Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Мин улым белән горурланам»: Украинада һәлак татар активистына Герой исеме бирелгән

27 яшьлек Әстерхан егете, татар активисты Азамат Бердиев 1 августта махсус хәрби операциядә һәлак булды. Үзе каты яралангач та, ул эвакуациядән баш тарткан, шул хәлдә хезмәттәшләнен коткарган. Кичә Азамат Бердиевка Россия Герое исеме бирелде.

news_top_970_100
«Мин улым белән горурланам»: Украинада һәлак татар активистына Герой исеме бирелгән

Россия Федерациясе Президенты карары буенча лейтенант Азамат Бердиевка Россия Герое исеме бирелгән. Бу хакта Әстерхан өлкәсе губернаторы Игорь Бабушкин үзенең телеграм-каналында язды.

Хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган якташыбыз Азамат Бердиев батырлыгы безнең йөрәкләрдә мәңгегә калачак. Авыр яралангач та, ул үз позициясен калдырмый һәм үз тормышы бәрабәренә хезмәттәшләрен коткара. Россия Федерациясе Президенты Указы белән, гвардия лейтенанты Азамат Бердиевка Россия Герое исеме бирелә (үлгәннән соң), – дип язылган губернаторның телеграм-каналында.

Азамат Әстерхан өлкәсе Ярлы Түбә авылында туган. Кечкенәдән хәрби булу турында хыялланган, Суворов училищесын тәмамлаган. Азамат Бердиев 56нчы гвардия десант-штурм полкының десант-штурм взводы командиры булган. Херсон һәм Херсон аэропортын штурмлауда, Николаев һәм Херсон өлкәләрендәге торак пунктлар өчен, Антонов күпере өчен бәрелешләрдә катнаша. Шулай ук Кахов ГЭСында шартлаудан соң, үзенә ышанып тапшырылган төркемне эвакуацияләүдә катнаша. Соңгы бәрелештә ул, үзе яралы килеш, 5 кешене коткарып калган.

«Баламның хезмәте зур булды»

Азаматның әтисе Фаил Бердиев сүзләренчә, исем бирелү мәсьәләсе октябрь аенда күтәрелгән.

Азамат белән бергә хезмәт иткән офицерлар үтенеч язды. Барысын да җыеп, мин губернатор янына бардым, улым турында сөйләдем. Ул барысын да укыды, танышты, ризалык белдерде. Шуннан документлар Мәскәүгә җибәрелде. Җомга көнне өлкә губернаторы Игорь Бабушкин миңа шалтыратты, балама Россия Герое исеме бирелү белән рәсми рәвештә котлады. Кичә Россия Федерациясе Конституциясе көнендә безгә тапшырдылар. Баламның хезмәте зур булды, балам лаек, – дип сөйләде ул.

Әти кеше көн саен диярлек улының каберенә баруын әйтте. «Бер тапкыр да төшемә кергәне булмады. Аның янына зиратка баргач та: «Балам, төшләремдә килче, сөйләшик», – дим. Юк шул», – диде ул.

Азамат һәлак булгач та, күңеле тулган әти кеше баласын даладан эзләп табып алып кайтуы турында сөйләгән иде.

Махсус хәрби операция зонасында булганда, мин аның белән аралашып тордым: «Улым, йөрәгемә авыр. Бәлки, кайтырсың», – дидем. «Мин хезмәттәшләрне ничек калдырыйм? Күзләренә ничек карыйм? Алар миңа ышана», – диде.

Улым яралангач, дуслары аның янына килгән. «Егетләр, миңа ярдәм итмәгез инде. Калдырыгыз. Башкаларга булышыгыз. Әтигә әйтегез, бабай янына җирләсен», – дип калдырган. Үзе әйткәнчә, бабасы янына җирләдек. Ракета һөҗүменә эләккәннәр. Дусларын коткарырга, ярдәм итәргә ашкынган. Үзе дә каты яраланган. Миңа элеккеге командиры шалтыратты. «Гафу итегез, балагызны саклый алмадык», – диде. Мин балам артыннан Запорожьега бардым. Баламны даладан табып алып кайттым, – дигән иде әти кеше.

«Азамат хәзерге буын өчен үрнәк булсын иде»

«Алтын йолдыз»ны тапшыру тантанасына Азаматның әнисе Татьяна ханым, тормыш иптәше Лилия, улы Тимур һәм энекәше Азамат та барган. Азамат баласы һәм энесе өчен җанын бирергә әзер әти һәм абый булган.

