Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Үпкәләре бөтенләй зарарланган авырлы хатынны һәм аның баласын табиблар коткарган

Хатын сәламәт ир бала тудырган.

news_top_970_100
Үпкәләре бөтенләй зарарланган авырлы хатынны һәм аның баласын табиблар коткарган
https://pixabay.com

Чиләбе табиблары коронавирус иярткән авырлы хатынны коткарып калган. Бу хатынның үпкәләре бөтенләй зарарланып беткән булган. Авырлы хатын ир бала тудырган. Бу турыда РИА Новости агентлыгы өлкә буенча Сәламәтлек саклау министрлыгына сылтама белән хәбәр итте.

Авырлы хатын йөклелегенең 27нче атнасында авырый, аның хәле бик катлаулана. Аны коткарып калу ихтималы да бик кечкенә була. Хатынны вертолетка утыртып Магнитогорскидан катастрофалар медицинасы үзәгенең бала тудыру йортына алып киләләр. 

«Чиләбедә 2нче санлы өлкә клиник хастаханәсендә үпкәләре тулысынча зарарланган авырлы хатынны коткардылар. Бер ай дәвамында балалар һәм өлкәннәрне дәвалый торган анестезиолог-реаниматологлар, акушер-гинекологлар бала белән ананың гомерен саклап калу өчен тырышты. Аларның хезмәте ярдәмендә Женя дөньяга килде», — диелә хәбәрдә.

Хастаханәнең баш табибының акушерлык һәм гинекология буенча урынбасары Екатерина Воропаева сүзләренчә, бу уникаль очрак, фаразлар бик яхшы булмый, ситуация критик була. «Ай дәвамында безнең хезмәткәрләр Светлана белән Женяны тәрбияләде. Хәзер бар да артта калды инде, аларның гомеренә куркыныч янамый», — ди ул.

Хәзерге вакытта Женяның хәле тотрыклы, ул реанимациядә. Табиблар баланы тәүлек әйләнәсендә күзәтеп тора, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100