Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Этләр талап үтергән Жаннаның ире Рөстәм: «Кеше итен ашаган эт качкан булса, бик куркыныч»

Казанның Самосырово бистәсендә кырда 48 яшьлек Жанна Хөсәенованың теткәләнеп беткән мәете табылу буенча тикшерү дәвам итә. Әлегә төгәл экспертиза нәтиҗәләре юк, ләкин хатынны этләр талаганы – хак. «Интертат» Жаннаның якыннары белән сөйләште.

news_top_970_100
Этләр талап үтергән Жаннаның ире Рөстәм: «Кеше итен ашаган эт качкан булса, бик куркыныч»
Фото "Интертат" сайты өчен генә Рөстәмнең рөхсәте белән бирелә
Фото: © Рөстәм Хөсәеновның шәхси архивыннан

Жаннаның ире Рөстәм, дуслары фикеренчә, барысына да хатынның мәете табылган урын янындагы базада тотылган этләр гаеппле. Бу хакта алар «Интертат» хәбәрчесенә сөйләде.

9 ноябрь – шимбә көнне Жанна Хөсәенованың Самосырово бистәсе белән «Весна-2» торак комплексы арасында Шәүкәт Биктимеров урамында урнашкан «Пятерочка» кибетенә эшкә ашыгуы була. Ул Питрәч районында үзе яшәгән Богородское бистәсеннән Казанга таба баручы бер машинага утырып барып, Самосырово зираты янында төшеп калган, дип фаразлана. Аннары кибеткә кадәр Самосырово бистәсе аша тагын 15-20 минутлап җәяү барырга кирәк була, тиздән килеп җитәчәген ул кибеткә шалтыратып та әйткән була.

Видеокамераларда аның Тынычлык урамы буенча барганы күренә, соңрак камералардан юкка чыга, чөнки сулга таба борылып, күрәсең, юлдан аска – кырга таба төшеп киткән. Шул вакытта аңа бер көтү эт ташлана, дип фаразлыйлар. Моңа дәлил дә бар: Жанна 112 коткару хезмәтенә шалтыратып, үзенә этләр ташлануын әйтеп, тизрәк ярдәмгә чакырып ялварырга өлгергән. Тик ярдәм хезмәте белгеченә кайда икәнен аңлатырга өлгерми калган – коткару хезмәтендәге белгеч башта аны янгын буенча хәбәр итә дип аңлый, «Нәрсә яна?» – дип сораштыра, аннары кайсы шәһәрдән икәнен сораштыра, әмма Казаннан икәнен әйтүгә, телефон өзелә.

Жанна иртән шалтыратуларга җавап бирмәгәч, якыннары чаң суга башлый. Кайда Жанна? Ник трубканы алмый? Социаль челтәрләрдә хатын-кызның югалуы турында мәгълүматлар тарала. Кичкә таба аның бер аягы бот өлешеннән сөягенә кадәр ботарланган, муены, башы, йөзе нык теткәләнгән мәетен табалар. Киемнәре дә шунда кырда табыла.

Кичә әнисе, ире Рөстәм, 15 яшьлек кызы Рената, туганнары, дуслары Жаннаны соңгы юлга озатты.

«Кызны җәяү җибәрмәячәкмен, элек ялларда эшләсәм, хәзер ял көннәрендә дә кирәк урынына илтеп, алып кайтачакмын»

Рөстәмнең бүген үлем турында таныклык, башка документлар артыннан йөреп көне узса да, «Интертат» белән сөйләшергә вакыт тапты. Ул хәләл җефетенең иртәнге 6да эшкә чыгып китүен әйтте. Камыр ризыкларын өлгертер өчен ул гадәттә 7.30 да ук кибеткә барып җитә торган булган.

– Мин ул көнне кызымны 3нче дәрескә илтәсем бар иде, шуңа хатынымны илтә алмадым шул... Гадәттә, попутка белән бара иде, автобус соң килгәч, күпләр шулай йөри. Эшкә килеп җиткәч, гел шалтырата иде. Бу юлы директор 8 дә шалтыратып, «йоклап калдымы әллә» дип сорады. «Юк, ул инде 6да ук чыгып китте», – дим. Без кызым белән өйдән чыгып чаптык. Нинди юл белән йөргәнен беләбез бит, шул тирәләрне карап чыктык, бернинди эз күренмәде.