Азаматның әнисе Татьяна ханым да үз хисләре белән уртаклашты. «Мин кичә бик борчылдым, авыр булды. Мин улым белән горурланам, һәрвакыт горурландым. Азамат хәзерге буын өчен үрнәк булсын иде. Мин аны бик яратам, улымны шундый юксынам», – диде әни кеше.

«Беләсезме, 48 ел эчендә җан авыртуы һәм бушлыкның нәрсә икәнен беренче тапкыр аңладым», – дип тасвирлады ул улын югалтканнан соңгы күңел халәтен.

Азамат бөтен җирдә иң яхшысы булды. Мәктәптә ата-аналар җыелышында гел аны мактаганга миңа кыен да булып куя иде. Балам махсус хәрби операциядә дә үзен шулай күрсәткән. Мин аны белеп тордым, гаҗәпләнерлек урын юк иде. Мин улым белән горурланам, – диде ул.

Әйе, гаиләдә ике Азамат булган. Берсен Азамат, ә икенчесен Азаматик дип йөрткәннәр. Бәләкәй Азаматны гаилә уллыкка ала. Бу «зур» Азамат теләге булган. Әни кеше өйдә икенче бала барлыкка килү тарихын бик җылы хисләр белән искә алды.

Азамат берничә тапкыр хастаханәдә ятты. Анда һәрвакыт балалар йортыннан килгән балалар була иде. Ул аларның һәрберсен алып кайтырга тели иде. Дүртенче тапкыр операция ясаганнан соң: «Әни-и-и, монда бер малай бар. Исеме дә минеке кебек», – ди. «Азаматмы?» – дим. «Ну мин бит Азамат. Әни, кил», – диде. Мин хастаханәгә бардым. 13 яшьлек озын улым 2,5 яшьлек бәләкәй баланы тотып чыкты. Мин шаккаттым: ул бала безгә охшаган. Балам бәләкәй Азаматны юындырган, өс киемнәрен алмаштырган. Көндезге йокы вакытында бәләкәй бала йокларга Азамат янына килә башлаган. Андагы халык ишек тәрәзәсеннән ике Азаматның бергә йоклаганын карап тора икән. Шулай итеп, без икенче Азаматны да алып кайттык, – диде Татьяна ханым.

Азамат 2019 елгы татар яшьләре көннәрендә

Фото: © ДТМ | ДНИ ТАТАРСКОЙ МОЛОДЕЖИ төркеменнән

«Мин аны әле дә көтәм»

Азамат белән 1 ел гына никахта яшәп калган Лилиягә тол калуның ни икәнен 26 яшендә үк белергә туры килде. «Беркемгә дә язмасын», – диде ул. Лилия әле дә аны көтеп яши.

Августта да, хәзер дә хисләр бертөрле. Кемдер: «Күпме вакыт үтте, кабул итәргә кирәк», – дип әйтер. Әмма мин берничек тә кабул итә, аңлый алмыйм. Азамат махсус хәрби операциягә киткәндә, без Анапада яши идек. Ул киткәч, мин ялгыз калдым, анда беркемем юк иде. Мин аны һәрвакыт көттем. Яраланып кайтканнан соң, икенче тапкыр киткәндә дә, без мәңгелеккә хушлашмадык, мин аны шулай ук көттем. Миңа әле дә ул анда кебек, чөнки мин көтәргә ияләнгән.

Фото: © Гаиләнең шәхси архивыннан

Азамат миңа һәрвакыт Константин Симоновның «Жди меня, и я вернусь» шигырен укый иде. Ул миңа әйтеп калдырганча, әле дә көтәм. Азамат белән бергә минем бөтен күңелемне, йөрәгемне алып киттеләр.

Азаматны җирләү, губернатор белән очрашулар – барысы да фильм кебек, һәм ул безнең турында түгел. Азаматны җирләгәннән соң, мин 2 ай Әстерханда яшәдем. Аннан соң Төмәнгә, үземнең әти-әни янына киттем. Хәзергәчә анда яшим, тик ай саен Азаматның туган ягына кайтам. Аның истәлегенә багышланган чаралар уза, мин һәрберсендә катнашам. Азаматка багышланган почмаклар, диварлар, мәктәпләрдә Герой парталары барлыкка килә, – дип сөйләде күз яшьләре аша Лилия.

Фото: © Гаиләнең шәхси архивыннан

Азамат белән Лилия 2019 елда Татар яшьләре көннәрендә теплоходта таныша. Бер-берсеннән еракта булып та, кыз һәм егет мәхәббәтне саклый ала. Еракта булса да, Азамат Лилияне бәхетле итәргә, шатландырырга тырышып, һәрвакыт сюрпризлар ясаган. Көтмәгәндә генә янына да килеп җитә торган булган. Былтыр гына алар никах укыткан. Бик аз вакыт кына ир һәм хатын буларак яшәп калалар. «Хәрби булгач, кеше алдында эмоцияләрен күрсәтмәскә тырышты, ә гаиләдә шундый нечкә күңелле иде. Барыбызны да шатландырып торырга тырышты», – диде Лилия.

Фото: © гаиләнең шәхси архивыннан

«Эх, үзе исән чакта бу исеме булса иде», – дигән хис бар»

Хәрби хезмәт белән бергә Азамат милли тормышны да онытмаган. Ул «Идел» яшьләр үзәге үткәргән лагерьларга Әстерхан балаларын алып килә, яшьләр өчен форумнарда актив катнаша. Яшьләр үзәгенең элеккеге җитәкчесе (хәзер «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең PR-директоры) Ләйсән Сафина Азаматны бу исемгә тулысынча лаек дип саный.

Россия Герое – Азаматка 100 процентка килешә торган исем. Ул болай да безнең өчен Герой иде. Бу – матур сүз өчен генә әйтелгән сүз түгел. Аның тәрбиясе, үз-үзен тотышы, балалар, олылар, яшьтәшләренә хөрмәтле, игътибарлы булуы дәлил. Ул һәрвакыт кешенең фикерен тыңлый белде, бервакытта да үзенекен исбатлап йөрмәде. Ул бу исемне алырга тиеш иде. Үлгәч түгел, ә исән вакытта алырга тиеш иде. Мин моны ышанып әйтә алам. «Эх, үзе исән чакта бу исеме булса иде», – дигән хис бар. Әле дә минем кабинет ишеген шакыр да, көр тавышы белән: «Сәлам, Ләйсән апа», – дип килеп керер кебек. Чынлап әйтәм, ул әле кайтыр кебек, – дип сөйләде ул.

Ләйсән Сафина Азамат һәм татар яшьләре белән

Азамат турында истәлекләр туплаганда бөтен кеше аның балаларны яратуын әйтте. Моны дәлилләп, Ләйсән апа әйткән сүзләрне китерәм. «Мин хәтерлим: ул лагерьга планетарий алып килде. Балаларга күрсәтергә дип, бушка, Әстерханнан зур сумка күтәреп килде. Ул шундый бала җанлы иде, аңлыйсыңмы. Буе озын, тавышы калын – чын хәрби, ә күңелендә – бала», – диде.

Әстерхан өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Динара Мәҗитова да батыр егетнең иҗтимагый тормышта актив булуын ассызыклады.

Азамат татар яшьләре лидерларының берсе иде. Иҗтимагый тормышта актив булды. «Идел»нең «Милләтебез хәзинәләре» сменасына әйдаман булып бара иде, күп тапкыр балаларны җыеп барды. Балалар һәм яшүсмерләр белән аралашуда тәрбия өлеше һәрвакыт ачык күренә иде.

Без үтенеч язуда катнаштык, төбәктәге күп кеше кушылды. Азаматка Россия Герое бирелү хәбәре бик куанычлы булды, ул – лаек. Ул чын ир-ат иде. Кешегә лидерлык сыйфатлары тумыштан салынган булса да, барысы да гаиләдәге тәрбиядән тора. Азаматның әтисе Фаил Йосып улы – автономиядә минем урынбасар, ул гореф-гадәтләрне саклауга, милли тормышка бервакытта да битараф калмады. Авыл җирлеге башлыгы булса да, ул иҗтимагый тормышта актив катнаша, – дип сөйләде ул.

Губернаторның телеграм-каналында Азамат истәлегенә ясалган видео урнаштырылган. Видеода язылганча, Азаматның позывной «AZA» булган. Видеода хәрби егет тә, бишектә яткан бала да, Азаматның уку еллары да бар. Азамат Бердиев II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медаленә ия. Һәлак булганнан соң, Батырлык ордены бирелгән. Һәм инде берничә ай узгач, аның гамәлләре Россия Герое исеменә лаек дип табылган.

Азамат татар яшьләре көннәрендә

Фото: © ДТМ | ДНИ ТАТАРСКОЙ МОЛОДЕЖИ төркеменнән

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100