Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ринат Рахматуллин: «Җәйгә өйләнү ниятем бар»

news_top_970_100
Ринат Рахматуллин: «Җәйгә өйләнү ниятем бар»
"Татар-информ" архивы

Җырчы Ринат Рахматуллин, бик яшь булуына карамастан, үзен һәм иҗатын тулысынча аңлый торган кыз белән очрашып йөрүе хакында сөйләгән иде. Җырчы «Интертат»ка башына инде өйләнү турындагы уйлар да керүе хакында әйтте. 

«Андый истәлекле вакыйгалар ямьле җәй көннәрендә матур уза. Алдан кычкырган күкенең башы авырта, дип, бөтенесен алдан сөйләп тә бетерәсем килми. Ләкин, җәйгә никах укытырбыз, дигән ниятем бар. Өйләнешкән очракта, зурлап туйлар уздырып тормабыз, мөгаен. Йөргән кызым да иң якын туганнарны, дусларны гына җыеп, никах мәҗлесе үткәрү яклы. Аның якыннары белән дә таныштым, даими аралашып торабыз», – диде ул «Интертат» хәбәрчесенә.

Яшем 53кә якынлашса да, үземне бер дә андый яшьтә дип тоймыйм. Энергиям күп. Туйлар, юбилейлар, корпоративларда чыгышлар ясыйм. Шуның өстенә бөтен татар дискотекаларына чакырып торалар. Әле менә кичә генә дә Мәскәүдән татар «вечеринка»сыннан кайтып төштек.

Мин шаккатам инде үземнең һаман 18-25 яшьлек егет-кызлар өчен җырлап йөрүемә. Җырларым өлкән буынга да, яшьләргә дә туры килә торгандыр инде. Тагын бармы икән татар эстрадасында, 53 яшенә җитеп, татар дискотекасында җырлап йөргән артист?» – дип сөйләде Ринат Рахматуллин «Интертат»ка.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100