Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Милли шура рәисеннән елга нәтиҗә һәм максатлар: «600 мең татар «шап» итеп кире кайтачак»

Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев, 2023 елга нәтиҗә ясап, журналистлар белән очрашты. Җитәкче журналистларның сорауларына җавап бирде. Милләт, тел, Сабантуй, янгында каза күргән Йолдыз авылы, 600 мең татар «югалган» җанисәп, шәхесләр, геройлар, читтәге татарлар, «Слово пацана» сериалы – барысы турында сораулар булды.

news_top_970_100
Милли шура рәисеннән елга нәтиҗә һәм максатлар: «600 мең татар «шап» итеп кире кайтачак»
Салават Камалетдинов

«Безнең милләт тере»

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе баш мөхәррире Рәмис Латыйпов:

Бер гасыр элек Габдулла Тукай: «Безнең милләт үлгәнме әллә йоклаган гынамы?» – дигән. Бу сорауга ничек дип җавап бирер идегез?

Безнең милләт тере. Җитәкче буларак, миңа күп илләргә, өлкәләргә йөрергә, милләттәшләр белән аралашырга туры килә. 2023 елда мин 56 төбәктә, 6 илдә булдым. Барысы 145 көн командировкада идем. Һәрберсенең нигезендә – милләттәшләр белән очрашу. Кайдадыр 10-15 кеше, кайдадыр мең кеше, Сабантуйларда инде 50 меңләп һәм аннан да күбрәк кеше җыела. Безнең милләт тере, аңлый торган, дип әйтә алам. Бүгенге дәвердә милләткә килгән авырлыкны аңлап, чыгу юлларын да беләләр. Без аларга бик рәхмәтле. Без һәм җитәкчеләр еш кына: «Татар халкы мәңгелек», – дибез. Шуңа күрә, без алга барабыз.

Былтыр Сабантуйларны милли рухлы итеп уздыру бурычы куелган иде. Ничек уйлыйсыз, бу максатка ирешеп булдымы?

Быелгы төп Сабантуйларда Татарстан Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов үзе катнашты. Мин бик рәхмәтле. Иң беренче Әстерхан өлкәсендә Бөтенроссия авыллар Сабантуе булды. Республикада Сабантуйлар әле башланмаган иде. Эчтәлеген үзем күрсәм дә, җитәкче, үзе куйган бурыч нигезендә, безгә нинди билге куяр икән, дигән шом күңелдә бар иде. Җитәкчебез: «Куелган бурыч үтәлде, ләкин туктап калырга ярамый», – диде. Без һәр Сабантуйга зур игътибар бирдек. Сабантуйга алай әзерләнгән юк иде.

Киләсе елга беренчесе 25 майда Алтай республикасында «Төрки Сабантуй» була. 15 июньдә Пермь краенда «Бөтенроссия авыл Сабан туе», 6 июльдә Марий Элда «Федераль Сабантуй», 25 июльдә Омск өлкәсендә «Халыкара Иртыш буе Сабан туе» булачак.

Ел бетмәгән, без инде 2024 елның уртасында узачак Сабантуйларының эчтәлегенә кереп барабыз. Бу – 1 ай кала тиз генә «чыш-пыш» эшләнелә торган эш түгел. Ярты ел алдан әзерлек башлана. Нинди артистлар, нинди җырлар, күлмәкләр булыр, нинди гореф-гадәтләрне күрсәтәбез, дип уйлыйбыз. Бу – оештыру ягыннан төплелек һәм сыйфатка эшләү.

Узган Сабантуйлар белән канәгать дип әйтә алмыйм. «Канәгать» дисәм, миңа лаеклы ялга китәргә кирәк. Бервакытта да канәгать булырга ярамый. Рәхмәтне әйтергә дә, икенче Сабантуйны тагын да яхшырак эшләү өчен тырышырга кирәк.

