Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

COVID-хастаханәдә бала тудыру йорты табибы йөкле хатыннарга киңәш бирде

Коронавирус ияртмәс өчен, авырлы хатыннарга өйдә утырып торырга кирәк.

news_top_970_100
COVID-хастаханәдә бала тудыру йорты табибы йөкле хатыннарга киңәш бирде
https://pixabay.com

Башкортстанда COVID-19 авыруларын дәвалый торган Дим хастаханәсенең бала тудыру бүлеге җитәкчесе Динә Әбсәләмова йөкле хатыннарга коронавирус ияртмәс өчен киңәш бирде. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Табиб сүзләренчә, йөкле хатыннарга коронавирус ияртү куркынычы йөкле булмаган хатыннарга караганда күбрәк яный. 

«Безгә килгән йөкле хатыннардан гаиләдә кем ковид белән авыруын, кемнәр белән аралашуларын сорагач, аларның күбесе — 90 проценты — нәкъ менә үзе авыруын әйтә. Монда ике вариант бар: аларга авыру иярү куркынычы күбрәк яный, яки гаилә үз-үзеңне изоляцияләү режимында булганда, бу хатын каядыр барып килгән. Алар моны кире какса да, сез Уфадагы сәүдә үзәкләренә керсәгез, анда йөкле хатыннар күп булуын күзәтерсез. Йөкле чакта „оя кору“ теләге көчле була инде. Ремонт ясарга да кирәк, ире дә, туганнары да тиешле әйберләрне алуын тикшереп торырга да кирәк. Бу хисләр йөкле хатыннарны сәүдә үзәкләренә тарта. Шулай итеп йөкле хатынның авыру ияртү куркынычы да арта. Шуңа күрә, иң мөһиме — беркая да чыкмый торырга, аеруча йөклелекнең соңгы срокларында. Йөкле хатынны өйдә утыру, беркая да бармау, хатын-кызлар консультациясендә өлешчә читтән торып кына хисапта тору коткара. Хәзер андый мөмкинлек бар бит: кирәк булса, табибка шалтыратырга, язышып аралашырга мөмкин», — ди табиб.

Инде авырлы хатынга хастаханәгә барырга туры килә икән, битлек һәм перчатка кияргә кирәк, сумкада санитайзер да булсын. 

«Битлек белән перчатка битне тотмаска ярдәм итә. Кеше күп җыелган урыннан, чиратлардан читтәрәк булырга кирәк. Ачык урыннарда, саф һавада йөрсеннәр. Өйгә кунак чакырудан, туйлар һәм юбилейлардан баш тартсыннар. Кунак бүген сезгә килә, иртәгә авырып китүен әйтә. Алдагы көнне генә бергә чәй эчеп утырган кеше авыргач, йөкле хатын нишләргә тиеш инде», — ди табиб.

Әгәр өйдә берәр кеше, мәсәлән, ире авырып китсә, аны изоляцияләргә кирәк. Бу вакытта аерым яшәп тору хәерле. Йөкле хатынга ОРВИ белән дә авырмаска тырышырга кирәк. «Гаиләдә бер-береңнең сәламәтлеге торышын вакытында аңлау хәерле. Профилактика өчен витаминнар, шул исәптән Д һәм С витаминнары эчәргә була. Әгәр йөкле хатын эчә алса, кымыз да файдалы. Ләкин иң мөһиме — үз-үзеңне изоляцияләү», — ди белгеч.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100