Татарстан янган Эчкендә никах туе уздырды (Кәләшне 9 айдан тагын киләбез дип кисәттеләр)
«Интертат» хәбәрчесе Курган өлкәсе Эчкен авылында никах туенда булды. Янган авыл, фундаменты гына булган йортка килен төшерү, «тугыз айдан тагын киләм» һәм татар халык йолалары турында – әлеге язмада.
Бер белмәгән, бер күрмәгән кешеләрнең туйларында булганыгыз бармы? Минем юк иде. 228 йорт янып беткән Эчкен – Йолдыз авылында татарлар никах туе үткәрде. Иң кызыгы – яшьләр кунакларның дүрттән берен дә белмәгәндер. Чөнки никахка, бераз арттырып кына әйткәндә, бөтен Россия татарлары җыелды. Алар исәбендә мин дә булдым. Шуңа күрә, балсыз гына булса да, «и я там был, и мед я пил» дип сөйләргә тулы хокукым булганга, чит-ят җирдә үткән никах туен тәфсилләп язам.
Никах тарихы
7 май кичендә Курган өлкәсендә һәм Себернең башка төбәкләрендә көчле янгыннар чыкты. Татар халкын иң тетрәткәне – үз менталеты, үз сөйләме булган Эчкен (хәзерге атамасы Йолдыз) дигән татар авылының көлгә әйләнүе булды. Урманнан күчкән коточкыч янгында 228 йорт янып көлгә әйләнде, 7 кеше һәлак булды. Фаҗигадән соң 2 ай үтте, авылда әкренләп кенә, авырлык белән генә булса да, төзелеш эшләре башланды.
Иң аянычы – шул көннәрдә өйләнергә уйлап йөргән яшьләрнең никахлары булмый кала. Бөтен авыл кара кайгыда, шуңа өстәп, егетнең туган нигезе, әти-әнисе йорты, ихатасы белән бергә янып бетә. Андый кайгылы көннәрдә, әлбәттә, өйләнү кебек әйбер турында сүз дә була алмый.
Яшьләрнең никахларын үткәрмәскә карар итүләре турында ТР Премьер-министр урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев ишетеп ала. «Никахны үткәрми калырга ярамый, бары күчерергә генә була. Яшьләр хәл итеп, әти-әниләре риза булса, никах һичшиксез булырга тиеш, – ди Васил Шәйхразыев һәм никахны үткәрүне Бөтендөнья татар конгрессы үз өстенә алачагын хәбәр итте. – 12 июльдә Милли шура вәкилләрен алып килеп, утырыш оештырабыз. Алар барысы да никах бәйрәмендә катнашачак. Татарстаннан артистлар чакырып, зур бәйрәм оештырырбыз. Татарларның бердәмлеген күрсәтәчәкбез», – диде ул июнь аенда Эчкенгә булган сәфәрендә.
12 июль җитте. Утырыш булды. Татарларның бердәмлегенә тагын бер кат инанырга дип, никах туена киттек.
«Риза булып бардым»
Камилә белән Эрик Фәткуллиннар Эчкендә танышканнар. Эрик тумышы белән шушы авылдан булса, Камилә Эчкенгә бабайларына кайтып йөргән. «Камилә белән без кечкенәдән таныш. Ул вакытта миңа – 10, аңа 8-9 яшьләр булгандыр. Миңа 16-17 булганда: «О, нинди матур кыз үтеп бара», – дип уйладым. Шуннан йөреп киттек», – диде Эрик.
Эрик хәрби уку йортын тәмамлаган, Ставрополь крае Буденновск шәһәрендә очучы булып хезмәт итә. Никах вакыты да отпускыга туры килгән. «Авылга отпускыда, ялларда, Яңа елга кайтам. Хәзер кыз белән бергә китәбез», – диде Эрик. Бу сүзләрне ишетеп алган Васил Шәйхразыев: «Кыз түгел, хатын белән», – дип төзәтте. Бу – яшьләрнең мәчеткә кереп барышлары иде.
