Павел Шмаков: «Улым, хатыным үлде, өч тапкыр эштән куылдым — куркыр әйберем калмады» | intertat.tatar

Павел Шмаков: «Улым, хатыным үлде, өч тапкыр эштән куылдым — куркыр әйберем калмады»

Павел Шмаков — Казандагы «СОлНЦе» мәктәбенең директоры, кыю фикерле шәхес. Татар теле дәресләренә 2017 елда һөҗүм башлангач, Павел Анатольевич моңа каршы чыккан, прокуратура сукмагын таптаган бердәнбер мәктәп директоры булды.

«Минем куркыр әйберем калмады»

Павел Анатольевич, сез ни өчен гел татар теле яклы?

Мин татар теле яклы түгел, мин гаделлек яклы. 2017 елның 15 октябрендә мәктәп директорларын җыйдылар да, татар теле укытучыларының дүрттән өчесен эштә җибәрергә куштылар. Мин каршы төштем, бу дөрес түгел икәнен әйттем. Мәктәптә үзгәрешләр булса да, алар җәй көне хәл ителә. Ел уртасында укытучыны куарга ярамый, бу матур күренеш түгел. Укытучыны шулай урамга куып чыгарганнан соң мин укучыларның күзенә ничек карарга тиеш?

Шуннан соң судка мөрәҗәгать иттек, татар теле укытуны саклап калуга ирештек. Кеше милләтен, динен, хезмәт хакын башкаларга әйтергә тиеш түгел, ә безнең прокуратура, ата-аналардан милләтен сорап, гариза яздыра. Аннан татарлар — татар телен, руслар рус телен укырга тиеш. Руслар татар телен укымый булып чыга. Бу дөрес түгел. Безнең мәктәптә бөтен укучы да атнага бер-ике сәгать татар теле укый. Күбрәк укыта алмыйбыз, чөнки закон шулай куша, ә без законны бозмыйбыз. Әмма балаларны милләткә бүлмичә, гаризалар яздырмыйча, бөтенесенә дә татар телен укытабыз. Алай итмәсәң, башка милләт кешеләреннән көлүләр башлана, бик мөһим момент бу.

Нишләп ул вакытта бер генә хезмәттәшегез дә сезгә кушылмады?

Безнең илдә кешеләр куркырга өйрәнгән. 1937 елда халыкны куркырга өйрәткәннәр, меңләгән кешене атып үтергәннәр. Хәзер дә халыкта шундый курку күзәтелә. Аларның шул дәрәҗәдә куркуы үзе үк бик куркыныч.

Шәхси мәктәпләрдә дә кыюрак кешеләр юкмы?

Бездә бәйсез шәхси мәктәпләр юк. Аларның да куркырлык сәбәпләре бар — биналарын тартып алырга мөмкиннәр. Шулай да Россия Президенты күпмедер дәрәҗәдә бәйсезлек кирәк икәнен аңлый. «Эхо Москвы» радиосының яшәве — шуңа дәлил. Бу радио президентны тәнкыйтьли, аңа дөресен әйтә. Президентның да чын дөреслекне кайдан да булса ишетәсе килә. Безнең мәктәп тә Татарстанга шуның өчен кирәк. Без — гаделлек утравы, дөреслек кенә сөйләүчеләр.

Сез дөреслекне әйткәндә курыкмыйсызмы?

Минем куркыр әйберем юк дип саныйм. Бу дөньяда булырдай иң куркыныч әйберләрне кичердем кебек… Беренче балам — 25 яшьлек улым Сергей үлде. Ул Төркиядә атташе — Россиянең вице-консулы булып эшли иде. Казан дәүләт университетының халыкара бүлеген тәмамлады. Аның әнисе — беренче хатыным да үлде. Хәзер мине эштән куарлар дип тә курыкмыйм, чөнки анысын да үттем. Эшемнән өч тапкыр куганнары бар. Беренче тапкыр 1997 елда кудылар, ләкин бер айдан кире алдылар. Аның өчен Американың элекке Дәүләт сәркатибе Хиллари Клинтонга хат язарга туры килде…

«Мэрның проблемалары артып киткәч, мәктәпне ябарга булдык»

Сез чынлап та Хиллари Клинтон белән таныш идегезме? 

