Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әстерханда Бөтенроссия Сабан туе: милли пролог, дөяләр ярышы, сөйләшен(мә)гән көрәш

Әстерхан өлкәсе Җәмәле авылында, 2023 елның зур Сабантуйларына старт биреп, Бөтенроссия авыл Сабан туе үтте. Бәйрәмнең иң кызык мизгелләре турында «Интертат» хәбәрчесе бәйнә-бәйнә сөйли.

news_top_970_100
Әстерханда Бөтенроссия Сабан туе: милли пролог, дөяләр ярышы, сөйләшен(мә)гән көрәш
Салават Камалетдинов, Энҗе Габдуллина

«Сабантуй кунакларына һава торышы да яхшы эләкте», – диеште җирле халык. Сабантуйда янып-көеп йөрүгә ияләшкән безнең ише халыкка болытлы, сирәк кенә сибәләп үткән яңгырлы көн күңелсез тоелган иде башта. Юк икән, нәкъ менә шундый һава торышы кирәк икән ул. Әстерханның авыр, дымлы һавасы болай да сулышны кыса. Шуның өстенә кояш та кыздырып торса, агач күләгәсенә сузылып кына ятасы була, дип уйладым мин, бәйрәм башланып 1-2 сәгать үткәч. Сабантуй кунакларын көньяк кояшы да сәламләми калмады. Төштән соңгысы бит тиреләрен көйдереп алырга да өлгерде.

Сабантуй урыны итеп, Әстерханнан 7 км ераклыкта, Идел буе районындагы Җәмәле (Три Протока) авылыннан ерак түгел таулы урын сайланган. Тауның бер ягында ипподром булса, икенче ягында Сабантуй сәхнәсе, сату нокталары, остаханәләр, көрәш мәйданы һәм башка бик күп төрле әкәмәтләр урнашкан.

 

Фото: © Энҗе Габдуллина

Тузан булмасын дипме, йомшаграк булсын дипме, җиргә йомычка һәм пычкы чүбе җәелгән иде. Ак кроссовки кап-кара булуын күреп, Әстерханнан бер апа: «Яхшылап юарсың, ул җәелгән нәрсә буялган бит», – диде. Кыскасы, пычкы чүбен җир төсенә буяганнар булып чыкты.

Зур итеп русча һәм кечкенә итеп татарча «Бөтенроссия авыл Сабан туе» дип язылган капкадан керүгә үк, ап-ак төстә, өскә үк менгезеп куелган ике «Лада Гранта» һәм бер «NEXT» газеле күзгә ташланды. Икесе – Татарстан Рәисе бүләге, берсе – Әстерхан губернаторыныкы. Машиналарның кемгә эләгүе турында – бераз соңрак.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Әстерхан өлкәсе губернаторы Игорь Бабушкин, Пермь крае губернаторы Дмитрий Махонинны да шул капка янында каршы алдылар. Түбәтәй киеп, колгага бәйрәм сөлгеләре бәйләделәр, чәкчәк, күмәч-каравайдан авыз иттеләр җитәкчеләр. Алга таба мәйданга кадәр Россиянең бөтен диярлек төбәгеннән җыелган татар милли-мәдәни оешмалары вәкилләре тезелеп баскан иде. Түбәтәйле абый-апаларны гына түгел, яшьләрне күреп тә күңел сөенде.

Пролог: Татарстан артистларына «Афәрин»!

Рәисебез Рөстәм Миңнеханов Сабантуйның эстрада һәм спорт бәйрәменә әйләнеп калуын тәнкыйтьләгән иде. Ул бәйрәмнең миллилеген кайтарырга кирәклеген дә әйтте. Шуңа өстәп, «2023 ел – Татарстанда милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы» дип тә игълан ителде. Шуңа күрә, бигрәк тә Бөтенроссия, бигрәк тә авыл Сабан туенда миллилекнең иге-чиге булмаска тиеш, дип аңларга кирәк.

