news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Россиянең берничә төбәгендә сукбай хайваннарны «йоклатырга» рөхсәт иттеләр

news_top
Россиянең берничә төбәгендә сукбай хайваннарны «йоклатырга» рөхсәт иттеләр
Фото: Михаил Захаров / "Татар-информ" архивы

Россиянең 17 төбәгендә сукбай хайваннарга эвтаназия ясауны, «йоклатуны» законлаштырдылар. Бу хакта РБК сайтына сылтама белән РИА Новости яза.

«Хәзерге вакытта мондый законнар 15 субъектта гамәлдә, тагын 2 төбәктә: Мордовиядә һәм Хакасиядә озакламый гамәлгә керәчәк», – диелә хәбәрдә.

Мондый чаралар 2023 елда төбәкләр сукбай хайваннар белән мөстәкыйль эш итү хокукы алгач кертелә башлады.

Баштарак гаиләләрне саклау комитеты рәисе Нина Останина җитәкчелегендә депутатлар төркеме сукбай хайваннардан янаган куркынычлардан гражданнарның гомерен һәм сәламәтлеген саклау турында закон проектын Дәүләт Думасына керткән иде.

Исегезгә төшерәбез, соңгы арада эт талау аркасында фаҗигаләр күбәйде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар