Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

8 яшьлек кызга паркта этләр өере һөҗүм иткән

news_top_970_100
8 яшьлек кызга паркта этләр өере һөҗүм иткән
Фото: Михаил Захаров / "Татар-информ" архивы

Хакасиянең Шира авылында 8 яшьлек кызга этләр өере һөҗүм иткән. Баланың башы, бите, тәне яраланган. Бу хакта төбәк буенча Тикшерү комитетына сылтама белән РИА Новости телеграм-каналы хәбәр итә.

Бу хәл кыз парк аша мәктәпкә барганда була. Этләрне узып баручы бер хатын-кыз куып җибәргән. Кызны хастаханәгә алып киткәннәр.

Бу өердәге этләрнең кайберсе шушы парк янында шәхси йортта яшәүче бер хатын-кызныкы булган. Җирле халык сүзләренчә, этләр йорт территориясеннән еш чыгып китә һәм үзләрен бик ярсу тота.

«Ваемсызлык» буенча җинаять эше ачылган.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 4 март 2025
    Исемсез
    Көн саен шушы хәл. Депутатлар ни карый? Эт хуҗасын 10 елга, шул җирлек башлыгын 8 елга утыртып куя торган закон чыгармыйча котылып булмый бит бу хәлдән.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100