Әйе, безнең Хиллари Клинтон белән бергә кофе эчеп утырганыбыз булды. Шул вакытта төшкән фотографиям дә бар иде, шуны Америкага, аның штабына җибәрдем. Мине һәрвакыт законсыз рәвештә эштән куалар дип хәбәр иттем, ярдәм сорадым. Штабтан Казанга шалтыратканнар. Аннан Минтимер Шәймиев ул вакыттагы Казан мэры Камил Исхаковка кисәтү ясаган, мине кире эшкә алырга кушкан. Эшкә алдылар алуын, ләкин Камил Исхаков бу очракны онытмады… Өч елдан соң ул минем мәктәпне ябу җаен барыбер тапты.

Ни өчен Исхаков белән борчагыгыз пешмәде?

Мин авыл балалары өчен көрәштем, мәктәп янында сәләтле авыл балалары өчен интернат ачтырасым килде. Камил Исхаков моңа каршы булды. Йөз ел элек хатын-кызны кешегә санамаганнар, аның урыны аш бүлмәсендә саналган. Кайчандыр ак һәм кара тәнле кешеләр төрле автобусларда йөргән, аларны бергә утыртмаганнар. Ә Камил Исхаков авыл һәм шәһәр кешесен шулай икегә бүлә иде. Аның өчен «авыл кешесе» начар сүзгә тиң булды. Исхаков үземә: «Мин Казанга авыл татарларын кертмим», — дип әйтте хәтта. Исхаков белән Шәймиев арасында да мөнәсәбәтләр катлаулы иде. Бу әле 1990-1995 еллар, сайлаулар чагыштырмача гадел үткән чак. Мин ул вакытта шәһәр советы депутаты, президиум советы әгъзасы идем. Шул чакларда Камил Исхаков белән гел ачуланыша идек. Ә 2000 елда ул мине эшсез итү җаен тапты — мәктәпне япты. Мин шуннан соң башта Мәскәүгә, аннан Финляндиягә киттем.

Финляндиядә ун елдан артык укыткансыз, анда да зур дәрәҗәләргә ирешкәнсез. Европаны, гаиләгезне ташлап, ничек кире Казанга кайтырга булдыгыз?

Казанның мэры Илсур Метшин булгач, ул мине яңадан Казанга чакыра башлады. «Мине Казаннан бер мәртәбә куып җибәрделәр инде. Башта республика президентыгыз белән сөйләшеп карагыз, мине чакырганыгыз өчен шәхсән сезнең проблемаларыгыз башлануы бар», — дип җавап бирдем Метшинга. Шуннан соң да Илсур Рәисович ныклап чакыргач, 2011 елда тәвәккәлләдем. Әмма барысы да мин әйткәнчә булды, мине 2013 елда тагын эшемнән кудылар…

Анысының сәбәпләре?

Мине Казандагы Лобачевский исемендәге лицейга директор итеп куйдылар. Ә андагы укучыларның 30 проценттан артыгы «блат» буенча кабул ителә иде. 

Шушы урында туктап, Павел Анатольевич яшерелгән җирдән бер журнал тартып чыгарды. Актара башладык. Аның битләре берничә баганага бүленгән. Беренче баганасында — мәктәп укучысының исеме, икенчесендә кемнең, нинди вазыйфа биләүченең аны лицейга алырга боерык бирүе язылган. Исем-фамилия янына визиткалар да беркетелгән, болары шушы боерык бирүченеке инде. Ашыга-ашыга укырга керештем… Арада бүген министр кәнәфиендә утыручылар да, башка таныш фамилияләр дә очрады. Төрле юнәлеш кешеләре. Бер ел эчендә йөзләгән баланың лицейга «блат» буенча эләгүен күрсәтә иде бу. Шаккаттым — ул уку йортына ничек сыеп беткәннәр!

Павел Шмаков дәвам итте:

Мин лицейга директор итеп билгеләнгәч, әлеге кенәгәне гамәлдән чыгардым. Укучыларны «блат» буенча кабул итүне туктаттым. Шуннан соң мэрның эшлекле партнерлары белән проблемалары чыга башлады. Чөнки мин аларның балаларын кабул итмәдем. Ә мэр миңа: «Бу синең мәктәбең. Ничек дөрес дип саныйсың, шулай эшлә», — дип әйтеп куйды. Аннан Илсур Рәисович бервакыт: «Мин сездән бер кешене дә мәктәпкә алуыгызны сорамадым, шуның белән горурланам», — диде.

Мэрның проблемалары бигрәк тә артып киткәч, без мәктәпне ябарга булдык. Шуннан соң миңа кечкенә бина бирделәр. Бары тик президент ярдәме белән без исән калдык. Бу очракта мэрның үзенә генә авыр иде, шактый зур түрәләр аны мәктәпне ябарга мәҗбүр иттеләр. Ул вакытта Президент безгә терәк булды.

