайчак үги аналарның яхшылары, мәрхәмәтлеләре була. Әмма бу очракта түгел. Әле әнисенең кырыгы да булмаган килеш әтиләре өйгә үги әни алып кайтып, өч кызның тормышы асты-өскә әйләнә…

— Әнине югалтканда миңа — 9, апама — 12, сеңлемә 6 яшь иде. Әнием 1976 елда өч баласын, ирен кайгыга салып, мәңгелеккә күзләрен йомды. Әниемә нибары 36 яшь иде.

Әни яшь вакытта үрдәкләр караган, кияүгә чыккач, сыер фермасына урнашкан. Шунда уң кулына сыер типкән. Кулы канаган һәм зарарланган. Район хастаханәсендә әллә ни карамаганнар аны. Өйгә кайткач, Вишневский бальзамын сөртте. Сөртә-сөртә шул уң кулы шешеп чыкты. Шуннан соң әнинең әтисе РКБ хастаханәсенә алып барды. Канына «заражение» китә дип, табиблар уң кулын кискән. Әни кайтканнан соң, аны кочаклап-кочаклап еладык.

Уң кулын киссәләр дә, сул кулы белән җәймә җәеп, токмачлы ашлар пешерә иде. Әни чисталыкны яратты. Күп авырлыклар күргән ул. Әти участок полициясе булып эшләде. Аена бер өйгә кайта иде. Акча эшлим дип, районнарда йөрде, дежурга кала иде.

Әнинең уң кулын киссәләр дә, зарарланган кан бөтен организмга таралган булган. Авыл фельдшеры атна саен безгә килеп, әнигә укол кадый иде. Тора-бара аның канында яман шеш барлыкка килде. Берәр атна тора иде дә, аннан тагын хастаханәгә алып китәләр иде.

Әни үзенең туган көнендә китеп барды: әнисе ясин чыккач җан бирде.

Әни үлгәч, акырып елап калдык. Әле дә ярый зур әни бар иде, аңа еш барып йөрдек. Әни үлгәннән соң, әти безгә аның каберен дә күрсәтмәде. Әниегезнең каберен белегез, дип тә әйтмәде. Әнинең әтисеннән сорап калдык. «Үзең үлгәнче каберен күрсәтеп кал», — дидек. Дәү әти безне алып барды. Әнинең кабере янында елый-елый догалар укый идек…

«Үги әни белән яшәгәндә тамак туймады, ишәк урынына эшләтте»

Дуслары киңәше белән, әтиләре үги әни алып кайтырга була. Ирдән кайткан Галия өч балага үги әни булып бара. Кызларның тормышында кара көннәр башлана…

— Әнинең кырыгы да җитмәде, әти яшь хатын алып кайтты. Үги әни ирдән кайткан булган инде. Ә әти безнең белән киңәшеп, сорашып тормады. Апа белән төнлә өстәл әзерләдек. Үзенә «әни» дип әйтергә кушты. «Әни» диеп, ябышып тордык инде. Әмма ул әни дигән сүзне акламады. Ул безгә һәрчак этлекләр эшләп торды. Әни үлгәч, пенсиясе килә иде. Без шул 50 тиен акчаны ашарга тота идек. Үги әни килгәч, безгә акча бирмәде.

Туганнар аз-маз акча бирә иде. Икенче көнне дә акча калсын дип, без шул акчага компот кына ала идек. Зур тәнәфес вакытында зур әниләргә барып ашый идек һәм кайтканда ашап кайтыр өчен үзебез белән ипи дә ала идек. Тамак туймый иде, үги әни бар яклап кысты безне.

Үги әни безне санламады, безгә өч б**т дип әйтә иде. Без, кечкенә сабыйлар, ул сүзнең нәрсә икәнен аңламый идек. Үскәч кенә аның нинди начар сүз икәнен белдек. Җәйләрен ишәк урынына эшләдек. Икешәр бакча казыдык, чүпләрен утадык. Үги әнигә эш калмый иде, без бөтен эшен эшләдек. Ул өйдә ханбикә кебек йөрде.

Әти үлгән әниебезнең пенсия акчасын бирмичә, үги әнигә матур алтын алкалар, өчәр тун, күлмәкләр алып бирә иде. Китмәсен дип, бүләкләр белән сөендереп торды.

Бервакыт апам белән үги әнинең энесенең туена бардык. Шунда да бүләккә дигән акчасын урлаганнар иде. Әтигә «бу кызлар акча урлады» дип, безне начар яктан күрсәтте, бик каты рәнҗетте. Еллар узгач, үги әнинең туганнан-туганын интернеттан табып: «Без сезнең алда бик гаепле, безгә нахак яктылар», — дим. «Сеңлем, без шул ялганга ышанып ялгышканбыз. Кем икәнен белдек. Әниегез сезне кимсеткән», — диде шул туганы.

Әти безне күрә алмады. Гомере буе «караклар» дип йөрде. Үләренә ике ел кала бер туганы белән күрештек. Елый-елый сөйләде: «Сезне балалар йортына бирмәкчеләр иде. Апагызны әбиегез алып калырга, сезне мин балалар йортына алып китәргә тиеш идем. Оятыннанмы, пенсия булмаячагын белепме, сезне ул җибәрмәде», — диде.

