Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ринат Рахматуллин полицияне алдаганын сөйләде

news_top_970_100
Ринат Рахматуллин полицияне алдаганын сөйләде
"Татар-информ" архивы

Җырчы Ринат Рахматуллин «Интертат»ка юлда полиция хезмәткәрләрен кызык итеп китеп баруы хакында сөйләде. 

Концерттан кайтып килгәндә, Мордовия якларында полиция хезмәткәрләре туктатты. Минем һәрвакыт үзем белән йөртә торган кесә календарем бар. Полиция бәйләнгәндә: «Мин – татар эстрадасы җырчысы Ринат Рахматуллин», –дип, шул календарьне күрсәтәм. Бу юлы да шулай иттем. «Ярар, сезнең документлар да бардыр инде?» – диләр. «Бар, документсыз ничек юлга чыгыйм инде мин», – дим. 

«Ярар, документлар тәртиптә. Тик номерыгыз пычранган, сөртегез», – ди. Минем янда утырган җырчы кызыбыз «үзем сөртәм» дигән булып машина алдына чыкты. Полиция хезмәткәре, минем янда басып торып, аның нишләгәнен күрмәде дә. Кузгалып киткәч шул кыз: «Ринат абый, сөртеп тормадым инде мин ул номерларны. Камералар өчен номерларны ачып бирикмени. Сөрткән кыяфәт кенә чыгардым», – ди, көлеп. Аның өстенә һава торышы да начар, аз гына ара узу белән номерлар яңадан пычранган булыр иде. Шулай итеп, полиция хезмәткәрен кызык иттек», – дип сөйләде җырчы.

Ринат Рахматуллин «Интертат»ка үзенең 28 тапкыр авариягә эләккәнен дә әйткән иде. Шуны да исәпкә алып, җырчының юлга номерларын сөртеп кузгалуы күпкә яхшырак булыр иде, әйе бит?! 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100