Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Сәләт» егете Айдар турында:«Җомга көнне, мөселман илендә, чиста диңгездә батып үлде»

24 яшьлек Татарстан егете Айдар Якуповны Төркиядә диңгез дулкыны йотып харап итте. «Интертат» Айдарның якыннары белән сөйләште.

news_top_970_100
«Сәләт» егете Айдар турында:«Җомга көнне, мөселман илендә, чиста диңгездә батып үлде»

Айдар Якупов — «Сәләт» хәрәкәте лидерларының берсе. Быел Кама Тамагындагы «Аргамак» аланын җитәкләгән. Дуслары белән быел беренче тапкыр Төркиягә сәяхәткә чыккан, башта Истанбулга сәяхәт кылган, аннары Аланиягә очканнар, тик анда үлеме сагалап торыр дип кемнәр уйлаган?!

«Мин төшемдә бура күрдем. Әбисе бер бот чи ит күргән…»

Айдарның әтисенең сеңлесе Фәйрүзә апа Махиянова һәм әбисе Фәния апа якын туганнары турында ачынып-ачынып сөйләделәр. Фәйрүзә апа әйтүенчә, Айдар әти-әнисе белән башта Сарман районы Җәлил бистәсендә яшәгән, аннары Әлмәт районы Яңа Кәшер авылында йорт салып, авыл җиренә күченгәннәр.

— Әти-әнисе белән өчәү яши иделәр. Ул Владивостоктан армияләрдән әйләнеп кайтты, аннары «Сәләт»тә эшләде. Кама Тамагында «Аргамак» лагерена директор итеп куйдылар. Шунда эшләгәндә, җәен июль аенда әти-әнисен, мине, улымны, оныгымны базага экскурсиягә чакырып, аннары «Булгария» теплоходы баткан урыннарны күрсәтеп, шулай ял иттереп кайткан иде. Әле аның фатиры да юк иде. Ипотекага фатирга басмакчы иде, өлгерә алмыйча калды. Казанда арендага фатир алып торып яши башлады. Аны бик хөрмәт итә иделәр. Менә үлеме турында ишеткәч тә, авылда акча җыешмаган бер генә кеше дә калмады. Безнең баланы Төркиядән кайтарырга дип күпме кеше булышты.

Гаиләдә бердәнбер бала иде. Әти-әнисе бик кадерләп үстергәннәр иде газизләрен. Иң яраткан курчакны күтәреп йөри бит балалар — менә шулай үстерделәр алар аны. Ашауларын да бик кайгырттылар, бик тәрбияләделәр.

Атна саен кайта иде, безгә төшмичә бер генә атна да калмады. Шуның кадәр миһербанлы, бер аракы эчкәне, бер тәмәке тартканы юк. Авызында бер пычрак сүз булмады, — диде Фәйрүзә апа.

Айдар Аланиядә туганы Азалиягә кунакка барган. Аларга кайтып җиткәнче, су керергә уйлаганнар да, шушы фаҗига килеп чыккан.

— Чәршәмбе 17 се киттеләр Истанбулга, җомга иртән иптәшләре йоклап кала, бу йоклый да алмаган, Истанбул урамнарын төшереп йөргән, бөтен нәрсәне безгә җибәреп барды. Отельләрен күрсәтте, песинең күсе тотканына кадәр төшереп җибәрде. Шундый һушланып йөргән инде ул. Аннары Истанбулдан Аланиягә киткәннәр. Туганы Азалия каршы алган. Торган җирләренә барыр алдыннан суга кергәннәр. Кинәт көчле дулкын килеп чыккан, дүртесен дә алып кереп киткән, безнең Айдарыбызны бөтенләй тирәнгә алып киткән…

Гәрчә үзе йөзә белгән иде бит ул, ләкин исән калырлык очрак булмаган инде. Ул бит Владивостокта моряк булып хезмәт итеп, «А» категориясе белән кайткан егет, — ди Фәйрүзә апа.

19 ноябрь — җомга, Айдарның үлгән көнендә әнисе иртән намаз укыган. Фәйрүзә апа сүзләренчә, шул вакытта ук шомлы әйберләр булып ала.