Без үскәндә ул безгә еш кайта, сорашып-тикшереп йөри иде. Нишләп болай йөргәнен аңламый идек. «Балакайларым, хәлләрегез ничек?» — дип сораша иде…

«Үги әнине усаллык белән генә җиңә идем»

Үги әнидән котылуның бары бер генә юлы — шәһәргә укырга китү. Кызлар шулай эшли дә. Ләкин өй буасагасын ташлап киткәнче ачлы-туклы йөргән кызлар күрмәгәнне күрә:

— Минем апам юашрак, ул гел өй җыештырды — идән юды, коедан, елгадан су ташыды. Кайтып та кермәгез дигәндәй, йорт хайваннарын миңа карарга кушты. Ә минем холкым нык, мин корыч кебек усал идем. Нык ашыйсы килде безнең. Йортта чебиләр үстерә идек. Шулай, чебиләрне суйдырып пешерә идем. Үги әни «Ник тиясең?» — дигәч, «Синнән сорап торам! Ашыйсы килде дә пешереп ашыйм», — дип әйтә идем үзенә. Үги әнине усаллык белән генә җиңә идем.

Бервакыт көзен мунча идәнен юарга бардым. Караңгы төшкән иде. Үги әни янып торган утны сүндереп куйды. Идәнне юганнан соң, кап-караңгы мунчада юынып чыктым. Мунчадан кайткач: «Нишләп утны сүндердең? Минем бит юынып та чыгасым бар иде», — дим. Үги әни: «Әтиеңә әйтеп кенә кара!» — дип янады.

Апага ул өйдә торырга бирмәделәр. Әти апаны кыйнап, үги әни апаны өйдән бөтенләй үк куып чыгарды. Апам әнинең әниләрендә яшәде. Чыдый алмагач, сигезенче сыйныфтан соң шәһәргә китеп бармакчы идем, ләкин җибәрмәделәр. Унынчы сыйныфны бетергәч, училищега укырга киттем. Укырга кергәндә бәрән сорадылар.

Әтигә кайтып, укырга керергә бер балл җитмәде дип, ситуацияне аңлатып күрсәткән идем: «Синең өчен артык акчам юк әле», — диде. Ярар дидем дә, шул училищега укырга кердем, Казанда калдым. Ул вакытта фатир алу мөмкин түгел. Тулай торакның идәннәрендә йоклап, укып, эшкә кердем.

Кибетче булып эшли башладым. Акча җитмәгәнлектән, төшкә кадәр ипи кабул итә идем, төштән соң төнге сменага кала идем. Бер-ике сәгать плитка өстендә латокта йоклый идек. Фатир алырга акча җитмәгәч, елый-елый тулай торак бүлмәсен бирүләрен сорадым. Бүлмә биргәч, рәхәтләнеп сулап киттем.

«Әнием төшкә бик авыр вакытларда гына керә»

Алия апа укыган вакытта сукыр эчәге шартлагач, үги әнисе район хастаханәсенә алып барып, үзен саклап ята. Бердәнбер яхшылыгы шул була аның…

— Үлемнән калдым. Гомумән, катлаулы операцияләр кичердем мин. Үт куыгы шартлап, айдан артык комада яттым. Аннан соң башыма операция булды.

Еллар үтте… Ел саен авылга кайтып, зиратка әни кабере янына кереп чыгу гадәткә әйләнде.

Үги әни күрмәгәнне күрсәтте. Әмма тышка чыгармадык. Безнең ничек яшәгәнне бөтен авыл белде. Үги әни безгә кием алмады, авылга кайтмас өчен училищега кереп калдым. Кибет эшен яратмасам да, гомер буе кибетче булып эшләдем. Ике баламны да укыттык. Балаларга, оныкларга юанып яшибез.

Ләкин бу рәхәт тормышка без — өч кыз бик авырлык белән килдек. Казанда 13 тиенлек туңдырмага кызыгып йөреп, аны сатып алырга акчам җитмәү әле дә күз алдымда тора. Ачлы-туклы үссәк тә, исереп, егылып йөрмәдек.

Алия апа туган авылына кадәр кайтып, туган нигезенә керә алмыйча китә. Ул йортта аның әниле шатлыклы-куанычлы мизгелләре булган. Дөрес, хәзерге көнгә кадәр йортта үги әни хуҗа. Үкереп еласаң да, язмышка уфтанып булмыйдыр ул…

— Без хәзер авылга бик кайтып йөрмибез. Безне үги әни өйгә кертми. Ә әти аннан уза алмый. Зиратка кайтабыз да, туганнарның хәлен белеп чыгабыз да, китеп барабыз. Үги әни, әти һәм улы өчәүләшеп яшәп яталар. Ике балалары булды аларның. Мин кызларын караштым. Сеңлемә күбрәк эләкте инде: «Миннән бала каратты, урамга да чыгармыйлар иде», — дип әйтә иде.

Үги әни ул балаларын безгә каршы итеп үстерде. Югыйсә, кызын курчак итеп карап үстердек. Бер-ике тапкыр килгәләп йөрделәр, аннары аралар суынды. Кайбер кешеләр үги балалары белән дә дус яши бит.

Элек үч алырга тырыша идем, ә хәзер дөньясыннан канәгать булып, авызымны ерып йөрим. Әни ягыннан туганнан-туганнарга кайтабыз. Кайткач та: «Зиратка керми генә карагыз — үпкәлибез», — диләр. Рәхәтләнеп кунак булып китәбез.

Әнием төшкә бик авыр вакытларда гына керә. Апаның кызына операция булганда кергән, миңа да ике тапкыр керде. Үт куыгы шартлагач, кап-кара киемнән залның уртасында утырып торган килеш төшкә керде.

Аллага шөкер дип яшибез. Киендек, тамак тук, кияүгә чыктык. Бүгенге көндә нәрсә кирәк — барысы да бар, - ди Алия апа