Эрик Эчкен диалекты белән рәхәтләнеп татарча сөйләшә, Камилә бик аңлап бетерми икән. Шуңа аңа һәрбер хәрәкәтне, сүзне ире, колагына пышылдап, тәрҗемә итеп барды. «Камилә татарча аңламый», – диде Эрик, кызның нигә бер сүз дә дәшми торуына гаҗәпләнгән кунакларга җавап итеп. «Аның тамырлары татар, без карадык инде», – диде бу сүзләргә Васил Шәйхразыев. Камиләнең бабасы чыннан да яшьләрне татарча котлады.
Кызның татарча белмәве сәбәпле, берничә тапкыр көлкеле хәл дә туды. Никахны янгында зыян күрмәгән авыл мәчетендә Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Нәфигулла хәзрәт Аширов үзе укыды. Гаилә кыйммәтләре, динилек турында да, гомумән, бөтен нәрсә турында да ул татарча гына сөйләде. Камиләгә исә «риза булып бардым» дигән сүзне генә өйрәтеп куйганнар. Мәһәр турында сүз кузгалгач, Эрик кесәсеннән беләзек алып күрсәтте. «Ризамы син бу мәһәргә?» – дип сорады мөфти хәзрәт. «Риза булып бардым», – диде «риза» сүзен ишеткән кәләш. «Ашыкма әле, ашыкма, барырга иртәрәк әле», – дип куйды мөфти. Мәчетнең беренче катына бер-бер артлы тезелеп утырган ир-атлар шаулап көлешеп куйдылар.
Мөфти хәзрәтләре, әлбәттә, балалар турында да сөйләп үтте. «9 айдан тагын киләм», – диде. Ир-атлар тагын шаулап көлеп куйдылар. Кияүгә чыкмаган кыз буларак, бик тыйнак, бик оялчан гына кәләшнең нәрсә хис итүен икеләтә аңлап куйдым.
Шаһитлар буларак, авылның имам-хатыйбы Әхмәдулла хәзрәт Хәбибуллин, Курган өлкәсе татарлары конгрессы рәисе Марат Юнысов һәм Бөтендөнья татар конгрессы башкарма директоры урынбасары Марс Тукаев сайланган иде.
Килен төшкән ... нигез
Никах укып, яшьләр бәхете өчен догалар кылгач, Фәткуллиннар нигезенә килен төшерергә киттек. Татар конгрессы никахны башыннан алып азагына кадәр үзе оештырган. Менә тагын бер күренеш – килен төшерүдә, «Килен төшкәндә» җырын җырлар өчен, махсус рәвештә «Мөслим тугайлары» фольклор ансамбле килгән иде. Алар тезелеп басып җыр җырлады, ә килен төшерү йоласын алып баручы Марсель Әхмәдуллин оештырды.
Иң кызганычы, килен төшәргә капка да, йорт үзе дә юк шул, әлегә бары өйнең нигезе һәм күпмегәдер күтәрелгән өлеше генә бар. Килен төшерүне шул нигез янында үткәрдек. Күрәсең, бу йола Курган якларында бик үк сакланып калмаган, чөнки килен төшкәнне карарга җыелган халык та, әти-әниләр үзләре дә бик аптырашып, бик кызыксынып күзәттеләр бу күренешне.
Киленне кайнана булган Элеонора Фәткуллина ак мендәргә бастырды. «Уң аягың белән, уң аягың», – дип кабатлады алып баручы. Эрик Камиләнең колагына пышылдады. Майлар, балларны да йоласына туры китереп: «Май кебек йомшак, бал кебек татлы булыгыз», – дип каптырды әни кеше. Ипи исә Камиләнең әнисе кулында иде. Анысын да йоласына туры китереп, Эрик сындырып алды, сыныкның яртысын хатынына тоттырды һәм алар бер-берсенә икмәк каптырдылар. Тик бераз каушаган кияү, хатынының брекет кигәнен онытып җибәреп, сыныкның зуррак өлешен үзендә калдырган иде. Камиләгә тагын бераз кыен булып китте.
Киленнең нигезгә төшеп, иренең әти-әнисенә дә «әти-әни» дип эндәшеп, бүләк бирүен дә шаккатып күзәтте халык. Кияү исә хатынының әнисенең иңсәсенә бүләк яулык япты. Аннары ике кодагыйны баянга биеттеләр.
