
Башкортстанда 8 яшьлек кызга эт һөҗүм иткән. Бу турыда «Башинформ» яза.
Вакыйга Октябрьск шәһәрендә 2024 елның июлендә була. Прокуратура матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Севастополь урамында кыз баланы эт талый, аның төрле урыннарын тешли. Эт хуҗасы исә моны булдырмас өчен берни дә эшләми.
Прокуратура судка мөрәҗәгать итеп, балага килгән мораль зыянны каплауны таләп итә.
Суд, эт хуҗасына 150 мең сум түләттерергә, дигән карар чыгара. Шулай ук хуҗаны «Хайваннарны асрау таләпләрен бозу» маддәсе буенча административ җаваплылыкка тарталар һәм 10 мең сум штраф билгелиләр.