«Үз урыныңа сайлап алыр кешең булмый икән, бу – оят»

«Сөембикә» журналыннан Гөлнур Сафиуллина:

– 2023 елга нәтиҗә ясаганда, артка борылып карагач, беренче чиратта Йолдыз (Курган өлкәсенндә янгын вакытында каза күргән авылның икенче атамасы – Эчкен – «Интертат») авылын искә төшерәсездер сыман тоела. Сез анда бик күп тапкырлар булдыгыз. Кайсы сәфәр иң тетрәндергәне булды?

Беләсезме, май аенда беренче тапкыр барганда, бәлки, ир-егет, офицер булганга шулай булгандыр, сугыш күз алдына килде. Авылга фашистлар килеп, барысын да яндырып киткән кебек иде. Советлар Союзындагы кинолардагы кебек: бөтен җир янган, пыскып тора, морҗалар гына калган. Кешеләрдә күз яше дә юк, алар нинди фаҗигагә тарыганны аңламыйча да басып тора. Бөтен тормышның мәгънәсе бетүен генә аңлыйлар. Йөрәккә килеп кадалган беренче әйбер шушы иде

Авылдашларны мәдәният йортына җыйгач, ниндидер ярдәмнәр турында сөйләшеп булмый иде әле, аларны шушы эчке авырлыктан чыгару кирәк иде. Курган өлкәсе губернаторы белән безнең беренче бурыч, халыкны тетрәнүдән чыгарып, өмет бирү иде. Алар еламый да, сорау да бирми, диалог юк. Мондый очракта өмет бирү – иң авыр әйберләрнең берсе. Барган саен җиңел булмады. Эшләр күренә башлады, чистарту эшләре башланды. Халык безне үзе көтеп ала, янган нигездә безне каршылый башладылар. Һәрберсе ниләр эшлисе килгәнен әйтте, диалог башланды. Өйләр күтәрелә башлагач никах та үткәрдек. Йорт булмагач, киленне фундаментка бастырдык. Көл өстендә мәхәббәтне, авылның бердәмлеген күрсәтә алдык.

Күптән түгел эшмәкәрләр җыены узды, саллы чыгышлар булды. Башка елларга караганда да нәтиҗәлерәк эшләдегез шикелле, ләкин җыен узгач, «тел бетә» дигән уй калды. Сез читкә күп йөрисез, шундый уйлар белән кайтмыйсызмы?

Яңа гына Мәскәүдә Хөсәен Фәезхановның 200 еллыгына багышланган зур конференция үткәрдек, ул – Мәрҗанинең укучысы. 180 ел элек алар: «Безгә урыс телен өйрәнергә кирәк, милләтне күрсәтер, дөньяга чыгар өчен безгә урыс теле кирәк», – дип зур бурыч куйганнар. Хәзер милләт телләрен беләбез, татар телен саклап калу өчен ныклап эшләргә кирәк. Бүген аңлап, векторны борып җибәрмәсәк, бу сорау авырлашачак. Бүгенге көндә «курыкмыйбыз» дип әйтү дөрес түгел, куркырга кирәк, чөнки курку булганда гына кеше аңлый һәм эшли ала. Кеше телсез була ала, әмма милләт телсез була алмый. Авырлыклар җитәрлек, Татарстаннан ерак киткән саен бу сорау авырлаша. Кеше үзе аңлап, милләт өчен горурланып, татарча сөйләшкәндә, афәрин була.

Милли хәрәкәткә кемнәр килә, яңа килүчеләр бармы?

Милли хәрәкәткә яшьләрне җәлеп итү бурычы тора. Кайбер төбәкләрдә милли автономия җитәкчеләре олыгаеп бара. Без аларга үз тирәләренә яшьләрне җәлеп итү, үз урыннарына лаеклы яшьләрне әзерләү бурычы куябыз. Күптән түгел Бөтендөнья татар яшьләре форумының җитәкчесе алышынды. Оешманың үз эченнән 23-24 яшьлек кешене сайлап куя алу да милли хәрәкәткә яшьләр килүен күрсәтә. Бу мәсьәлә үземә дә кагыла. Китәм дигәндә, сайлап ала алырлык активистлар булса, бик зур афәрин. Сайлап алыр кешең булмый икән, бу – оят. Минем урынга сайлап алынырлык 4-5 кеше бар.