— Нәрсәдер ишек дөбердәде ди, утын сарае ишеге булган анысы. Ниндидер улаган тавыш чыкты ди, нәрсә булды бу дип шулкадәр курыктым ди әнисе. Әле шул көнне Әлмәткә барасы иде Халидә апа, ул онкологик авыру, группа артыннан йөри иде. Минем улым алып барганда да сөйләгән ул улаган тавыш турында.

Айдарлар киткән көнне әтисе миңа телефоннан шалтырата, сөйләшә дә сөйләшә, трубканы куя алмый, эче пошкандырмы, күрәсең. Озак сөйләштек. Җанын кая куярга белмәгәндер инде.

Мин төшемдә бура күрдем. Әбисе бер бот чи ит күргән, — дип сөйләде ул.

Сүзгә әбисе Фәния апа кушылып: «Ник кертәсез дидем, барыбер төрттеләр шул итне… Ураза тотты, мәчеткә йөрде, ифтар ашларына барды — шундый иде бит ул. Беренче мәртәбә «Сәләт”кә Биләргә барды. Шунда исемем язылган калак, ак яулык, кружкалар алып кайтып өләште», — дип сагынып елап искә алды ул оныгын.

— Армиядән минем оныкларыма тикле бүләкләр алып кайтты. Шундый юмарт, игътибарлы иде. Аны «Сәләт»ендә дә шулкадәр яраттылар. Инглизчә, төрекчә, русча, саф татарча белә иде. Төрек лицеенда укыды, олимпиадаларга чакырдылар, беренче урыннар алып кайтты. Диплом, медальләре тезелеп тора анда…

Әбисе Айдар өчен үлә язып тора иде. «Әйдә, әби, тор, порошоклы чәй булса да эчик әле» дия иде. Цикорийны шулай дия иде ул, кара-каршы чәй эчәләр иде дә, капкадан әбисе озатырга тиеш иде аны. Бик сагынырбыз инде аны… — дип дәвам итте Фәйрүзә апа.

«Аның кысып кочаклавын җилкәләрем һаман тоя»

Әйткәнебезчә, Айдар ике дусты белән берничә шәһәрдә берничәшәр көн ял итәргә уйлаган. 17 ноябрьдә Истанбулга очып, анда ике көн үткәрәләр. Айдарның үлеме алдыннан булган вакыйгалар турында Инстаграмда туганы Азалия бик тәфсилләп язган һәм Айдарның үлеменә кала санаулы минутлар гына алдан төшерелгән видео урнаштырган.

— Айдар Истанбулда ләззәтләнеп йөргән, яңа кием дә алган, хәтта чәчен дә алдырган.

19 ноябрь якынча 10.00да безгә Аланиягә кунакка килделәр. Без ирем Булат белән арендага автомобиль алып, Мәхмүтләр бистәсеннән Газипаши аэропортына аларны алырга киттек. Айдар мине күрүгә шулкадәр шат иде, аның кысып кочаклавын җилкәләрем һаман тоя, тик мин аны ярты гына сәгать күреп калырга өлгердем шул…

Без вакыт әрәм итмичә, шундук матур урыннарны күрсәтергә керештек. Беренче һәм инде соңгы туктаган урыныбыз Кизилин бич булды. Биек таулары, мәгарәләре белән, бик чиста сулы матур пляж ул. Пейзажга исләре китте, Төркиядә булгач инде су коенып та алырга уйладылар. Бераз дулкыннар да бар иде. Мин үзем кермәдем. Беркем алкоголь эчмәде, шаярыштык, көлештек, рәхәтлек иде. Алар кереп, бер 3-5 минут узгач, әллә нинди зур дулкыннар күтәрелде. Аларны дулкыннар төрле яклап бәрә башлады. Булат Х. (Азалиянең ире — «Т.И.» искәрмәсе): «Айдар бата, коткаручылар кирәк», — дип кычкыра башлады. Әле юньләп берни аңлашылмый иде. Мин пляждагы ресторанга ярдәм сорап йөгердем.