Чыннан да Сабантуйлар хәзер милли бәйрәмнән читләшә, чөнки популяр эстрада артистлары килеп җыя халыкны. Аннары ат чабышы урынына хәзер халык машина ярышы карый. Көрәш тә, атлар да түбәнсенеп кала. Эстрада җырчылары белән пычракка баткан машиналар Сабантуйның күрке булды да куйды бит.

Әстерхандагы авыл Сабан туеның пролог өлешен авызны ачып карап утырдым. Пролог ике өлештән торды. Беренчесен Татарстан артистлары куйса, икенчесендә әстерханлылар сәхнә тотты.

Татарстан өлешен халыкка ТР халык артисты, «Казан» бию ансамбле җитәкчесе Чулпан Закирова тәкъдим итте. Чыннан да Чулпан Ринатовна кулы сизелде шул. Ул Татарстанның берничә ансамбльленнән бер механизм төзегән. Алар – «Казан» бию ансамбле, Татарстан республикасының дәүләт җыр һәм бию ансамбле, Актанышның «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле һәм балалар. Беренче рәтләрдә һәм төп рольләрдә «Казан» бию ансамбле егетләре балкыды. Яшьлекләре, дәртләре белән алдыра «Казан» егетләре. Аларга карап, үзең бер урында тыпырдап булса да тора башлыйсың инде.

Прологта Сабантуй бәйрәменең мәгънәсе, аңа әзерләнү, ярышлары, миллилеге күрсәтелде. Кыскача әйткәндә, имештер, бу хәлләр барысы да бер авылда бар. Менә яз җитте, елгада бозлар эри. Шулчак чын татар әбисе Ләйсән Мәхмүтова чыга да: «Тиздән каргалар кайтып җитәр. Әйдәгез әле, бу боздан Карга боткасы пешерәбез», – ди.

Менә егетләр җирне сукалыйлар, аннары казыйлар, артларыннан кызлар икмәкне чәчеп бара. Менә аксакал Рөстәм Асаев чыга да: «Эш беткәч кенә уйнарга ярый», – ди һәм «Без кабызган утлар сүнмәс алар» дип җырлап җибәрә. Аннары сөлге җыярга дип танылган баянчылар, гармунчылар тезелеп чыга. Резедә Сәлахова чыгып, сөлге җыючы егетләр белән «сүзгә килә». «Егет булса ут булсын, ике күзе ут булсын. Сөлге хакын түләмәсә, күз алдымнан юк булсын!» Шулай да егетләр авылдагы иң матур кыз Сөембикәнең чиккән кулъяулыгын алуга ирешәләр.

Менә Сабантуй күренешләре – капчык сугышы, ярымавыш баганага менү, ат чабышы, көрәш. Менә көрәштә иң батыры булып, Җәмәле авылыннан Хәйдәр Исхаков кала, Сөембикәнең яулыгы да аңа эләгә. Баксаң, бер-берсен сөешкән пар булып чыга Хәйдәр белән Сөембикә. «Син миңа кияүгә чыгарга ризамы?» – «Риза, Хәйдәрем, риза!» – «Рәхмә-ә-ә-әт!» Инглизләр әйтмешли, хеппи энд.

 

Фото: © Энҗе Габдуллина

Шушы озын да булмаган прологка кешенең бөтен язмышы сыйган да куйган. Милли бизәкле күлмәкләрдән күзләр чагыла, дәртле музыкадан һәм сәхнәдәге тизлектән йөрәк сикереп куя. Бөтенроссия Сабан туена лаек һәм туры килә торган шәп пролог! Татарстан артистлары «Афәрин!» дип кычкырасы килә.

Икенче өлештә Әстерхан артистлары үз төбәкләре турында сөйләде. Менә балалар ансамбле Әстерханның символына әйләнгән лотос чәчәген күрсәтә, менә бер төркем балыкчылар ау белән балык тота, менә фән, менә төзелеш, менә күпмилләтле Әстерхан өлкәсе. Иң азакта исә Татарстан белән Әстерхан бергә кушылып, бөтен сәхнәне тутырып, бергәләп җырладылар. Сценарий авторына, режиссерга рәхмәт!

Рөстәм Миңнеханов: «Сабантуй – ул сабан бәйрәме»

Сәхнәдән халыкны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Әстерхан өлкәсе губернаторы Игорь Бабушкин котлады.

«Чын күңелдән сезне үзебезнең иң яраткан бәйрәмебез – Сабантуй бәйрәме белән котлыйм. Һәммәгезгә исәнлек-саулык, тынычлык телим. Игорь Юрьевичка, аның командасына зур рәхмәт әйтәсем килә. Бәйрәм бик матур урында оештырылган. Бу – Россиядәге беренче Сабан туе, Татарстанда да Сабантуй оештырылмады әле. Әлеге бәйрәмгә килгән делегацияләргә, Әстерхан халкына зур рәхмәтләремне җиткерәм. Сабантуй – ул сабан бәйрәме!» – диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Рәисе Әстерхан җәмәгатьчелегенә Дәүләт бүләкләре дә тапшырды. Һәм керү юлында торган «NEXT» микроавтобусын Әстерхан татарларының милли-мәдәни мохтариятенә бүләк итте.

Игорь Бабушкин исә котлау барышында Рөстәм Миңнехановның әтисенең исемен онытып җибәрде, аннары гафу үтенде.

«Барыгызны да сабан бәйрәме белән котлыйм. Әстерханда Бөтенроссия авыл Сабан туен каршылау – безнең өчен зур горурлык. Без кадерле кунакларыбызны каршы алуыбызга шатбыз. Әстерханда Сабантуй һәрвакыт зурлап үткәрелә. Сабантуй – безнең күпмилләтле өлкәбезне берләштерүче бәйрәмнәрнең берсе. Өйләрегезгә тынычлык һәм иминлек телим», – диде Әстерхан губернаторы.

Игорь Бабушкин ТР Премьер-министр урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевка «Әстерхан өлкәсе каршындагы казанышлары өчен» орден медален тапшырды.

Рөстәм Миңнеханов белән Игорь Бабушкин Пермь крае губернаторы Дмитрий Махонинга Сабантуйның күчмә билгесен дә тапшырды. Чөнки 2024 елда Бөтенроссия авыл Сабан туе Пермь өлкәсе Барда авылында үтәчәк.

«Мине чакыруыгыз өчен бик зур рәхмәт. Бәйрәм иң югары дәрәҗәдә үтте. Әлеге бәйрәмне оештыру өчен Игорь Юрьевичка, ел саен Бөтенроссия авыл Сабан туен үткәрү традициясен саклаган өчен Рөстәм Нургалиевичка олы рәхмәтемне белдерәм. Бөтенроссия авыл Сабан туен бөтен илдә, шулай ук Пермь өлкәсендә дә бик яраталар. Без 2024 елда Сабан туен иң югары дәрәҗәдә үткәрергә тырышачакбыз. Киләсе елга сезне Пермь өлкәсендә көтеп калабыз», – диде Дмитрий Махонин.

Күпмилләтле Сабантуй

Әстерхан – күпмилләтле төбәк. Андый шундый икәнлеге Сабантуйның башыннан азагына кадәр сизелеп торды. Мәсәлән, Әстерханда яшәүче милләтләр һәрберсе утарларын ясаган иде. Әйтик, казаклар, Кавказ халыклары, төрекмәннәр, казахлар, ногайлар һәм башкалар. Ногайлар дигәннән, алар үзләрен «Ногай татарлары» диюгә каршы. Алар «Без – Әстерхан ногайлары» дип сөйләшә. Сабантуй кунакларына да үз юрталарын, китапларын, җырларын тәкъдим иттеләр. Ногайларның әләмнәре дә бар икән – кызыл төскә ак символлар төшерелгән.

Миңа үтә дә ошаганы казаклар булды. Әстерхан казаклары станицалары белән урнашып, халыкның күңелен төрлечә итеп күрде – өздереп бииләр, кычкырып җырлыйлар, пычаклар белән уйныйлар. Кыскасы, аларда дәрт ташып тора. 33 яшьлек «Берегиня» казак халык ансамбле Сабантуйларда беренче тапкыр кына чыгыш ясамый.