«Иң зур бурыч – милләтне мәңгеләштерү»

«Татар-информ» журналисты Рифат Каюмов:

Сез чит төбәкләрдә бик күп йөрисез, төбәкләрнең җитәкчеләре белән очрашасыз, алар татарлар турында нәрсә уйлый? Чит төбәк күзлегеннән караганда татар кем ул, нинди сүзләр әйтәләр безнең турыда?

Татарстанның абруе зур. Мин Премьер-министр урынбасары буларак төбәкләргә барганда, беренче җитәкчеләргә хат җибәрәм. Сөбханалла, яртысыннан артыгы мине кабул итә, берәр сәгать сөйләшәбез. Җитәкчеләр белән очрашкач: «Без сезне беләбез, Сабантуйда булдык, чәкчәк ашадык», – диләр. Өлкәләрдә сайлаулар вакытында татар халкының бердәмлеген һәм башка милләтләр белән эшли белүен күрсәтәбез. Быел Омск өлкәсенә яшь губернатор килгәч, зур чаралар үткәрдек. аның нигезендә агитация ясадык. Түбән Новгородта сайлаулар булды, анда Сабантуй үткәрдек. Иң беренче итеп: «Татар халкы бердәм», – дип әйтәләр. Татар халкы берләштерә. Өлкәләрдә үтә торган күп кенә чараларда модератор итеп, татар оешмалары җитәкчеләрен куялар.

Рифат Каюмовка Милли Шураның Рәхмәт хаты тапшырылды

Фото: © Салават Камалетдинов

Сез төбәкләргә күп йөрисез, журналистларны да ияртеп алып барсагыз иде. Без бер репортаж белән генә чикләнмибез бит, без татар активистлары белән элемтә корып калабыз. Алар безне игътибарлырак укый, тыңлый, карый башлый. Чыгымнары булуын да аңлыйм, тик алар үзен аклый. Минем өчен бу – мөһим.

Мин ике куллап риза. Алып барабыз, эш һәрберебезгә җитә. Минем темп белән командировкалар авыррак булуын аңларга кирәк. Иң беренче чиратта сәламәтлек телим. Анда бәләкәй генә утырып тору дигән әйбер юк. Августта Йолдыз авылына баргач, 47 градус эссе иде. Бер җитәкче: «Әйдәгез машина белән», – дигәч, икенче җитәкче: «Шәйхразыев үз километрларын йөрмичә машинага утырмый ул», – диде. Теләк, сәламәтлек бар икән, алып барырбыз.

«Шәһри Казан» журналисты Дилбәр Гарифуллина:

Сез – Милли шура рәисе вазифасында 7 ел. Шушы вакыт эчендә хәл ителмичә калган нинди бурычлар бар?

Без милләткә хезмәт итәбез, иң зур бурыч – милләтне мәңгеләштерү. Беренче тапкыр рәис итеп сайлангач, Россиянең һәр төбәгенә барып җитеп, андагы татарлар белән очрашырга тиешбез, дидем. Минем бурыч – һәр өлкәгә барып җитеп, милләттәшләр белән аралашу, сорауларына җавап табу, ярдәм итү, рухландыру. Һәр барган чарада «йөрәккә ук булып кадала торган» кешеләр бар. Бүгенге көндә милләткә хезмәт итә торган, дәрәҗәле, абруйлы кешеләребез бар. Без кайбер вакытта аларга барып җитә алмыйбыз, чөнки эш күп, вакыт җитми. Алар – милләтнең шәхесләре. Киләсе елны «Шәхесләр елы» дип игълан иттек. Без ел дәверендә шушы шәхесләрне күрсәтергә тиеш.

«Мәдәни җомга»дан Сөембикә Кашапова:

Быел «Туган тел» форумы беренче тапкыр узды. Әлбәттә, бу – бик кирәкле форум иде, әмма шул ук вакытта «эшләгән эшләргә хисапка кайтып калды» диючеләр булды. Ул шундый ук булып калачакмы? Менә телне саклау буенча тәнкыйди чыгышлар булырмы?

