Үпкәләре бөтенләй зарарланган авырлы хатынны һәм аның баласын табиблар коткарган
Хатын сәламәт ир бала тудырган.
Чиләбе табиблары коронавирус иярткән авырлы хатынны коткарып калган. Бу хатынның үпкәләре бөтенләй зарарланып беткән булган. Авырлы хатын ир бала тудырган. Бу турыда РИА Новости агентлыгы өлкә буенча Сәламәтлек саклау министрлыгына сылтама белән хәбәр итте.
Авырлы хатын йөклелегенең 27нче атнасында авырый, аның хәле бик катлаулана. Аны коткарып калу ихтималы да бик кечкенә була. Хатынны вертолетка утыртып Магнитогорскидан катастрофалар медицинасы үзәгенең бала тудыру йортына алып киләләр.
«Чиләбедә 2нче санлы өлкә клиник хастаханәсендә үпкәләре тулысынча зарарланган авырлы хатынны коткардылар. Бер ай дәвамында балалар һәм өлкәннәрне дәвалый торган анестезиолог-реаниматологлар, акушер-гинекологлар бала белән ананың гомерен саклап калу өчен тырышты. Аларның хезмәте ярдәмендә Женя дөньяга килде», — диелә хәбәрдә.
Хастаханәнең баш табибының акушерлык һәм гинекология буенча урынбасары Екатерина Воропаева сүзләренчә, бу уникаль очрак, фаразлар бик яхшы булмый, ситуация критик була. «Ай дәвамында безнең хезмәткәрләр Светлана белән Женяны тәрбияләде. Хәзер бар да артта калды инде, аларның гомеренә куркыныч янамый», — ди ул.
Хәзерге вакытта Женяның хәле тотрыклы, ул реанимациядә. Табиблар баланы тәүлек әйләнәсендә күзәтеп тора, диелә хәбәрдә.
- COVID-хастаханәдә бала тудыру йорты табибы йөкле хатыннарга киңәш бирде
- Уфада авырлы вакытта коронавирус йоктырган хатын үле бала тудырган
- Бишенче баласын көткәндә коронавирус иярткән Мәдинә үлгән, сабыйны табиблар коткарган
- «Бавыры таркала башлый». Яшь ана һәм аның карынындагы игезәкләр хастаханәдә үлгән
- Бер гаилә кешеләре бер атнада үлеп беткән, әнисе ИВЛда килеш тапкан сабый гына исән
- Covid-19 вакытында үлчәнә торган сатурация - кислород микъдары нормада күпме була?