Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Руслан Кираметдинов концерты: сагыш тулы җырлар, билдән түбән юмор, 45+ тамашачы

«Интертат» хәбәрчесе җырчы Руслан Кираметдиновның Чаллыда узган концертын карап кайтты.

news_top_970_100
Руслан Кираметдинов концерты: сагыш тулы җырлар, билдән түбән юмор, 45+ тамашачы
Рамил Гали

Руслан Кираметдинов узган ел ахырында халык арасында иң еш телгә алынган, журналистлар тарафыннан иң бик күп язылган артист булды дисәм, ялгышмам. Шәхси тормышындагы үзгәрешләр көтелмәгән популярлык алып килде аңа. Руслан үзе дә бу форсатны кулдан ычкындырмады — халык тарафыннан беркадәр яклау тапканнан соң, җыр дөньясына кереп чумды, авыллар буйлап концертлар белән чыгып китте.

Җырчының Чаллыда концерт куячагын ишетеп, «Билетон» сайтын ачып карасам… бәяләре сөбханалла икән үзенең. 500 сумлык билетлардан җилләр искән. Буш урыннарның бәяләре 600-1000 сум аралыгында. Бөтен әрсезлегемне эшкә җигеп, чакыру билеты сорап смс юлладым үзенә. Берсүзсез: «Килегез, кертеп җибәрермен», - диде. Шулай итеп, алып баручысы әйтмешли, «әбиләрнең яшьлекләрен искә төшереп елатучы, кызларда сөю хисе уятучы» Руслан Кираметдиновның концертын бушлай карау бәхете тәтеде миңа. Әмма чакыру билетларының иң арттагы рәтләрдә була торган гадәте бар. Унҗиденче рәттән күчеп утырырга җай булмады, шуңа күрә видеоларның сыйфаты өчен артык гаепләмәссез дип ышанам. 

«Тагын кайсы килгән инде»

Мин Сара Садыйкова исемендәге концертлар залына килеп җиткәндә машина туктарга урын да калмаган иде инде. Бу арада Чаллыны берничә көн рәттән Фирдүс Тямаев белән Илсөя Бәдретдинова гөрләткән иде. Шуларны күз алдында тотып булса кирәк: «Тагын кайсы килгән инде?» - дип куйды таксист. «Килмәгән, үзебезнең егет», — мин әйтәм. 

Аншлаг белән концертлар кую Казан, Уфа артистларына гына димәгән лә. Менә бит, безнекеләр дә шыгрым тулы зал җыя ала икән. Элек Руслан Кираметдинов белән Ильмира Нәгыймованың концертларына бер дә барганым булмады, бәя бирә алмыйм. Әмма бүген залда алма төшәр урын да юк иде. 100 процент тулы залларны инде ике ел күргән булмагач, ничектер сәер дә булып китте. 

Русланның төп аудиториясе 45-50+ хатын-кызлар икән. Җырчының иҗаты белән рухланып, инстаграмдагы постлары астында: «Сиңа атказанган исемен бирергә кирәк» дип комментарийлар сырлап ятучы апаларның бөтенесен күргән кебек булдым. Берән-сәрән яшьләр дә күзгә ташланды. Әмма, яшьләр дигәч тә, болар уртага чыгып басып, бар җирләрен дер селкетеп бии торган кызлар түгел инде. Тамаша эзләмичә, моңлы җырлар тыңларга килгән тыйнак яшь әниләр. Кайсылары 6-7 яшьлек балаларын да җитәкләгән.

«Әле мин сагынам сине»

Менә залдагы зәңгәрле-аллы утлар яктысына Руслан үзе дә күренде. Яраткан җырчысын халык дәррәү алкышлады. «Әйдә, балам, Аллаһка тапшырдык», — дип куйды янәшәмдә утырган бер апа. 