Кибет директоры үзе дә Жаннаны эзләргә чыгып киткән. Хәле китеп егылганмы әллә, трубканы шуңа алмыймы, дип тә уйладык. Иртәнге 9га кадәр әле гудок бара иде, аннары сүнгән дип күрсәтте. Зарядкасы беткәндерме – билгесез, – дип авыр сулап искә алды ул коточкыч көнне Рөстәм.

Ул көнне аның машинасы да ватылып калган. «Минем арттан кибет директоры килде. Полиция бүлегенә барып гариза бирдек. Аннары Жаннаны эзләргә киттек. Машинам әле һаман Богородскоедан чыгу юлында тора», – ди Рөстәм.

Тормыш иптәшен иң җылы сүзләр белән искә алды ул.

– Бик ягымлы, игътибарлы, кайгыртучан кеше иде ул, үзенә кыенлык килсә дә, башкаларга ярдәм итте. Кем генә сорамасын, беркемне кире какмады. Каян ул кадәр көч булгандыр аңарда?!

...Каһәр суккан ул база яныннан җәяү Жаннаның ул көнне беренче тапкыр гына узуы булган.

– Кисәк кырга борылган ул, анда сукмак та юк, югыйсә. Ничек анда барып эләккән ул? База янында юл бар, ә ул кырдан барган. Хәер, база кырыендагы ул юлдан, этләр булганга күрә, беркем йөрми иде. Этләр күп икәнен бөтен кеше, участковый да күптәннән белгән. Участковый Жаннаның «112 гә» – коткару хезмәтенә шалтыратуын да белгән, ә шуны эзләгәндә безгә әйтмәде. Ул бит шалтырату буенча барган булган. Этләр ташланганын белә торып та безгә әйтмәгән булып чыга. Этләр аны өзгәләгәндә, Жанна кычкырган бит. Полициядә язмасы бар. Ваемсызлыгы, битарафлыгы аркасында аның кичә эшеннән киткәне билгеле булды. Этләрне аулаучылар хезмәтенең дә ваемсызлыгы танылды, чөнки этләргә зарланып әйтүчеләр күп булган.

Кырда сөякләр күп анда, полиция дә күрде. Беренче мәет булмавы да бик ихтимал. Без таптык, бәлки, кемдер таба да алмагандыр югалган якынын, – ди Рөстәм Хөсәенов.

Фото: © Рөстәм Хөсәеновның шәхси архивыннан

База хуҗасының рәхимсезлегенә дә гарьләнә ул. «Без эзләгәндә, мыскыллап көлеп торды. Бер кызгану, үкенү хисе дә күренмәде, шундый битарафлык. «Минем этләр түгел ул», – дип кенә торды», – дип уртаклашты Рөстәм.

– Кызны җәяү җибәрмәячәкмен, элек ялларда эшләсәм, хәзер ял көннәрендә дә кирәк урынына илтеп, алып кайтачакмын. Тулы контрольгә алам, кызымнан якынрак, газизрәк беркемем юк. Кызымның иптәшләре гел янында, ничек тә төшенкелеккә бирелмәсен дип тырышалар. Кызыбыз бик акыллы, барысын да аңлый, спортчы ул, бию белән дә кечкенәдән шөгыльләнә, – диде әти кеше.

Рөстәмнең көчле рухлы, сабыр булуы тавышыннан ук сизелде. Ничек тә сынмаска, сынауны дөрес итеп кабул итәргә тырыша.

– Вакыт яраларны әзрәк төзәтер, дип ышанам. Әлегә авыр. Бүтән андый фаҗигаләр бөтенләй булырга тиеш түгел, этләр контрольдә тотылырга тиеш. Кеше итен ашап караган берәр эт качкан булса да, бик куркыныч, чөнки тагын кабатланырга мөмкин. Аллаһ сакласын, – ди Рөстәм.

