news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Мәктәпкә барырга чыккан кызны этләр талап, баш тиресен салдырган, битен тешләгәннәр

news_top

Хабаровск краендагы Николаевск шәһәрендә 10 яшьлек кызны этләр талап имгәткән. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Хәбәрдә язганча, кызның хәле катлаулы булып кала. Прокуратура һәм Тикшерү комитеты вәкилләре тикшерү башлаган.

10 февральдә иртән мәктәпкә барырга чыккан балага этләр чирүе ташлана. Алар баланың баш тиресен куптарып ала, битен тешләп бетерәләр. Баланың бөтен тәне яраланып беткән, теш эзләре белән капланган. Ул чак кына исән калган, табиблар гарантияләр бирми, алар баланың гомерен саклап калу өчен тырыша, диелә хәбәрдә.

Балага ничә эт һөҗүм итүе төгәл генә билгеле түгел. Аны узып баручылар очраклы гына күреп ала. Бала аңсыз була, шаһитлар «ашыгыч ярдәм» чакыра. Бу урында берничә метр радиуста карга кан чәчрәгән, кызның әйберләре җирдә аунап ята.

Николаевск хастаханәсе вәкилләре белешмәсе буенча, баланың травмаларының күбесе башында, аякларында да җитди яралар бар.

«Ваемсызлык» маддәсе буенча җинаять эше ачылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар