Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Тире кисәкләрен эт ашказаныннан алдылар». 9 яшьлек малайны этләр талап, йөзен өзгәләгән

news_top_970_100

Краснодар краенда 9 яшьлек малайны этләр талаган. Хәзер табиблар аның йөзен төзәтү өчен тырыша. Бу турыда «Московский комсомолец» хәбәр итте.

Баланы өйдә яши торган хаски этләре талый. Этләр баланың битен бөтенләй тешләп бетергән диярлек, диелә хәбәрдә.

Фаҗига Адлер районындагы Лесное авылы янында иртән иртүк була. Әти кеше 9 яшьлек улы белән машинасын кардан чистартырга чыга. Биредә бик көчле кар яуган була. Салонда кирәклек әйберләр табылмагач, әти кеше баланы өйгә кертеп җибәрә. Малай себерке алып чыгарга тиеш була.

Берникадәр вакыт узгач, әти кешегә күршесе шалтырата. Ул баланы этләр өзгәләве турында әйтә. Әти кеше өйгә чаба, башка күршеләр дә килеп җитә.

Этләр баланың битен тешләп, өзгәләнгән өлешләрне йотарга да өлгергән. Ир-атлар этләрне тота, «ашыгыч ярдәм» чакыралар, шул арада бала тәненең өлешләрен җыялар.

Малайны үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратына тоташтыралар һәм Сочига илтәләр. Аннары вертолет белән Краснодарга алып китәләр. Әти кеше дә алар артыннан бара, ул баланың тән тиресе кисәкләрен алып килә. Бу кисәкләрне этләрне костырып, ашказаныннан чыгарып җыйганнар. Әлеге материалларны да Краснодарга китерәләр.

Этләрне йоклатып үтерәләр. Аннары аларны ярганда, ашказаныннан тагын берничә бала тиресе кисәге алалар.

Өлкә хастаханәсе табиблары катлаулы операцияләр ясый. Бала стабиль катлаулы хәлдә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100