«Бетте, барыбыз да кафега», – дигән сүзләр әйтелсә дә, Васил Шәйхразыев иң мөһим йола үтәлмәгәнен әйтте. «Татар халкының борынгы гадәте буенча, кияү кәләшне төп нигезгә күтәреп алып керә», – диде Милли шура рәисе. «Тагын нәрсә?» – дигән шаккатулы күзләр белән карап торган Камиләне Эрик ялт итеп күтәреп тә алды, дивары күтәрелә башлаган йортның өстенә бастырып та куйды. «Ишек шул тирәдә булырга тиеш», – дип фаразласалар да, кияү кызны җиргә генә бастырып калмады, диварына ук мендерде. Булды, килен нигезгә төште.
«Безнең килен уңган булсын, авыз-борынын йомган булсын»
Мәҗлес өлеше өчен табынны авылның кибете урнашкан бинаның икенче ягында корганнар. 5 рәт булып тезелгән өстәлләрдә кем утырганын чамалап бетерә торган түгел. Бер якка – утырышка җыелган Милли шура вәкилләре, төбәкләрдән килгән эшмәкәрләр, Курган өлкәсе җитәкчелеге утырса, икенче якларда авыл халкы урнашты. Түр өстәлдә әти-әнисе янәшәсенә кияү белән кәләш урыны иде. Аларны теләк әйткәндә генә күреп була, чөнки, әйтүемчә, ул хәтле тыгыз утырган халык арасыннан танып-күреп бетерүе авыррак булды.
Әти-әниләр, әби-бабайлар сөйләгән туйга эләккән кебек булдык. Элеккеге чорда шулай зур өстәлләр корып, бөтен авылны җыеп, зурлап үткәргәннәр бит туйларны. Хәзер кафе, рестораннарга йөреп өйрәнгән безнең буын өчен бу шундый кызык тоелса, безнең каршыда утырган әбиләр «ностальгия» хисеннән очынып утырды. Аларга бигрәк тә Марсель Вәгыйзов һәм «Мөслим тугайлары»ның җырлаулары ошады. Үзләре бииләр, үзләре уйныйлар, үзләре җырлыйлар мөслимлеләр. Бер чыгышлары азагында ут сүнде. «Элеккеге чордагы кебек чын туй булсын өчен сугышу гына җитми», – дип уйлап куйдым. Әлбәттә, ут берничә секунд эчендә кушылды да.
Эчкеннәргә татар халкының тагын бер йоласын күрсәттеләр. Ул да кыз ягыннан килгән булса – парлы каз-үрдәк, килен чәкчәге һәм чигелгән парлы мендәрләр. Кода-кодагыйлар, балаларга теләкләрен һәм конгресска бөтен рәхмәт сүзләрен җиткергәч, күчтәнәчләрне чыгардылар.
Күчтәнәчләр дигәннән, никах туена килгән җитәкчеләр, эшмәкәрләр һәрберсе матурдан-матур теләкләр һәм зурдан-зур бүләкләр алып килгәннәр иде. Яшьләрне Курган өлкәсе губернаторы исеменнән губернатор урынбасары Константин Ермаков, Шадрин район җирлеге башлыгы Дмитрий Жуков, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма директоры Данис Шакиров, Самара, Башкортстан, Төмән өлкәсеннән килгән татар эшмәкәрләре һәм башкалар котлады. Бүләкләрнең нинди булуын күреп торган Марсель Әхмәдуллин: «Тормыш башлап җибәрергә була», – дип куйды. Яшь гаиләгә чит ил югычын бүләк иттеләр. «Күрдеңме, нинди Kärcher бүләк иттеләр. Авылда су бетте, миңа да никах үткәреп бирегезче, дисәм, үткәрерләр микән?» – дип шаяртты бер коллегам. Әлбәттә, мондый бәла-казалардан Аллаһ саклый күрсен, шаяртулар да шаяру булып калсын.
Фәткуллиннарга йорт салучы Самара эшмәкәрләре киленгә шундый шигырь юллары багышлады:
«Безнең килен уңган булсын,
Авыз-борынын йомган булсын,
Пич куенында комган булсын,
Җылы суын салган булсын.
Сарык-бәрәнгә типмәсен,
Өйдә булган хәлләрне
Тышка чыгып сипмәсен».
Васил Шәйхразиев ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановның котлауларын җиткерде.