«Озак йөрдем урманнарда, дуслар. Әмма кире сезнең янга тартты бит күңел. Җыр сагындырды, сез сагындырдыгыз, алкышларыгыз сагындырды», — дип башлады тамашачысы белән исәнләшүен Кираметдинов. Пандемия башлангач, җырчы сәхнәне ташлап, урман кисү белән шөгыльләнеп алган иде. Концерт дәвамында әйләнделәр дә кайттылар, әйләнделәр дә кайттылар шул урман темасына. Алып баручысы белән икәүләп шул Минзәлә урманнары эчендә адашып калганнармыни.

Руслан урман кискәндә агач төбенә басып җырлый торган булган икән. Тамашачысына да шул вакытларны тасвирлап күрсәтте. Сәхнәдә «агач төбе» урынына урындык та ярап куйды. Менә Руслан музыкасыз гына татар халык җыры «Карурман» ны сузып җибәрде. Күңелләрне айкап чыгарды. Ихтыярсыздан, кай җирләренә сыя икән бу кадәр моң дип уйлап куйдым. 

Алай гына түгел, кечкенә чакта урындыкка басып җыр башкарган өчен тәти малайларга кәнфит бирә торганнар иде бит. Русланны да буш итмәделәр. Күчтәнәч салынган пакетлар да, матурлап төрелгән чәкчәк тә бар иде араларында. Чәчәксез дә калдырмадылар җырчыны. Сәхнәгә чәчәк букетлары күтәргән юмарт апалар менгәләде. Гадәттә, 700-800 сумга билет алып килгән тамашачы тагын 500 сумын чәчәккә чыгарып салырга атлыгып тормый.

Концертның исеме «Ничек җырламый түзим соң?» дип атала иде, ялгышмасам. Афишаларына «Оныта алмыйм», «Үкенерсең әле», «Ялгышыңны аңларсың» кебегрәк берәр яңгырашлы исем ябыштырса, дөресрәк булыр иде. Чөнки концертта җырчының көтмәгәндә-уйламаганда буйдак иргә әверелүе белән бәйле шаяртулар һәм сагыш, мәхәббәт белән тулган җырлары бихисап күп булды.

Мәсәлән, «Үкенмим язмышыма» җырын: «2021 ел минем өчен бик авыр ел булды. Инде сер түгел, барыгыз да дөресен беләсез. Минем бүген сезгә күңелемдәге булган сүзләрне җырларым аша тапшырасым килә», — дип тәкъдим итте ул. Зөфәр Хәйретдинов рөхсәте белән яңартылган «Соңрак син сагынырсың» җыры да Русланның репертуарына үз моментында, бик уңышлы кереп урнашкан. Үзе шулай диде. 

«Әле мин сагынам сине, 

Соңрак син сагынырсың.

Кайтар үткән көннәрне дип,

Ходайга ялынырсың», — дип сузды җырны Руслан элекке хатынына багышлап. «Әллә төшереп, үзенә җибәрәсезме соң?» — дип тә сорап алды залдан.

Була бии һәм сөйли белә торган артистлар…

Руслан сәхнәнең утлар белән бизәлешенә игътибар биргән. Ләкин миңа барыбер сәхнә караңгырак тоелды. Әнә шул арттагы экранны кабызып куйсаң, дөньялар яктырып китәр иде сыман. Шуны кабызу ничә сумга төшә икән? Берничә көн тулы заллар җыя торган артистлар гына арендалыймы икән аны? «Бу бала киләсе елга шул экраннарны кабызып концерт куярлык дәрәҗәләргә ирешсә иде, амин», — дип теләп куйдым эчемнән генә, әби өйрәткәнчә. 

Икенче яклап карасаң, бизәлешне зур «5» легә оештырып, шоу ясап та, зәңгәрле-күкле тавышлар чыгарып җырлаган кайбер артистларның концертыннан чыгып качасы килә башлый. Ә Руслан халыкны тамашасы белән түгел, тавышы, моңы белән тота. Шушы залларны тутырып халык килүе дә аның үз тыңлаучысын табуы хакында сөйли.