«Сабантуйда өченче мәртәбә катнашабыз. Бу елны бигрәк тә зур, бигрәк тә матур. Элек барыбер дә тыйнаграк үтә иде. Миңа бик ошады. Татарстан мәйданчыгын гына карагыз, нинди матур! Беренче тапкыр күрәм шундый матурлыкны, чисталыкны. Мин бу бәйрәмнән чынлап торып «балдею», – ди ансамбль җитәкчесе Олег Богатырев.

 

Фото: © Энҗе Габдуллина

Татарстан мәйданчыгы дигәне – Кукмара районы оештырган искитмәле зур һәм матур утар. Әстерханда уздырган Сабан туен Кукмара районы оештырды. Кукмара осталары Җәмәле авылына берничә ай, атна алдан китеп, юан-юан чип-чиста бүрәнәрләрдән зур утар, өйләр, сәхнә төзегәннәр. Биредә Сабантуй буена үзешчәннәр чыгыш ясады. Үзәк сәхнәдә популяр артистлар, ансамбльләр чыгыш ясаса, кукмаралылар Әстерхан халкын халыкчанлык белән алдырды. Кайтып китәр вакыт җиткәч тә бер абзый апаларны рәхәтләндереп биетеп ята иде әле.

Алга таба Россия төбәкләреннән җыелган осталар, һөнәрчеләр рәт-рәт булып тезелеп киткән. Нәрсә генә юк ул рәтләрдә! Чиләге дә, чәчәге дә, сумкасы да, яулыгы да, агач, таш, бакыр эшләнмәләр һәм тагын әллә ниләр.

Күпмилләтлелек биредә дә чагыла. Дагыстаннан Умар бабай – бакыр эшләнмәләргә бизәкләр төшерү остасы. Теләгән һәркемгә остаханә дә күрсәтеп утыра. Кувшин, шәм куя торган җайланма, кофе кайната торган турканы матурлап бизи.

«Мине шундый бәйрәмнәргә гел чакыралар. Әстерханга икенче тапкыр килдем. Бу юлы бәйрәмнән, оештырудан шаккаттым! Мондагы халык! Минем Татарстанга бару хыялым да бар иде. Узган ел уйлаган идем, барып булмады. Аллаһ язган булса, Татарстанга да барып чыгарбыз, ИншәАллаһ!» – диде Умар бабай.

 

Фото: © Энҗе Габдуллина

Кыскасы, осталар, һөнәрчеләр, сату нокталары тирәсеннән тиз генә үтеп китә торган түгел. Чөнки һәрберсе үзенчәлекле, һәрберсен тотып булса да карыйсы килә. Азык-төлек нокталарында иң күп сатылган товар казылык булгандыр. Ул тирәдән кеше өзелеп тә тормады. Һәм кеше күп була торган Сабантуй бәйрәмнәренә кәгазь акча йөртергә кирәк. Чөнки интернет эшләсә дә, юньле-рәтле тотмый, карта белән түләргә терминал да эшләми. Шуңа күрә Сабантуй чын авылча, элеккечә булды. Телефон тотмагач, беркем интернетта утырмый, бөтенесенең күзе мәйданда.

Дөяләр ярышы: «Әйдә инде, б..т!»

Тауның икенче ягына – ипподромга йөгердем. Чөнки анда иң кызыгы – дөяләр чабышы булырга тиеш. Атлар ярышып бетерүгә, мәйданга дөяләр чыкты. Дөяләр чабышы Әстерханда киң таралган. Бу өлкәдә 20 ел дәвамында дөяләрне ярыштыралар.

Дөя чыдам хайван булса да, бик жәлләтеп йөгерәләр икән. Җайдаклар арасында татарлар да бар иде. Ул кадәр халык арасыннан каян белдең, дисәгез, дөянең сыртын чыбык белән ярсыплар кыйный-кыйный барган җиреннән: «Әйдә инде, б...т!» – дип яңгыратып кычкырып җибәрде. Күпме генә кыйнаса да, тиргәсә дә, дөясе беренче килмәде. Берсе бөтенләй үпкәләде – финишка барасы килмичә, читкә, киртәгә терәлеп торган халык янына юнәлде.