«Фән олимпиадаларында хәрәмләшүләр көчле»

Павел Анатольевич, президентның сезгә ярдәме бармы?

Бар. Мин татар телен яклагач, президент Рөстәм Миңнеханов безгә дүрт катлы бина төзеп бирде. «Бу сезгә татар телен яклаган өчен!» — дип үзе атап әйтте ул. Мин моның белән бик горурланам. Ул вакытта бөтен дәүләт советын тавыш бирергә мәҗбүр иттеләр, ә мине мәҗбүр итеп булмый.

Сезнең Татарстанга кирәк икәнегезне җиткерәләрме, әйтәләрме?

Әйе. Президент безгә теләктәшлек күрсәтә, тик бөтен хөкүмәт безгә яхшы мөнәсәбәттә дип әйтә алмыйм.

Кем белән мөнәсәбәтләрегез начар?

Кемнең баласын бу мәктәпкә алмаганбыз — шуның белән мөнәсәбәтләр начар. Бервакыт миңа бер район прокуроры шалтырата. «Дача буенча күршебезнең улын укырга ал әле, ул акыллы», — ди бу миңа. «Ярар, баланы алып килсеннәр», — мин әйтәм. «Нигә? Мин бит сезгә кем икәнемне әйттем», — ди. Имеш, ул бер район прокуроры икән! Казанның прокуроры урынбасары да, үз баласын безнең мәктәпкә урнаштыра алмагач, безгә бер күч тикшерү оештырды.

Әмма, Аллага шөкер, безне Президент белән мэр яклап, куәтләп тора. Бәлки мин санап киткән кешеләр үз өлкәсендә яхшы белгечләрдер. Үзләре яхшы белгеч булгач, монда да баласын урнаштырырга хокуклары бар дип саныйлар.

Башка мәктәпләрдә дә балаларын шулай «блат» буенча урнаштыручылар күпме?

Әлбәттә. Бөтен мәктәптә шул хәл… Казандагы яхшы мәктәпләр арасында без алдан сөйләшү буенча кабул итмәүче бердәнбер белем йорты.

Әле республика, ил буенча фән олимпиадаларына да «блат» буенча җибәрәләр икән.

Әйе, анысы да адым саен. Укучыбыз Никита Алкин белән булган вакыйганы сөйлим. Моннан 6-7 ел элек Никита биология буенча республика олимпиадасына барды. Икенче урын бирделәр аңа. «Павел Анатольевич, нишләп икенче урын гына икән? Мин бөтен биремне дә дөрес чишкән идем», — ди.

Никита белән икәү апелляциягә бирергә киттек. Тикшерә торгач, шул ачыкланды: беренче урын алучыга җавапларны алдан биргән булып чыктылар. Ә ул җавапларда бераз гына хата киткән, димәк, беренче урын алучы хаталырак итеп язып куйган. Шуннан соң Никита Алкинга да беренчелекне бирделәр, ике кеше бер урынны үзара бүлеште. Бөтенроссия олимпиадасына да икәү бергә киттеләр. Безнең Никита анда да беренче урынны алды.

Аннан соң Даниядә халыкара Олимпиада да беренчелекне яулады. 2015 елда бөтен дөнья буенча биологиядән иң яхшы укучы дип табылды ул! Никита Мәскәү дәүләт университетына керде, быел магистратурада укый иде… Тик кызганыч, менә шушы арада гына Никитабыз фаҗигале төстә вафат булды.

Димәк, фән олимпиадасына әзер җавапларны ятлап килүчеләр шактыймы?

Әйе, Россия турнирына Татарстаннан бер акыллы һәм бер «блат» буенча килгән баланы җибәрәләр, гадәттә. Без моңа ияләндек инде. Бигрәк тә гуманитар фәннәрдә хәрәмләшүләр көчле. Хокук буенча коточкыч күп. Хәтта татар теле буенча олимпиадалар да гадел үтми — шуның өчен бигрәк тә гарьләнәм. Жюридагы укытучылар үз укучыларына балл язу белән шөгыльләнә.

Ә математика буенча олимпиадалар бездә гадел уза.    

Нишләп Татарстанда мондый сөйләшү-килешүләр күп? Бу безнең менталитет белән бәйлеме?