Яңадан ярга чаптым — күз алдымда диңгез Тимурны чыгарып атты, сулыш алырга да өлгермичә, дулкын аны кабат каплады, ул көч-хәл белән беренче чыкты, аның артыннан тезләнеп Айдарның дусты Булат В. чыкты. Ә Айдар һәм Булат Х.ны диңгез тирәнгәрәк алып кереп китте. Булат ташка ябышты, Айдар — Булатка. Айдарның хәле дә беткән иде. Икәүләшеп эләгеп тору авыр булуын, юкса, икәүләшеп батачакларын аңлапмы, Айдар Булатны ычкындырган. Үлем алдында торса да, ул хафага бирелмәгән, башка кеше гомере турында уйлаган. Никадәр миһербанлык Айдарда! Айдар тирәнгәрәк кереп, дулкыннардан мәгарәгә кереп качып торган булса кирәк…

Булат чыгып, йоткан суларын косып чыгара башлады. Болар барысы да өч минут эчендә…

Пляж сезоны ябык булгач, коткаручы да булмады. Айдар әле мәгарәдә, әле сулый. Булат ресторанга йөгереп, бөтен булган әйберләрен — бау, жилетларын алып килде. Тимур 911 номерына шалтыратты. Без Булат белән, Айдар безнең тавышны ишетсен дип кычкырдык. Диңгездә катер күренде. Ләкин барысы да уңышсыз… Без Айдар янына барып җитә алмадык.

Безгә төенләнеп беткән бау бирделәр. Аны сүткәнче вакыт узды. Бу вакытта берничә көчле дулкын мәгарәгә керә һәм миксердагы кебек күренеш булды. Шул мәгарә эчендә дулкын аны төрле яклап чайкаган да, ул аңын югалткан, күрәсең… Ул инде йөзеп чыкканда суга йөзтүбән капланып чыкты. Диңгез дә шактый тынычланды.

Бу вакытта полиция, телевидение, соңрак табиблар килеп җитте. Гади бер балыкчы үз катерында йөзгәнен күрдек. Ул Айдар янына йөзеп килеп, аны судан тартып алырга хәле җитмәде. Аннары яхшы йөзә торган бер ир катер янына йөзеп барып, Айдарны судан чыгарырга булышты. Аны причалга китереп, ярдәм күрсәтергә тырыштылар. Без дога кылып ялварып тордык, тик яхшы хәбәр ишетмәдек. Айдарны — моргка, безне полициягә алып киттеләр. Аннары туганы буларак мине һәм төрек телен белгән Тимурны моргка алып киттеләр. Мәетне танырга закон буенча туганы керергә тиеш иде. Шул мизгел иң куркынычы иде…

Аннан безне сораштырдылар, Айдарның чемоданы, телефонын, әйберләрен алдылар. Аннары Россиягә кайтару процессы җиңелләрдән булмавын аңлаттылар. Чыгымнары да гаять күп, шуңа ярдәм җыюны оештырдык. Айдарның әти-әнисе миңа ышаныч кәгазе рәсмиләштерделәр.

Безгә монда бик авыр… Җомга намазы вакытында, мөселман илендә, кристалл кебек чиста диңгездә (аның күңеле дә шундый чиста иде) батып үлде…

Төркиядә бергә булган дусты Тимур Назаров та Инстаграмда үз аккаунтында болай дип язган:

— Безнең 20 елдан арткан дуслык — бу тормышымда иң яхшысы. Без гел янәшә үстек, бергә булдык…

Белсәгез иде, аңа Яңа Кәшергә кайтырга ничек яратканымны. Халидә апа иң тәмле өчпочмакларын пешереп, «Айдарның кызы бармы аның?» дип сорый иде… Чөнки Айдар Штирлицтан ким түгел…

Минем гаилә аны бик яратты, ә аның әти-әниләре миңа улым дип дәшә иде. Халидә апа һәм Фәрит абый гел мине аңа үрнәк итеп күрсәттеләр, чынлыкта Айдар үзе миңа үрнәк иде…» — дип язган дуслыклары турында.

«Ул хәтта мәктәпкә кызымның линейкасына килде»

Айдарның өч буын туганы Регина Вилданова белән дә Айдар бик якын мөнәсәбәттә булган.

— Ул бик миһербанлы, ярдәмчел, эчкерсез иде. Мәсәлән, былтыр кыш мин аңа шугалакка барасым килә шундый, ә ирем белән кызым барырга теләмиләр, дип яздым. Ул шунда ук, «ике сәгатьтән бушыйм, барырбыз», дип язды. Гел шундый иде ул: ярдәмгә атлыгып тора иде. Берсендә ирем командировкага киткәч тә, һич йокыга гына китә алмыйм, Айдар белән языштык та, «килимме соң» диде дә, «килә алсаң, кил», дидем. Ул килгәч, җанга рәхәт, тыныч булып китә иде. Әйтеп кенә калмый, эшли иде ул.