Тәнкыйтьтә генә файда була икән, без аны бу форматка күчерә алабыз. Безнең өчен иң мөһиме – файдасы булсын. Без эт урынына тотып сүгә дә, баштан сыйпап рәхмәт тә әйтә беләбез. Укытучыларга нинди тәкъдимнәр бар, киләчәктә ничек күрәсез, дип әйтеп җибәрдек.

«600 мең татар «шап» итеп кире кайтачак»

«Бизнес Онлайн» журналисты Нурия Фәтхуллина:

Җанисәп турында күп сөйләдек, киләсе җанисәпкә ялгышлыклар булмасын өчен нинди эшләр эшләнә? Без 600 мең татарны кайдадыр югалттык, безгә аларны кире кайтарырга кирәк.

600 мең кеше беркая да югалмады, аларга барып җитә алмадылар. Ковид вакытында күп кеше ишекләрен дә ачмады, бу – дөрес тә иде, чөнки үлемнәр күбрәк булыр иде. Әлбәттә, алай гына дип әйтү җиңеллек бирми. 2030 елда халык санын алуның эш дәверендә сыйфаты югары булса, 600 мең кешенең барысы да «шап» итеп кире кайтачак. Әле 7 ел бар, ә без хәзер үк чит төбәкләргә чыгабыз, очрашабыз, аңлатабыз. Очрашулар да үз нәтиҗәсен бирә. Узган җанисәп тәмамлану белән, безнең өчен 2030 елгы эшкә старт бирелде.

Быел Себер татарлары турында бик күп сүз булды. Кайбер тел вәкилләре әйтүенчә, Себер татарларының диалекты – аерым тел. Сез ничек уйлыйсыз, без Себер татарлары белән нинди мөнәсәбәттә?

Себер татарларының әйткән сүзе – «Безне бүлмәгез!». Җанисәп нәтиҗәләре буенча, 13-14 мең кеше үзен Себер татары дип таныган, ә Себердә 360 мең татар яши. Без беркемне дә бүлмибез. Безнең өчен татарларның барысы да якын. Гаилә теле әдәби телдән аерылган кебек, диалектлар да аерыла. Себердә яшәүче татарлар Әстерханнан килгән татарларны аңламаска мөмкин. Без, әдәби телне белгәч, икесен дә аңлыйбыз. Әдәби татар теле бөтен татарлар бер-берсен аңласын өчен кирәк.

«ТНВ» телеканалының башкарма директоры Алинә Сөләйманова:

Минем Татарстанга күчкәнгә – 3 ел. Мин Бөтендөнья татар конгрессының эшен күзәтәм, шул исәптән җанисәп вакытында да. Соңгы җанисәп вакытында сораулар күп булды, безгә дә әйттеләр. Без рус телендә сөйләшә торган татарларны игътибарсыз калдырдык, диделәр. Без читтә яшәүче, рус телендә аралашучы татарлар турында проектлар да башладык. Ничек уйлыйсыз, алар татар телен өйрәнүгә тартылырга тиешме әллә без аларга ачык булырга тиешме?

Татар телен белгән кеше генә татар, дигән караш дөрес түгел. Әлбәттә, тел белүне хуплыйбыз. Кайбер милләттәшләр татарча әйбәт белә, ә татарлыгы булмый. Кайберсе, киресенчә, телне белмәсә дә, милләт өчен үзен корбан итәргә әзер тора. Бер караганда, кешенең татар мохите булмаган җирдә туып-үсүендә гаебе юк. Безгә татарларның барысы да кадерле. Шулай да, үз-үзеңә телне өйрәнү максаты куйсаң, аңа ирешеп була.

«Махсус хәрби операциядә һәлак булучыларның балалары Яңа ел бүләген беренче алырга тиеш»

Рәмис Латыйпов:

Махсус операциядә бик күп татар егетләре катнаша, алар – безнең генофонд. Аларны саклар өчен нинди эшчәнлек алып барыла, бүгенге вәзгыятьтән чыгып караганда? Яраланучы, һәлак булучылар бар, аларны алып кайту буенча да проблемалар чыккалый. Донбасста да татарлар күп яши. Ничек уйлыйсыз, татар тарихында бу нинди урын алып калыр икән, бу вакыйга ничек язылып калыр? Без үзебезне ничек тотарга тиеш?

