Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Руслан Кираметдинов: «2021 ел күрмәгәнне күрсәтте»

Руслан Кираметдинов инстаграм дусларын якынлашып килүче 2021 ел белән котлаган. Үзе өчен катлаулы ел булуын да билгеләп үткән.

news_top_970_100
Руслан Кираметдинов: «2021 ел күрмәгәнне күрсәтте»
Рамил Гали

«2021 ел минем үземә бик авыр ел булды, күрмәгәннәрне күрсәтте. Әмма без бирешмәдек. Тормыш дигәнең шундый инде ул — бер алдын, бер артын күрсәтә. 2022 елда барчагызга да сәламәтлек телим. Авыр кайгылар күргән булсагыз, шул кайгыларыгыз соңгысы булып калсын. Үткәннәргә кире кайтулар юк, үткәннәре калсын үткәндә.

2022 елны рәхәтләнеп, дөньясының артына тибеп, яңа тормышымны сәхнә белән бәйләп китәм. Яңа җырларым, концертларым, клипларым белән сезне сөендереп торырмын. Бергә яшик, шәп яшик», — дип язган ул.

Тугры тамашачысы Руслан Кираметдиновка авыр вакытында ташламаган кебек, алга таба да терәк булачагы турында язган.

«Бу тормышның агы була, карасы була. Сине күп тамашачы ярата, шунысы иң мөһиме. Бер генә минутка да тамашачы сине ташламады. Халык сине бик-бик ярата. Башка синең кебек чын йөрәктән җырлаучы юк»;

«Юлларыңда әйбәт кешеләр генә очрасын. Сине батыра торган түгел. Талантың бар, калганы үзеңнән тора, балакаем. Артка юл юк», — дип үсендергәннәр аны.

Инстачылар Русланның артык ябыгып киткәнен күреп: «Ашатмыйлармы әллә сине?» — дип тә борчылганнар.

  • «Ун ел балалар дип түздем» - Ильмира Нәгыймова белән Руслан Кираметдинов аерылышкан
  • Руслан Кираметдинов: «Гаиләбездә барысы да әйбәт булачагына өметләнәм».


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100