Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бер гаилә кешеләре бер атнада үлеп беткән, әнисе ИВЛда килеш тапкан сабый гына исән

36 яшьлек йөкле хатын үпкәләрне ясалма җилләтү (ИВЛ) аппаратында яткан килеш бала тапкан һәм сабыена исем кушканнан соң, вафат булган.

news_top_970_100
Бер гаилә кешеләре бер атнада үлеп беткән, әнисе ИВЛда килеш тапкан сабый гына исән
https://pixabay.com

Санкт-Петербург шәһәрендә яшәүче бер гаилә әгъзалары — 64 яшьлек әти кеше, 61 яшьлек әни кеше һәм аларның 36 яшьлек кызы бер атна эчендә өчесе дә үлгән. Кызлары йөкле булган. Йөкле хатынны үпкәләрне ясалма җилләтү (ИВЛ) аппаратына тоташтырганнар һәм нарасый бала шул вакытта дөньяга килгән. Бу турыда Санкт-Петербургтагы «Фонтанка.ру» сайты хәбәр итте.

36 яшьлек Светлана йөклелегенең 32нче атнасында ковид белән авырый башлый. Аның баласын табиблар коткарып кала. Нәни малай 2 кило авырлыкта, 49 см озынлыкта туган. Хәзер аның рәсми туганнары юк, ул тулысынча ятим. Кирейның туу турында таныклыгын хастаханәдә рәсмиләштергәннәр. Аның әтисенең исеме билгеле түгел. Хәзер баланың язмышын опека органнары хәл итә. Опека органнарына бу баланы уллыкка алу турында гаризалар килгән инде. Кирей исемле малайга ДНК-тест ясаячаклар.

Әле 18 сентябрьдә генә Светлана Петербург янындагы күлдә якыннары белән ял итә, алар шашлык пешерә. Ул кияүгә чыккан һәм аерылган. Башта ул матурлык салонында, аннары стоматология клиникасында администратор булып эшли, йөкле була. Аның танышлары сүзләренчә, баланың атасы беркайчан да ярдәм итми. Светланага әти-әнисе булыша.

5 ноябрьдә Светлананың әтисе коронавирустан үлә. Өч көн узгач, 8 ноябрьдә Светлана үзе дә хастаханәдә вафат була. Ул үпкәләрне ясалма җилләтү (ИВЛ) аппаратында яткан килеш улын тудыра. Светлананың үлгән көне нәни Кирейның туган көне була. Әнисе аңа исем кушарга өлгерә. Светлана үзенең мәрхүм әтисе хөрмәтенә улына да Кирей дип куша. Кирейның әбисе — Светлананың әнисе исә, тагын дүрт көннән башка хастаханәдә үлә.

Светлана һәм аның әти-әнисен Петербургтан 1300 км ераклыктагы авылда җирләгәннәр. Светлананың атасының олы абыйсы шунда яши, ул туганнарының мәетләрен үзе яши торган җиргә алып киткән.

Бу гаиләнең Идел буе төбәгендә дә туганнары бар. Светлананың туганнан туган апасы Лариса Кирейны үзләренә алырга тели. Аның үзенең дә өч баласы бар.

«Светлананың атасы хастаханәдә ята иде. Аның йөрәгенә операция ясадылар. Света белән әнисе авыруны әтисенең хәлен белергә барганда иярткәндер. 28 октябрьдә Кирей абыйны өйгә алып кайттылар, икенче көнне үк температурасы күтәрелде. Светаның әнисе Вера апа табиб чакырган. Әтисен ашыгыч ярдәм алып киткән, әнисен карамаганнар да. Кирей абый Покров хастаханәсендә ятты. Светлана бала тудыру йортына китте. Анда ковид булуы ачыклангач, йогышлы авырулар хастаханәсенә илткәннәр. 1 ноябрь иде бугай. Аннары аның хәле начарлана барды. Вера апага да КТ ясагач, аның үпкәләренең 60 проценты зарарлануы ачыкланган. Аны хастаханәгә алып киткәннәр, тик урын булмаган. Бу 2 ноябрьдә иде, аны хастаханәдә калдырганнар. 12 ноябрьдә Вера апа да үлде», — ди Лариса.

Санкт-Петербургта бала хокуклары буенча вәкил Анна Митятина «Фонтанка» сайтына нәни Кирейның язмышы турында сөйләгән. М. исемле бер ир-ат Кирейның биологик әтисе булуы турында хәбәр иткән. Хәзер ул суд аша әти булуын расларга тырыша. Генетик экспертиза билгеләнгән.

Лариса сүзләренчә, бу гаиләдә моңарчы беркем дә М. турында белмәгән. Аның Светлана белән бергә стоматология клиникасында эшләве билгеле. Туганчы ук ятим калган Кирейга исә Санкт-Петербургтагы ике фатир мирас итеп калган, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100