Вакыт-вакыт бөтенләй концертта икәнлегемне дә онытып утыра башладым, Кираметдиновның көйләре бер дулкын булып бөтереп алды. Алай да, шул дулкынга бер каршылык булуын тотып алдым. «Була җырлый белә торган артистлар, ә була бии белә торган», — дип шаяртканнар иде Русланның алып баручысы сәхнәдә. Минем: «Әле сөйли белә торган артистлар да була», - дип өстәп куясым килеп китте. Русланның моңы белән сөйләм теле гармониядә яшәми, кара-каршы очрашып сугыша башлый икән. Сөйләм телен баетасы да баетасы әле монда. Ә бәлки мин дөрес уйламыймдыр. Бәлки алдан кемдер язып биргән текстларны ятлап, төче сүзләр сөйләгәнче, җырчының үзе булып, гади булып калуы яхшырактыр? 

Шулай да сәхнәгә махсус кунак Алия Исрафилованың чыгып, халыкны энҗе-мәрҗән тезгән кебек матур сүзләр белән сәламләве колакларны иркәләде. Концертка тагын бер кунак — Русланның иң якын дусты, сәхнәдәше, якташы Рамил Галимҗанов та чакырылган иде. Халык икесен дә яратып кабул итте. 

«Ришат Төхвәтуллинның сандугачы, Рифат Зариповның чыпчыгы, ә Руслан Кираметдиновның нәрсәсе бар?

Аның каравы, концертның алып баручысы, Чаллы театры артисты Илфат абый Әскәров әхлакый яктан «баетты» да соң бүген тамашачыны. Пандемия темасы белән башланган иде аның мәзәкләре, югыйсә. Шул пандемия белән генә тәмамлап та куйса ярыйсы иде дә бит. Юк шул, билдән түбән булмаса, юмор буламыни инде ул. Илфат абый белән бергәләп, ир-атларның ковид вакытында бәдрәфтә ничек «пес» иткәннәрен ачыкладык. Хатын-кызларның кофта кигән килеш лифчикларын ничек салганнарын күрсәтеп бирде ул. Алай гына түгел, «Яндекс погода» ларны ачып карамыйча гына һава торышын тикшерергә дә өйрәтте әле. Монысын язмый калырга ярамый да ярамый инде, кемгә дә булса кирәге чыгып куюы бар. «Менә ике күрше сөйләшә икән. Мәфтуха, син керне гел кояшлы, матур көнне юасың. Синекеләр шуңа балконга элү белән кибеп тә бетә. Һава торышын каян беләсең? — дип сорый ди күршесе. Мин иртән торгач иремнең инструментына карыйм, Мәфтуха. Уңга якка карап тора икән — яңгыр явачак, сулга карап тора икән — кояш чыгачак, — дип җавап биргән аңа каршы Мәфтуха. — Аның турыга басып торган көннәре дә була торгандыр бит әле. Андый көнне нәрсә була? — Әй, андый көннәрдә бездә бәйрәм була инде. Бәйрәм көнне нинди эшләп яту ди ул».

Җырларда җырланган очар кошлар темасын да бик үзенчәлекле итеп күтәрде Илфат абый. «Ришат Төхвәтуллинның сандугачы бар, Рифат Зариповның чыпчыгы бар. Ә синең нәрсәң бар?» дип сорау бирде ул Русланга. «Ачып күрсәтә күрмә тагын», — дип тә өстәде. Русланның «Күке»се бар икән…

Нигәдер соңгы вакытта караган концертларның берсендә дә мондый мәзәкләрне ишеткәнем юк иде. Колакларым үрә торды. Ә 50+ аудитория шау-гөр килеп көлеште.

Алай да Илфат абыйга хатын-кызлар турындагы бик мәгънәле, матур шигыре өчен рәхмәт әйтәсем килә. Шул шигырь теге тозсыз мәзәкләрдән күңелгә утырып калган юшкынны да юып төшерә язды.

