Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Covid-19 вакытында үлчәнә торган сатурация - кислород микъдары нормада күпме була?

Табиблар кандагы кислород микъдарына карап, авыручы кешегә дәва билгели.

news_top_970_100
Covid-19 вакытында үлчәнә торган сатурация - кислород микъдары нормада күпме була?
Владимир Васильев

Сәламәт кешенең канында кислород микъдары 95 һәм аннан да күбрәк процент булырга тиеш. Бу күрсәткеч сатурация дип атала һәм аны пульсоксиметр белән үлчиләр. Әлеге күрсәткеч ярдәмендә коронавирус инфекциясен диагностикалыйлар. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгында Татарстан Сәламтлек саклау министрлыгының баш пульманологы, КДМУның фтизиопульмонология кафедрасы мөдире Александр Визель сөйләде.

«Җайланма - пульсоксиметр (кандагы кислород микъдарын үлчи торган прибор) рецептсыз сатыла, ул нәни батарейка белән эшли. Ышанычлы. Норма 95 процент һәм аннан да күбрәк. Шуңа игътибар итегез, Covid-19 авыруын үзлектән дәвалау түгел, ә диагностика өчен өйдә пульсоксиметр тотарга була. Моны дуңгыз гриппы вакытында ук киңәш иттек, ул чакта да бу күрсәткеч мәгълүмат бирә иде», — диде белгеч.

Табиб сүзләренчә, иртән бу күрсәткеч нормадан түбән булуы ихтимал. Бераз гимнастика ясап алсаң, ул арта. Әгәр күрсәткеч 94–95 чигендә булса, табиб бераз чүгәләп алырга киңәш итә. Шуннан соң күрсәткеч артса, сез — сәламәт, әгәр артмаса — табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

«Сез салкыннан өйгә кергәч, пульсоксиметр 93 күрсәтергә мөмкин. Ләкин бу Covid-19 түгел, бу — куллар салкын дигән сүз», — ди пульмонолог.

Шундый симптомнарга карап, табиб COVID-19 авыруын клиник яктан билгели. Бу очракта лаборатория анализы расланмаган килеш тә коронавирустан дәвалану өчен препаратлар бирелә. Ул хакта Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының ашыгыч ярдәм оештыру һәм сәламәтлеккә куркыныч туу белән идарә итү департаменты директоры Инна Куликовага сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Табиб клиник яктан билгеләгән COVID-19 препаратлар бирү өчен нигез булып торачак», - диде Куликова Дәүләт Думасының сәламәтлек саклау комитеты утырышында.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100