Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бишенче баласын көткәндә коронавирус иярткән Мәдинә үлгән, сабыйны табиблар коткарган

Дүрт бала анасы шәфкать туташы булып эшли. Ул кабат авырга узгач та, үзизоляциягә китүдән баш тартып, хастаханәдә эшләвен дәвам итә.

news_top_970_100
Бишенче баласын көткәндә коронавирус иярткән Мәдинә үлгән, сабыйны табиблар коткарган
https://pixabay.com

Ингушетиянең Сунжа шәһәрендә дүрт бала анасы Мәдинә Е. бишенче баласына авырлы вакытында коронавирус ияртә. Аннары хәле начарлана һәм аны район хастаханәгә салалар. Мәдинәнең баласын алдан таптыралар, ул үзе вафат була. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Мәдинә хастаханәдә шәфкать туташы булып эшли, авыруны да шунда йоктыра. Аның хәле көннән-көн катлаулана бара. Карындагы балага куркыныч яный башлый. Шуннан соң табиблар аның әле җитлекмәгән баласын коткару турында карар кабул итә. Бик кечкенә булса да, нарасыйны коткаралар, ул исән кала. Тик әни кеше берничә көннән үлеп китә.

Мәдинәне ачык йөзле, мәрхәмәтле иде дип искә алалар. Социаль челтәрләрдәге сирәк кенә фотоларның барысында да ул елмаеп тора. Сунжа район хастаханәсенә килгән пациентларын да елмаеп каршылый. Ул пандемиягә карамастан, эшләвен дәвам итә, тиздән әни булырга җыенса да, эшкә йөри.

«Мәдинә „кызыл зона“ да эшләмәде. Ул поликлиникада табиб белән кабул итүдә иде. Төрле кешеләр килә. Соңгы вакытта ул пульмонолог-табиб белән эшли», — дип искә ала Сунжа үзәк район хастаханәсенең баш табибы Фатыйма Кокурхаева.

Кызганычка каршы, сулыш органнарын дәвалый торган табиб-пульмонолог белән эшләүче шәфкать туташы Мәдинә коронавирус та йоктыра, үзенең сулыш алу белән проблемалары чыкканын да абайламый кала.

«Мәдинә башта өйдә дәвалана. Ул хезмәттәшләренә үзен берни дә борчымавын, артык бер җире дә авыртмавын әйтә. Аннары хастаханәгә эләгә. Бу вакытта аның зарлары җитди була инде. Аңа һава җитми, сулыш алу кыенлаша һәм башкалар. Хастаханәгә салганнан соң, берничә көннән аның хәле кискен катлаулана, сатурациясе кими. Шуңа күрә баласын таптыру турында карар кабул ителә», — дип сөйли Фатыйма Кокурхаева.

7 ай яки 28 атна 4 көн — балага туу өчен бик тә уңайсыз вакыт, бик иртә, бала әле кечкенә һәм хәлсез була. Ләкин башка көтәргә ярамый, Мәдинәнең хәле көннән-көн катлаулана, аның үпкәләренең 90 проценты зарарлана. Табиблар кесарев кисеме ясап, баланы дөньяга китерәләр. Тестлар балада коронавирус булмавын күрсәтә.

Тагын 20 тәүлек буена табиблар сабыйның анасының гомерен саклап калу өчен тырыша. Ләкин, кызганычка каршы, Мәдинә вафат була. 

Йөкле хатыннар 30 атнадан соң декрет ялына китә ала. Ләкин баш табиб сүзләренчә,  алдан ук үзизоляция китәргә тәкъдим ителсә дә, Мәдинә үзе баш тарта. Аның тагын дүрт баласы бар. Ләкин ул балаларын һәм үзен карау урынына авыру кешеләргә ярдәм итүне сайлый.

«Мин Amnesty International статистикасын карадым. Бөтен дөньяда җиде меңнән артык медицина хезмәткәре, медицина ярдәме күрсәткәндә геройлык күрсәтеп, кызганычка каршы, һәлак булган. Минемчә, безнең хезмәттәшебез дә, башка меңнәрчә хезмәттәшебез кебек үк, якыннарына, танышларына, барлык пациентларга ярдәм итәргә теләгән. Хәзер бит медицина ярдәме күрсәтә алырдай хезмәткәрләр җитешми», — дип сөйләгән Россия Дәүләт Думасы депутаты, Татарстанның атказанган табибы Айрат Фәррахов.

Мәдинәне 16 декабрьдә туган ягында җирләгәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100