Чәйле, мәйле тәнәфес

Тәнәфес вакытында тиз генә Русланның үзе янына кереп чыктым. Руслан, чын мәгънәсендә бәхетле иде бу мизгелләрдә. Тиздән шушы ук программасын Казандагы тамашачысына күрсәтәчәк икән. «Ә болай ныклап, җиң сызганып эшләп китү аз гына ял итеп алгач, көз көне дип планлаштырыла. Рәхмәт хисләрем ургылып чыга, халык шулхәтле җылы кабул итә. Шул миңа тагын да энергия, көч бирә»,  — дип сөйләп алды ул. Шәхси тормышларын кымшатып торуны кирәк санамады. Әлегә бернинди үзгәрешләр булмавы, үзен тулысынча иҗатка багышлавы турында әйтте. Җырчыны өстәл артында көтәләр иде, артык тоткарламадым.

Гримеркадан чыксам, эскәмиядә берничә хатын-кыз белән ир-ат «чәй» эчеп утыра. Һәрхәлдә, мин шулай уйлаган идем. Мандарин исләре борынга килеп бәрелгәч кенә чәйнең мәй икәнлеген аңлап алдым. Үзләренә таба карап-карап алуымны күргәч, киң күңелле бер абзый миңа да йөз грамм салып җибәрергә тәкъдим итте. Сыйланудан ипләп кенә баш тартсам да, аларга таба елыша төштем. Русланның бер дустының (кем икәнен язып тормыйм, эстрада өлкәсендә үз исеме булган җырчы) тещасы, якыннарын җыеп, концертка алып килгән икән. Русланның әти-әнисе белән дә танышлар булып чыкты алар. Кираметдиновлар гаиләсен дә, «Бик матур концерт, бик шәп, бер кимчелеге юк», — дип Русланның үзен дә мактадылар. Шулай булмый ни, болай җылынып кергәннән соң ике аяклы җен чыгып җырласа да шәп күренәдер инде ул. Башка тәртип бозучылар, кәеф-сафа коручылар, мәйләп утыручылар күренмәде алай.

Илфат абый: «Ял итегез, безнең гайбәтне сатыгыз»,  — дип озаткан иде халыкны. Гайбәт эзләп, хатын-кызлар бәдрәфенә таба сузылган озы-ы-ын чиратның очына барып бастым. Минем белән артык сөйләшеп торырга теләмәделәр. Безнең бәдрәфкә су буе чират булу, ә ирләр бәдрәфенең буш торуы хатын-кызларның эчен пошыра иде. Озак уйлап тормадылар, бер төркем хатын-кыз ирләр бәдрәфенә һөҗүм ясады…

«Кулларны калтыратучы, йөрәкне бер урыннан икенче урынга күчерүче»

Бу урында тәнәфес бетте, концерт башланды… дип язасы идем. Юк шул, башланмады. Илфат абый чыгып талантлы, акыллы, маладис егетне чакырабыз дип Руслан Кираметдиновны тагын бер кат игълан итте. Сәхнәнең икенче почмагына барып басып, тагын бер игълан итте. Ә Руслан күренмәде. Халыкка кушылып, үзем дә тынгысызлана башладым. Әллә концерты өзелә инде (Аллам сакласын, тьфу-тьфу) кебек уйлар да йөгереште. Юк-юк, барысы да тәртиптә икән. Табылды бит Русланыбыз, ототкарланган өчен гафулар үтенде. Кунакларын сыйлап йөреп, сәхнәгә чыгасын онытып җибәргән икән. «Үзе дә сыйланмадымы икән әле», — дип куйды алда утырган пеләш башлы абзый. 