Хатыным белән 35 елдан артык бергә яшибез. Быел коралл туе булды. Без һәрвакыт туебызны искә алабыз. Без дә нәкъ сезнең кебек түзеп, акыллы кыяфәт белән тыңлап, басып торган идек. Сезнең кебек үк, өстәл артында утырган кунакларның яртысын да белми идек.
Тагын бер татар гаиләсенә мәхәббәт һәм озын гомер телибез. Бүген туганнар, дуслар, иптәшләр әйткән теләкләр, сүзләр – ул аларның үз тормышларында үткән әйберләре. Сезнең яшьтә ул әйберләр сездә булмас кебек тоела. Булачак. Аллаһ сезгә көмеш туйны да, алтын туйны да үткәрергә насыйп итсен.
Иң мөһиме, ышанырга һәм яратырга. Хәзрәт тә тик торганнан гына тиздән кире киләчәген әйтмәде. Безнең дә кире киләсе килә, – дип өстәде Васил Шәйхразыев.
«Тугыз ай» дигән сүзне Курган өлкәсе татар конгрессы җитәкчесе Марат Юнысов та искә алды. «Сез безнең Эчкен татарларын онытмагыз. Татар җирен бөтен җирдә сөйләп, онытмыйча йөрегез. Камилә, сиңа Аллаһ Тәгалә татар телен өйрәнергә насыйп итсен. Тугыз айдан, Аллаһ бирсә, тагын укырбыз», – диде.
Камилә белән Эрик Фәткуллиннарның никах туе авыл халкы өчен дә, чәчелеп урнашкан татарлар өчен дә күңелле бер чара булды. Шулай да никах алдыннан: «Ул гаиләнең бер мал асраганы юк, нигә аларга?» – дип тавыш чыгарып йөргән апаны да күрдек. Чын авыл кешеләренә бирмиләр, дип әйтергә теләде булса кирәк. «Ник тавышланасыз? Сезнең авылга була бит, читләргә түгел», – дип юатырга тырышты бер абый. Күрәсең, эшмәкәрләрнең йорт салып бирүе дә, улларына никах туе үткәрүләре дә кайгыдан нишләргә белмәгән авыл халкының нервыларын какшаткан. Шуңа күрә никах туе авыл халкын котырту булып күренде. Бердәмлек идеясен алга сөрсәләр дә, бернәрсәсез коры җирдә калган кеше аңа карамый шул. Ул бары «аңа ярдәм итәләр, ә миңа – юк» дип карый, чөнки табигый инстинктлар уяна.
Шулай да сөенүчеләр күбрәк булды, дип ышанасы килә. «Минем оныгыма шундый матур бәйрәм ясаганыгыз өчен зур рәхмәт», – диде Эрикның әбисе. Әнисе дә, әтисе дә шул сүзләрне кабатлады.
Конгрессның мондый чара үткәрергә алынуы да кызыклы. Идеясе, әлбәттә, бик бөек – татарларның бердәмлеген күрсәтү, янгын аркасында бетеп куйган җирдә яңа татар гаиләсе барлыкка килүне, мәхәббәтнең никадәр көчле икәнен күрсәтү. Аннары килен төшерү йоласын да халыкка күрсәтү – гореф-гадәтләрнең бу якларда да кире кайтуына бер өмет билгесе булды.
Эрик белән Камиләнең тормыш юлы менә шундый бер карасаң, күңелле, икенче карасаң, күңелсез вакытларда башланып китте. Шулай да, бөтен Россия татарлары шаһит булган никах мәңгелек булсын, дигән теләктә калабыз. Татар гаиләләре артып торсын, татар йолалары югалмасын!
Милли шура рәисе сентябрь аенда Эчкенгә өй туе уздырырга киләчәген әйтте. Шул ук вакытта авылда агач утыртачаклар һәм сквер барлыкка киләчәк. Шулай ук янгыннан калган металл кисәкләреннән шушы янгынны хәтерләткән символ ясалачак һәм шул скверга урнаштырылачак. Васил Шәйхразыев фикеренчә, ул шушы авылга ярдәм итүне һәм бу янгынны искәртеп торачак.
Икенче елда Эчкендә Сабан туе узачак. Датасы әлегә билгеле түгел.