Махсус хәрби операция дигәндә, «Война – дело молодых» дигән җыр искә төшә. Анда татар милләте генә түгел, Россиядәге 190нан артык милләт вәкилләре бар. Безнең егетләр арысланнар кебек сугыша. Орден, медаль, Россия Герое исеменә лаек булучылар да бар. Сугышлар һәр гаилә, һәр милләт өчен авырлык китерсә дә, горурлык турында да әйтәбез. Батырларча һәлак булган кешеләр бар. Без алар турында горурланып әйтәбез. Егетләребез һәлак булган икән, без аларның исемнәрен мәңгеләштерү максатыннан эшләргә тиеш. Элмә такталар, мәктәпләргә исемнәр, һәйкәлләр, китаплар язулар булырга тиеш.

Шул ук вакытта аларның гаиләләре безнең игътибарсыз калырга тиеш түгел. Рәхмәтле булып, көндәлек тормышта күрсәтә алган ярдәмне җиткерергә тиешбез. Хәзер Яңа ел чыршылары башлана. Элек, беренче булып, «5»кә укучылар, төрле фестиваль-бәйгеләрдә җиңүчеләргә игътибар булса, хәзер махсус хәрби операциядә һәлак булучыларның балалары иң беренче чыршы бәйрәмнәренә килеп, иң беренче бүләкне алырга тиеш. Бүген вазгыять шундый.

Менә, сөбханалла, 8 декабрь көнне Әстерханнан Азамат Бердиевка, Россия Президенты карары белән, Россия Герое исеме бирелде. Бу – гаделлек. Әстерханда булганда аның гаиләсе белән очраштым. Азаматның каберенә бардык. Андый егетләрне онытырга ярамый. Ислам нигезендә дә әйтелгән: егет кешенең төп бурычы – гаиләне һәм илне саклау.

«Слово пацана» сериалы турында: «Мин ул киноны карамадым. Карарга теләгем дә юк»

«Слово пацана» сериалына карата Сезнең фикерне беләсе килгән иде. Бу сериалга карашыгыз нинди?

1988 елда, 25 яшьтә, мине Чаллы милициясенең 6нчы бүлек җитәкчесе итеп куйдылар. 5 ел анда эшләдем, яшьләрнең урамда нишләп йөргәнен күрдем. Мин ул киноны карамадым. Карарга теләгем дә юк. Ул вакыйгаларны эчтән белгәч, моңа карата үз фикерем бар. Бер караганда, сериалны күрсәтергә дә була, күрсәтмәскә дә мөмкин. 10-15 ел дәвамында бу киноны карау нияте юк әле. Чөнки «Бригада» киносы да чиратта тора.

Иң мөһиме: ул чор кабатланмасын, ата-аналар балага җинаятьнең азагы начар беткәнен аңлата алсын. Җинаятьчеләр барыбер я төрмәгә утыра, я бер-берләрен үтерә. 2003 елда Чаллыда җинаятьчеләрне утыртулар китте. Без ул вакытта Чаллыны инвестицияләр өчен кулай шәһәр итеп күрсәтергә тырыштык. Җинаятьләр турында язулар киткәч, инвесторлар Чаллыга килеп карамый да башладылар. Утыртулар башлангач, инвесторлар саны бермә-бер артты. Алар шәһәрдә хакимият барлыгын, аның тәртип урнаштырырга сәләтле икәнен күрделәр.

Хәзер һәр авылда, һәр шәһәрдә яшьләргә үзләрен төрле яклап күрсәтү мөмкинлеге, шөгыль күп. Спорт дисеңме, мәдәният сарайларымы, башкалары. Хәзер тәрбия бирү, аңлату, яшьләр белән эшләү икенче. Сөбханалла, төпле яшибез бүгенге көндә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100