Бу көнчыгыш менталитеты белән бәйле. Көнчыгышта сөйләшеп-килешеп эшләргә күнегелгән, бу гадәт белән берни эшләп булмый. Бөтен кеше дә шундый дип әйтә алмыйм, гадел кешеләр дә муеннан. Ә Үзбәкстанда хәлләр тагын да мөшкелрәк, анда университетка гадел юллар белән бөтенләй укырга керә торган түгел.

«Россия мәктәпләре „3“ легә укучыларны яратмый»

Фән олимпиадаларында җиңел наркотик кулланучылар бар дип әйткән идегез. Моңа ышану кыен хәтта…

Мәктәп укучыларын олимпиада алдыннан допингка тикшермиләр. Башны ныграк эшләтеп җибәрү өчен дип, олимпиадага җиңел наркотик кулланып керүчеләр бар. Бу — җитди проблема. Кичә өч линейка буена наркомания турында сөйләдем. Тәмәкене башта тартып карыйлар, аннан соң гына бәйлелек китереп чыгара. Наркотик та шуның кебек. Ул үлемгә китерә, бик куркыныч әйбер», — дип аңлаттым. Бу проблема турында укучылар белән күбрәк сөйләшергә кирәк.

Казанның 175нче мәктәбендәге фаҗиганең сәбәбе нәрсә икән?

Моның сәбәбе аңлашыла, мин аны президентка да сөйләдем. Сакчылар белән генә проблеманы хәл итеп булмаячак. Мәктәп «3ле» гә укучыларны, хулиганнарны яратмый. Әгәр мәктәп аларны яратмаса, алар да мәктәпне сөйми. Бу күрә алмау баланың йөрәгенә кереп утыра. Менә шул укучылардан соңыннан мәктәпкә килеп атучылар үсә дә инде. 102нче мәктәптә бер ел элек булган фаҗигане хәтерлисезме? Химия укытучысы бер балага надан дип әйткән. Ул укучы үз-үзенә кул салган һәм «Минем үлемемдә химия укытучысын гаепле» дип язу да калдырган. Безнең мәктәпләр кайбер төр балаларны мәсхәрәли.

Балалар да бик усал хәзер, ай-яй…

Ә ни өчен усал соң алар? Аларның шундый булып үсүенә зур кеше йогынты ясаган бит. Алар белән бер дулкында булырга кирәк.

Генетика да мөһимдер?

Мохит әһәмиятлерәк.           

«Энгель Фәттахов мәгариф системасын аңламый иде»

Татарстандагы башка мәктәпләр турында нинди фикердә сез?

Мәктәпнең дәрәҗәсе җитәкчесеннән тора. Иннополис күзгә күренеп үсә, IT-лицей, 131нче мәктәп әйбәт. Тик безнең мәктәпләрнең бөтенесе белем бирүне төп максат итеп куя. Ә «СОлНЦе”да укучының белем алырга теләге булуы алгы планда. Бөтен фәннән дә «5ле» гә бару мәҗбүри түгел, иң мөһиме — үз юнәлешен табып, шуның белән кызыксынсын.  

Безгә балаларны мәктәптә бөтен фәннән дә татарча укытырга кирәкме?

Кирәк. Тик аның өчен моны мәгариф министры да теләргә тиеш. Ә Татарстанның мәгариф министры әйбәт чиновник, әйбәт башкаручы, президентның ни теләгәнен яхшы аңлый торган кеше. Әмма Илсур Һадиуллинның лидерлык сыйфатлары юк. Татар хәрәкәтенең лидерлары бар. Әйтик, Фәүзия Бәйрәмова — каты лидер. Йомшак лидерлар да бар. Мәсәлән, «Сәләт» лагерен булдырган Җәүдәт Сөләйманов. Аның улы, Татарстанның яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов та акыллы егет, әмма әтисе үк түгел. Әтисе татарлык дип янып тора торган кеше. Айрат Фәйзрахмановны да сәләтле татар лидерларының берсе, дим.

Элекке мәгариф министры Энгель Фәттаховны ничек бәяли идегез?

Ул бик яхшы кеше. Татар телен дә сакларга тырышты. Тик Энгель Нәвапович мәгариф системасын бөтенләй аңламый иде. Ул мәктәптән ерак тора, бу өлкә аныкы түгел.

Димәк, аны кире Актанышка кайтарулары дөрес булганмы?