Этләрнең һөҗүменә зарланулар элек тә булган, тик бернинди чара күрелмәгән

Ул көнне Жаннаны эзләүчеләрнең берсе Самосырово бистәсендә яшәүче дусты Алсу Сәлимгәрәева борынчаксыз, богаусыз иректә йөргән ул усал этләр инде бик күп кешене куркытып, талап йөрәгенә төшкәнен әйтте. Аның сүзләренчә, этләрнең һөҗүменә зарланулар элек тә булган, тик бернинди чара күрелмәгән.

Былтыр, 2023 елның 12 октябрендә, ул этләр ташланган очрак булды. Күршем шул промбаза хуҗасына каршы гариза язды – бернинди чара күрелмәде, ноль реакция! Быел 1 октябрьдә этләрне ауладылар, ник ул ир этләрен ябып куеп, аулаучыларны кертмәде. Алар килгәч, ябып куя, ә башка вакытта иреккә чыгара. Тотсын ул этләрне, кем сүз әйтә, ләкин бәйдән ычкындырмасын! Бөтен «зоозащитникларга» кабат-кабат мөрәҗәгать итәм: без ул кешенең этләрне ничек тотканын белмибез бит. Тикшерсеннәр! Ул этләр инде әллә ничә кешене талады бит.

Бу ваемсызлыкка чик куярга вакыт! Балаларны сакларга кирәк безгә. Балалар курыкмыйча мәктәпкә дә бара алмый. Ул 185нче лицейга бару юлында да гел 4 этле бер хатын йөри. Бик куркыныч. Былтыр минем кызга да бер эт һөҗүм итте. Бик куркып калды, – дип искә алды Алсу.

Жаннаны эшкә ире илтеп куя торган булган. Машиналары эштән чыккач, Жанна кызы белән я автобуста барган, я күршеләренә утырып чыкканнар. Төрлечә булган.

– Бер тапкыр гына ничектер шул промбаза яныннан узган булгач, Жанна кибеткә кадәр аннан да сукмак булганын белгән. Мөгаен, ул вакытта этләр очрамагандыр, юкса, ул юл буенча бармаган булыр иде. Хәзрәт белән дә сөйләштем, «әҗәле чакыргандыр, шуңа шуннан киткәндер» ди.

Камералардан аның Тынычлык урамы 140нчы, 144нче йортларга кадәр барганы күренә, аннары сулга борылган булып чыга, чөнки 120нче йорт тирәсендә ул инде күренми. 112 хезмәтенә шалтырата, тик, кызганыч, кая икәнен әйтеп өлгермәгән булып чыга.

Кичә мин кинологлар, ветеринарлар белән сөйләштем. Кинологлар әйтүенчә, сукбай этләр кешегә һөҗүм итми, бары тик хуҗасы булган, үзләренең саклый торган территориясе булган этләр ташлана икән. Бу – мөһим факт. Этләр хуҗасын, территорияне саклаган, Жаннаны бу тирәдә күреп алгач, аңа ярсып һөҗүм иткәннәр дип уйлыйбыз, – дип уртаклашты Алсу.

«Ни өчен шул ук көнне этләрдән анализлар алырга мөмкинлек бирмәгән?»

Алсу, промбаза хуҗасы гаепле этләрен качырмаганмы икән, дип шикләнә.

– Хокук саклау органнары да беренче көнне керә алмады, ул бит беркемне кертмәде. Аларның гаебе булмаса, этләрне ник чыгармаган? Ни өчен шул ук көнне этләрдән анализлар алырга мөмкинлек бирмәгән? Чөнки икенче көнгә иртән ул этләрне башка базаларга яшереп куйган булуы да бар. Ә кичә алып китеп йоклаткан этләрдә берни тапмаска да мөмкиннәр. Ул бит үзе дә «этләрдә берни тапмаячаклар» дип кычкырды. Ә каян белә ул, ник алай төгәл белгән кебек әйтә? Мин аңа сорау бирдем. «Әгәр этләр гаепле дип табылса, сез җавап тотарга әзерме», – дип сорадым. «Мин 1000 процентка ул этләрдә берни тапмаячакларын беләм», – дип җавап бирде.

Мин үзем – 2 эт хуҗасы, ләкин мин беркайчан үзләрен генә чыгарып җибәрмим, чөнки мин аларның чит кеше янында үзләрен ничек тотасын белмим, шуңа мин аларны койма артында гына тотам. Монда ул базада 30лап эт бар, ә анализга 15ләп этне генә алып киттеләр.