Өченче буын туганым булса да, ул миңа бертуганым кебек иде. Кайберәүләр бит өченче буын туганнарының исемен дә белми, бездә алай түгел иде. Энекәш тә, дус та иде ул. Быел кызым 1 нче класска укырга керде. Ул шунда хәтта линейкага килде, күз алдыгызга китерәсезме? 31 нче августта «иртәгә ничәдә линейка» ди. Мин гаҗәпләнеп тә калдым хәтта. 8.00дә башлана дигәч, әле башта «иртә икән, килмим» ди, ә үзе барыбер килде. Мин шулкадәр сөендем ул көнне. Горурланып куйдым шундый туганым булганга! Ирем өчен дә бертуганнан да якынрак кеше иде. Аңлатып бетерерлек түгел.

Балачакта хәтерлим: без аларга Җәлил бистәсенә кунакка бардык. Аларда газга куеп кайната торган чәйнек иде. Мин үзем электр чәйнегеннән файдалангач, газ чәйнегенең рәтен дә белми идем. Уен белән мавыгып, чәйнекне бөтенләй онытканбыз. Чәйнек эреп бетеп, көйгән иде. Әнисе Халидә апа эштән кайтып, безне ачуланып та карамады. Шул истә калган.

Әти-әнисе Айдарны бик ярата, алар аны шундый көчле мәхәббәт белән яратты. Безгә аларның ул мәхәббәте үзе зур үрнәк. Минем дә кызым бар, ләкин аларның бала белән ата-ана арасында элемтәсе бөтенләй башка төрле, аеруча җылы иде.

Тормышта барыбер кайвакыт кешене уйламыйча, үзеңне генә уйлаган мизгелләр дә була. Ә аңарда юк иде кебек ул, шундый изге фикерле, ихлас иде. Сүзләрен беркайчан җилгә ташламый иде, гамәлдә күрсәтә иде, — дип хатирәләре белән уртаклашты Регина.

«Айдар Якупов „Сәләт“тә үз эзен калдырды»

Айдар Якупов үзен бик җаваплы, оешкан башҗитәк итеп күрсәткән. Бу хакта «Сәләт» үзәге директоры Айгөл Габдрахманова сөйләде.

— Айдарны 2014 елдан бирле беләм. Ул «сәлкеш булып, «Сәләт-Раушан» аланыннан килгән иде. 220 бала арасыннан мин аны ачык хәтерлим, бик актив иде. Университетка укырга кергәч, әйдаман булып эшли башлады. «Сәләт Аксубай», «Сәләт Азнакай» клублары кураторлары, аннары башҗитәк тә булды. Машина йөртүче дә булды. Соңгы елда «Аргамак» базасы җитәкчесе итеп билгеләнде.

Айдар — һәрвакыт елмаеп торучы, бөтен кешегә ярдәм кулы сузарга әзер кеше иде. Бу күпертелгән сүзләр түгел, чынбарлык. Искиткеч гаиләдә үскән егет. Аның беркемгә каршы әйткәне булмады, кешене кимсетеп, кәефен төшереп, беркемгә каты бәрелмәде. Ачулы вакытта Айдар нинди дисәләр, «белмим» диям. Ачуын күрсәтә белмәде ул, дуслары күп булды. Төрле кызыксынулары күп булды, кышын тауларда шуарга яратты. Машина җене кагылган иде. Нинди техниканы алсаң да, һәрвакыт сүтеп ясый белә иде. Сорау бар икән — ул аны чишәргә тырышты, һәрнәрсәгә алына иде, аңламаса, сорый иде. Бик юксыначакбыз. Тирән кайгы! Әти-әнисе, туганнары кайгысын уртаклашабыз. Айдар Якупов «Сәләт”тә үз эзен калдырды, — дип сөйләде Айгөл.

Айдарның җәсәден чәршәмбе кайтарачаклар

Төркиядә һәлак булган Айдар Якуповның җәсәден алып кайту өчен кирәкле акча җыелган. Азалия безгә бүген моргтан алганнарын әйтте. Җәсәден алып кайткач, Айдарны Яңа Кәшер авылында җирләячәкләр.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы Айдарның әти-әнисе, якыннарының тирән кайгысын уртаклаша. Айдарның урыны җәннәттә булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100