Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Уфада авырлы вакытта коронавирус йоктырган хатын үле бала тудырган

Тулгак башланыр алдыннан гына, карындагы сабый һәлак булган, хатын үле баласын, ИВЛ битлеге кигән килеш, үзе тапкан.

news_top_970_100
Уфада авырлы вакытта коронавирус йоктырган хатын үле бала тудырган
https://pixabay.com

Башкортстанда яшәүче йөкле хатын бала табар вакыты җитәрәк кенә коронавирус иярткән. Аны Уфадагы ковид-хастаханәнең бала тудыру йортына китергәннәр. Авырлы хатын биредә биш атна чамасы дәвалана. Хатын үзе исән кала, тик карындагы бала һәлак була. Бу турыда «Башинформ» агентылыгы Дим ковид-хастаханәсенең бала тудыру бүлеге җитәкчесе Дина Әбсәләмовага сылтама белән хәбәр итте.

«Безгә килгәндә ул кызның үпкәләренең 80 проценты зарарланган иде. Без бер мизгелдә өметне дә өзә башлаган идек, бәхеткә, ул аякка басты. Ул барлык авырлыкларны, ИВЛ-аппаратын да узды. Баласын да реанимациядә ИВЛ битлеге кигән килеш тудырды. Ул баланы үзе тапты. Кызганычка каршы, авырлы хатын караныныдагы яралгы организмда коронавирус фонында тупланган токсиннар йогынтысына чыдый алмаган. Ул тулгак башланганчы ук үлде», — ди табиб.

Сабый карында ук вафат булган. Ул үлеп, бер-ике сәгать узгач кына тулгак башланган.

«Хатын бик тиз тапты — өч сәгать эчендә. Ул үзе ни булганын да аңламаган, командаларны гына ишетеп яткан. Башы авырта, температурасы югары. Ул шундый игелекле, тәрбияле. Бала тудыргач, „Мин үземне тәртипле тоттыммы?“ — дип сорады. Иртән без аңа барысын да аңлаттык, ул авыртудан саңгырауланган кебек булды. Без аңа өйдә олы баласы көтүен, мәрхүм сабый туганчы ук авыру булуын да аңлатырга тырыштык», — ди табиб.

Икенче көнне хатынның хәле яхшырган. «Без иртән килгәндә, ул битлеген салган, әфлисун ашап утыра иде. Ул бу хәлләрдән соң бик тиз терелә башлады. Ун көннән аны реанимациядән күчердек, аннары тагын ике атна бала тудыру йортында тернәкләнү узды», — ди Әбсәләмова.

Хатынны хастаханәдән чыгарганнар. Өйдә аны ире һәм нәни улы көтеп алган, хатын депрессиягә бирелмәскә көч тапкан, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100