Кичә төнлә махсус Самосыровода машина белән йөреп чыктык, күп кенә промабазалар этләрен чыгара. Видеоларга төшердек. Бу – нормаль хәл түгел. Без этләргә каршы түгел, тик без этләрне мыскыллауларга, начар тәрбиягә каршы. Ул базада этләрне җәберлиләр, дигән шигебез бар, чөнки кайсының йоны юк, кайсының яңагы кәкре, кайсы аксый. Хәтта берсенең арт ягында ниндидер шеш шикелле әйбердән тагын 4 аяк үсеп килә, эт геннары бозылган дигән сүз бит бу. Без ул базада тикшерү үткәрелүен телибез, – дип сөйләде Алсу Сәлимгәрәева.

Жанна үлгән көнне аның кадәр этнең ыраулап өрүен ишетми мөмкин түгел, дип саный Алсу.

– Минемчә, каравылчы тавышларны ишеткән булырга тиеш. Сәгать 7-8дә бөтен Самосырово этләре улады. Минекеләр дә улады, мин әле үземнекеләргә кисәтү дә ясадым. Мин шул улауга уяндым да. Ә ул, имеш, 30лап этнең улаганын, өргәнен ишетмәгән, – ди Алсу.

Әле дә ярый Жаннаны көнендә тапканнарына да сөенә дуслары. Юкса моргта, тагын 2 көн узса, сөякләр генә калып, тапмаска мөмкинлекләрен дә әйткәннәр.

Сөякләр дигәннән, бу хәл этләрнең беренче җинаяте генә булмавы да ихтимал. Жанна табылган кырда сөякләр шактый күренгәли, дигән имеш-мимешләр дә бар.

«База хуҗасы «дустыгыз тәмлеме әллә?» дип мәсхәрәләп торды»

Кичә Жаннаны җирләп, матәм чарасыннан соң, дуслары тикшерүчегә шаһитләр буларак мәгълүмат бирергә барганнарын сөйләде. Иң йөрәкләренә тигәне – база хуҗасының үзен тәккәбер тотып, хәлләренә керергә теләмәве.

– Жаннаны эзләргә чыккач, усал этләрне, бездән көлеп торган шул ирне күргәч, мин шикләнеп куйдым. Ул: «Ә нәрсә, дустыгыз шундый тәмлеме әллә? Беркемгә ташланмыйлар, сезнекенә ташланганнармени», – дип мыскыллап, мәсхәрәләп торды, без шуңа бик ярсыдык. Шул вакытта этләр дә әле безгә, әле кырга күрсәтеп өрә башлады. Әйтерсең үзләре үк безгә, шуннан эзләгез, дип ишарәләделәр.

Шулай кырдан эзли башлагач, башта ал итеген, аннары гәүдәсен таптык... Башы, йөзе чәйнәлгән, күзләре калган иде. Кинолог та әйтте: эт беренче булып бугазка, башка ташлана, шуннан ашый башлый икән. Курткасы теткәләнеп беткән, ул аерым ята иде.

Рөстәмнең йөрәге әрни инде, хатынын машина белән алып бара алмаганга үзен гаепли. Безнең бурыч – ничек тә аңа ярдәм итү, алга таба яшәргә көч өстәү. Яңа эш урыны, яңа машина булса, күңеле бераз үсеп китәр иде, бәлки. Иң мөһиме: бу эшне онытып, ябып кына куймасыннар. Уйлап карасаң, Жаннаның үлеме мәгънәсез түгел. Ул бит шушы проблемага игътибарны җәлеп итте. Ул безнең балаларны саклар өчен үзен корбан итте. Аның урынында безнең балалар да була ала иде бит, чөнки, әйткәнемчә, ул этләрнең балаларга һөҗүм иткәне бар иде... – дип әйтте Алсу.

– Жанна – бик позитив, ачык күңелле, тормышны яратучан, яшисе килеп яши, энергиясе ташып тора иде аның. Андый кешеләр бик сирәк. Курку белмәс, кыю иде ул, җаваплы кеше иде. Хәтта кибетнең ачкычы да еш кына Жаннада булган. Ышанычсыз кеше булса, аңа ачкычларны тапшырмаслар иде дә.