Руслан Кираметдинов концертына үзе тәмамлаган 29 гимназия укытучылары да килгән иде. «Чаллы тамашачысын шушы моңга чумдырганың өчен зур рәхмәт сиңа. Мин барлык тамашачы исеменнән әйтәм, моң булган җирдә бию юк. Шулаймы? Кулларым калтырый, чөнки җырларыңны тыңлагач, Руслан, йөрәк бер урыннан икенче урынга күчә. Тәнгә каз тәннәре чыга. Артта утыручы бөтен кеше шул сүзне сөйли. Сине яратып, синең уңышларыңа сөенеп утыручы 29 гимназия укытучылары монда. Без сине яратабыз, иҗади уңышлар телибез. Җырла, Руслан. Яндыр. Без синең белән», — дип җылы сүзләре белән канатландырды бер укытучысы Русланны.

Руслан бүгенге концертында яңа җырларын да яңгыратты. Сүзләрен карап җырлаган вакытларында: «Бөтенесе карап җырлый хәзер. Салават абый да гомер буе карап җырлады», - дип шаяртып алды. Салават Зәкиевич репертуарындагы җырларны да үз итә икән Руслан. Чәчәк бирергә күтәрелгән бер тамашачысы Русланны Салават Фәтхетдиновның дәвамчысы дип тә атады. Соңгы арада Салават абыйның дәвамчылары күбәеп китте әле. Ришат Фазлыйәхмәтовны да, Филүс Каһировны да, инде хәзер Руслан Кираметдиновны да Салават Фәтхетдинов белән тиңли башладылар. 

Руслан Кираметдинов җырларының авторларына тиешенчә игътибар күрсәтеп бетерми. Бу хатасын төзәтсә, бик әйбәт булыр, барлык җыр авторлары рәхмәт укыр иде үзенә. Концертта мәрхүм Шәфәгать абый Салиховның исеме еш яңгырады да, үзенең хәзерге баянчысы, көйләр язучы Булат Шәрипов иҗатына гына басым ясады ул. «Мин сине онытмам» дигән яңа җырын да Булат язып биргән икән. 

Мин сине онытмам,

Аңлыймын барысын,

Кайтарып булмасын яңадан…

Концерты ахырында Руслан тамашачысына һәм үзенең әти-әнисенә зур рәхмәт сүзләре әйтергә онытмады. «Бүген залда минем әти-әнием дә утыра. Нинди генә авырлыклар килсә дә, алар гел минем янәшәмдә. Кызганыч, гомер ага да ага. Әти-әниләребез дә олыгая. Бүгенгебезнең кадерен белеп, аларны хөрмәтләп яшик әле», — диде ул «Бүгенгесе кадерле» җырын башкарып.

Концерттан соң да халык таралышырга ашыкмады әле. Баскан килеш озаклап алкышладылар алар Русланны һәм аның командасын. 

«Улым беркайчан да югалмас»

Киемнәрне алгач, Русланның гримеркадан чыгып килүче әнисен очраттым. Рамилә апа бер кочак чәчәк бәйләмнәре күтәргән. Үзе дә бик ачык күңелле, рәхәт кеше икән. «Олимпийский» спорт мәктәбендә бергә эшләүче хезмәттәшләре белән истәлеккә дип фотога да төшердем әле үзләрен. 

Мин бик шатмын улымның шундый тулы залларга концертлар куюына. Артист буларак тагын да зуррак югарылыкка ирешсен иде. Әмма иң беренче чиратта алдагы көннәрендә бәхете булсын, шул иң мөһиме. Без, әти-әниләрен хөрмәт итеп, балалары белән аралашып яшәсен.

Гаиләсендә булган хәлләргә бик борчылган идем. Әмма алар үтте инде хәзер. Оныкларыбыз яныбызга килеп тора, Ильмирага шуның өчен бик зур рәхмәт. Җибәрә, аралашуыбызга каршы түгел. Киләчәктә кушылырлармы, белмим. Бу аларның эшләре, мин аларның эшләренә кысылмыйм.

Мин улымны хөрмәт итәм, аңа һәрвакыт терәк булырга, янәшәсендә булырга әзер. Халык аны ярата, ул беркайчан да югалмас», — диде улы турында әнисе.

Минем дә Рамилә апага кушыласым һәм Русланга иҗат уңышлары телисем килә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100