Быел чемпион исемен Калмык Республикасыннан Дамир Дюсенбаев алды. Ул алдагы елны да беренчелекне яулаган була. Дамирның Лада исемле дөясе 2 км араны 4 минут 5 секунд эчендә үтте. Җиңүчегә бүләк – 200 мең сум акча.

Ат чабышында җайдак Борис Ванджаевның аты беренче килде. Җиңүче ат 2 чакрым дистанцияне 2.54.39 вакыт эчендә үтте. Җиңүчегә Әстерхан губернаторы Игорь Бабушкин «Лада Гранта» автомобиленең ачкычларын тапшырды. Ике машина шулай үз ияләрен тапты.

Ипподром янында да бәйрәм гөрли иде. Мәйдан читендә аерым бер мәйданчыкта профессионал җайдаклар атлар белән төрле милләт биюләрен бии. Каскадерлар ат өстендә татарча да, русча да, кавказ биюләрен дә биеделәр.

Бер читтә Әстерханда асралучы хайваннардан күргәзмә ясаганнар. Анда тәкәләр, минсиңайтим! Нинди генә нәсел, токымлы тәкәләр, кәҗәләр, дөяләр, атлар юк! Шулай да иң матуры – буе ук 3 айлык бозауныкы, арт ягы 3 ел буе фитнеска йөргән кызларныкы кебек булган «Гиссарская» токымлы тәкәләр иде. Аларының гадәти тәкәләрдә була торган йон да юк, гаҗәп кызык. Яннарында гына күзләре дә күренмәслек дәрәҗәдә йонлылары тора.

Дөяләр яныннан халык ипләп кенә, бик озак тормыйча гына үтеп китте. «Күрәсеңме, йөзеңә карап, бер төкерергә әзерләнә», – дип бер-берсен куркытыштылар. Бик тә матур, бик тә горур хайван икән дөя дә.

Раил Нургалиев – 38нче машинасын откан абсолют батыр

Милли Сабантуйның бизәге – көрәш. Сабантуйның рәсми ачылышы булганчы ук, аерым мәйданда көрәш башланды. Яшьләр дә, зурлар да өч үлчәү авырлыгында ярыштылар.

Әстерханның күпмилләтле өлкә булуын йөз дә беренче тапкыр әйтеп тә, тагын бер кабатлап куям. Әстерхан – күпмилләтле төбәк, шуңа күрә монда каннары кызу булган халык вәкилләре дә көрәште. Татарлар үзара алай сугышып китә алмый әле ул, башка милләтләр кушылмаса.

85 кг үлчәү авырлыгының ярымфиналында Кукмарадан Илнур Гобәйдуллин белән Әстерханнан Ренат Гасанов көрәшендә ызгыш чыкты. Ренат 5:3 белән отып барганда, аңа өченче кисәтү бирделәр, һәм китте ызгыш-талаш, акырыш-бакырыш. Ир-егетләр, киртәләрне җимерә-җимерә, бер-берсенә сикерешә башлады. Бу хәлне төшереп торганымны күргән Әстерхан өлкәсе спорт министры Нина Ивашкина: «Моны төшерергә кирәкми», – дип, кулга сугып, камераны җиргә каратты. Шулай да, буласы булган инде. Сабантуйга 60 меңләп кеше катнашкан, шуның кимендә 1000е көрәш карады. Төшерү-төшермәүдән мәгънә дә юк иде инде.

Нәтиҗәдә, Әстерхан егетен реабилитацияләделәр. Сабантуйны Кукмара җирлеге оештырса да, Кукмара егете өчлеккә керә алмады. Сугышырга атлыккан Әстерхан ирләре, дөреслекнең барлыгына ышанган рәвештә, кире чигенде.