15 яшьлек кызы Рената калды, шулай ук, туганының баласын да тәрбияләргә булышып, аңа да әни назы күрсәткән. Рената Казанга йөреп укый, спорт белән шөгыльләнә. Бик талантлы бала, әнисен югалтуны бик авыр кичерә, билгеле. Ире, җирләгәндә, үзен үзе кулга алып, нык торырга тырышты. Алар – ипотекага йорт алып, тырышып-тырмашып яшәгән гаилә. Рөстәм үзе төзелеш эшләре буенча төрле урыннарга барып эшли, кулыннан эш килә. Машиналары бик иске, яңа машина алырга булышасыбыз килә. Машина белән кызын Казанга да йөртергә кирәк бит. Берәр яхшы эш урыны тәкъдим итүче булса да, әйбәт булыр иде. Хәсрәттән сына күрмәсеннәр дип, бик борчылабыз алар өчен, – диде Алсу.

Иосиф Лифшиц судта

Фото: © Совет районы суды матбугат хезмәте

База хуҗасы Иосиф Лившицның бу фаҗигадә үз этләренең гаебе булуын кире кагуы билгеле. Башка, сукбай кыргый этләр ташлангандыр, дип әйтә. «Мин үзем зират янында эт бандаларын күргәнем бар, 2 этне ботарлаганнарын үзем күрдем», – дип сөйләгән ул массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә.

Тикшерү органнары базага барып, этләрне йоклаткан. Хәзер аларны карантинга ябып, анализларын алалар. Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе «Иминлек таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү», «Ваемсызлык һәм саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәләре буенча җинаять эше кузгатты. База хуҗасының тоткарлануы, аннан сорау алулары мәгълүм.

«Сөякләре генә калган дигәне дөреслеккә туры килми»

Жаннаның тагын бер дусты Алсу Богородское бистәсендә 3 йорт янәшә гаилә дуслары булып яшәгәнен әйтте.

– Бәйрәмнәрне бергә үткәрдек, эшне бергә эшләдек. Күңеле белән гел яшь, балаларча беркатлы, бик якты, ачык күңелле кеше иде Жанна. Кәефе булмаса да, ул аны күрсәтмәде, беркайчан зарланмады, гел елмаеп, көлеп торды. Ул һәркемне үзенә яраттыра белә иде. Кибеттә администратор булып эшләде, әле кибет директорына кадәр үсәргә дип сынаулар да үтә башлаган иде, – дип сөйләде.

Жаннаның ул юл белән кибеткә беренче тапкыр баруын Алсу да раслады.

– Дөрес, ул урыннан бер тапкыр директоры белән үткән булган. Директоры сөйләгәнчә, «ул – кыска юл, ләкин моннан җәяү йөрергә уйлама» дип кисәткән дә булган. Эшкә килмәгәч, димәк, нәрсәдер булган, дигән шом керде. Артык җаваплы ул, болай гына килми кала алмас иде.

Башта нинди ноктадан эзләргә дә белмәдек. Җирле халык, бәлки, ачык люкка төшкәндер, дигән фараз да әйткән иде. Самосырово бистәсендә яшәүчеләрне өй камераларыннан урамнарны карауларын сорадык. Камерадан күренгәч, шул урынга ашыктык. Караңгы төшә башлаган иде инде.

Юлда этләр һәм бер кеше торуын күреп, алар янына барып килергә уйладык. Этләр шулкадәр каты өрә иде. Шуннан без база хуҗасының камерадан каравын сорадык. Ә ул, имеш, камерасы күптән эшләми, дигән булды. Безнең белән дорфа сөйләште, шикле тоелды ул кеше. Бәлки, этләр ашагандыр, дигән шик керде күңелгә. «Бәлки, этләрегез ташлангандыр», – дибез. Ә ул: «Беркемгә тими, сезнекенә генә тияме», – ди. Эзләүчеләр арасында кемдер канлы авызлы этләрне дә күргән. Мин үзем күрмәдем.