Татар теле мәсьәләсендә хәзерге министр аның хәтле булдыра алмый. Чиновник буларак Илсур Һадиуллин яхшырак, ул белем бирү системасын яхшы аңлый. Тик, кызганыч, ул лидер түгел. Менә безнең президент Рөстәм Миңнеханов — лидер. Минтимер Шәймиев та чын лидер иде. Әмма аларның кул астында лидерлар күп түгел. Татар «Википедия» сен язучы Раил Гатауллин, Камал театры режиссеры Фәрит Бикчәнтәев — болар да татарлыкның символы булырдай кешеләр. Аларны ныграк күтәрергә кирәк.

Татарстаннан «президент» атамасын алмакчылар. Бу безгә ничек тәэсир итәр икән?

Аны алулары күңелсез, әлбәттә. Әмма ниндидер хәлиткеч роль уйнар дип уйламыйм, әллә ни үзгәрмәс. Татар телен тартып алу — менә монысы куркыныч иде. Безнең Казанда бер генә чын татар гимназиясе калды, аның элекке җитәкчесе Камәрия Хәмидуллина искиткеч кеше иде. Дөрес, ул арыды, хәзер музей белән идарә итә. Менә аны директор вазифасында тотмаулары жәл. Яше баруы да аңлашыла, тик андый шәхесләрне алмаска кирәк. Теләктәшлек күрсәткән булсалар, китмәс иде ул.

Ә гимназиянең яңа директоры ул кадәр булдыра алмас микән?

Яңа директор үзенең ишегенә: «Шәхси сораулар буенча кабул итү атнага бер тапкыр» дигән язу элеп куйды. Ә Камәрия Зиннуровна янына көн саен керергә мөмкин иде. Мин яңасын начар димим, әмма ул чиновник… Ул бит иң яхшы татар гимназиясе иде, татар халкы белән алай кыланырга ярамый. 31нче мәктәптә дә 40 ел директор булып торган, аны булдырган директорны шулай алганнар иде. Аннан соң мәктәпнең дәрәҗәсе төште.

«Табиблар минем исән калу мөмкинлегем 70% диделәр»

Сез ел саен Хәтер көне митингына чыгасыз. Милләттәшләрегез сатлыкҗан дип атамыймы?

Ул митингка килгәнем өчен күпләр рәхмәт әйтә, чөнки анда, гадәттә, мин бердәнбер рус кешесе булам. Әмма шунда яныма берәр татар килеп: «Килүеңә рәхмәт. Син булмасаң, руслар турында начар сөйлиләр» — дип әйтмичә калмый. Минем алда беркем дә милләттәшләремне начар итеп искә алмый, «Шмаков монда», диләр. Миңа татарлар белән русларның дус булуы мөһим. Ә сатлыкҗан дип әйтүчеләр арасында руслар да, татарлар да бар.

Татар теленә нинди фаразлар ясыйсыз?

Киләчәктә яхшырак булыр дип уйлыйм. Тормыш зебра кебек: хәзер шушындый полоса бара, аннан үзгәрәчәк. Татарның тамырлары, авыллары көчле аның. Татарлар Россиядә дә сан буенча икенче милләт, дөнья буенча да күп сибелгәннәр. Татар-төрки дөньясы да бай, Төркия дә татарларга гел теләктәшлек күрсәтә.

Сезне авырый дип ишеткән идем. Хәзер хәлләрегез ничек?

Әйе, бөеремдә яман шеш таптылар. Әмма вакытында кисеп алдылар. Бөердә яман шеш булганда, метастазалар китми икән. Әгәр үсеп киткәнче күреп өлгерсәләр, әлбәттә. Табиблар исән калу мөмкинлеге 70 процент кына дигәч, эч пошты инде. Бу диагнозны җәй көне куйдылар, бик яхшы табиб табып бирделәр, Мәскәүгә операциягә бардым. Дүрт ай больничныйда булдым, хәзер дә тикшеренеп торам. Барысы да яхшы булсын иде инде.

Гаиләгез?

Икенче хатыныма Финляндиядә өйләндем, кызым Настя туды. Настяның әнисе яртылаш рус, яртылаш фин иде. Ә өченче хатыным рус, аннан тагын ике кызым туды. Мин монда кайткач, олы кызым Настя да Казан белән Хельсинки арасында йөрде. Анда да, монда да мәктәптә укыды, ике илдә имтихан тапшырды. Аннан рус егетенә кияүгә чыкты, хәзер Финляндиядә торалар, Настя математика укытучысы булырга укый. Кечкенә кызларым швед мәктәбендә белем алалар. Балаларны бик сагынам, Финляндиядә еш булам, әле менә кечесенең туган көненә җыенам, билетларым алынган…