«Абсолют батыр» исеменә авырлыклары 100 кг нан югары булган көрәшчеләрне генә керткәннәр. Әле бит башка елларны һәрбер авырлыкта батыр калган көрәшчеләрне йә үзара көрәштерәләр иде, йә лотерея ярдәмендә генә машина иясен ачыклыйлар иде. Быел 100 кг га кадәрле көрәшчеләрне машинадан мәхрүм калдырып, татарның һәм татар булмаган башка милләтләрнең дәү көрәшчеләреннән генә сайлап алдылар.

Татарстан данын 4 көрәшче – Раил Нургалиев, Муса Галләмов, Радик Сәлахов, Ранис Гыйләҗетдинов яклады. Менә шушы дүртлек беренче – өченче урынны яулады. Радик белән Ранис ярымфиналда очраштылар да, берничә секунд эчендә Радик чистага «очты». Менә шушында кулын йөрәгенә куеп, «сөйләшенү булмады» дип әйтүче кеше табылырмы дөнья йөзендә? Ышандырмады бит. Мәдәният институтын бетермәсәгез дә, берәр театраль курслар булса да үтегез инде, көрәшчеләр…

Авырлыгы 200 килодан артып киткән Сергей Павлик та бар иде. Тик ул беренче әйләнештә үк аягын авырттырды һәм төшеп калды. Павлик узган ел Ульяновскта узган федераль Сабантуйда абсолют батыр калып, машина алган иде.

Финалда Раил Нургалиев белән Муса Галләмов тартышты. Әстерхан татарлары Раил Нургалиев җан биреп, ярты сәламәтлекләрен калдыра яздылар. «Раил, анда машина көтә! Раил, әйдә! Раил, тартып ал инде шуны!» – дип ярсый-ярсый кычкырды Габделбик абый белән Ринат абый. «Татарстан егетләренә шулкадәр куанабыз. Отып, машинаны алып китсеннәр. Әстерхан егетләренә машина кирәкми, безгә трактор кирәк», – диештеләр абыйлар.

Исәп 5:5 булып барганда, инде вакыт та тәмамланып килә иде. Шулай да тәҗрибәлерәк Нургалиев үзенекен итте һәм үз көрәш карьерасында 38нче машинасын отты. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов биргән «Лада Гранта» машинасы Татарстанга кайтып китте.

«Көрәш авыр булды. Монда Татарстаныбызның иң алдынгы егетләре җыелган иде, әмма өстенлекне мин алдым. Федераль Сабан туенда 3 тапкыр отканмындыр. Бу – минем 38нче машина. Сабан туйлары башланып кына китте әле. Ул – татар халкының чәчүдән соң үткәрелә торган иң зур бәйрәме. Мин шул бәйрәм белән халкыбызны котлыйм. Дөньяларыбыз тыныч, бер-беребезне ихтирам итеп яшәргә насыйп булсын», – дип теләде Нургалиев җиңүеннән соң. Аның җиңүенә, үзеннән дә бигрәк, ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов куанды.

«Абсолют батыр»га башы – сыерныкы, гәүдәсе бозауныкы кебек булган бик зур һәм авыр тәкә бүләк иттеләр. Аны тотып торырга һәм төшерергә көндәше, шул ук вакытта дусты Муса Галләмов ярдәм итте.

Сабантуйлар гөрләп үтсен!

Әстерханда узган Бөтенроссия авыл Сабан туе масштабы, милләтләр мозаикасы, буялган йомычкалары белән истә калды. 25 сәгатьлек юлны онытып, әле бер мәйданчыкта, әле икенчесендә тамаша карап, халык белән аралашып йөрдек.

Миңа калса, Рәис тәнкыйте бушка булмаган. Үзәк сәхнәне алсак та, үзешчәннәрнекен алсак та, спорт бәйгеләрен алсак та, зур игътибар миллилеккә бирелгән иде. Сабантуйларга старт бирелде. Җәйнең матурлыгы да, татарның батырлыгы да булган милли бәйрәмнәребез гөрләп үтсен!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100