Эзләргә килгән унлап машинаны кырга таба утларын яктыртып куйдырып, шул кырдан эзләргә тотындык. Әз генә баруга, «итеген таптык» дип кычкырдылар. Бераздан үзен дә таптылар. Массакүләм мәгълүмат чараларында сөйләнгәнчә, «сөякләре генә калган» дигәне дөреслеккә туры килми. Ул бөтен гәүдәле, ите ашалса да, аяклары үзендә иде. Киемнәре өзгәләнгән, чәчләре умырылган, йөзе юк иде. Моргтан без аны бөтен гәүдәсе белән алдык. Күмү йоласына туры китереп, киемнәр кидереп, ябык табутта җирләдек. Бик күп кеше килде. Бу – резонанслы хәл, теләсә кемне тетрәндерерлек. Бик куркыныч үлем, – дип көрсенеп куйды Алсу.

Чыннан да, җан биргәнче Жаннаның нинди газап кичергәнен күз алдына китерсәң, чәчләр үрә торырлык.

Участковыйның ваемсызлыгын Алсу да әйтте. «Эзләү өчен этләр чакырыйк, дигәч тә, «сез мине тыңлагыз, нәрсәгә, ничек тапсын ул эт» дип дорфаланды», – диде.

Алсу бу гаиләгә ярдәм акчасы җыю игълан ителүгә, бик күпләрдән акча килгәнен әйтте. Аларны җирләү һәм башка чыгымнарга тотканнар. «Рәхмәт, бик күп кеше булышты», – диде. Сүз уңаеннан, бу гаиләгә ярдәм итәргә теләүчеләр өчен реквизитлар күрсәтелер. Ни өчен дигәндә, Рөстәмнең бу фаҗигадән соң кызы Ренатаны җәяү чыгарып җибәрергә күңеле җөрьәт итмәс шул. Үзе дә шулай диде бит. Машиналарын тиз арада яңартырга кирәк, ипотека түләгәч, башка кредитлары да булгач, Рөстәм әле яңа машина алырлык хәлдә түгел, без аңа булышырга бурычлы, ди иптәшләре.

«Кеше каны сизгән икән, алар туктамаячак»

Әйткәнебезчә, җирле халыкны ул базадагы этләр күптәннән өркетеп тора. Усал этләр турында «Халык контроле»нә дә шикаятьләр булган. Чыннан да гаепле этләр тотылганмы икән – монысын экспертиза ачыклаячак. Кеше каны тәмен белгән этләр иректә йөрмиме икән, дигән шөбһә дә бар. «Интертат» әңгәмәдәшләре экспертиза нәтиҗәләре якынча 1,5 айдан гына киләчәген әйттеләр.

Минемчә, кеше ашаучы бу этләр – бик куркыныч. Бу беренче очрак булмавы бар. Алар шулай тыныч кына кешегә ташлана икән, димәк, кеше каны белән инде таныш. Кеше каны сизгән икән, алар туктамаячак. Без икенче көнне Рөстәм белән кырда йөргән вакытта зур бер сөяк күрдек. Кемнекедер ул, кем белә, кешенеке булуы да ихтимал. Тикшерүчеләр, экспертиза шөгыльләнеп ачыкларга тиеш инде. Сораулар күп, җаваплар әлегә юк, – ди Алсу.

Ул этләрне дөрес тәрбияләү мөһимлеген әйтте. «Миндә дә 2 олы эт бар, без аларны дөрес итеп тәрбиялибез. Эт алгансың икән, тиешенчә карарга, тәртиптә тотарга кирәк», – ди ул.

Жанна Хөсәенованың урыны оҗмахта булсын! «Татар-информ» агентлыгы, «Интертат» редакциясе мәрхүмәнең әнисе, тормыш иптәше Рөстәм, туганнары, дусларының тирән кайгысын уртаклаша! Матди яктан ярдәмгә мохтаҗ булган бу гаиләгә ярдәм итәргә теләүчеләр Рөстәмнең телефон номеры буенча беркетелгән картага акча күчерә ала. Ил төкерсә, күл булыр, ди халык. Тиз арада машина алырга булышсак, Рөстәмгә кызын машинада йөртү мөмкинлеге дә тизрәк туар иде.

Акча күчерү өчен: 8-903-314-13-17 – Рөстәм Хөсәеновның Сбербанк картасы шушы номерга беркетелгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100